Мингалиева Ләйсән Өмет кызының методик эшчәнлеге
учебно-методический материал на тему

Федераль  дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларын күпкырлы шәхес итеп тәрбияләүдә төп чара буларак аларның коммуникатив компетенциясен үстерү юлындагы эшчәнлек.

 

Материал конкурса "Лучший учитель года - 2015"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе  районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«129 нчы номерлы рус-татар урта мәктәбе»нең

татар теле  һәм әдәбияты укытучысы,

филология фәннәре кандидаты

МИНГАЛИЕВА ЛӘЙСӘН ӨМЕТ КЫЗЫНЫҢ МЕТОДИК ЭШЧӘНЛЕГЕ

Казан, 2015 ел

ЭЧТӘЛЕК

  • Укытучы турында белешмә
  • Укытучының эш тәҗрибәсе
  • Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре
  • Укучылар белән эшләү нәтиҗәләре
  • Укытучының эш нәтиҗәләре
  • Методик публикацияләр


УКЫТУЧЫ ТУРЫНДА БЕЛЕШМӘ

1. Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме: Мингалиева Ләйсән Өмет кызы

2. Туган елы: 1982 ел, 15 июнь

3. Белеме:

1. Югары, КДПУ, татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы, 2004 ел;

2. Филология фәннәре кандидаты, ТГГПУ,  татар әдәбияты кафедрасы  (фәнни җитәкче – филология фәннәре докторы, профессор Ф.Г.Галимуллин), 2009 ел

4. Гомуми эш стажы: 13 ел

5. Педагогик эш стажы: 10 ел

6. Категориясе:

1. Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү системасында 1 нче калификацион категория, директор урынбасары, 2011нче ел;

2. Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү системасында 1 нче калификацион категория, инглиз теле укытучысы, 2011 ел

7. Эш урыны Казан шәһәре Идел буе районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “129 нчы номерлы рус-татар урта мәктәбе”, татар теле һәм әдәбияты укытучысы (башлангыч сыйныфларда)

ЭШ ТӘҖРИБӘСЕ

          Мин ни өчен Укытучы һөнәрен сайладым? Чөнки бу һөнәр минем өчен иң кадерле, иң газиз, күңелгә ятышлы хезмәт. Безнең нәселебез өчен ул өч йөз елдан да артык тарихы булган, династиягә әйләнгән Һөнәр. Минем әнием ягыннан берничә буын бабаларым авыл оешканнан бирле муллалык хезмәтендә булганнар, шәкертләргә бер-бер артлы төпле белемнәр биргәннәр, аларны үз заманнары рухында алдынгы алым һәм методлар кулланып тәрбияләгәннәр. Бабам Сөнгатулла хәтта Ахунлык хезмәтен башкарган, хәзергечә әйтсәк,  укытучы муллаларның инспекторы булып эшләгән. Минем әнием һәм аның дүрт апа һәм сеңелесе – биш кыз туган – бишесе дә укытучы һөнәрен алып, гомерләрен шушы гомумкешелек профессиясенә багышладылар, хокүмәт медальләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек булып эшләп чыктылар. Яшь буынга химия, биология, тарих, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыттылар.  Бүген бу олы династиябезне минем бертуган апам – физика – математика фәннәре кандидаты, Казан Федераль университеты галиме һәм мин – филология фәннәре кандидаты дәвам итәбез. Кече яшьтән үк укытучы гаиләсендә тәрбияләнгән мин мәктәп эшенең бөтен нечкәлекләрен күреп, белеп үскәнгә күрә, бу һөнәргә мәхәббәт хисләре миндә бала чактан ук уянган иде инде. Чөнки әниемнең апалары бергә җыелганда, аларның сөйләшкән төп темалары да гел мәктәп турында була иде.  Шунлыктандыр, укытучы хезмәтенә тартылу мине, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, һич икеләнмичә, Педагогика университетының татар филологиясе һәм инглиз теле бүлегенә керергә этәрде. 2004 нче елда Университетны кызыл дипломга тәмамлап, белем бирүнең төрле өлкәләрендә көч сынап карап, бүгенгесе көнне үзем үк укыган туган мәктәбемдә әнием эшен дәвам итәм. Биредә минем яраткан укытучыларым,  туган 129 нчы урта мәктәбем, аның һәр почмагы күңелемә якын һәм газиз.  

Әйтергә кирәк, туган телгә мәхәббәт һәм балалар белән эшләргә омтылыш мине әле студент елларыннан ук Идел буе районы “Яшьлек” балалар һәм яшүсмерләр клубына алып килде. Мин анда үзем дә шагыйрь җанлы кеше буларак, “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәген җитәкләп, җаныма рухи азык алдым, бала күңеленең очсыз-кырыйсыз диңгез кебек киң, саф һәм самими икәнлекләрен тойдым. Шул чордан башлап, күңелемә газиз булган әлеге олы профессия, мине рухландырып, яңа үрләргә өнди. Тормыш дәрьясының югары баскычларына күтәргән һәм укытучылык хезмәтенә фатиха бирүче булып, беренчедән, педагог әнием торса, икенчедән, университетның мәшһүр галимнәре профессорлар Ч.М. Харисова, һәм Ф.Ф. Харисов, якланган диссертациямнең фәнни җитәкчесе, Ф.Г. Галимуллин булдылар.

