Мингалимова Резеда Рашитовна

Сайт учителя математики, информатики и ИКТ

Бороться и искать, найти и не сдаваться!

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Математика и информатика и ИКТ

Увлечения: Люблю ловить интересные моменты на фото

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Кузкеево Тукаевский район

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кузкеевская средняя общеобразовательная школа" Тукаевского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/mingalimova-rezeda-rashitovna
Тәвәккәл таш ярыр!
Татар халык мәкале

О себе

Үзем турында үзем

Мингалимова Резедә Рәшит кызы. Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең математика укытучысы. Педагогик эш стажым 30 ел.

Кеше язны ничек көтсә, мин 1 нче сентябрьне шулай көтеп алам.Буяу исе дә бетмәгән мәктәп бүлмәләре, укучыларның күңелле шау-шулары, җәйге каникуллардан соң алар белән очрашу, аларның җәйдә алган тәэсирләре белән уртаклашулары – минем өчен бәя биреп бетергесез шатлыклы мизгелләр. Балаларны, сайлаган һөнәремне яратам. Мин укытучылар гаиләсендә үстем.Әти белән әни, өйгә кайткач та,  мәктәптәге хәлләр, укучылары турында сәйләшүләре, хезмәтләрен яратып башкарулары миндә белем дөньясына омтылыш уятканнардыр.Мәктәпне алтын  медальгә тәмамладым. Минем алда кем булырга дигән сорау тумады. Кечкенәдән “укытучылы” уйнап үстем.Институт тәмамлап, туган мәктәбем стеналарына кайту, бераз каушый төшеп, беренче дәресләрне бирүләр  күптән инде артта калды.Еллар үтү белән укытучы, гомумән мәктәп алдына яңадан-яңа бурычлар куела торды. Теге методны сыныйбыз, икенчесенә тотынабыз.Мәктәп әйтерсең сынау “полигоны”. Бүген укытучының иң зур бурычы – алдынгы технологияләр кулланып, көндәшлеккә сәләтле, эзләнүчән, кыю карарлар кабул итүче иҗади шәхес тәрбияләү. Моның өчен үзеңә бик күп укырга, дөньяда булган хәлләр белән хәбәрдар булырга да кирәк. Әгәр дә укытучы китаплар, газета-журналлар укып бармаса, мәдәният, сәнгать дөньясы белән танышып тормаса, зәвыгы үсмәстер, мөгаен. Авыл укытучысы башкаларга өлге дә булырга тиеш бит әле.  Өч ел рәттән “Безнең иң яхшы укытучы”конкурсында катнашып, грантка ия булдым.  Укучыларым да төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алалар. Авылныкылар да сынатмыйлар!

Миңа еш кына:”Гаиләң дә зур, көнкүреш мәшәкатьләрең дә күп, ничек өлгерәсең”, -диләр. “Мин бит математик, вакытны дөрес бүләм”,- дим, уенын-чынын бергә кушып. Ә хикмәт – тормышны сөюдә, эшеңне яратуда, укучыларымны үз балаларымдай якын күрүдә. Укучыларымның заманга яраклы, укымышлы, зыялы булып үсүләрен, бу тормышта үз урыннарын таба белүләрен телим.

Математиканы кызыксыз фән диючеләр бар. Ә менә укучыларым һәм мин бу фикер белән килешмибез. Ничек кенә кызыклы әле! Безгә 45 минут дәрес кенә җитми. Мин нәни кызымны бакчадан кичке бишләрдә генә алам. Еш кына шуңа кадәр мәктәптә булам.Балалар белән стандарт булмаган мәсьәләләр чишәбез, имтиханнарга әзерләнәбез. Интернет аша физика-математика мәктәбе белән бәйләнештә торабыз. Курсларында укыйбыз, бәйгеләрендә катнашабыз.

Һәр бала  талантлы, ачарга гына кирәк, диләр. Мин бу фикер белән килешмим.Талант ул – бик сирәкләргә генә бирелә торган Ходай бүләге.Ә менә уйлау, фикерләү сәләте һәр балага бирелгән,  сәләтләрен үстерергә, уңай омтылышларын хупларга  гына кирәк. Күп елларны күздә тотып төзелгән “Сәләтле балалар белән эшләү программасы” миңа эшне планлы, юнәлешле алып барырга ярдәм итә.

 Авыл укытучысы –татар телен саклап калучы. Авылның киләчәгенә нигез салучы. Яңа заман укытучысы исемен горур  йөртү өчен, бүгенге көн таләпләренә туры килүче, иҗади шәхес ул.

Укытучылык стажым зур булса да, мин бер нәрсәгә ныклы ышанам: бер урында таптанмаска, тукталмаска кирәк. Әле бүген дә укытуда яңа методлар - Сингапур мәктәпләрендәге  укыту структураларын  өйрәнеп, куллана башладык. Минем олы хыялым - Сингапурга барып, барысын да үз күзләрем белән күрү, үз күңелем аша үткәрү, безнең җирдә “батса”, эштә ныклабрак куллану. “Тәвәккәл таш ярыр,”-дигән бит халкым!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллиның "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәре һәркемгә үрнәк булырлык.ә.Әлеге әсәрендә язучы укучыларына болай дип мөрәҗәгать итә: “ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең дә аннан көчлерәк ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең.Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыгыңны күреп, чумып алырлар.Тузан итеп һавага адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.” Әйе, түземнәр генә бәхеткә лаек. Фәнис Яруллин да гомеренең һәр тәүлеген аяусыз көрәштә үткәргән шәхес.

Добавить грамоту в портфолио