Инновационная деятельность на базе КФУ

Мубинова Гульнара Гаптельманнафовна

Мәгарифнең заман моделе яңа максатларны, белем бирү технологияләренең һәм укытуны  оештыруның яңа формаларын эзләүне таләп итә. Заман дәресенә таләпләр үзгәрә.Дәрес бик кызыклы булырга  һәм күп мәгълүмат бирергә тиеш, шул ук вакытта  мәгълүмат балаларга аңлаешлы да булсын.Укытучының бурычы-укучыларда мөстәкыйль белем үзләштерергә сәләтле, кирәкле мәгълүматны җыя белә, үз карашын, үз фикерен тәкъдим итә , нәтиҗәләр чыгара ала торган күнекмәләр формалаштыручы метод, алымнарны табу. Ә бу - заман укучысында мөстәкыйль уку эшчәнлеген оештыру мөмкинлеген  тәэмин итеп торучы универсаль уку гамәлләре формалаштыру дигән сүз.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                          1    

                          Укыту  сыйфатын күтәрүдә дәреснең нәтиҗәлелеге.

                                                              (педагогик киңәшмәдә чыгыш)

Бу тема буенча сөйләгәндә  чыгышымның  кереш өлешендә  минем тукталасым килә заман мәктәбе миннән нәрсә таләп итә, ни өчен? Дәреснең сыйфаты кайчан югары  була ?дигән сорауларга.

     Укучыларны белемле, грамоталы, тәрбияле, мәктәпне тәмамлаганда төрле өлкәдә иркен ияләшүчән шәхес  итеп тәрбияли алсак , дәресләрдә без заманга яраклашкан  кешеләр әзерләп чыгара алсак , дәресләребезнең нәтиҗәсе, сыйфаты  бар  дип әйтә алырбыз  дигән фикергә басым ясыйсым килә. Эшебезнең нәтиҗәсен күрми торып, без әле үз хезмәтебезгә дөрес бәяне бирә дә алмыйбыз.Чөнки җәмгыять өлкәсендә барган зур үзгәрешләр мәгариф эчтәлегенә дә күп яңалыклар кертә, яңа таләпләр куя, аның үсешенә яңа юнәлешләр билгели.Заман без –укытучылар- алдына белем алырга, эшләргә һәм эшләп табарга, яшәргә, күмәк тормыш итәргә өйрәтү бурычларын куя.Бу исә заман мәктәбе укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә  белем бирү белән  генә чикләнмичә ,аларны мөстәкыйль рәвештә  даими белем тупларга, һәрьяклап үсешкә ирешергә, үз-үзе белән идарә итә белергә, җәмгыятьтәге мөһим процесслар турында хәбәрдар булырга өйрәтергә тиеш дигән сүз.

Гомуми  белем бирүнең икенче буын федераль  дәүләт стандарты  проектында әйтелгәнчә ,без - укытучыларның төп максаты – белем алу күнекмәләре формалаштыру, ягъни субъектның үз –үзен камилләштерүгә аңлы рәвештә,яңадан – яңа социаль тәҗрибәләр туплау аша барырга сәләтле итү.Яңа стандартларның гамәлдәгесеннән аермасы – бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында, баланы иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтүдә.

Федераль стандарт таләпләрен гамәлгә ашыру дәреснең сыйфатына бәйле. Дәреснең нәтиҗәлелеге , сыйфаты турында сөйләгәндә бүгенге көндә еш кына  укучыда  5 төп компетенцияне булдыруны күз алдында тоталар.Болар :

  1. социаль (бу- баланың үз дәүләтенең гражданины итеп тоюы);
  2. коммуникатив ( баланың  төрле әңгәмәдәш белән контактка керә алуы, төрле яшьтәге, төрле катлаудагы, таныш – таныш булмаган кешеләр белән ирекле диалог кора алуы );
  3. проблемалы (максат куя белүе, аны бурычларга бүлә белүе, бурычларны  чишү чараларын таба белүе);
  4. информацион ( алган мәгълүматны системага салуы, тәнкыйть күзлегеннән чыгып каравы);
  5. үзлегеңнән белемле булу ( укучыларның үз белемгә омтылулары, шәхсән  һөнәри  үсешкә тартылулары, шуңа өзлексез әзерләнү,омтылыш һәм төрле кризислардан уңышлы чыга белүе).