Укытучы булып,  мәктәпкә эшкә килгәч, бу һөнәрнең зур иҗат  икәненә инандым. Һәр яңа дәресем – балалар өчен яңа ачыш булырга, аларны иҗатка, ана телендә иркенләп аралашырга этәрергә, белем алуга кызыксыну уятырга тиеш. Чөнки татар милләтенең бүгенгесе һәм киләчәге турыдан-туры без укыткан һәм тәрбия биргән балалардан, аларның мәдәниятлелегеннән, зыялылыгыннан тора.

Егерме беренче гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Бүгенге мәктәп – яңа технологияләр мәктәбе. Укытучы – яңа заман кешесе. Димәк, мин дә заман белән бергә атларга, һәрвакыт эзләнүдә, яңа метод һәм алымнар өстендә эшләргә тиеш. Мин - башлангыч сыйныф балаларына татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Шуңа күрә дә минем методик темам заман таләпләренә нигезләнеп алынды: “Федераль  дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларын күпкырлы шәхес итеп тәрбияләүдә төп чара буларак аларның коммуникатив компетенциясен үстерү”.

Темамны тормышка ашыру юлында түбәндәге максатларны мөһим дип саныйм:

1. Башлангыч сыйныф укучыларына (рус төркемнәренә) өйрәнеләсе тел турында беренчел мәгълүмат һәм коммуникатив компетенция нигезләрен биреп, гадидән катлаулы формаларга күчү юлы белән телдән аралашу күнекмәләрен булдыру. Татар төркемнәрендә укучы балаларга туган телдә аралашуга ихтыяҗ тудыру максатыннан яңа чыганаклар эзләү (Республика “Сәләт” талантлы балалар оешмасы нигезендә)

2. Укучыда милли үзаң тәрбияләү юлында, телләр һәм мәдәниятләр белән кызыксыну уяту.

3. Балада туган телне һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүгә ихтыяҗ уяту.

4. Укучыларның иҗади сәләтләрен барлау һәм үстерү.

           Максатларымны тормышка ашыру эшендә мин дәресләремдә аудио, видео, презентацион материаллар куллануны отышлы дип саныйм, әдәбият дәресләрендә А.Яхин методикасын киң  кулланам, Сингапур методлары да минем эшчәнлегемдә отышлы, дип саныйм. Шуларга киңрәк тукталыйк.

Бүгенгесе көндә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен татар әдәби телендә чыгарылган аудио һәм видео материаллар белән үткәрү бик нәтиҗәле алымнардан берсе булып тора. Дәресләрдә өстәмә материал буларак, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен  «Татармульфильм» студиясе чыгарган мультфильм һәм әкиятләр циклы укыту һәм тәрбия бирүдә максатка ярашлы булып торалар. Минем шәхси лабораториямдә мондый видео һәм аудио материаллар күп. Аудио материаллар иллюстрацион рәт белән бара. Алар арасында А.Алиш, Г.Тукай, татар һәм рус халык әкиятләре һ.б. бар. Шунысы әһәмиятле, әлеге кулланыла торган материаллар бары тик төп программага өстәмә материал буларак кына файдаланыла, дәүләт стандартыннан читкә җибәрелми.

 Мәсәлән, беренче сыйныфта татар төркеменәрендә “Әлифба” курсын өйрәнгәндә татар халык әкиятләрен тагын да тирәнрәк үзләштерү максатында, мин ул әкиятләрнең үзләрен күрсәтүне отышлырак дип саныйм. Бу уңайдан, халык гыйбарәсе “җиде кат ишеткәнче, бер кат күр” бик туры килә. Мисал өчен “Өч кыз” әкиятен алыйк. Әкиятне караганчы, мин балаларга алдан ук сораулар биреп куям:

  • Әнинең ничә кызы булган?
  • Алар нинди киемнәр кигәннәр?
  • Әнинең урманда яшәүче якын дусты кем? Һ.б. сораулар.

Карап бетергәч, укучылар белән әңгәмә оештырыла. Иң игътибарлы

бала билгеләнә. Каралган әкиятне балалар бер-бер артлы укыгыннан соң, укытучы үзе укый. Кабат видео-күренешләргә тукталып, әсәрнең эчтәлеге искә төшерелә. Интерьер, кием-салым, савыт-саба, табигать күренешләре турында җентекләп әңгәмә корыла, әдәби әсәр анализы терминнары (персонаж, сюжет, пейзаж, жанр һ.б.) кертелә.

