УЧУ РОДНОМУ ЯЗЫКУ
статья (4 класс)

Сафиуллина Миннур Адегамовна

Мин мәктәптә 48 нче ел укытучы булып эшлим. Шуның утыз елдан артыгын башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә белем алучы балаларга татар телен өйрәтәм.

Эштәге төп кагыйдәм: укучыларны мәҗбүр итеп түгел, кызыксындырып укыту. Шунлыктан дәресләрне кызыклы, балаларның танып-белу активлыгын һәм мөстәкыйльлеген, ижади эшчәнлеген үстерерлек итеп, һәр баланың табигый мөмкинлекләрен истә тотып үткәрергә тырышам.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uchu_rodnomu_yazyku.docx29.53 КБ

Предварительный просмотр:

      УЧУ РОДНОМУ ЯЗЫКУ

                                                                    Сафиуллина М.А.

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №7 г.Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан.

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге «Лениногорск шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” бюджеттагы муниципаль  гомуми белем бирү учреждениесе

                                                                  Minnur.Adegamovna@yandex.ru              Ключевые слова: Бүгенге фән - техника үсеше заманында һәркемгә ике генә түгел, күбрәк тел белү кирәк. Бер тел аркылы гына бер фәнне дә тирәнтен үзләштереп булмый.

Хәтта ясалма тел булган эсперанто да җыйнаклыгы ягыннан татар теленнән калыша. Телебезнең бу үзенчәлеге кыска гына вакыт эчендә төпле белем бирүгә юл ача.

         Минемчә, татар теле укытучысының рус теле программасын да яхшы белүе кирәк. Татар һәм рус теле дәресләрендә бик күп уртак темалар үзләштерелә. Ә бу темаларның уртаклыгын белү, исәпкә алу укучыларның теманы тиз һәм нәтиҗәле үзләштерүенә китерә.

 Дәрес ахырында балалар һәр милләт халкының үзенә генә хас гүзәл үзенчәлекләре бар, һәрбер халыкның культурасы бер - берсен тулыландыра һәм алар, бергә берләшеп, бик матур культуралар аланы хасил итәләр дигән нәтиҗәгә киләләр.

        Һәр милләт өчен иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел милли тел.                  

        Туган телебез – татар теле. Телебез – матур, назлы, ягымлы, бик борынгы, җыйнак, камил тел. Туган тел үзенең яңгырашы белән колакны назласа, ягымлылыгы белән күңелне  юата, кешедә изгелек хисләре уята.   Тел – аралашу, аңлашу чарасы гына түгел, тел – милләтнең рухи байлыгы, халыкның гомер буе туплаган белем хәзинәсе. Безнең бурычыбыз: бу байлыкны күз карасыдай саклап, киләчәк буыннарга тапшыру.

Мин мәктәптә 48 нче ел укытучы булып эшлим. Шуның утыз елдан артыгын башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә белем алучы балаларга татар телен өйрәтәм.

Эштәге төп кагыйдәм: укучыларны мәҗбүр итеп түгел, кызыксындырып укыту. Шунлыктан дәресләрне кызыклы, балаларның танып-белу активлыгын һәм мөстәкыйльлеген, ижади эшчәнлеген үстерерлек итеп, һәр баланың табигый мөмкинлекләрен истә тотып үткәрергә тырышам.

Минемчә, татар теле укытучылары рус балаларында татар теленә мәхәббәт, кызыксынучанлык, туган ягыбызга, анда яшәүче барлык халыкларга карата ихтирамлылык һәм хөрмәтләү хисе тәрбияләгәндә, телебезне өйрәнүгә ихтыяҗ, аралаша белү теләге уятканда гына татар теленә өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешә алалар.

Шуны күз алдында тотып, hәp уку елы башында укучыларыма телләр белүнең, татар телен өйрәнүнең мөһимлеге (актуальлеге) турында дәрес - лекция үткәрәм.

Барлык сыйныф укучылары белән дә Болгарга читтән торып “сәяхәт” итәбез.

Бу дәрес - лекцияләрдә ата-аналар да катнашса, эшнең нәтиҗәсе тагын да куанычлырак була, чөнки без, укытучылар, балаларны гына түгел, ата-аналарны да тәрбиялибез. Күп кенә ата-аналарны күп телләр өйрәнү балага авырлык китермәсме, дигән сорау борчый.

          Моңа җавап итеп, түбәндәге мисалны китерәм.

 Баланың миендә ике тел өчен генә түгел, ә өч-дүрт һәм аннан да күбрәк телләр өчен дә урын җитәрлек. Кешенең мие бервакытта да белем белән тула алмый.  

 Әйтик, чиләкне алма белән тутырсаң, алмалар арасында буш урын кала, шуның өчен аны тагын икенче мәртәбә борчак белән тутырып була. Ике мәртәбә тулган чиләкне тары кебек вак әйберләр салып, тагын да тутырырга мөмкин. Шуның шикелле сәламәт баланың башында телләр өчен дә, фәннәр өчен дә урын иркен. Анда урын җитмәс дип куркырга ярамый, киресенчә, буш урын калмавы хәерлерәк. Кыскасы, балалар башны кая куярга урын тапмыйча, вакытны кая куярга белмичә бушка уздырмасын. Чөнки мондый хәлнең баланың начар юлга басуына сәбәп булуы ихтимал. Күп телләр белү балага авырлык китерми, бары тик аның белемгә омтылышын, фикерләү сәләтен үстерә, хәтере яхшыра, аның белем алу сәләте дә шулкадәр зуррак була, ул фәннәрне дә яхшырак белә.  Өстәп шуны да әйтәсе килә: кеше никадәр күбрәк тел белсә, шулкадәр халыкның рухи байлыгы, белем хәзинәсе белән таныша ала.

Бүгенге фән - техника үсеше заманында һәркемгә ике генә түгел, күбрәк тел белү кирәк. Бер тел аркылы гына бер фәнне дә тирәнтен үзләштереп булмый. Чөнки үзенә генә хас өстенлеге булудан тыш, һәр телнең кимчелеге була. Шуның өчен дә ике-өч телдән файдалану яхшы (бер тел аша аңлашылып җитмәгән нәрсәне икенче тел ярдәмендә ачыкларга мөмкин).

Шуңа да мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында кимендә ике тел өйрәтәләр. Галимнәр күп телләр белгән кешенең, белемне башкаларга караганда күпкә тизрәк үзләштерүләрен һәм хәтерләренең искиткеч яхшы булуын әйтәләр.

Әйе, татар телендә сүзләр кыска, җыйнак, камил. Хәтта ясалма тел булган эсперанто да җыйнаклыгы ягыннан татар теленнән калыша. Телебезнең бу үзенчәлеге кыска гына вакыт эчендә төпле белем бирүгә юл ача. Телдәге сүзләр һәм терминнар ни хәтле кыскарак һәм җыйнаграк булса, фәннәрне өйрәнү дә шул кадәр җиңел бара.

Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфтан ук укучылар инглиз теленә дә өйрәнәләр.  Үзләре үк инглиз телен өйрәнә башлауга бу телдә татар теленә генә хас авазлар бар икәнен әйтәләр. Мәсәлән: ң - ng, h, җ, w;. Димәк, татар телен яхшы белсәң, инглиз һәм башка чит телләрне өйрәнү дә җиңел була икән, дигән нәтиҗәне үзләре үк ясыйлар.

Минем бер дәресем түбәндәге эпиграф белән башлана:

“Һәp чәчәкнең – үз  исе, һәр халыкның – үз  төсе”.

                                             Татар халык мәкале.

Дәрес ахырында балалар һәр милләт халкының үзенә генә хас гүзәл үзенчәлекләре бар, һәрбер халыкның культурасы бер - берсен тулыландыра һәм алар, бергә берләшеп, бик матур культуралар аланы хасил итәләр.

Урман аланы төрле чәчәкләр белән ямьле булган кебек, җир йөзендәге тормыш та үзенең дус, тату яшәүче төрле милләт халыклары белән матур дигән нәтиҗәгә киләләр.

