татар теле һәм әдәбияты укытучысының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы.
учебно-методический материал на тему

татар теле һәм әдәбияты укытучысының үз белемен   күтәрү өстендә  эшләү  планы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе”

 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Козлова Раилә Навафил кызының

2015-2018 нче елларга  үз белемен   күтәрү өстендә  эшләү  планы.

 

                                                2015 нче ел

Белеме : югары

Тәмамлаган уку йорты :  

Казан  дәүләт педагогия  институты, 1986 нчы ел, татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Курсларда булу: курсы повышения квалификации для учителей татарского языка и литературы  по теме “Современный урок татарского языка и литературы  в аспекте требований нового ФГОС: цели, содержание, критерии оценки и анализа”,  г. Казань, Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования Института психологии и образования ФГАОУ ВПО "Казанский (Приволжский) федеральный университет",108  час. регистрационный  № УПК-20-009222/2015 , выдано  20 февраля,  2015  года.

 Эш урыны : «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе”

Белгечлек :  татар теле  һәм әдәбияты укытучысы.

Белем бирү  учреждениясенең адресы: 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч муниципаль районы, Чүти авылы, Гыйсмәтуллин урамы, 35.

Квалификацион  категория :  беренче

Мәктәпнең   методик   темасы : «Создание условий для поэтапного  перехода на новые образовательные стандарты, через развитие инновационной среды школы».

Методик  тема: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр кулланып, көндәшлеккә сәләтле шәхес  тәрбияләү ”

Шәхси  үсеш  темасы: ”Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә укытучының компетентлыгын үстерү.”

                               

                     

                             Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  5. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  7. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  8. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
  9. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
  10.  Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
  11.  Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга һәм сөйләм телен үстерүгә аеруча нык игътибар итү.
  12.  Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
  13.  Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
  14.  Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.
  15.  Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
  16.  Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

            Тема   өстендәге   эш   барышында   үткәреләчәк
                                              чаралар

Этаплар

Эш төре

Вакыт

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

  1. Укытучыларның квалификациясен  күтәрү курсларында булу
  2. Гомуми белем бирүнең ФДББС ын өйрәнү
  3. Якиманская И.С., Якунина О.С.      

“Личностно-ориентированный урок. Планирование и технология проведения.” Хезмәтне куллануны дәвам итү.

4.Тахтамышева Г.Ч. ның шәхескә

   юнәлтелгән дәрес турындагы

   хезмәтләрен системалы файдалану.

  1. “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
  2. Хисамова Ф.М.ның “Татар теле морфологиясе” н өйрәнүне дәвам итү.
  3. Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын өйрәнү.
  4. “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.
  5. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын булдыру, эштә файдалану.
  6.  Д. Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.
  7. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  8. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

  1. Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.
  2. Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.
  3. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
  4.  Методик папканы тулыландыру,  

 баету.

  1.  Портфолионы яңарту.
  2.  БРИ тестларының яңа вариантларын

булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

     19. “Казан  утлары”, Мәйдан”, “Идел”,             ”Безнең мирас” журналларына язылу,   туплау.

      20. Сингапурча укыту алымнарын куллану

2015-2018

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:
  • М.Маликова китаплары
  • Г. Әпсәләмов китаплары
  • А. Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.
  • Ф. Яруллин китаплары.
  • Ә. Еники томнары.
  • Н. Фәттахның яңа китаплары.
  • И. Юзеев томнары.
  • Ф. Латыйфи китаплары.
  • Н. Гыйматдинованың яңа әсәрләре.
  • Г. Бәширов китаплары.
  • Т. Миңнуллин томнары.
  • Ә. Баянов томнары.
  • К. Насыйри томнары.
  • М. Җәлил китаплары.
  • Х. Туфан томнары.
  • А. Алиш китаплары.
  1.  “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
  2. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  3. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
  4. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
  5.  “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  6. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

2015 – 2018

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

  1. “Татар халык педагогикасы” китабын тәрбия сәгатьләрендә файдалану.
  2. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
  3. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  4. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
  5. Тәрбия сәгатьләрендә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
  6. “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.
  7. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
  8.  “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
  9.  РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
  10.  Законнар белән танышу.
  11.  Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  12.  Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  13.  Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  14.  Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
  15.  Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
  16.  Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  17.  Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
  18.  Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  19.  Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
  20.  Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.
  21.  Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.
  22. Татар теле һәм әдәбияты белән  

    кызыксынучыларга өстәмә биремнәр  

    тәкъдим итү.

  1.  Укучылар белән БРТ, БРИ материалларын өйрәнү.

2015 – 2018

IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
  2. Кабинет активы белән иҗади эшләү.
  3. Кабинетта искерә башлаган стендларны яңарту.
  4.  “Халык язучылары” стендын яңарту.
  5. Кабинет китапханәсен баету.
  6. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
  7. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  8. Яңа китапларны презентацияләү.
  9. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
  10.  Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
  11.  Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  12.  БРИ, БРТ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.
  13.  Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.
  14.  Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.
  15.  Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
  16. “Грамматик анализ үрнәкләре” стендын булдыру.
  17.  Укучылар өчен “Сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик анализ ясау” папкалары әзерләү.
  18.  Укучыларны  олимпиадаларга  әзерләү.
  19.  Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  20.  Габдулла Тукайның 130 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.

21. Муса Җәлилнең 110  еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.

22. Рефератлар тематикасын яңарту.

2015-2018

V. Педагогик тәҗрибә белән уртаклашу

  1. Район семинарында чыгыш: “ФДББС шартларында татар телеһәм әдәбияты укытучыларының компетентлыгын камилләштерү”.
  2. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу:  “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы практикасында проект эшчәнлеге”,   ”Укучыларның  БРИ тестлары белән эшләү күнекмәләрен үстерү”.
  3. Педагогик киңәшмәдә доклад һәм содокладлар: “Татар теле дәресләрендә сингапур методы ысулларын куллану”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.

      4.Түгәрәк өстәл артында сөйләшү:      “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”

  1. Район методик берләшмә утырышларына доклад: “Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп, татар теле һәм әдәбиятын укыту”.

2015-2018

VI. Практик чыгышлар.

      1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре

 үткәрү.

      2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
  2. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  3. Яңа басылган китапларны презентацияләү.
  4. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
  5. Татар теленнән һәм әдәбияттан РМБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.
  6. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  7. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

2015-2018 ел

VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

  1. Компьютерда эшләргә өйрәнеп бетерү.
  2. Үз сайтымны булдыру һәм аны тулылындыру, яңарту өстендә эшләү.
  3. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
  4. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

2015-2018

VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү

  1. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.
  2. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.
  3. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
  4. Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү

2015-2018


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы

Укучыларга сыйфатлы белем бирүдә укытучының шәхси - иҗади планы...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Үз белеменне күтәрү өстендә эшләү планы татар теле һәм әдәбияты укытучысының максат һәм бурычларын үз эченә алган....

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы

Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү өчен һәр укытучы үзенең белеме...