Әдәби әсәргә анализ ясаганда, А.Яхин методикасын өлешчә куллануны отышлы дип табам. Монда, әлбәттә, гадидән катлаулыга бару методы күздә тотыла. Беренчедән, вакыйгаларны барлыйбыз, аларның охшашларын гомумиләштереп, ике өлешкә калдырабыз, һәр өлешкә аерым-аерым анализ ясыйбыз, өлешләр арасында каршылыкны табып, әсәрнең темасын, идеясын, проблемасын, сюжет сызыкларын ачыклыйбыз.

Мәсәлән, өченче сыйныф татар төркемнәрендә Абдулла Әхмәтнең “Малайлар аңламадылар” исемле хикәясен өйрәнгәндә әсәрне өч өлешкә бүлеп карыйбыз. Беренче өлеш – Әнәс белән Әкътәснең шугалакта танышулары, һәм әдәплелек турында әңгәмә корулары. Икенче өлеш – эскәмия янына көрәк кебек сакаллы бабайның килүе. Өченче өлеш – Гәҗит тоткан чит абыйның малайларны оялтуы. Вакыйгаларны гомумиләштереп, ике өлешкә калдырабыз: беренчесе – малайларның әдәплелек турында фәлсәфә корулары, икенчесе – практикада шул фәлсәфәнең челпәрәмә килүе. Шуннан соң сюжет сызыкларын билгелибез, персонажларга характеристика бирәбез. Зур игътибар белән Әнәс белән Әкътәс сюжет сызыгы анализлана. Монда аерым Әнәс образына тукталу мөһим. Аның әдәплелек турындагы фәлсәфәсе бары тик теория генә булып калуы, тормышта кулланылыш тапмавы (бабайга торып урын бирмиләр һәм үзләренең ялгышын аңламыйлар) укучылар тарафыннан тәнкыйтьләнергә тиеш. Шулай итеп, әсәрнең темасы (“Шугалакта”), идеясе (“Әдәплелек, олыларга ихтирам”), проблемасы (“Балаларның әдәплелек турындагы белемнәре сүздә генә кала”) ачыклана. Хикәядә бирелгән тел –сурәтләү чаралары да әсәр эчтәлеген ачуга ярдәм итә. Әйтергә кирәк, анализ барышында мин гадәти чагыштыру, эпитет һәм җанландыру тел-сурәтләү чараларын өйрәнү белән бергә, алдан бару (опережающий) элементларын да кулланам, метонимия , метафора кебек тел-сурәтләү чараларын да кертергә тырышам (метонимия (“тәңкә-тәңкә кар”), метафора (“көрәк сакаллы карт”). Мондый тип анализ укучыларның эзләнү сәләтләрен арттыра, белемнәрен тирәнәйтә коммуникатив компетенцияләрен булдырырга ярдәм итә.

Рус төркемнәрендә исә терәк сүзләр ярдәмендә әсәрнең сюжетын яисә аерым эпизодын сөйләп бирү,  иллюстрацияләр кулланып, вакыйгаларны хронологик тәртипкә урнаштыру кебек укыту алымнары белән еш эшлим.  Мәсәлән, 2 нче сыйныф рус төркемендә “Күмәчкәй” (“Йомры икмәк”) әкиятен өйрәнү халык авыз иҗаты турында мәгълүмат бирүдән һәм аудированиедән башланып китә. Кече яшьтән үк сюжеты таныш булган әсәрнең татар телендә яңгырашы үзе дә балалар өчен зур яңалык һәм аларда кызыксыну уята. Бу очракта балаларның яңа белемнәргә һәм ачышларга табигый тартылуларына таянып,  яңа лексик һәм грамматик материал эзләнүле уен рәвешендә тәкъдим ителергә мөмкин. Сингапур методикасын, аерым алганда ТИК-ТЭК-ТОЙ алымын куллануны аеруча отышлы дип табам. Өйрәнелә торган әкият буенча балалар сүзләр уйлыйлар (Күмәч, төлке, бабай, әби, һ.б.) һәм аларны алдан ук әзерләнгән тугыз  карточкага язып куялар. Кисмә карточкаларны өчәрләп-өчәрләп өч рәткә төзеп куеп, башта диагональ, аннары вертикаль һәм горизонталь буенча җөмләләр төзиләр (“Крестики-нолики” уенындагыча).

Куян   төлке   тәрәзә

Әби     күмәч  бүре

Бабай   куян    аю

“Куян”-“күмәч”-“аю” сүзләреннән “Күмәчкәй аюдан да, куяннан да китте”, дигән җөмлә төзергә була. Җөмләләр уйлап язу барышында, морфемаларның ялгану тәртибе, сингармонизм законы, җөмләдә сүзләр тәртибе кабатлана, татар телендә аралашуга ихтыяҗ туа.

https://pp.vk.me/c624917/v624917619/6bf3/kTyIVnFcunk.jpg

Шулай итеп, әдәби уку дәресләрендә югаррак сыйныфларда үткәрелә торган анализ алымнары беренче сыйныфтан ук минем тарафтан башланып җибәрелә. Әлеге алымнар балаларның фикерләү сәләтен, танып - белү активлыгын үстерергә ярдәм итә. Материалны ныгыту, эзләнү һәм кызыксыну максатында, өй эше өйрәнелгән әсәргә иллюстрация ясау, яки өстәмә бер халык әкиятен әти-әниләре ярдәме белән укып, сөйләргә өйрәнеп килергә кушыла.

        Татар теле дәресләренә килгәндә, биредә укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү уен технологиясе, халык педагогикасы аша алып барыла. Уен башлангыч сыйныф балалары өчен уку материалын үзләштерүдә табигый җирлек булып тора, укучыларда уңай психологик халәт тудыра һәм туган телдә иркенләп аралашуга кызыксыну уята. Халык педагогикасы тәрбия бирү чыганагы булса, уен грамматик материалны үзләштерүгә, сүз байлыгын арттыруга, бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли, физик яктан чыныктыра, ритмлы сүз, хәрәкәт, көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.  Рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уята, дәртләндерүче фактор булып тора. Төрле уеннар вакытында хәтта иң оялчан һәм кыюсыз балалар да  үзләрен кыюрак тота башлыйлар, коллективка тартылалар; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта. Бөек педагог А.С.Макаренко, уенның ролен ассызымлап, “Уен бала тормышында әһәмиятле урын тота, зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш никадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай[1]”, - дип язган иде. Шул ук темага психологлар Л.С.Выготский, А.А.Леонтьев, Д.Б.Эльконин хезмәтләрендә дә уңай һәм югары бәя табабыз. Танылган педагог В.А. Сухомлинский да уенның мәгънәсенә тукталып, “ Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул[2]”, – дип язган.

        Башлангыч сыйныфларда мин күбрәк хәрәкәтчән уеннарны кертергә тырышам. Бу очракта хәрәкәт аерым әгъзалар (баш, кул, бармаклар, муен, аяклар) белән башкарыла. Иң яратып кулланылган уеннардан берсе – хәрәкәтле сөйләм. Мәсәлән, “Очты-очты” уены барышында бер бала әйтеп бара, калганнары күрсәтәләр. Бу уен грамматик күнекмәләрне дә ныгыта, физкульт минут функциясен дә үти.

Беренче сыйныфларда уен уенчыклар кулланып, сорау-җавап һәм ритмлы җырлар башкару формасында алып барылса, алдагы сыйныфларда уенны өйрәнеләсе темаларны үзләштерү максатында үткәрәм. Бу очракта Сингапур методикасы ярдәмгә килә. Мәсәлән, 3нче сыйныф татар төркемендә “Тамырдаш сүзләр” темасын өйрәнгәндә, ДЖОТ ТОТС уены отышлы. Ул болай башкарыла: Укучыларга 3-4 кечкенә кәгазь кисәкләре таратам. Шуннан соң сыйныфка теманы әйтәм. Берничә минут вакыт эчендә балалар шул кәгазь кисәкләренә бирелгән сүзгә (баш, күз, эш һ.б.) тамырдаш сүзләр уйлап язарга тиеш булалар. Тикшергәндә, бер укучы әйткән сүзне бүтәннәр кабатламаска тиеш. Соңыннан укытучы, укучылар белән бергә нәтиҗә ясап, уйланылган сүзләрне төркемнәргә (тамыр, ясалма, парлы, тезмә, кыскартылма) бүлеп, җөмләләр төзиләр.

https://pp.vk.me/c624917/v624917619/6b7b/_6V-Bv8hKws.jpg

Сингапур методы буенча ИНСАЙД - АУТСАЙТ СЕКЛ эшләү формаларын да уңышлы кулланам.  Әлеге уен барышында халык авыз иҗаты һәм халык педагогикасы мисалларын куллану отышлы. Мәсәлән, 3нче сыйныф татар төркемнәрендә җөмлә төрләрен өйрәнгәндә, мин болай эшләүне уңай дип табам. Укучыларны “А” һәм “Б” төркемнәренә бүлеп, таратып җибәрәм. Татар бию көенә балалар сыйныф буйлап таралып бер минут эчендә биеп аллар. Музыканы кинәт туктатуга,   балалар  тышкы һәм эчке түгәрәкләргә басарга тиешләр: “А” тышкы түгәрәккә, “Б” эчке түгәрәккә. Балалар бер-берсенә карап басалар – шулай итеп, парлар хасил була. Укытучы татар табышмагын әйтә һәм “Б” түгәрәгендә басып торучыларга аның җавабын табарга куша. Вакыт билгеләнә. “А” түгәрәге бит-партнерларының җавапларын бәяләргә тиеш булалар.  Шул рәвешле уен дәвам итә, түгәрәкләр урыннарын алыштырып, яңа парлар барлыкка килә, һәм яңа биремнәр бирелә.

