Мубинова Гульнара Гаптельманнафовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер...

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Иҗади бәйгеләрдә,фәнни - практик конференцияләрдә катнашу.

Увлечения: Йөзү, гөлләр үстерү,шигырьләр иҗат итү.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д. Большие Нырси Тюлячинского района

Место работы: МБОУ-Большенырсинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/mubinova-gulnara
Мин - укытучы, димәк,беренче чиратта, мин - бала күңеленә яхшылык, изгелек,сафлык орлыклары салучы...

О себе

   Мин  урманнарга бай булган Саба районы  Кече Шыңар авылында туганмын. Аннары язмыш безнең гаиләбезне Юлбат авылына китергән.Туган авылым булмаса да, бу авыл миңа бик кадерле.Бу авылда балачагым үтте,бу авылда мин беренче мәртәбә  мәктәп бусагасын атлап кердем. Монда минем һөнәремне сайлауда мөһим урын алып торган беренче укытучым яши. Сатыш  урта мәктәбен  тәмамлап, Казан дәүләт университетының  татар филологиясе факультетына укырга кердем. Беренче укытучылык  хезмәтемне Казанның  126 нчы мәктәбендә  башлап җибәрдем. Бу -  студент еллары иде.Университетта уңышлы укып, 1993 нче елда кулыма диплом алгач, туган якларыма кайттым.Түбән Шытсу урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп эшкә билгеләндем.Менә  шул елдан бирле мин сайлаган һөнәремә тугры булып, инде 23 ел буена балаларга  ана теле серләрен  өйрәтәм. Ә Теләче якларына  мәхәббәт җилләре алып килде. Олы Нырсы авылы егете белән гаилә корып, кыз- ул үстереп, әткәй - әнкәйләрне тәрбия  кылып, бәхетле гомер кичереп ятуым. Бәхетле, чөнки яраткан гаиләм, туганнарым, балаларым, кадерле мәктәбем, мине көтеп торган укучыларым бар.  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф. Яруллин  "Җилкәннәр җилдә сынала", Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", З.Кадырова "Язмыш сынавы".

Мой взгляд на мир

Намуслы,гадел,оптимист булырга!

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: