Туган теле һәм әдәбияты укытучысының инновацион эшчәнлеге. Педагогик технологияләр
статья (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Закирова Римма Шавкатовна

Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.

Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул.

Педагогик технология укытуны, белемнәрне үзләштерүне, идея-фикерне, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Аларның бурычы – укыту процессын, яңалыклар кертеп, даими камилләштереп тору, яңа дәреслекләр, укыту өчен кинофильмнар, компьютерларга программалар һ.б. ярдәмлекләр төзү.

Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:

1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту;

2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру;

3) телне өйрәнү буенча уңай шартлар  булдыру;

4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

Бүгенге көндә уку-укыту өлкәсендә киң таралыш алган кайбер технологияләрне карап үтик. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Туган теле һәм әдәбияты укытучысының инновацион эшчәнлеге. 

Педагогик технологияләр

Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.

Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул.

Педагогик технология укытуны, белемнәрне үзләштерүне, идея-фикерне, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Аларның бурычы – укыту процессын, яңалыклар кертеп, даими камилләштереп тору, яңа дәреслекләр, укыту өчен кинофильмнар, компьютерларга программалар һ.б. ярдәмлекләр төзү.

Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:

1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту;

2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру;

3) телне өйрәнү буенча уңай шартлар  булдыру;

4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

Бүгенге көндә уку-укыту өлкәсендә киң таралыш алган кайбер технологияләрне карап үтик. 

1. Шәхес тәрбияләүгә нигезләнгән педагогик технологияләр 

Хезмәттәшлек педагогикасы. Аның гомумиләштерелгән тәжрибәсе рус (К.Д. Ушинский, Н.П. Пирогов, Л.Н. Толстой) һәм чит илләр (Ж.-Ж. Руссо, Я. Корчак, К.Д. Роджерс, Э. Берн) психологик-педагогик практикасына һәм фәненә, шулай ук илебездә XX гасырда барлыкка килгән Н.К. Крупская, А.С. Макаренко, С.Т. Шанкий, В. А. Сухомлинский мәктәптәренең иң яхшы традицияләренә таяна.  Хәзерге "Россия Федерациясендәге гомумбелем бирү концепцисе" шуңа нигезләнә. Аның эчтәлеге өлкәннәр һәм балаларның бергәләп үсүе, үзара аңлашу һәм рухи тәңгәллеккә омтылу, уку-укыту эшчәнлегенең барышын һәм нәтиҗәләрен бергәләп анализлау кебек шәрехләнә. Ул укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен үзгәртүне күздә тота. Традицион педагогикада укытучы – педагогик барышның субъекты, ә укучы – объекты буларак карала. Яңа технологиядә бу укучыны да субъект итеп карау кирәклеге хакындагы кагыйдә белән алыштырыла. Шуңа күрә педагогик барышта ике субъект бергәләп эшләргә, хәрәкәт итәргә, дуслык һәм хезмәттәшлек мәнәсәбәтләре урнаштырырга тиеш булалар. Хезмәттәшлек педагогикасында 4 юнәлеш аерып чыгарыла:

–  балага гуманлы-шәхси якын килү;

–  активлаштыручы һәм үстерүче дидактик комплекс;

–  тәрбия концепциясе;

–  әйләнә-тирәне (мәктәп, гаилә, тирәдәге кешеләр) укыту-тәрбия эшенә тарту.

Ш.А. Амонашвилиның башлангыч сыйныфларның математика һәм тел дәресләрендә кулланылган “Тормыш мәктәбе”, “Кешелекле шәхес” технологиясе

"Тормыш мәктәбе" дип исемләнгән бу концепциясендә күренекле грузин педагогы, академик Ш. А. Амонашвили  дөньяви укытуны дини мәдәният элементлары белән кушып алып баруны күздә тота. Технологиянең эчтәлегендә төрле предметлар укыту методикасына кагылышлы кагыйдәләр бар. Телгә мөнәсәбәтле, укуны танып белү белән кушу, уку-язу эшчәнлеген бергә үстерү, лингвистик тоемлау тәрбияләү, укучыны көндәлек эшчәнлекне планлаштыруга өйрәтү, кыюлык һәм чыдамлылык тәрбияләү, аралашу культурасы булдыру, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрергә өйрәтү. Уку-укыту эшчәнлеген билгеле бер тәртиптә оештыру белән бергә, гуманлылык, һәр балага шәхси якын килү, аралашу осталыгы, гаилә резервларына мөрәҗәгать итү алга чыга.   

Е.Н. Ильин технологиясе  

Бу технология әдәбият дәресләренә кагылышлы. Ул әдәбият дәресләрен кешене формалаштырыучы предмет итеп укытуны күзаллый.  Бу технологиянең эчтәлеге предметның үзенчәлекләреннән үсеп чыга. Мәктәп программасына кергән әдәби әсәрләр бик күп әхлакый проблемалар күтәрә. Шушы сорау-проблема дәресның үзәген тәшкил итәргә тиеш: сорау укучы өчен актуаль, әһәмиятле, аңа кагылышлы булсын; аңа җавап эзләү әсәрне җентекләп укуны, дәреслек һәм өстәмә әдәбият белән танышуны, әсәрнең язылу тарихын һәм язучы биографиясен ачыклауны таләп итсен. Укыту процессы мондый төзелеш кебек күзаллана: шәхси тәҗрибәдән – әдәби әсәр анализлауга – аннан китапка. Ул укучыны әдәби әсәргә деталь, сорау, проблема аша якынайтуны таләп итә. Әдәбият дәресе: кеше  формалаштыручы процесс, аралашу дәресе, эш кенә түгел, сәнгать, тормышның үзе; бер пәрдәле спектакль, укытучы һәм укучының бергәләп иҗат итүе;  ачышлар ясау; укытучы белән укучының иҗади нигездә, рухи тигезлектә, шәхесара аралашуда бергәләп эшләве.

Шулай итеп, бу технология, бер яктан, бары тик укыту предметының нигезен тәшкил иткән фәнне үзләштергәндә генә, укучылар бергәләп югарырак баскычка күтәрелү мөмкин икәнлекне билгели. Икенче яктан, әдәбиятның үз әхлакый, гуманлылык потенциалын тулы килеш файдалану кирәклеген күрсәтә. Өченчедән, әдәбият дәресен сәнгать законнарына кору хакында сүз алып бара. Аныңча, әдәбият предметыннан белем бирү – шул ук тәрбия эше ул. Шуңа күрә укучы каршына дәрес темасы белән генә түгел, үткен проблема белән килергә кирәк. Белем исә аралашу ярдәмендә үзләштерелә ала. Укытучының сүзне хис белән куша алуны әдәбият предметы өчен бик тә әһәмиятле. Шуңа да, автор фикеренчә, әдәбият укытучысы рәссам да, табиб та булырга тиеш.                                                         

    2. Укыучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән  педагогик технологияләр

Уен технологиясе. Уен – гаҗәеп киң төшенчә. Шиллер уенны «һәр сәнгатьнең нигезе» дип санаган. Уен бөтен кешелек мәдәниятенең нигезендә ята, чөнки уен – иҗат эшенең беренче адымы. Ул –мәҗбүрилектән котылу юлы: кеше уйнаган вакытта ирекле уйный, тоя, иҗат итә башлый, бары тик яшәешнең табигый эчке законнарына гына буйсына.

Укучылар коллективында уен һәм белем бирү бер-берсенә шулкадәр тыгыз үрелгән, кайбер очракларда аларның чикләрен билгеләү дә кыен, чөнки уенның кайчан шаярудан туктап, чын хезмәткә әйләнүен белеп булмый. Укучыларга хас хәрәкәтчәнлек, яңалыкка омтылыш күп очракларда уенда уңай нәтиҗәсен бирә, балада үз-үзенә ышаныч уята. Ул чын-чынлап укучыга хезмәтне алыштыра.

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтиҗәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: уен оештырганчы, төп бурычны билгеләү, укучыларны теоретик яктан әзерләү, аның шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштыру мөһим. Бурычлар үтәлеп, чишелешнең дөреслеге тикшерелсә һәм нәтиҗә бәяләнсә генә уен максатка ярашлы була.

Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:

– әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;

– өйрәнелгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;

– грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;

– грамматик формаларны, җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.

Формалары ягыннан алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр.

Татар теле дәресләрендә уеннар материалның үзенчәлеге һәм эчтәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә һәм ныгытканда да кулланыла.