Минем укучыларым  10 ел дәверендә менә шушы 5 компетенцияне үзендә булдырган шәхес булып үсеп җитсеннәр өчен  , заман миннән  дәресләремнең сыйфатын, нәтиҗәлелеген күтәрүне сорый. Минем дәресем уңышлы булсын өчен мин нәрсәләр эшләргә тиеш. Мин дим , чөнки дәрес белән мин идарә итәм.Әлбәттә, балалар белән хезмәттәшлектә. Теләсә нинди дәрес тибына тукталсам да, дәреснең  уңышы бары миннән генә тора.

Берничә мөһим шартны күрсәтеп китәм.Һәм чыгышымда ,шуларның һәрберсенә тукталып, үзтәҗрибәм белән уртаклашырга телим.

Болар:дәресне конкрет эшләр күрсәтеп  планлаштыру, максат – бурычларны дөрес билгеләү,метод - алымнарның отышлысын сайлау,балаларны үз предметыңа  кызыксындыру ,парларда һәм төркемнәрдә эшне оештыру, укытучының балалар белән дустанә мөнәсәбәттә булуы, өй эшләренең уңышлы бирелеше,аудитория алдында балаларның чыгыш ясау осталыгы,дәреслекләрнең төзелеше, кабинетның заман таләбенә туры килеп җиһазлануы,укытучының эзләнүе, үз фәнен яратуы,дәресләрдә сүзлек белән эшнең, сыйныфтагы көчле һәм йомшак төркемнәр белән эшнең максатчан  оештырылуы һәм соңгысы итеп минем ял вакытының ( физкультминутның) тиешле вакытта, дөрес итеп үткәрелүен  бу исемлеккә кертәсем килә.                                                                                                            

1.Дәрескә әзерләнү һәм аны планлаштыру, беренче чиратта, методик яктан дөрес булырга тиеш. Дәресне планлаштырган  вакытта бу дәреснең ниндидер курс, бүлек, теманың бер берәмлеге икәнен  дөрес аңлап , нәтиҗәсен күрә белү                  мөһим. Дәрестә минем балаларым нәрсәне белергә, үзләштерергә тиешләр? Һәм мин моңа  ничек итеп гади формада , аңлаешлы итеп , нәрсәләр кулланып ирешәчәкмен? Биредә дәреснең максатын билгеләү аеруча зур әһәмияткә ия. Дәрес укучыларга фәнни белем белән , аларның акыл сәләтен , интеллектуаль һәм эмоциональ активлыгын үстерергә, аларда дөньяга фәнни караш формалаштырырга, укучы шәхесен тәрбияләргә тиеш.Болар һәммәсе дә дәрес планының  максатында  чагылыш таба.Максатларны үзалдыма куймыйм, укучылар эшчәнлеге белән идарә итә торган максатларны сайлыйм. Дәреснең максатын өч өлешкә бүлеп: белем бирү ,акыл сәләтен үстерү һәм тәрбия максатлары  күрсәтеп планлаштырыла.


Дәресемне төзегәндә иң беренче дәрес этапларына мөрәҗәгать итәм. Һәр этапка аерым эш төрләрен бүлеп чыгам. Вакытны билгелим. Вакыт күп сарыф ителмәсен өчен , дәрес башланганчы укучыларның әзер булуын таләп итәм.Татар теле дәресләрен мин, гомумән, өй эшен тикшерүдән башламыйм, ә белемнәрне системага салудан башлыйм.Моны рус телендә “уплотненный опрос” диләр.Традицион дәрестәге кебек  кичәге материалдан гына түгел , кагыйдә дәфтәрләренә аерым курс буенча иң баштан нәрсә өйрәнәчәкбез, ничә сәгать бирелә, нәрсәләр белергә тиешбез, укучыларга схема – карта яздырам. Ә алдагы дәресләрдә шул карта буенча барып, һәр өйрәнгән яңалыкны карандаш белән билгеләтә барам.М-н: 8 класста кушма җөмлә темасына тукталыйк. Кушма җөмләнең 2 төре  бар : тезмә  кушма җөмләләр, иярченле кушма җөмләләр.Тезмә кушма җөмләнең  теркәгечле , теркәгечсез төрләре , һәр икесенең дә бәйләүче чаралары, аларны аера белү ,һәр икесендә дә тыныш билгеләре  куелышы.Шулай ук иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше буенча 2 төре, мәгънәсе буенча 13 төре булуы, аларның аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле булулары, һәрберсенең бәйләүче чаралары һ.б. Схема – карта нигезендә бала  алдан ук нәрсә өйрәнергә, белергә тиешлеген аңлый, өйрәнгәнен билгели бара. (балаларга тәкъдим ителгән  схема күрсәтелә)Рус телендә дә шушы ук теманың булуы, сложные предложения, сложносочиненные и сложноподчиненные предложения дигән төрләре бар дип, предметара бәйләнешне дә искәртәм.  

