Эссе "туган телем"
статья на тему

Мавзютова Разидя Гайсовна

Туган тел гаиләдә тәрбияләнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_tugan_telem.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

Минем туган телемдә – дөньяда тәүге тапкыр “Әннә”, “Әттә” дип әйттергән газизләрдән газиз нинди генә сүзләр юк...Серле дә, хикмәтле дә ул сүзләр...Кайсылары бик тирәнннән чишмә кебек саркып  чыгалар, ә бер ишеләре язгы ташкын кебек ургып агалар. Мин телне нәкъ менә шул сүзләр аркылы күз алдына китерәм.

Туган тел, милләт теле, дәүләт теле дибез. Аңлашыла: сүзебез тел турында, аның үсеше, куланылышы турында барачак. Шулай да, кирәкме соң бүген мондый сөйләшү?! Сулый торган һавабызны көндәлек тормышта уйламыйбыз да. Әмма сулый бирәбез. Бер караганда, тел дә шундыйрак кебек: бүген аны белергә, яратырга өндәү кирәкме?

Кирәк, бик кирәк. Чөнки милли тел язмышы – ул милләт язмышы, ләкин аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Туган тел -  иң беренче чиратта милләтне яшәтүче иң әһәмиятле җеп.Җәмгыять үсеше югарырак күтәрелсен өчен  кешеләрнең милли үзаңы югары булу, яшәеш, иҗтимагый-сәяси тарихы, гореф-гадәтләре, теле булу шарт, дип уйлыйм мин. Җәмгыять югарырак баскычка менгән саен, тел дә үсә, камилләшә бара.

Кешенең үз туган телен яхшы белүе аның үз иленә, теленә,халкына,ата-анасына, әби-бабасына мәхәббәте,хөрмәте турында сөйли. Шулай булганда гына ул башка телләрне дә тиешле югарылыкта бәяли һәм хөрмәтли ала. Без, яшь буын, үз туган телебезне никадәр күтәрсәк, үстерсәк, башка халыклар арасында шулкадәр абруй казаначакбыз.Шөкер, һәр халык үз телендә аралашсын, белем алсын өчен безнең республикабызда,районыбызда һәм, әлбәттә, мәктәбебездә барлык шартлар да тудырылган, РФ һәм ТР конституциясе белән дә ныгытылган. Барысы да үзебездән тора. Телләр турындагы Законнар  да тормышка ашырыла.Телне өйрәнергә теләүчеләр өчен онлайн “Ана теле” проекты, “Чиста сүз” акциясе, «Мин татарча сөйләшәм”, татар телендәге интернет проектлар,олимпиада-бәйгеләр – моның бер өлеше генә...

Бөек  әдип Габдулла Тукай да бит туган телне ярата белеп яраткан.Ул телне бары тик тышкы ямь бирү чарасы, матур аһәңнәр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу,аңлашу, тәрбия һәм үсү коралы  итеп таныган. Минем дә туган телне яратуым Туган илемә булган мәхәббәтем белән үрелеп килә, аның аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Дөньяда аралашу чарасы буларак танылган 14 тел арасында минем туган телем-татар теле булуы миңа яңа дәрт, көч өсти. Шулай булгач, барлык-барлык сүзләр арасында минем дә үз сүзем бар... Газизләрдән газиз Әткәм-Әнкәм теле – Бөек Татар  телендәге сүзләрем – Җир шары буйлап кояш нурлары булып таралсын иде дә җиһандагы барлык кешеләрне бары тик изгелеккә, татулыкка, тынычлыкка өндәп торсыннар иде!!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....