Минем методик эшчәнлегем
учебно-методический материал (6 класс) по теме

Киснеева Алия Мәгазь кызы

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше дәресе (6нчы сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Исемнең тартым белән төрләнеше.83.89 КБ
Microsoft Office document icon Дуслык58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Максат:

  1. Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүмат бирү;
  2. Укучыларның тартым кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;
  3. Режим- бу нәрсә? Көндәлек режимны төзү, фикер алышу, үз эшеңне планлаштыра, оештыра белү, сыйныфташларыңа ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Укучыларны сәламләү.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

-Утырыгыз!

Дежур укучы белән әңгәмә.

- Дәрестә кем дежур?

- Кәефең ничек? Нинди яңалыклар бар?

- ..., рәхмәт, җавпларың дөрес. 

Өй эшен тикшерү, билгеләр кую.

II Актуальләштерү.

Тыңлагыз һәм исемнәргә нинди кушымчалар өстәлгәнен әйтегез.

1.Мин дустыма котлау яздым.

Мин әбиемә хат яздым.

2.Син дустыңны кунакка чакырдың.

Син энеңне бәйрәмгә чакырдың.  

Димәк, дәресебезнең темасы ничек?

III. Төп өлеш.

Исемнең тартым белән төрләнешен искә төшерү.

http://gigabaza.ru/images/24/46624/657ed48a.png

http://gigabaza.ru/images/24/46624/d2266fc.png

а) 11нче бит, 2 нче күнегү буенча эш. Кирәкле репликаларны куеп, диалогларны дәвам итәргә.

 б) яңа сүзләр кулланып ситуатив күнегүләр эшләү.

Как ты скажешь:

  • Коля твой друг;
  • Твоя мама работает в школе;
  • Её папа -  настоящий друг;
  • Маша не твой друг
  • Наш  друг Айдар воспитанный мальчик;
  • Ваша подруга Света справедливая девочка;
  • Их школа красивая и светлая.

IV. Ныгыту.

а) Текст  өстендә эш. Тексттан тартым белән төрләнгән сүзләрне табарга,язып алырга. Кушымчаларын билгеләргә. 

“Дусларым”.

Мин мәктәптә укыйм. Мәктәбемдә дусларым күп. Без өй эшләрен бергә эшлибез, мисалларны бергә чишәбез, контроль эшкә әзерләнәбез.

Минем дусларым төрле түгәрәкләргә йөриләр. Илнар математика түгәрәгенә, Костя минем белән футбол секциясенә, Азат белән Саша баскетбол секциясенә йөриләр. Без секцияләребездән арып кайтабыз, ләкин өй эшләрен онытмыйбыз.

Укучылар, ә бөтен эшкә дә өлгерер өчен нишләргә кирәк?

Әлбәттә, үзеңнең көндәлек режимны булдырырга.

б) 11нче бит 4нче күнегү (текстны укырга, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирергә).

V. Йомгаклау 

Балалар, без бүген дәрестә нишләдек? Нинди теманы карадык?

Өйгә эш бирү: 12нче бит 9нчы күнегү (үзеңнең көндәлек режимың турында 7 җөмләдән торган текст төзе, аны сыйныфташыңа сөйләргә әзерлән.)

Рефлексия. Үзегезгә билге куегыз. Үзләренең ни өчен мондый билге куюларын аңлаталар.



Предварительный просмотр:

Тема: “Чын дус”

Максат:

  • Дуслык турында күзаллауны булдыру.
  • Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру.
  • Үзеңә критик мөнәсәбәтне үстерү.
  • Дуслар белән аралашканда түземлек һәм корректлылык күнекмәләрен булдыру.
  • Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау:

  • Иптәш (товарищ), таныш (знакомый), дус (друг), әшнә (приятель) сүзләре;
  • Тактага язылган мәкальләр “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”, “Дус кайгыда сынала”, “ Дуслыкны акчага сатып алып булмый”, “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”.

Викторинаның барышы

I. Оештыру өлеше:

      Укытучы: без бүген сезнең белән дуслык турында сөйләшербез. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.

II. Уку мәсәләсен кую.

      “....Кәримнең ике дусты бар иде: Камил белән Шамил. Бөтен кеше аларны кызык итеп “өч мушкетёр” диләр иде. Алар беренче сыйныфтан ук дуслаштылар. Күп әйберләре уртак, өчесе бергә спортзалга тренировкага да, машина модельләрен дә, “Спартак” командасы өчен дә бергә болеть итәләр иде. Әмма алтынчы сыйныфта аларның дуслыклары чытнады һәм Кәрим икесе арасыннан берсен сайласы икәнен аңлады. Кем белән дуслашырга: Камил беләнме, әллә Шамил белән ме?

      Камил белән һәрвакыт күңелле, җиңел һәм кызык иде. Әти-әниләре аңа кесә чыгымнары өчен гел акча бирәләр иде, ә Камил шул акчаларга гел уен автоматларында уйнады. Ул һәрвакыт Кәримнедә үзе белән чакыра  һәм икесе өчен дә түли иде. Хәтта кафеда туңдырма белән дә сыйлады. Кайбер вакытларда алар икәүләшеп мәктәпкә барасы  урынында, уен автоматында уйнарга керәләр иде.  Бөтенесе дәрестә, плантациядәге негрлар кебек тир түккәндә, алар ак тәнлеләр кебек “бер куллы бандитны” дер селкетәләре һәм өстәвенә акча да отулары бик кызык тоела иде.

        Камилнең өендә гел иң яңа компьютер уеннары, иң соңгы музыкаль дисклар. Әмма иң мөһиме, аның бөтенләй өлкәннәрчә булган  модалы киемнәре. Бер сүз белән әйткәндә, Камил бик текә иде һәм Кәрим бөтенесе белән дә аңа ошарга тырыша иде.

        Ә Шамил белән алар хәзер бик сирәк очрашалар. Ул спортзалга йөрүен дәвам итте, хәзер бары тик нормативлар һәм спорт нәтиҗәләре турында гына сөйләште. Аның башында күп төрле планнар һәм максатлар иде. Әмма иң ошамаганы – ул гел Кәримне дәрес калдырганы, спортны ташлаганы һәм дуслар сайлый белмәгәне өчен гел критиковать итте.

      Менә нәрсә өчен Кәримгә ике дус арасында сайлау ихтияҗы туды. Камилме, әллә инде Шамилме?

   Сез ничек уйлыйсыз, үзенә дус итеп Кәрим кайсысын сайларга тиеш? Аларның кайсысы чын дус, ә кайсысы ялган?

Мәсәлән:

  • Димәк, бүгенге викторинаның темасы ничек дип атала?
  • “Чын дус” дип атала.

III. Укучыларны төркемнәргә бүлү.

IV. Интервью “Үзеңнең дустың турында сөйлә”

 Үзеңнең дустың турында сөйлә.

     Мәсәлән:

  • Мин (исем, фамилия) белән дус. Ул күп укый, аның белән бик кызык.

-  Мин (исем, фамилия) белән дус. Безне уртак кызыксынулар һәм мавыгулар бәйли.

-  Мин (исем, фамилия) белән дус. Без аның белән әле балалар бакчасына йөргәгдә үк дуслаштык. Безнең әти-әниләрдә дус.

- Мин (исем, фамилия) белән дус. Бер команда өчен болеть итәбез һәм бер төрле музыка тыңларга яратабыз.

- Мин (исем, фамилия) белән дус. Бергә дәресләрне хәзерлибез, аннары җурналлар карыйбыз, төрле йолдызларның киемнәрен тикшерәбез.

V.  “Сез яхшы дусмы?”

  1. Синең дустың һәрвакыт ниндидер маҗараларга очрый. Бу турыда башкаларга сөйләр идеңме?

А. Бер дә оялмыйча – 1

Б. Чын исемен әйтмичә -2

В. Беркайчан да – 3

2. Бер дустың бурычка акча сорап торды һәм аны вакытында кайтармады. Әгәр дә ул яңадан акча сорап килсә, бирер идеңме?

А. Бер дә икеләнмичә – 2

Б. Акчам юк дип бирмисең -1

В. Сәбәбен сорамыйча да үтенечен  кире кагасың - 3

  1. Дустың ялгыш яраткан вазаңны ватты ди...

Б. Яңаны алып бирүен сорыйсың–2

А. Яңаны алырга сәбәп булды дип дустыңны тынычландырасың – 3

В. Тавыш куптарасың – 1

4.Дустыңның син яратмаган кеше белән аралашканын белдең. Нишлисең?

А. “Син миңа дус түгел!”- 2

Б. “Нәрсәсе бар инде аның!”- 3

В. “Йә мин, йә ул!”- 1

5. Дустыңның тормышында зур проблемалар булачагын тоясың. Син...

А. Дуслыктан баш тартасың – 1

Б. Кисәтергә тырышасың – 3

В. Берни булмагандай кыланасың -2

6. Чын дус синеңчә...

А. Барысын да сөйләргә тиеш – 1

Б. Кирәк дип тапканын гына – 3

В. Үз проблемаларын үзе чишәргә тиеш -2

7. Дустың яңа костюм алды ди, тик синеңчә ул аңа килешми.

А. Бик килешә дисең – 1

Б. Бу костюм сине бизәми дисең – 2

В. Эндәшмисең - 3

8. Синеңчә...

А. Дустың синнән акыллырак – 2

Б. Синнән калышы – 1

В. Акыш үсеше ягыннан синең белән бер дәрәҗәдә - 3

19-24 балл

Син яхшы дус. Дусларың сиңа ышана һәм син дә кирәк чагында аларга таяна аласың: алар һәрчак ярдәмгә киләчәк.

12-18 балл

Дусларың бар , әмма син, кызганычка каршы, еш кына аларны игътибарсыз калдырасың. Күз алдыңа китер, аларга хәзер бик авыр. Шуңа күрә, иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк шалтырат.

8-11 балл

Игътибар үзәгендә үзең, яраткан кешең. Тирә-якта-гылар  читтә кала. Яхшы дус булыр өчен башкалар белән күбрәк кызыксын, чөнки дусларсыз калуың ихтимал

VI.  Мәкальне туры китер.

     Дуслык – ул бөек сәләт кенә түгел, ә бөек хезмәттә ул. Дусны табырга була, әмма югалтуы бик җиңел. Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында әйтелә. Тактага дүрт мәкаль язылган. Мин хәзер ситуацияләр сүрәтлим, ә сез  бу ситуациядә ни эшләргә кирәклеге турында әйтә торган мәкальне табарга тиеш буласыз.

                 №1 ситуация.

         Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр мониторны мастерскойга илтешергә кирәк. (Ярдәм итәм һәм әйтәм “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”)

                 №2 ситуация.

          Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. (Аны өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм “Дус кайгыда сынала” дим.)

                 №3 ситуация.

         Дустың синең белән дөрес ..  , әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итте. (Бүләкне кабул итмим һәм әйтәм “ Дуслыкны акчага сатып алып булмый” )

         VII. Уен “Син дустыңны беләсеңме?” (Бер уенда катнашучының күзләрен бәйлибез. Икенчесе такта янына баса, җавапларны язу өчен.)

 (Укытучы сорау бирә, бер укучы тактада яза. Җавап язылып беткәч, икенчесе телдән җавап бирә)

  1. Аның иң яраткан дәресе?
  2. Аның яраткан ел фасылы?
  3. Кайсы спорт төрен ярата?
  4. Үсеп җиткәч кем булырга тели?
  5. Кайсы хайванны ярата?
  6. Нинди китап укырга ярата?
  7. Кайсы фәнне ярата?

VIII. Йомгаклау.

“Дуслык – ул  эчкерсез, ныклы бәйлелек” - В.Даль үзенең данлыклы толковый словарендә  дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тик томалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы  якын булган өчен. Хәзер ,чыннанда, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулайда таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры, ышанычлы дуслары була ала. Гомерлек дуслары.

IX. Нәтиҗә ясау (рефлексия)

    Укучылар, безнең бүгенге әңгәмә сезнең өчен файдалы булдымы? Нәрсә барсыннан да күбрәк исегездә калды?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мингалиева Ләйсән Өмет кызының методик эшчәнлеге

Федераль  дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларын күпкырлы шәхес итеп тәрбияләүдә төп чара буларак аларның коммуникатив компетенция...

Минем педагогик эшчәнлегем

Эссе на тему Моя педагогическая деятельность....

Минем педагогик эшчәнлегем

Минем педагогик эшчәнлегем....

Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем".

Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем"....

Эссе "минем педагогик эшчәнлегем"

32 ел эчендә уңышлар һәм уңышсызлыклар, өмет һәм хыяллар очышы искә төшерелә...

Минем методик эшчәнлегем

quot;Минем методик эшчәнлегем" дигән темага эссе...