Без Республикабыз Татарстанда үзебезнең телебезне һәм төрле милләт халыкларының телләрен  дә  бик яратып, хөрмәт итеп, дус, тату, матур итеп яшибез. Минемчә, юкка гына  “Үз телен хөрмәт иткән кеше, башкаларның телен дә хөрмәт итә”, димиләр.

Татар халкының гореф - гадәтләре, бәйрәмнәре, шулай ук чиккән, суккан сөлге, палас, ашъяулыклар, милли киемнәр, милли бизәкләр белән таныштыру, аның күренекле, данлы шәхесләренә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү, халыкларыбызның әдип халык, жырлы, хезмәт сөючән, тырыш, батыр, уңган, чиста, кунакчыл икәнен тоеп, белеп үсүләре, милли уеннарын, җыр - биюләрен теләп өйрәнүләре, татар телен өйрәнүдәге уңышларга сөенү, шатлык хисе кичерү, ижади атмосфера укучыларны тәрбияләүдә һәм балаларның, сөйләм телен үстерүдә бик зур әһәмияткә ия.

Ышанып әйтә алам: бүгенге көндә миндә укучы барлык балалар да татар телен яратып һәм зур теләк белән өйрәнәләр.

         Минемчә, татар теле укытучысының рус теле программасын да яхшы белүе кирәк. Татар һәм рус теле дәресләрендә бик күп уртак темалар үзләштерелә. Ә бу темаларның уртаклыгын белү, чагыштырып укыту укучыларның теманы тиз һәм нәтиҗәле үзләштерүенә китерә, шул ук вакытта предметара бәйләнеш урташтыру принцибы да тормышка ашырыла.  

          Шуны да истә тотарга кирәк: һәр дәрестә яки класстан тыш эшләрдә укучының сүзлек составын тулыландыру, баету өстендә эш алып барылырга тиеш. Сөйләм телен үстерү өстендә эшләгәндә әзер жавап, текст, диалогларны баланың  ятлап түгел, аңлап үзләштерүенә ирешергә кирәк.

           Кече яшьтәге мәктәп баласына белем һәм тәбрия бирүдә  уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Балалар иң катлаулы теманы да уен формасында аңлатканда җиңел үзләштерәләр. Югарыда әйткәнчә, һәр дәресне мавыктыргыч, эмоциональ, үзенчәлекле итеп оештырырга тырышам.

Ә менә үткәрелгән дәрес - КВНнар, дәрес - кичәләр, дәрес - экскурсияләр, укыганны сәхнәләштереп күрсәтү, әкиятләр уку, соңыннан эчтәлекләре буенча әңгәмә үткәрү укучының сөйләм телен үстерүдә, һичшиксез, әһәмияткә ия.

Баланың сөйләмен үстерү, халык әйткәнчә, аңа “тел ачкычы” бирү, аның фикер йөртү сәләтен үстерү белән бер диярлек, чөнки тел үсү аң үсү белән табигый бәйле.

Сабый аңына, йөрәгенә нәрсә сеңә, нинди тәрбия ала – болар барысы да аның нинди булып үсүенә зур йогынты ясый. Шуны игътибар үзәгендә тотып, кече яшьтәге мәктәп балаларына белем һәм тәрбия биргәндә, дәреснең темасыннан һәм максатыннан чыгып халык авыз иҗатын киң файдаланам.

Халык авыз иҗатында халыкның гасырлар буе тупланган тормыш тәҗрибәсе, иң-иң кыйммәтле халык традицияләре һәм гореф - гадәтләре.

Татар халкының  авыз иҗаты өлкәннәрне һәм ата-аналарны хөрмәтләргә, кечкенәләргә һәм көчсезләргә, мохтаҗларга, күршеләргә ярдәмчел булырга, барлык халыкларны дус һәм тату яшәргә өнди, китапка, хезмәткә һәм хезмәт кешесенә мәхәббәт һәм башка бик күп матур сыйфатлар тәрбияли.