    2.Дәреснең отышлы булуын тәэмин итүче метод, алымнарны барлыйм. Укытуның сыйфаты, әлбәттә, төрле методлардан оста файдалануга, аларны урынлы-урынсыз түгел, ә кирәкле методны тиешле урында куллана белүгә бәйле. Укыту методлары бер-берсеннән аерыла: аларның кайберләре (мәсәлән, эвристик яки проблемалы эзләнүле методлар) укучыларның акыл эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә, башкалары материалны яки күнегүләрне яттан өйрәнүне сорый һәм, нигездә, хәтерне һәм күнекмәләрне үстерә (репродуктив, искә төшерү, эш башкаруны таләп итә торган методлар). Методларның бу ике төркеме дә әһәмиятле, аларны дөрес чиратлаштыра, рациональ куллана белергә генә кирәк.
  Практик эш алымнарын сайлау да методка бәйле. Эштә теге яки мондый ысулларның булуы һәм булмавы укыту процессының характеры турында сөйли. Әгәр дәрестә тикшеренү характерындагы эвристик методлар кулланылмаса, укучыларның иҗат сәләтләрен үстерү турында сүз алып барып булмый. Биредә укучылар репродуктив эшчәнлек белән шөгыльләнәләр. Тәрбия методлары (инандыру, мактау, ярыш оештыру, җәза бирү һ. б.) белән бәйләнеш урнаштырылмаса, дәреснең тәрбияви функциясе дә тулысынча үтәлми дигән сүз.
   Заманча  дәрес планы өч компонентлы система нигезендә төзелергә тиеш. Анда өч максат
(белем бирү, акыл сәләтен үстерү һәм тәрбия максаты), методлар (гомуми һәм бинар), мәгълүмат (информация) чыганаклары, мөстәкыйль эш һәм предметара бәйләнеш типлары, техник чаралар күрсәтелә. Яңача дәрес планы укытуның бинар  булуын (ягъни укытучы һәм укучының һәркайсының нәрсәләр эшләвен) күрсәтеп  төзелә. План график-схема төсендә, ягъни схематик рәвештә дә булырга мөмкин. Планны төзү барышында укытучы аның конкрет методикасын билгели, шулай итеп, дәреснең һәр этабында укыту һәм укуның үзара логик бәйләнешен, йогынтысын һәм ысуллары эзлеклелеген ачыклый. Дәрес планын киң, хәтта конспект рәвешендә                       ( технологик карта) төзергә дә була ләкин бу мәҗбүри түгел.Бу - укытучының шәхси эше.
    Дәреснең сыйфатын күтәрү өчен,  аерым этапларында укытуның төрле максатларын гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр дә төрлечә. Мәсәлән, беренче этапта, ягъни белем һәм күнекмәләрне актуальләштергәндә, проблемалылык, дәвамчанлык, белем бирү, акыл сәләтен үстерү һәм тәрбиянең бердәмлеге, предметара бәйләнеш шактый ансат тормышка ашырыла. Өченче этапта, ягъни белемнәрне практикада кулланганда,  профессиональ ориентация бирү ансатрак. Дәреснең икенче этабы нигездә үзгәрешсез була, яңа теоретик материал укучыларга тәлинкәгә салып бирү  белән түгел , ә эзләп табу юлы белән  үзләштерелә.

Һәр  укытучы иҗади эшли, эзләнә,үз холкына,үз укучыларына , үз фәненә кулай булганнарын сайлый, чөнки һәр укытучы үз фәненең патшасы!Узган ел 11 сыйныфта шушы ук теманы үзләштерү өчен кулланылган алымнар быелгы 11 ләр өчен бөтенләй дә туры килмәскә мөмкин.Монда балаларның , сыйныфның үзенчәлеге исәпкә алына. Шушы ук урында балаларны дәрескә бөтереп алып кереп китәрдәй  бер өлеш( алым дип әйтсәк тә була) кирәк. Мәсәлән, бигрәк тә әдәбият дәресләрендә яңа материалны өйрәнү дәресен  мин  , язучы иҗатын яратып, күңел белән кабул итсеннәр өчен, язучының исем фамилиясен әйткәнче, аның турында бер кызыклы өзек  китерәм. Язучылар тормышыннан кызыклы вакыйгалар. (М-н Х.Туфанның төрмәдә утырганда камерага чебен очып кергәч сөенүдән елап җибәрүен, яисә шул ук камерага бер тычкан ияләнүен, киткәндә Х.Туфанның бу тычкан ,мине онытмыйча, тагын кунакка килеп йөрсә  ярар иде”,- дип аны көтеп утыруы турында. Һ.Такташ иҗатына килсәк, ул пьесалар да язган бит, бер пьесада ул ремаркага болай дип язып куя: “ песи тиз генә диванга сикереп менә дә кыйбла якка карап, битен юа бшлый) режиссер теше – тырнагы белән песине сызып ташларга куша, ә Һ.Такташның калдырасы килә, чөнки кечкенә генә авыл  өенең ууңайлылыгын, җылысын шушы песи образы белән күрсәтергә тели ул. Ләкин режиссер аңа “ Ярар , калдырабыз,  кирәк чакта артист булып, сәхнәгә йөгереп чыгып, диванга сикереп менә алган һәм кыйбла якка карап битен юа ала торган песи тапсаң, мин каршы түгел ди.Такташ кычкырып көлеп җибәрә, песи турындагы бәхәс шуның белән тәмамлана.Яисә 2 пәрдәлек пьесаны куйган вакытта Такташ үзе төп рольне башкара.Беренче пәрдә ахырында  өстәлгә бәлеш чыгарга тиеш була. Такташ хатыны бәлеш пешереп алып килә.Бәлеш сәхнәгә чыккач, сәхнә артындагы бөтен уенчы йөреп чыгып бәлешкә ташлана, икенче пәрдә куелмыйча кала.

   Ә  икенче планга шушы язучының әсәрендә аларның яшенә туры килерлек кызыксындыру өзеген тәкъдим итәм.М-н: Г.Ибраһимовның “ Казак кызы”   романы.Роман 10 класста өйрәнелә, шактый         авыр, тарихи фактлар белән  тулган, казак далаларына капиталистик мөнәсәбәтләрнең үтеп керү чоры, катлаулы тарих сурәтләнә,теле дә иске аңлаешсыз сүзләр  кулланып язылган, балалар бу әсәрне укырга теләмиләр. Ә мин монда уку өчен кызыксыну уятырга тиеш. Укучыга иҗади башлангычны биреп китәм:” 16 яшьлек Карлыгач-Сылу яшь ярымда Калтайга кияүгә ярәштерелә, ә үсеп җиткәч, Арысланбайга гашыйк була. Әти – әниләре каршы. Бу вакыйга ике кабилә арасында  сугыш башлануга китерә.Яисә Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә Хәят  рус егете Михаилга гашыйк була,ике арада  мәхәббәт дөрли.Ә әти – әнисе бер атнадан кызны Самат исемле егеткә кияүгә бирәсен хәбәр итәләр.Яшьләрнең язмышы ничек хәл ителә, алдагы дәрескә белеп килегез дим. Балалар  әсәрне укып киләләр, чөнки  үзләре шул  яшьтә , үз яшьтәшләренең проблемалары , язмышлары  сюжеты аларны кызыксындыра.

 3. Парларда һәм төркемнәрдә эш төрле рәвештә тәкъдим ителә. Иң беренче төркемнәрне туплауга игътибар итәм: эшләү сәләте, психологик холкы, өлгереше , коллективта үзара мөнәсәбәттән чыгып,төрле булган укучылардан  төркемнәр  төзелә.5 нче сыйныфта да мин болар кечкенә дип тормыйм, тотам да 5-10 минутлык проект эше эшләтәм. Мондый эшләрдә төркем йомшак укучыны өйрәтә, ә көчле укучы төркемне өйрәтә. М-н:  укучылар белән фонетика курсын өйрәнгәндә быелгы 5 ләр белән белемне  тикшерү максатыннан контроль өзем үткәргәндә ике төркем дә проект эше төзелде. Берсе – “Фонетика утравы”, икенчесе –“Фонетика сарае” . Эшкә иҗади башлангычны үзем күрсәтеп, төрле урыннарга саннар куйдым, ә бернәрсә дә аңлатмадым. ( “Фонетика утравы” ның схемасы күрсәтелә). Укучылар нинди саннар нәрсәне белдерә- үзләре эзләп табып ,бу эшне уңышлы башкардылар. Бер төркемдә эш алгоритмын Камилә, икенчесендә Алия аңлап , иптәшләренә җиткерде һәм тиз арада эш уңышлы башкарылды. Алгоритм болай: 2 сакчы ( сакта сөйләшмиләр) – тавышсыз хәрефләр ь,ъ булырга, 3 кунак каршылаучы ( алар бит чит телне дә белергә тиеш) – рус теленнән кергән  3  сузык, 8 пар йорт парлы тартыклар һ.б.китә.Балалар ачкычны табып, дөрес аңлатма бирә алдылар. Алдагы дәресләрдә шундый эш эшлик әле дип аптыратып бетерделәр.