Проблемалы укыту

Америка философы, психологы һәм педагогы Дж. Дьюи (1859 – 1952) 1894 елда Чикаго каласында нигезләнгән тәҗрибә мәктәбенең теоретик нигезләренә таяна. Проблемалы укыту педагогик процессны укытучы җитәкчелегендә укучыларның проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеге буларак карый, шуның нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелә, күнекмәләр формалаштырыла, фикерләү үсә. Проблемалы укыту материалны проблемалы ситуацияләр төсендә тәкъдим итүне сорый. Проблемалы ситуация укучыны активлаштыручы эш-гамәлләр, сораулар ярдәмендә тудырыла. Укытучы укучыларны каршылыклы күренеш белән таныштыра, аны чишү юлын табарга тәгъдим итә. Бер күренешкә төрлечә якын килү юллары билгеләнә, сораулар куела, проблемалы биремнәр бирелә. Проблеманы чишү барышында укучылар яңа белемнәрне үзләштерәләр, мәгълүмат алалар. Проблемалы укыту технологиясен гамәлгә ашыру өчен: иң үткен мәсьәләләрне сайлап алу, укытуның проблема тудыруга корылган моделен төзү, укытучының осталыгы, укучыны активлаштыра алуы кирәк. 

Аралашуга  өйрәтү технологиясе

Аралашуга өйрәтү технологиясе, ягъни коммуникатив технология Е.И.Пассов, В.П.Кузовлев, В.Б.Царьков һ.б. хезмәтләренә нигезләнә.

Бу технологиягә корылган дәресләрдә күнегүләр системасы аралашуга корылган. Е.И.Пассов ике төр күнегүне аерып күрсәтә: шартлы тел күнегүләре һәм тел күнегүләре. Шартлы тел күнегүләре күнекмәләр үстерү максатыннан махсус оештырыла. Бу күнегүләр бер типтагы лексик берәмлекләрнең кабатлануына нигезләнә. Тел күнегүләре аша лексика һәм грамматиканы күпләп өйрәнү мөмкинлеге тормышка ашырыла. Күнегүләр эшләү барышында хаталарны төзәтү эше дә оештырыла. Фонетик хаталарны төзәтү максатыннан һәр дәрестә фонетик күнегүләр планлаштырыла. Татар теленә генә хас булган нинди дә булса аваз алына һәм 1-2 атна дәвамында шул авазны дөрес әйтү өстендә күнегүләр эшләнелә. Ә грамматик хаталарны төзәтүгә барлык укучыларның игътибарын тарту мөһим, ләкин кагыйдәләрне анлату озакка сузылырга тиеш түгел. Коммуникатив технологиянең өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Коммуниктив технология нигезендә укыту цикллылыкка корылган. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик катлаулылыгына, текстның күләменә бәйле. Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст белән эшләү этабы, тексттан соңгы этап. Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр – лексик күнекмәләр һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ, ГКФ). Бу дәресләрнең эчтәлеге турыдан-туры текст эчтәлеге белән бәйле.

Укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укуга күчәргә мөмкин. Бу дәрестә текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Дәрес тибы буенча бу дәресләр - лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре (ЛГКК, ЛКК, ГКК), диалогик-монологик сөйләм үстерү дәресләре оештырыла.                   Коммуникатив метод лексик берәмлекләрне һәм аларның грамматик формаларын билгеле бер ситуацияләргә бәйләп өйрәтүне таләп итә. Чынбарлыкта кешеләр, аралашу сферасыннан чыгып, бер-берсе белән хәбәрләшәләр һәм моның өчен кирәкле тел берәмлекләреннән файдаланалар. Шуңа күрә дә икенче телне өйрәнгәндә, аралашу ситуацияләренә бәйле репликаларны истә калдыру телне гамәли үзләштерүне җиңеләйтә һәм аның нәтиҗәлелеген арттыра. 