https://pp.vk.me/c624917/v624917619/6b5d/ARbJVznmr2U.jpg

Уеннар укучыларның зиһеннәрен арттыра, белемнәрен җиңелрәк үзләштерүгә ярдәм итә, татар телендә аралашуга ихтыяҗ тудыра, коммуникатив компетенцияләрен булдыра.  Мин куллана торган уеннар арасында:  

1. Фонетик уеннар (“Сүз уйлау”: [ү] авазына башланган яки шушы аваз булган сүзләрне кем күбрәк әйтер;  “Исем уйлау”:  [ә] авазына башланган кеше исемнәрен кем күбрәк әйтер;  “Әйтеп бетер”:  укытучы сүзнең беренче иҗеген әйтә, ә укучы  сүзне әйтеп бетерергә тиеш; “Югалган авазларны тап”: сузык аваз хәрефләрен куеп сүзләр язу: “т.з”, “т.ш”, “к.л”, “ч.к” һ.б.);

2. Рольле уеннар (Дәрес – аукцион “Кибеттә”, “Базарда”, “Табибта”, “Ашханәдә”; “Нәрсә, кайда, кайчан?”, “Телефоннан сөйләшү”, “Тәрҗемәче” уены, “Кем син”һ.б.);

3. Лексик уеннар (“Хайваннар һәм кошлар кайда яши?”: балалар алдына рәсемнәр эленә, кытучы сөйләшү үрнәкләре буенча сораулар бирә; “Ул нинди?”: предметны, яки күренешне төрле яктан сурәтләү;  “Сүз яз”:  бирелгән хәрефләргә сүзләр уйлап язарга; “Ватык телефон”, “Кем күбрәк сүз белә?”:  бер озын сүздән сүзләр төзү ; “Очты-очты” ; “Артык сүзне тап”һ.б.);

4. Грамматик уеннар: “Күрсәт әле, үскәнем”; “Могҗизалар кыры”:  тема өйрәнелгәннән соң, укучыларның аерым сүзләрне, җөмләләрне ни дәрәҗәдә аңлауларын ачыклау максатында уздырыла; “Кайтаваз уены”: бер үк җөмләне берничә укучыдан кабатлаттыру; “Кар өеме уены”:  билгеле бер грамматик форманы үз эченә алган җөмләне бер укучы әйтә, икенчесе шул җөмләне кабатлый һәм үзенекен өсти, өченче укучы алдагы ике җөмләне кабатлап, үзенекен өсти; “Хата табу ” уены; кроссвордлар чишү һ.б).

        Коммуникатив компетенцияләр булдыру эшендә аерым чыганак булып Республика “Сәләт” талантлы балалар оешмасы тора. Безнең мәктәп беренчеләрдән булып бу оешма белән хезмәттәшлек итү эшен башлап җибәрде – мәктәбебез базасында “Сәләт” клубын ачып җибәрдек. Бүгенге көндә мин аның кураторы булып эшлим. Клубыбызның эшчәнлеге сәләтле балаларның төрле фәннәр буенча мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Шунысы игътибарга лаек, бу клубның әгъзасы булу өчен төп шарт – ул татар телендә иркенләп сөйләшә белү. Шуңа күрә балаларның татар телендә сөйләшүгә ихтыяҗы артты.

Шулай итеп, туган мәктәбемдә эшләү мине яңа үрләргә дәртләндерә. Педагогик эшчәнлегемне төрле өлкәләрдә башкарырга туры килсә дә, мин үземнең сайлаган һөнәремә тугры булып калдым.  Студен чагымнан ук балалар бакчасында инглиз телен укыту, “Яшьлек”  балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгенең җитәкчесе, методист, директор урынбасары, Югары уку йортларында студентларга инглиз һәм татар телләрен укыту миңа зур тәҗрибә туплауга ярдәм итте. Татар әдәбияты, аерым алганда бүгенге көн драматургиясе буенча кандидатлык диссертациясен яклау эшемдә фәннилеккә омтылыш тудырды. Мин һаман эзләнүдә һәм табуда. Югарыда тәкъдим ителгән методик темам да юктан гына килеп чыкмады. Мәктәпкә кайтып эшли башлагач, миңа шундый күренешне күзәтергә туры килде: мин укыткан башлангыч сыйныфларда татар балаларының милли үзаңы сакланган очракта да, телнең аралашу функциясенең үтәлмәве аяныч. Икенче төрле әйткәндә, “мин-татар”,  дип әйтүче бала, нигездә, үз телендә иркенләп сөйләшә алмый һәм теләге дә юк. Бу уңайдан, публицист  А.Р. Мурадова  соңгы буын балаларга мондый билгеләмә бирә: «…данное поколение... либо двуязычно, либо владеет лишь языком титульной нации. Довольно часто эти люди воспринимают родной язык не от родителей, а от бабушек и дедушек, особенно, если те проживают в сельской местности и продолжают в обиходе пользоваться родным языком…»[3].  Бүген мәктәп администрациясеннән балаларын рус төркемнәрендә укытырга теләп йөри торган ата-аналарның сукмагы өзелми. Бу аянычлы хәл ата-аналарның үзләренең дә туган телләрен яхшылап белмәүләре аркасында, балаларына тиешенчә ярдәм итә алмаганлыкларын күрсәтә. Алар фикеренчә, татар теле җәмгыятьтә уңышлы интеграция өчен кирәкле шарт түгел.  Шушы җирлектә үзеннән-үзе методик темам барлыкка килде. Әйтергә кирәк, мин дәресләремдә укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүгә күп көч кертәм, яңа алымнар һәм методлар эзлим. Эзләнүләремнең нәтиҗәләре белән фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясыйм, мәкаләләремне җурнал битләрендә бастырам.

ПЕДАГОГИК ЭШЧӘНЛЕК НӘТИҖӘСЕ

УКУЧЫЛАРЫМНЫҢ УҢЫШЛАРЫ:

Уздырылган чара атамасы

Нәтиҗә

Конкурсның статусы

Дәлилләүче документ исеме

Татар теленнән Халыкара дистанцион  олимпиада. Россия Федерациясе һәм чит ил гомуми белем бирүче урта мәктәпләренең 2-4 нчы сыйныф балалары өчен, 2014 ел «Татартеле.инфо»
дистанцион-белем бирү порталында

Җиңүче

Халыкара

Диплом

(4 җиңүче)

МИНЕМ УҢЫШЛАРЫМ:

1. Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм шәһәр методик үзәгенең Рәхмәт хаты (Благодарственное письмо Управления образования ИК МО г. Казани, городского методического центра за плодотворную работу в составе жюри городского конкурса профессионального мастерства «Лучший учитель года города Казани -2011» в номинации «Лучший педагог дополнительного образования города Казани»), 2011 ел.

2. Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы (Почетная грамота Управления образования ИК МО г. Казани за достигнутые успехи в организации и совершенствовании учебного и воспитательного процессов, весомый вклад в дело воспитания подрастающего поколения, многолетний плодотворный труд и в честь успешного завершения Года учителя), 2011 ел.

3.  Казан шәһәре Идел буе районы мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы (Почетная грамота Отдела Управления образования ИК МО г. Казани по Приволжскому району за достигнутые успехи в организации и совершенствовании учебного и воспитательного процессов), 2011 ел.

4. Бөтенроссия методик эшкәртмәләр конкурсының Республика этабында III дәрәҗәдәге диплом (Диплом III степени Республиканского этапа Всероссийского конкурса методических разработок в помощь организаторам научно-технического и художественного творчества обучающихся в номинации «Методические разработки занятий для обучающихся» за авторскую методическую разработку проекта «Спасибо за мирное небо!» (соавтор), 2010 ел.

5. Бөтенроссия фестиваль-конференцияләрендә педагогик тәҗрибә уртаклашу өчен дипломнар (Дипломы за представление своего педагогического опыта на Всероссийском фестивале-конференции педагогических идей «Открытый урок») 2010-2014 еллар:

- инглиз телендә сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе өчен «Alice in Wonderland». Материал белем бирү Интернет-сайтында басылып чыкты:  http://festival.1september.ru/articles/584149/ (3 нче сыйныф).

        - «Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре» темасына дәрес эшкәртмәсе өчен. Материал белем бирү Интернет-сайтында басылып чыкты: http://festival.1september.ru/articles/652089/ (11 нче сыйныф).

        - инглиз телендә «Аn amazing journey into the forest» темасына дәрес эшкәртмәсе өчен.: http://festival.1september.ru/articles/652072/ (5 нче сыйныф).

6. Мәгәриф һәм фән министрлыгының Республика өстәмә белем бирү үзәге Шәһадәтнамәсе (Свидетельство РЦВР МОиН РТ об очном участии с докладом по теме: «Совершенствование научно-методической работы ДПЦ «Молодость» в целях повышения качества учебно-воспитательного процесса» в рамках I Открытых Алишевских педагогических чтений «Свободное время детства: За и против» на базе Городского дворца детского творчества им. А.Алиша), 2011 ел.

7. Мәгәриф һәм фән министрлыгының Һәм Казан федераль университетының Сертификаты (Сертификат МОиН РТ, КФУ, Института филологии и искусств об очном участии во Всероссийской НПК «Сетевое полилингвальное обучение одаренных детей: проблемы и перспективы» с докладом на тему: «Развитие коммуникативной компетенции на уроках татарского языка и литературы как средство формирования личностных результатов младших школьников»), 2014 ел.

8. ТатарТеле.ИНФО ның Рәхмәт хаты (Благодарственное письмо ТатарТеле.ИНФО за высокий профессионализм проявленный при подготовке участников и проведении олимпиады по татарскому языку), 2014 ел.

МЕТОДИК ПУБЛИКАЦИЯЛӘР, АВТОРЛЫК ПРОГРАММАЛАР ҺӘМ ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘЛӘРЕ

  1. Мингалиева Л. Национальные и нравственные проблемы в современной татарской драматургии / Мингалиева Л.Э. // Рецензируемое издание ВАК. – Вестник Башкирского университета. – Т. 12. – №7. – Уфа: Редакционно-издательский центр Башкирского государственного университета, 2007. – С. 112-114.
  2. Мингалиева Л. Актуальные проблемы общества в творчестве М.Гилязова / Мингалиева Л. / Диалог культур: русско-татарские взаимосвязи: Материалы круглого стола Международной научно-практической конференции «Славянская культура: истоки, традиции, взаимодействие» XI Кирилло – Мефодиевских чтений. – Москва–Ярославль: Издательство «Ремдер», 2008. – С. 72-76.
  3. Мингалиева Л. Татарский театр на пути решения проблем нации / Мингалиева Л. // Диалог культур: русско-татарские взаимосвязи: Материалы круглого стола Международной научно-практической конференции «Славянская культура: истоки, традиции, взаимодействие» XI Кирилло – Мефодиевских чтений. – Москва–Ярославль: Издательство «Ремдер», 2008. – С. 68-71.
  4. Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре (Судьба национального искусства в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов России: обучение и воспитание в состязательной среде: Материалы VI Международной научно-практической конференции. – Нижнекамск: Изд. НМИ, 2008. – С. 333-335.
  5. Мингалиева Л. Бүгенге татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы (Художественное отражение взаимоотношений между поколениями в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиева Л. // Милли мәдәният. Казан: Печатный двор, 2008., – Б. 9-12.
  6. Мингалиева Л. Хәзерге драматургиядә сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсенең куелышы (Тема здорового образа жизни в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Милли мәдәният. – Казан: Печатный двор, 2008. – Б. 31-34.
  7. Мингалиева Л. Драматург М.Гыйләҗев иҗатында җәмгыятебездәге актуаль мәсьәләләрнең яктыртылышы (Злободневные проблемы современного общества в произведениях драматурга М.Гилязова) / Мингалиева Л. // Роль просветительской деятельности и культурного наследия выдающегося деятеля национальной культуры в формировании активной жизненной позиции современной личности: сборник тезисов Республиканской научно-практической конференции им. Ф.Амирхана. – Казань, 2008. – 25 января. – С. 99-104.

8. Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе (Проблема бытия и философия смысла жизни в произведениях татарской драматургии рубежа XX-XXI вв.) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов России: от национальных образовательных систем – к глобальному образовательному пространству: Материалы VII Международной научно-практической конференции. – Нижнекамск. – 2009 г.

9. Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы (Тема взаимной обусловленности материального благополучия и нравственных качеств в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиева Л. // Новый век и татарская литература: анализ литературного процесса и художественного произведения: руководствово для студентов / Л.Э. Мингалиева. – Казань. –  2009 г.

10. Мингалиева Л. Учет возрастных и личностных особенностей учащихся при обучении иностранному языку / Мингалиева Л. //  Этнодидактика народов России: Проблемы обучения в конкурентной образовательной среде: Материалы VIII Международной научно-практической конференции «Этнодидактика народов России: Проблемы обучения в конкурентной образовательной среде», организованной Международной педагогической сетью ЮНЕСКО «Педагогическое образование: мультикультурный диалог». – Нижнекамск: Издательство НМИ, 2010. – С. 142-143.

11. Мингалиева Л. Спасибо за мирное небо! (Участие с авторской методической разработкой проекта в Республиканском этапе Всероссийского конкурса методических разработок (соавтор)), 2010 г. Утверждена на заседании методического совета ДПЦ «Молодость», приказ №58, от 19.05.10. Рецензенты: Г.Н. Комарова, к.ф.н., декан факультета НХТ ИПДО; Д.Х. Хуснутдинов, к.ф.н., зам. декана факультета татарской филологии ТГГПУ. (III место. Приказ РЦВР МОиН РТ  №130 от 27.08.2010 г.)

12. Мингалиева Л. Альтернатива (комплекслы авторлык укыту программасы), 2010 г. Утверждена на заседании методического совета ДПЦ «Молодость», приказ №55 от 15.03.10. Рецензенты: Г.Н. Комарова, к.ф.н., декан факультета НХТ ИПДО; Д.Х. Хуснутдинов, к.ф.н., зам. декана факультета татарской филологии ТГГПУ; Л.К.Калеева, инспектор детской комнаты милиции РУВД Приволжского р-на г. Казани. (Приказ РЦВР МОиН РТ  № 10 от 28.01.2010 г.). Программа Республика конкурсында якланды.

13. Мингалиева Л. «Совершенствование научно-методической работы ДПЦ «Молодость: Материалы I Открытых Алишевских педагогических чтений  «Свободное время детства: За и против» на базе Городского дворца детского творчества им. А.Алиша, 2011 г.