4.Шулай ук чыгышымда әйтәсем килә  дәреснең уңышы – укытучының кыяфәтеннән, киеменнән, үз – үзен тотышыннан, кәефе күтәренке булудан, сөйләменнән һәм укучыларны ничек кабул итүеннән тора. Әгәр дә мин дәрескә оптимистик рухта сөенеп килеп керәм икән , ул дәреснең сыйфаты яхшырак була. Минем кәефем балаларны рухландыра. Киемемә дә, сөйләмемә дә мин һәрвакыт  игътибарлы булырга тырышам. Эленке- салынкы йөрергә яратмыйм.Дәрес  барышыда берничә кагыйдәгә таянам.

1.Мин балаларның үземне яратуын телим , шулай булгач, мин башта үземнең аларны  яратканымны сиздерергә тиешмен.Һәр дәрестә исәнмесездән соң, кәефләрегез ничек? дип сорыйм.Әйбәт дисәләр, бик яхшы дим, начар дисәләр, әйдәгез кәефне күтәрик әле дип елмаеп, мохитне үз кулыма алам һәм үземнең дәрескә алып кереп китәм. Бу очракта артист булырга кирәк.

2.Мин үзем дә кеше ,ялгышырга мөмкинмен, шулай булгач бу баланың ялгышын кичерергә кирәк;

3.Мин үземне ничек бар, шулай кабул итүләрен телим, шулай булгач балаларны да ничек бар шулай, кимчелекләре, уңышлары белән кабул итәм;

4.Гаделлекне яратам, ялганны кичермим.Балаларны шуңа өйрәтәм;

5. Мин дәрестә балаларның актив булуларын телим, шулай булгач мин үзем дә активлык күрсәтергә тиешменг;

6.Үзем мөстәкыйль булырга яратам,үземне гади һәм гадәти тота беләм ,балаларны да шуңа өйрәтеп, олылар тормышына әзерлим.

7. Балаларны бу дөньяга ияләшергә өйрәтәм, белемне бирелгән итеп кабул итәргә түгел, ә үзләреннән ачыш ясарлык итеп, дәрестә укучы эшчәнлеге белән идарә итәм.

  8.Дәреснең уңышы өйгә бирелгән эшләрнең уңышлы башкарылуында.Ә моның өчен алдагы дәрестә  өй эше тиешенчә бирелергә тиеш.Мин   өй эшен аңлатуны дәрес уртасында башкарам. Түбән сыйныфларда теманы аңлатып, бер ныгыту эше башкарылгач , яисә физкультминуткадан соң.Югары сыйныфларда теманы аңлатуга  өй эшенә нәрсә биреләчәге һәм бирем катлаулы булганда гына  эшнең ничек башкарылуы әйтелә.

9.Проблемалы сораулар кую, укучыларны җанландыра: укучылар аралашалар, фикерлиләр, эзләнәләр һәм бер җавапка тукталалар. М-н: Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясен укыгач, “Бәдертдиннең әнисе матурмы?”, Г.Ибраһимовның “Алмачуар” ын укыгач, “Малай Алмачуарны яратамы?” кебек проблемалы сораулар куям һәм , әлбәттә уңай җаваплар ишетәм.Бәдертдиненең әнисен автор ямьсез итеп сурәтли, ул ямьсез “, Малай Алмачуарны бик ярата” диләр . Аннары җавапны үзем әйтәм               “ Нишләп ямьсез ди , матур ул Бәдертдиннең әнисе дим.”Малай Алмачуарны яратмый” дим.Тагын сорау куям: “Ни өчен мин шулай дип әйтә алам? Минем җавабымны нигезләгез”Идеяләр бик күп һәм  төрле булырга мөмкин. Идеяләр никадәр күбрәк, шул хәтле яхшырак. аларны укытучы буларак минем берсен дә тәнкыйтьләргә хакым юк, чөнки начар идея булмый, тискәре булса , аны үстерергә булышу минем кулда. Дәрестә бу очракта көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин, мин  шаяруга  борып, укучыларга бу идеяне онытырга булышам. Аннары  дөрес  идеяне үстереп укучылар алдында чыгыш ясауны мәҗбүри куям.Аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәтү -бу дә дәресемнең уңышы өчен  унынчы  шарт булып тора.