В.Ф.Шаталов технологиясе

Бу укытуны камилләштерүдә схемалар һәм терәк билгеләргә таяна. Технология берничә принципка нигезләнә:      

– материалны күп тапкырлар кабатлау, һәр үзләштерү этабын көчле күзәтү контрольдә тоту;

–  материалның үзләштерү өчен авыр формада тәкьдим ителүе;                  

– эре блоклар белән өйрәнү;                                                        

– терәк материалга таяну;                                                             

– һәр укучыга шәхси якын килү;                                        

– гуманлылык (һәр бала талантлы!);                                  

– мәҗбүр итмичә укыту;                                            

– конфликтсыз укыту, һәр баланың уңышын билгеләп, бәяләп бару,

– үсеш юлларын алдан күрсәтеп эшләү;         

– укыту һәм тәрбия берлеге.                                                        

Уку-укыту процессы яңа материалны сыйныфта такта янында аңлату, яңадан бер кат терәк конспект-плакат ярдәмендә аңлату, аны тагын бер тапкыр күздән кичерү, укучыларның үз конспектлары белән эшләүләре, ныгыту. Өйдә мөстәкыйль эш укытучының аңлатканын конспект аша искә төшерү, китаптан әлеге материалның бирелеше белән танышу, укыганны конспект белән чагыштыру, дәреслек материалын конспект ярдәмендә сөйләп карау, конспектны истә калдыру, истә калдырганны язып карау һәм конспект белән чагыштыру. Беренче кат кабатлау: сыйныфта конспектны яттан кабатлау, укытучының тикшерүе, башта язмача аннан телдән, икенче кат кабатлау: зачет сораулары нигезендә әзерләнү, такта янында язмача, телдән, үзара сорашу, дөресләргә ярдәм итү, уен элементлары кертү, контроль, билге кую.

3. Уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр.

С.И. Лысенкова технологиясе

Педагог-новатор төрле интеллектуаль мөмкинлекләре булган укучыларны өстәмә дәресләрсез, ата-аналар ярдәменнән башка эшләү методикасын төзи.

Дәрестә авыр темаларны өйрәнгәндә, башта – көчле, аннары – уртача, ахырдан исә йомшаграк укучылар эшли. Шулай итеп, белем бирү процессында, көчләреннән килгәнчә, барлык балалар да катнаша. Бу методиканың төп нигезләмәләре:

– эзлеклелек, өйрәнелә торган материалны бирүгә системалы якын килү;

– сәләтле укучының көчсезрәгенә ярдәм итүе;

– балага шәхси якын килү;

– хаталарны кисәтү;

– сыйныфта үзара ярдәмләшү мохиты, уңайлык тудыру;

– уку материалының һәр укучыга көч җитәрлек итеп бирелүе.

Терәк схемалар, укытучы материалны аңлаткан вакытта, балалар күз алдында ук туа һәм схема, таблица, рәсем, карточкалар рәвешендә тәкъдим ителә. Укытучы белән алып барылган  эшчәнлеккә укучы аңлатма биреп бара: («уйлыйм», «әйтәм», «язам»).

Билгеле булганча, рус сыйныфларында укучыларның әзерлек дәрәҗәсе төрлечә була. Шул сәбәпле, татар теле дәресләрендә С.Н.Лысенкова технологиясен файдалану (бигрәк тә башлангыч сыйныфларда) өйрәнелә торган телдә сөйләм эшчәнлегенең белем һәм күнекмәләрен үзләштерүне яңа дәрәҗәгә күтәрүне тәэмин итә. Материалның схемаларга салынып бирелүе күрү хәтере яхшырак булган укучылар өчен бигрәк тә уңайлы санала, шулай ук башкалар да билгеле бер теманы, тел күренешен схема рәвешендә системалы истә калдыралар.

Проектлар технологиясе

«Проект» ( projectum, projicere) – латин теленнән нәрсәнедер алга этәрүче дигәнне аңлата.

20 нче гасырның 20 нче елларында америкалы Джон Дьюи нигез салган дип саналучы “проектлар методы” Россиядә гасыр башында ук билгеле була. Ләкин Совет власте елларында әлеге технология үсеш ала алмый, 1931 елда бөтенләй тыела. 90 нчы елларда кире әйләнеп кайткан бу технология “21 нче гасыр технологиясе” дигән исем ала.

Проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынландырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы. Укучылар  педагог җитәкчелегендә нинди дә булса фәнни практик яисә иҗади эш башкаралар, бу хезмәт өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлекция ясыйлар.

 

Закирова Римма Шәүкәт кызы,

муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесе

«Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

туган теле һәм әдәбияты укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты укытучысының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы.

татар теле һәм әдәбияты укытучысының үз белемен   күтәрү өстендә  эшләү  планы....

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы

Укучыларга сыйфатлы белем бирүдә укытучының шәхси - иҗади планы...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы...