Сафиуллина Миннур Адегамовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Тырышкан табар - ташка кадак кагар

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Воспитание и обучение учащихся, коммуникативно-деятельностный подход к организации образовательного процесса, организация проектной и исследовательской деятельности, компетентностный подход к результату образования

Увлечения: Люблю читать книги, смотреть научно-познавательные передачи, занимаюсь разведением цветов

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Лениногорск

Место работы: МБОУ "СОШ №7 г.Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ

Звание, ученая степень: учитель

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/minnur-0
Чтобы быть хорошим преподавателем, нужно любить то, что преподаёшь, и любить тех, кому преподаёшь. (В.О. Ключевский) Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе - мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр. (Татар халык сүзләре)
В.О.Ключевский. Татар халык сүзләре.

Здравствуйте!

Вы находитесь на сайте учителя татарского языка и литературы

МБОУ "СОШ №7 г.Лениногорска"муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ

Сафиуллиной Миннур Адегамовны

 

Я рада ,что Вы заглянули на мою страничку

и ,надеюсь, что здесь Вы найдете полезную информацию

 

Мой сайт создан для повышения своего профессионального уровня в сфере ИКТ и возможность повысить сферу своего профессионального общения,

а также обогатить педагогический опыт по актуальным темам.

О себе

                                                                                                       Минем хезмәт юлым.

            Мин 1957 нче елда Лениногорск шәһәрендә туганмын. 1964 нче елда Яңа Иштирәк сигезьеллык мәктәбенә укырга кердем. 1972-1976 нчы елларда Минзәлә педагогия училищесында белем алдым. 1976 нчы елда Лениногорск районы Сарабиккол авылында башлангыч сыйныф укытучысы буларак эшкә билгеләндем һәм анда 1980 нче елга кадәр эшләдем. 1977-1982 нче елларда Алабуга педагогия институтында, читтән торып, филология факультетының рус-татар бүлегендә белем алдым. 

            Районыбызда рус теле һәм әдәбияты укытучылары җитмәгәнлектән, мине Урдалы урта мәктәбенә рус теле укытучысы буларак эшкә билгеләделәр. Урдалы мәктәбендә 1980-1982 нче елларда эшләдем. 

            1981 нче елда үземнең туган авылыма  -   Яңа Иштирәккә башлангыч сыйныфларда укытырга кайттым. 

             Районыбызда рус теле һәм әдәбияты укытучылары җитмәгәнлектән, 1982 нче елда мине Зәй-Каратай авылына рус теле укытучысы һәм класстан тыш эшләр буенча директор урынбасары итеп эшкә билгеләделәр.

             1990 нчы елда үземнең педагогик эшчәнлегемне Лениногорск шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам иттем. Аннан 11 нче мәктәпкә татар классы ачу өчен эшкә чакырдылар. 

              Мин йорттан-йортка йөреп, 1 нче класска 18 бала туплап, татар классы ачтым. Минем бу эшем татар мәктәп-гимназиясен ачуга башлангыч булды.

               "Заман сулышы", "ЗаветыИльича" газеталарының төрле еллардагы саннарында бик күп - бик күп тапкырлар минем намуслы, фидакарь хезмәтем турында мәкаләләр басылып чыкты.

              Минем тырышлыкларым юкка чыкмады. Безнең шәһәр зур түгел, бар да күз алдында. Миңа балаларны йорттан-йортка йөреп, әти-әниләр белән үз ана телебездә белем алуның, телләр белүнең әһәмияте турында сөйләп, аңлатып тупларга туры килсә, инде алдагы елда  шәһәребезнең ата-аналары укучыларымның белем һәм тәрбия алуда уңышлары турында хәбәрдар булганлыктан, үз балаларын үз теләкләре белән татар сыйныфларына укырга алып килделәр.

           Ата-аналар белән туктаусыз эшләүнең дә нәтиҗәсе булды: укучыларымның әти-әниләре район башлыгына 11 нче мәктәпнең киләсе уку елында татар гимназиясе булып ачылуын сорап,гариза язып, мөрәҗәгать иттеләр. Шулай итеп, биш сыйныф ачарлык балалар тупланганлыктан, мәктәбебез татар мәктәп-гимназиясе статусын алды. Шәһәребездә  бу мәктәп-гимназия хәзер дә эшләп килә.

         Минем эшчәнлегемне ата-аналар югары бәяләделәр, бик күп тапкырлар үзләренең рәхмәтләрен белдереп,  "Заман сулышы", "Заветы Илҗича" газета битләрендә мәкаләләр бастырып чыгардылар.

          Мин үзем дә газета битләрендә ана телебездә белем алуның әһәмияте, укучыларымның уңышлары турында мәкаләләр яздым.

          Телевидениедән укучыларымның чыгышларын күрсәттеләр, үзем дә чыгышлар ясадым.

          1995 нче елда мине Лениногорск мәгариф бүлегенә укыту-тәрбия эшләре буенча инспектор итеп эшкә күчерделәр. 

           Хәзерге вакытта Лениногорск шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә эшлим.

              

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мөхәммәт Мәхдиев "Без - кырык беренче ел балалары", "Торналар төшкән җирдә"; Гариф Ахунов, Әмирхан Еники һ.б.әсәрләре 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы