Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем".
материал на тему

Музафарова Лилия Ильдаровна

Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhihanga_koz_ayak_baskan_kon.docx_esse.docx18.85 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе.

“Минем педагогик эшчәнлегем”.

      Җиһанга көз аяк баскан көн. Әле китеп өлгермәгән җәй кояшының җылысы күнелләрне иркәли. Кулларына чәчәкләр, шарлар тоткан балалар ерактан ук: “Исәнмесез Лилия Ильдаровна! Бәйрәм белән! “- диләр. Шунда мине горурлык хисе биләп ала һәм үземнең укытучы һөнәрен юкка гына сайламавыма ышанам.  Үзем дә сизмәстән уйга чумам. Уйлар, уйлар... Аларга бит чик юк. Мизгел эчендә ерак араларны үтеп, дистәләгән елларны артта калдырып, уйлар мине балачагыма алып китә. Агачтан салынган балалар бакчасы, янәшәсендә мәктәп. Минем бөтен балачагым шул биналарда үтте дисәм ,бер дә ялган булмас. Әнием балалар бакчасы мөдире, соңрак мәктәп директоры вазифасын башкарды. Безнең бөтен гаиләбез тулысынча мәктәп тормышы белән яшәде. Мәктәпне  тәмамлагач, киләчәккә нинди һөнәр сайлыйм, кем булыйм икән дигән уйлар минем башыма да килмәде. Җавап инде күптән әзер иде – укытучы.

       Мин укытучылар нәселеннән. Династияне дәвам итүче бер вәкил мин. Әниемнең бабасы Җәббаров Зәйнетдин 10 ел мәдрәсәдә белем биргән. Әнисе – Миңсылу Зәйнетдин кызы мәктәптә 40, ә әнисенең сеңлесе Наҗия апа 45 ел  математика фәнен укыткан. Әнием үзе, апасы, сеңлесе – барысы да математика укытучылары.Шуңа да миңа укытучы һөнәре кечкенәдән таныш һәм якын.

       Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Казан дәүләт университетын тәмамлап хезмәтемне Зөя мәктәбендә башлап җибәрдем.  Олы рәхмәтем үз фәнен яраттыра алган сабыр холыклы татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Мирхатуллин Фәрит абыйга.

     Бүгенге көндә мин рус төркемнәрендә татар теле укытам. Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү. Моның өчен балада кызыксыну һәм үз көченә ышаныч тәрбияләү,  һәр укучыны шәхес итеп күрә белү мөһим.         

        Рус телендә генә сөйләшергә күнеккән кайбер балалардан татар телен белү нигә кирәк, дигән сорау ишетергә туры килә. Ничек кирәкмәсен, кирәк!  Тел бит ул халыкның тере җаны, байлыгы, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Минем телем бай, минем халкым бөек! Рус телле яшь буынга – Россия җәмгыятенең киләчәген тәрбияләячәк ул-кызларга , рус культурасы белән бергә татар культурасын, рухын аңлату, белдерү, аның үзе өчен кирәкле, файдалы булачагына төшендерү – зарури шартларыбызның берсе. “Телләр белгән –илләр гизгән”,-ди бит халык. Мин  Ана телем- Татар теле аша укучыларымны халкыбызның данлы әдәби һәм  тарихи мирасы, кызыклы йолалары ,гореф-гадәтләре дөньясына алып керәм.Аларны Татарстаныбызның ышынычлы  киләчәге булырлык итеп тәрбияләргә тырышам.Бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин дә бит: - “Балаларны үзегезнекеннән башка бер заманда яшәү өчен укытыгыз”, - дип язып калдырган. Бары тик заман белән бергә атлаган бердәм коллективта эшләүче, үз белемен һәрдаим күтәреп торучы укытучылар гына булдыра ала моны,минемчә. Ә минем остазларым, хезмәттәшләрем һәрвакыт шундый. Мин алардан үрнәк алам,аларга тиңләшергә тырышам.

          Инглиз язучысы Чарльз Диккенс: Кеше башкаларга камилләшергә ярдәм итмичә, үзе чынлап торып камил шәхес була алмый” дигән. Чыннан да укытучы универсаль шәхес.Ул галим, артист, программист, сәясәтче, табиб һ.б бик күп һәнәр иясе. Укытучы укучысын да шулай тәрбияләргә тиеш. Якташым, бөек галим Каюм Насыйри болай дип язган: “Әгәр син укытучы яки педагог икәнсең, укучыларыңны шулай итеп тәрбиялә ки – син биргән тәрбия укучыңа якын тормышында төп юнәлеш булсын”. Без – укытучылар, балаларыбызны да төрле яклап үстерү өчен көчебезне дә, вакытыбызны да жәлләмибез .Укытучылар кулында кешелекнең киләчәге. Әлбәттә, бала тәрбияләүне укытучыларга гына тапшырырга ярамый. Җәмгыятебезнең тоткасы булган гаилә бар бит әле. Балаларыбызны хәтәр ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан бары тик әти-әни генә саклый ала. Ә укытучы КИҢӘШЧЕ,ЯРДӘМЧЕ,ЮЛ КҮРСӘТҮЧЕ.

Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә кадәр янып –көюче.

Күктә янган якты кояш сыман,

Тирә - юньне нурга күмүче.

Бу син –газиз укытучы!

Әйе...Укытучы!  Нинди бөек син! Синең һөнәр - үтә җаваплы һәм нинди мактаулы! Юк, укытучы һөнәр генә түгел, ул тормыш мәгънәсе,минемчә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем...

Минем педагогик эшчәнлегем

Эссе на тему Моя педагогическая деятельность....

Минем педагогик эшчәнлегем

Минем педагогик эшчәнлегем....

Эссе "минем педагогик эшчәнлегем"

32 ел эчендә уңышлар һәм уңышсызлыклар, өмет һәм хыяллар очышы искә төшерелә...

Регионара конференциядә чыгыш: “Лев Николаевич Толстойның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге”

7 декабря 2018 года на базе Детского дома творчества «Радуга талантов» состоялась Межрегиональная научно-практическая конференция «Л.Н.Толстой – взгляд через столетия&raq...

Туган теле һәм әдәбияты укытучысының инновацион эшчәнлеге. Педагогик технологияләр

Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик т...