Татар халык авыз иҗаты белән беррәттән рус халык авыз иҗатын да укыйбыз, чагыштырабыз. Бу үз чиратында һәр халыкның авыз иҗатында үзләренә генә хас үзенчелекләре булу белән беррәттән, алардагы охшашлыкларны күрергә дә ярдәм итә.

          Мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, җырлы-биюле уеннар сынамышлар, тизәйткечләр өйрәтәм.  Болар барысы да баланың акылын, фикерләү сәләтен үстерә, телгә мәхәббәт тәрбияли, сөйләм телен баета, үстерә.

          Укучыларның сөйләм телен үстерүдә класстан тыш эшләрнең әһәмияте гаять зур. Шуңа күрә шигырь бәйрәме, кызыклы грамматика сәгате, күренекле язучыларыбызның (мәсәлән: Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш, Ш.Галиев,Р. Миңнуллин һ.б.) туган көннәрен билгеләп үткәндә аларның иҗатына багышлап “Шигырь бәйрәме”, шигырь укучылар конкурсы, викториналар кебек кызыклы һәм үтемле чаралардан файдаланам. Бу чаралар бала шәхесен рухи баета , белемен арттыра һәм сөйләм телен, ижади фикер йөртү сәләтләрен үстерә.

          Югарыда әйтелгән эшләрне эзлекле рәвештә башкару нәтиҗәсендә сыйныфларда шигырь язучылар да барлыкка килде. Аларның хикәяләре, шигырьләре “Заман сулышы” газетасында да даими басылып килә.

           Тел яшәсә, милләт яши, милләт яшәсә, милли горурлык яши. Ә милли горурлык –иң көчле тәрбия һәм сәламәтлек чишмәсе. Шуңа күрә һәр милләт вәкиле үз халкының күренекле кешеләре белән горурлана, шатлана, хәтта мактана да. Шул ук вакытта җинаять эшләве аларны хурландыра, борчый.

            Ата-аналар балаларының киләчәктә зур фән дөньясында колач салып йөзәрлек  булуын теләсәләр, аларны киң таралган 14 телнең (ә татар теле шулар арасында 11 нче урында тора) кимендә 2-3сен бик яхшы белерлек итеп тәрбияләргә тырышырга тиешләр.

           Мин үзебезнең шәһәребездә, беренчеләрдән булып, татар сыйныфына балалар туплап, татар сыйныфында эшне башлап җибәрдем.

           Ул елны бу сыйныфка ана телебездә белем алырга теләге булган унсигез бала кабул ителде.

            Беренче адымнар  бик авыр булды, билгеле. Татар сыйныфына укырга килгәндә бары берничә бала, сүз байлыклары бик-бик ярлы булса да, татар телендә сөйләшә ала;  кайберләре бик авырлык  белән генә аңлыйлар, ләкин җавап кайтара алмыйлар, ә кайберәүләр хәтта татарча бөтенләй аңламыйлар иде. Беренче елны дәресләрне башта рус телендә алып бардым, аннан соң акрынлап кына татар теленә күчтем. Балаларны дәрестән соң алып калып та, дәрескә кадәр алданрак чакырып та бик күп, бик күп эшләргә туры килде.        

Математиканы рус һәм татар телләрендә тигез дәрәҗәдә  бик сыйфатлы итеп үзләштерүләренә ирештем.    

“Әлифба” һәм “Букварь” (соңрак “Татар теле” һәм “Русский язык”ны)  параллель өйрәтү программасын төзедем. Бу ике телне дә тирәнтен һәм ныклы үзләштерүгә, вакытны дөрес файдалануга  мөмкинлек бирде.

