Минем педагогик эшчәнлегем
материал на тему

Ахмедзянова Миляуша Анвершаевна

Эссе на тему Моя педагогическая деятельность.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_pedagogik_eshchnlegem.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Апас муниципаль районы Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Минем педагогик осталыгым

(эссе)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхмәтҗанова Миләүшә Әнвәрша кызы

    Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән.

    Моннан 23 ел элек мин дә нәкъ менә шушы һөнәрне сайладым. Минем укытучылык язмышымда, әлбәттә, үземнең остазларым да зур йогынты ясагандыр. Башта бу мәктәп бусагасыннан кулын биреп каршы алган беренче укытучым булса, аннары инде көллияттә, университетта белем биргән, олы тормышка чын-чынлап юл күрсәткән һәм бүгенге көндә дә маяк сыман юлыбызны яктыртып торучы бөек остазларым иде. Нәкъ алар үрнәген күреп, аларга сокланып, күпме матурлык, сафлык, чисталык бөркелә бит бу якты, бөек затлардан дигән уйларым укытучылыкка илткән сәбәпләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп, ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул мөгаллим! Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем аңлый. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен хәтергә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди.

   1991-1995 елларда Арча педагогия көллиятендә укытучы һөнәрен үзләштереп, 1995 нче елдан  5 ел буе Казан шәһәренең 13нче гомуми белем бирү мәктәбендә, инде 14 ел Апас районының Биеш урта мәктәбендә балаларга үзебезнең туган телебез – татар телен укытам.  Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да: “Эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән”,- дип уйлап та, хәтта башымда андый фикер дә туганы булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым, тугры калдым. Балаларга шул ук вакытта аларның яшьтәше, дусты булырга тырыштым, ләкин шул ук вакытта укучыларның булган барлык сорауларына җавап табучы, барысын да аңлатып, җайга салып торучы Укытучы булырга тырышам.

   Фән ныклы үсеш алган, яңа технологияләр, компьютер, интернет заманында яшибез. Ә укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.  Яңалыклар заманы укытучысына  таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара.  “Кем фәнне өйрәнеп,  аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң,”- ди Саяди.

    Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши  алмый.  Мондый шартларда туган тел укытучысы мәктәптә  белем биреп кенә калмый, балаларның рухи дөньясын да баета. “Ризык кермәсә, тән ачыга, ә кеше надан булса, аңа рухи азык кермәсә, күңел хәзинәсе, җаны ач кала,” – дип язган күренекле язучыбыз Гомәр Бәширов. Шуңа күрә дә дәресләремдә әхлак тәрбиясенә зур урын бирәм. Гаделлек, намус, шәфкатьлелек, кешелеклелек турында сөйлим, тормыштан мисаллар китерәм. Дәресләрдә татар милләтенең йөзек кашы булган шәхесләрне, халкыбызның күркәм гореф – гадәтләрен өйрәнәбез. Мин ышанам, Тукай әкиятләрен тыңлаган, Туфан шигырьләрен укыган укучыларымның киләчәге матур булыр.

     Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.  Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.

 Балага үзен шәхес итеп тойдыру,  ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фикерем. Укучыларнымны иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль уйларга, үз фикереңне әйтә һәм дәллли белергә  өйрәтергә тырышам.  Бу өлкәдә минем укучыларым арасында уңышларга ирешүчеләр дә шактый. Укучыларымның фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар яулавы педагогик эшемне дөрес оештырганлыгымны раслыйлар дип уйлыйм.

Тагын бер кат басым ясап әйтергә теләгән фикерем белән сүземне йомгаклыйсым килә: укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, — дип язган бит.

  “Әгәр сез дөрес   хезмәт сайласагыз, аңа күңелегезне салсагыз, бәхет сезне үзе эзләп табар”,- дигән фәлсәфәче  Аристотель. Чынлап та, бүгенге көндә мин бик бәхетле кеше. Иртән торып яраткан шәкертләрем янына мәктәпкә йөгерә-йөгерә бару – минем иң зур бәхетемдер бүген. Әлбәттә, хатын-кыз, беренче чиратта, һөнәре белән түгел, ә гаиләсе белән горурланырга, шатланырга тиеш. Ләкин Укытучылык дөньясы минем шәхси тормышыма берничек тә комачау итми. Профессиональ карьерамнан читкә китмичә, мин үземнең гаиләмә дә, яраткан тормыш иптәшемә һәм  балаларыма, сөекле әти-әниемә дә һәрчак вакыт һәм игътибар табам. Алар да, үз чиратларында, минем төннәр буе “икенче балаларым” өчен эшләп утырганымны, тырышканымны, дәфтәр тикшереп, дәрескә әзерләнгәннәремне күреп, белеп яшиләр һәм аңлыйлар.

 Укытучы булуым белән горурланам.  Татар теле укытучысы – ул гади бер укытучы гына түгел, ә милләтнең сакчысы да. Туган телдә сөйләшүчеләр бетсә, милләт тә бетәчәк. Димәк  татар теле укыту, балаларыбызны ана телендә аралашырга өйрәтү - киләчәк турында да кайгырту ул. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем...

Минем методик эшчәнлегем

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше дәресе (6нчы сыйныф)...

Минем педагогик эшчәнлегем

Минем педагогик эшчәнлегем....

Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем".

Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем"....

Эссе "минем педагогик эшчәнлегем"

32 ел эчендә уңышлар һәм уңышсызлыклар, өмет һәм хыяллар очышы искә төшерелә...

Минем методик эшчәнлегем

quot;Минем методик эшчәнлегем" дигән темага эссе...