Эссе "минем педагогик эшчәнлегем"
материал на тему

Мавзютова Разидя Гайсовна

32 ел эчендә уңышлар һәм уңышсызлыклар, өмет һәм хыяллар очышы искә төшерелә

Скачать:


Предварительный просмотр:

Көннәрдән бер көнне нәни  генә кызчыкның күңелендә “Киләчәктә мин укытучы-мөгалиммә булам”, дигән хыял туа.Еллар үткән саен аның бу нияте үсү, ныгый. Кыз барлык кыенлыкларны җиңеп. Хыялын тормышка ашыра башлый...Ул нәни кызчык мин, Тукай районы Яңа поселогы укытучысы, Рәзидә Гайсә кызы Мәүҗитова булам инде.

Күңелемдә укытучы һөнәрен хөрмәт итәргә, аңа сокланырга өйрәткән, шул һөнәр иясе булырга теләк уяткан беренче укытучыларыма мин бүген дә рәхмәтле. Язмыш мине, педагогия институнда белем алгач, кабат мәктәпкә кайтарды. Ләкин укучы сыйфатында түгел, ә сабый чакларымнан хыялланган һөнәр иясе- Укытучы итеп.

1984 че елда Алабуга Дәүләт Педагогия Институтын тәмамлаганнан бирле – мин мәктәптә.Шушы юлны сайлаганыма һич тә үкенгәнем юк, киресенчә, эшләү елларым арткан саен, горурлана гына барам.

Укытучы һөнәрн-ул искиткеч, чөнки без мөстәкыйль, иҗади, максатчан егет-кызлар тәрбиялибез, аларга белем бирәбез. Шул урында бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиинең асыл сүзләрен искә төшереп үтәм. “”------

Гомеремнең уналты елын рус теле һәм әдәбиятын укытуга багышладым. Үзем укытып чыгарган укучыларымның балалары мәктәп яшенә җитеп, рус телендә генә аралаша торган буын булып үсеп җиттеләр. Туган телем, татар телем өчен әрнү хисләре мине татар теле һәм әдәбияты укытучысы итте.

Хәзер мин балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытам.Тел-ул байлык. Аны кулланырга өйрәтү-минем максатым.Укучыларымны төрле телләрдә аралашырга гына түгел, ә үз теле белән горурланырга, аның матурлыгын сиземләргә өйрәтәм.

Мин-укытучы.Минем бурычым-гыйлемле, туган телен, җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү.

Минем өчен һәр бала-үз фикерен әйтергә хокуклы шәхес. Ничек бар, шулай кабул итәм мин аларны. Парта артындагы һәр сабый-үзенең “балкуын” билгеле бер вакытка кадәр генә тыеп торучы йолдыз ул.Аларның һәрберсе талантлы, сәләтле. Менә шул сыйфатларны үстерү, камилләштерү-минем бурычым.Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин дә бит “”, дип язып калдырган.

Дәресләр... Алар укытучы белән укучының бергәләп иҗат итүенә нигезләнергә һәм һәр балада канәгатьләнү хисе тудырырга тиеш. Укучылар үзара фикер алышкан, бәхәсләшкән, иҗат иткән, мөстәкыйль карарлар кабул иткән дәресләрне иң яхшы дәресләрем дип саныйм. Балаларның кызыксыну тулы күзләрен күрү-минем өчен иң кадерле минутлар.

Укучыларымның ихтирамын яулау өчен минем яңа педагогик технологияләрне, шул исәптән компьютер технологияләрен камил белүем, тирән белемле, тәҗрибәле, төрле яктан үрнәк шәхес булуым мөһим.

Тормыш гел үсеш-үзгәрештә. Бүгенге көн укучысы элекке укучылардан белемгә, яңалыкка омтылышы, уй-фикерләре белән нык аерыла.  Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр,  заман,  җәмгыять укытучының белемле, алдынгы карашлы, инициативалы, мәгълүматлы, һәр өлкәдә хәбәрдар булуны таләп итә. Яңа заман авыл укытучысы буларак, мин дә үз эшчәнлегемдә мәгариф өлкәсендәге яңа метод-технологияләрне теләп кабул иттем. Мәгълүмати технологияләр балада фән белән кызыксыну хисе булдыруга этәргеч бирә. Күп кенә укыту мәсьәләләре, традицион чараларга караганда, интерактив хрестоматия, электрон ресурслар ярдәмендә уңышлырак хәл ителә. Кыска гына вакыт эчендә күп эш башкарырга өлгерәбез. Укучыларыма да мондый дәресләр  ошый. Аларның   ел  саен   район   турында   призлы  урыннар   яулавы  шуны   дәлилли.

Дәресләр өчен кирәкле презентацияләр төзү эшенә укучыларны да җәлеп итәм. Мәктәп китапханәсе белән берлектә “Яшь хәбәрче” түгәрәгенең татар һәм рус телләрендә “Чишмә” (“Родник”)  исемле басма һәм электрон газетасын чыгарабыз. Болар барысы да дәрестән тыш вакытта башкарыла. “Сәхнә серләре” түгәрәгенә ашкынып барам. Анда мине театр сөюче дусларым каршы ала. Һөнәрем һәм хоббием туры килеп бетми. Минемчә, бу уңай сыйфат. Әгәр укытучы булып кына калсам, минем аудиториям аз булачак. Авыл җирендә бүген балалар саны да кимеп бара. Күп дигәндә 30-40 укучы белән чикләнергә туры киләчәк. Ә сәхнәдә чыгыш ясасам, тамашачыларым 300 дән дә артып китәргә мөмкин. Без телне, әдәбиятны, гореф-гадәтләрне саклаучы кешеләр бит. Укытучы, беренче чиратта, артист та булырга тиеш, диеп уйлыйм. Сәхнәдә дә шулай. Кайсы якка борасың, агымсу шул тарафка ага. Агымсуларга карап 33 ел вакыт үтеп тә киткән.

Шул вакыт эчендә төрле  метод һәм алымнардан файдаланып карадым. Әмма “Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү” буенча эзләнү-тикшеренү алымына хыянәт итмәдем. Укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерү актуаль һәм киң проблема. Ул турыдан-туры туган тел дәресләренә карый, шуның белән  бергә  укучыларда телдән һәм язма сөйләмнең практик күнекмәләрен формалаштыру, аларга  белем һәм тәрбия бирү, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерү белән бергә алып барылырга тиеш.

Яшьләр сочинение язарга яратмыйлар. Ни өчен? Соңгы елларда сочинение язу икенче планга күчте, дип уйлаучылар күбәеп китте. Болай уйлаучылар бик нык ялгыша. Югыйсә үз фикерне эзлекле дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша алу-кирәкле сыйфат.Укучының мөстәкыйль фикер йөртә белүен,сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган сочинениесе аша тоярга мөмкин.Башлангыч сыйныфларда сочинение язарга әзерлек алып барылмаса, укучының мөстәкыйльлеге, логик фикерләү сәләте үстерелмәсә иҗади сочинениеләр язарга өйрәтеп булмас иде. Сочинение язарга өйрәтү өзлексез процесс буларак алып барылырга тиеш, диеп уйлыйм мин. Бу турыдан-туры  БРТ һәм БРИга уңышлы нигез булып тора. Укучыларның сочинениеләре өчен төп чыганак - тормыш үзе.

Эзлекле эшнең нәтиҗәләре дә куанычлы. Балаларның иҗат сандыгында сочинениеләрнең нинди генә төрләре юк! Сәяхәтнамәләр, юлъязмалар, хатлар, төшләр… Болар барысы да безнең уртак табышларыбыз. Хезмәтемнең бушка китмәвен күреп, күңелем сөенә. Рус төркемнәрендә укучы балаларым да район, республика бәйгеләрендә беренчелекне яулыйлар икән, димәк, мин дөрес юлда. “Алтын каләм” бәйгесе лауреатлары булганнар икән – мин дөрес юлда.Мәктәп бусагасыннан  “Чишмә”,“Якты юл”, “Көмеш кыңгырау”, “Ялкын”, “Сабантуй” басмалары белән хезмәттәшлек итәләр икән – минем сайлаган юлым дөрес. 2- 3 җөмләле кечкенә генә хикәя язудан башланган эш, еллар узу белән “Син кайттың Ватанга, Исхакый!”, “Кайда сез, хәбәрсез югалганнар?”, “Татар театрының киләчәге бармы?”, Укытучым” кебек зур колачлы хезмәткә әверелгән икән – димәк, минем кыйблам туры.

Бу тормышта балачак хыялымның чынга ашуы белән мин бик-бик бәхетле. Инде 33 ел буена мин сыйныф бүлмәсенең ишеген ачам: “Исәнмесез, кадерле укучыларым! Бүген без сезнең белән...” дип, аларны әдәбият дөньясына алып керәм.Бу катлаулы заманда аларны кешелекле, миһербанлы, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга чакырам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем...

Минем педагогик эшчәнлегем

Эссе на тему Моя педагогическая деятельность....

Минем педагогик эшчәнлегем

Минем педагогик эшчәнлегем....

Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем".

Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем"....

Регионара конференциядә чыгыш: “Лев Николаевич Толстойның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге”

7 декабря 2018 года на базе Детского дома творчества «Радуга талантов» состоялась Межрегиональная научно-практическая конференция «Л.Н.Толстой – взгляд через столетия&raq...

Туган теле һәм әдәбияты укытучысының инновацион эшчәнлеге. Педагогик технологияләр

Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик т...