14. Мингалиева Л. Развитие коммуникативной компетенции на уроках татарского языка и литературы как средство формирования личностных результатов младших школьников: Материалы Всероссийской НПК «Сетевое полилингвальное обучение одаренных детей: проблемы и перспективы», 2014 г.

15. Мингалиева Л. Alice in Wonderland. Инглиз телендә сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе. Материал белем бирү Интернет-сайтында басылып чыкты:  http://festival.1september.ru/articles/584149/ (3 нче сыйныф).

        16. Мингалиева Л. «Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре» темасына дәрес эшкәртмәсе. Материал белем бирү Интернет-сайтында басылып чыкты: http://festival.1september.ru/articles/652089/ (11 нче сыйныф).

        17. Мингалиева Л. Аn amazing journey into the forest инглиз телендә дәрес эшкәртмәсе: http://festival.1september.ru/articles/652072/ (5 нче сыйныф).

18. Мингалиева Л.Э. Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү (эш тәҗрибәсеннән). Материалы Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г.Казани.

19. Мингалиева Л.Э.  Г.Шамуков һәм Г.Тукай тәрҗемәсендә И.А. Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәле // Мәгариф (в печати)

        


[1] Макаренко А. С.  Лекции о воспитании детей / Под ред. А.С.Макаренко и В.Н.Колбановского. – 4-е изд. – М.: Учпедгиз, 1952. – 96 с.

[2]Сухомлинский В. А. Гомеремне балаларга бирәм. – Киев; Радяська школа, 1969.

[3] Мурадова А.Р. Как исчезают языки и как их возрождают. Языковое разнообразие в киберпространстве: российский и зарубежный опыт. Сборник аналитических материалов / Сост.: Е.И. Кузьмин, Е.В. Плыс. - М.: Межрегиональный центр библиотечного сотрудничества, 2008. – 218 с.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Казан шәһәре Идел буе районы муни ципаль бюджет гомуми белем бирү учре ждениесе « 129 нчы номерлы рус-татар урта мәктәбе » татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты МИНГАЛИЕВА ЛӘЙСӘН ӨМЕТ КЫЗЫНЫҢ МЕТОДИК ЭШЧӘНЛЕГЕ

Слайд 2

КАЗАН ШӘҺӘРЕ ИДЕЛ БУЕ РАЙОНЫ МУНИ ЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕ ЖДЕНИЕСЕ « 129 НЧЫ НОМЕРЛЫ РУС-ТАТАР УРТА МӘКТӘБЕ »

Слайд 3

Мингалиева Ләйсән Өмет кызы

Слайд 5

Беренче максат

Слайд 7

Башлангыч сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятын укыту алымнары

Слайд 8

1 нче сыйныф татар төркемендә “Өч кыз” әкиятен өйрәнү

Слайд 9

1 нче сыйныф татар төркемендә “Өч кыз” әкиятен өйрәнү

Слайд 10

Башлангыч сыйныф татар төркемнәрендә А.Яхин методикасы буенча эш

Слайд 15

2 нче сыйныф рус төркемендә “Күмәчкәй” әкиятен өйрәнү

Слайд 17

2 нче сыйныф рус төркемендә Сингапур методикасы буенча “Күмәчкәй” әкиятен өйрәнү

Слайд 18

2 нче сыйныф рус төркемендә Сингапур методикасы буенча “Күмәчкәй” әкиятен өйрәнү

Слайд 19

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен технологиясе

Слайд 20

3 нче сыйныф татар төркемендә Сингапур методикасы ярдәмендә “Тамырдаш сүзләр” темасын өйрәнү

Слайд 21

3 нче сыйныф татар төркемендә Сингапур методикасы буенча “Тамырдаш сүзләр” темасын өйрәнү

Слайд 23

3 нче сыйныф татар төркемендә Сингапур методикасы ярдәмендә “Җөмлә төрләре” темасын өйрәнү

Слайд 25

Башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә үткәрелә торган уеннар

Слайд 26

Мәктәбебез базасында “Сәләт” клубы эшчәнлеге

Слайд 27

Мәктәбебез базасында “Сәләт” клубы эшчәнлеге

Слайд 28

Мәктәбебез базасында “Сәләт” клубы эшчәнлеге

Слайд 29

Укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксыну дәрәҗәсен өйрәнү

Слайд 30

Фәнни-методик әсбаплар

Слайд 31

Ирешкән уңышларым


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле укытучыларының методик берләшмә эшчәнлеге

Татар теле укытучыларының методик берләшмә эшчәнлеге турында материал...

Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызының презентациясе

Әлеге презентация минем эшчэнлегем турында...

Азнакай шәһәре 4 нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафикова Эльвира Алмарис кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә....

Минем методик эшчәнлегем

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше дәресе (6нчы сыйныф)...

Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Миләүшә Хәсән кызының педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә...

Минем методик эшчәнлегем

quot;Минем методик эшчәнлегем" дигән темага эссе...