          Уку елы ахырына барлык балалар татар һәм рус телләрендә бер үк дәрәҗәдә әдәби телдә сөйләштеләр, аралаштылар, ана телебездә фикерләргә, дөрес язарга өйрәнделәр. Татар халык җырларын, биюләрен башкардылар, шигырьләрне, тыңлаучының күңеленә барып җитәрлек итеп, сәнгатьле сөйләделәр. Алга таба дәресне кайсы гына телдә аңлатсаң да, укучылар белемне тиз үзләштерделәр, сорауларга дөрес, тулы итеп әдәби телдә җаваплар кайтардылар, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләделәр, барлык биремнәрне дә төгәл үтәделәр. Теманы тиз үзләштерүләре, игътибарлы булулары белән аерылып тордылар. Аларда милләтебезгә хас булган тыйнаклык, ихтирамлылык, пөхтәлек сыйфатлары әллә кайдан күренеп торды. Үзара дус, ярдәмчел, өлкәннәргә һәм кечкенәләргә карата игътибарлы булдылар. Тәнәфес вакытларында матур итеп халкыбызның уеннарын теләп уйнадылар.

             Шуны да әйтәсем килә: минем укучыларым татар телен татар мәктәпләре өчен булган программа, рус телен  рус мәктәпләре өчен булган программа нигезендә, ягъни ике телне дә тирәнтен үзләштерделәр.

             Безнең шәһәр зур түгел. Барысы да күз алдында. Миңа балаларны йорттан-йортка йөреп, әти-әниләр белән  үз ана телебездә белем алуның, телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшеп, аңлатып тупларга туры килсә, инде алдагы елда шәһәребезнең ата-аналары укучыларымның белем һәм тәрбия алуда уңышлары турында хәбәрдар булганлыктан, үз балаларын үз теләкләре белән татар сыйныфларына укырга алып килделәр.            

             Ата-аналар белән туктаусыз эшләүнең дә нәтиҗәсе булды: укучыларымның әти-әниләре район башлыгы Садриев И.Ә. 11 нче мәктәпнең киләсе уку елында татар гимназиясе булып ачылуын сорап, гариза язып, мөрәҗәгать иттеләр. Шулай итеп,  биш сыйныф ачарлык  балалар тупланганлыктан, мәктәбебез татар мәктәп-гимназиясе статусын алды.      Шәһәребездә бу мәктәп-гимназия хәзер дә эшләп килә.

           Минем эшемне ата-аналар югары бәяләделәр, бик күп тапкырлар үзләренең рәхмәтләрен белдереп, “Заман сулышы”, “Заветы Ильича” газеталары битләрендә мәкаләләр бастырып чыгардылар.      

            Мин үзем дә газета битләрендә ана телебездә белем алуның әһәмияте, укучыларымның уңышлары турында мәкаләләр яздым. Телевидениедән укучыларымның чыгышларын күрсәттеләр, үзем дә чыгышлар ясадым.  

           Йомгаклап шуны әйтәсем килә: укытучы балаларга татар телен өйрәтүдә иҗади эшләсә, эзләнсә, уйлап тапса гына эшнең нәтиҗәсе була.

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час.Конкурс знатоков родного языка "Ты наш друг, родной язык".

Классный час посвящён празднованию Международного дня родного языка, который ежегодно отмечается 21 февраля....

ПОЛОЖЕНИЕ Об открытой школьной викторине, посвященной международному дню родного языка «Язык мой родной»

1. Цель и задачи школьной викторины.1.1. Целью школьной викторины «Язык мой родной» является расширить знания младших школьников о русских народных сказках, а также развить интерес к изучению родного ...

Урок по родному языку (русскому) 3класс ( на основе рабочей программы по учебному курсу «Родной язык» для 1-4 классов, «Школа России»).

Цели: закрепить понятие о местоимении, о роли местоимений в речи.Планируемые результаты:предметные:распознавать местоимения среди других частей речи;определять лицо и число местоименийметапредметные:п...

Урок посвящённый Международному дню родного языка « Чем богат родной язык»

Как же прекрасен родной мой язык,Волшебный, певучий,играющий.Словно прозрачный хрустальный родникСердце и душу ласкающий...

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс...

Русский родной язык, Литературное чтение на русском родном языке

Курс русского родного языка направлен на достижение следующих целей:расширение представлений о русском языке как духовной, нравственной и культурной ценности народа; осознание национального своеобрази...