11.Дәрес уңышы өчен минем дәрестә укыту технологияләреннән оста файдалана алуым да мөһим булып тора.Яңа технологияләрне куллану  - укучыларда мөстәкыйль белем үзләштерергә   сәләтле, кирәкле мәгълүматны җыя белә, үз  гипотезасын  тәкъдим итә,нәтиҗәләр чыгара ала торган   күнекмәләр фрмалаштырырга ярдм итәләр. Заманча технологияләрдән  түбәндәге технологияләрне актуаль дип әйтер идем  :1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр ( Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе һәм үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе); 2)укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр ( уен, проблемалы укыту ,аралашуга өйрәтү технологияләре);3)уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр ( терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту, белем бирүнең компьютер технологиясе һәм интенсив белем бирү технологиясе);

12..Дәреснең нәтиҗәлелеге укытучыдан тормаган шартлар да бар.Болар укыту программалары һәм дәреслекләр.Дәреслекләрнең төзелеше, андагы материалның эзлеклелеге, яшь үзенчәлекләренә туры килүе, бала психологиясенә тискәре йогынты ясамый торган, тәрбияви булырга тиешлеге. Матурлык ,хөрмәт, ярату аша  гына  тәрбияләп була балаларны.

13.Кабинетым  заман таләбенә туры килеп җиһазланган дип саныйм.Анда тел  һәм әдәбият дәресләрен үткәрү өчен кирәкле шартлар бар.Укучылар белән  бертөрлелектән качып, кабинетта тупланган техник чаралардан да куллану дәреснең  нәтиҗәлелеген  арттыра. Кабинетта 30 диск аудиоязма белән, 17 диск видеоязмалар белән тупланды. Кинофильмнар да карыйбыз,  классик музыка да тыңлатам, операдан арияләр дә, төрле маршлар да  тыңлыйбыз(М.Җәлил,С.Сәйдәшев, Г.Тукай иҗатларын өйрәнгәндә).

14.Күп дәресләрендә  көчле  төркем һәм йомшак төркем белән эш аерым оештырыла. Укучыларның сәләтләре төрле . кайбер дәресләрдә көчле укучылар бер төркем булып күмәк катлаулы эш башкаралар, ә күбесенчә индивидуаль эшләр белән тәэмин ителәләр. Ләкин сәләтле укучылар белән эш, бу әле дәрестәге эшчәнлек  кенә түгел. Ул укучы белән дәрестән тыш күп шөгыльләнүне сорый. Бу эш киләчәктә сәләтле балаларны үзләренә җәлеп итәрлек итеп оештырылырга тиеш.

 15. Һәм соңгысы  дәрестә ял вакытының оештырылуы. Дәрестә балалар арып китсәләр  аның сыйфаты түбәнәя.Ләкин дәрес саен ял вакытында мин укучыларга зарядка ясатуны кирәк дип санамыйм. Монда ялны  башкача да  да оештырып була. Түбән сыйныфта укучы балаларга кыска  музыкаль мультфильм  каратам, яисә укучыларны   рәхәтләнеп музыка куям да биетеп алам.Кыска вакытлы күңелле уеннар да оештырып алырга була. Шулай итеп иң йомшак укучыны  да коллективка кертеп җибәрәм. Балалар арасында оялу, тартыну, читенсенү , үз эченә бикләнү кебек сыйфатларга да урын калмый, балалар ял да итәләр.

Шулай итеп үз дәресләрем мисалында мин сезгә дәреснең һәр минутыннан сыйфат эзләргә , нәтиҗә эзләргә кирәклеген сөйләп чыктым.Бу  һәр укытучы, предмет, яисә һәр дәрес өчен бертөрле  модель булырга тиеш, яисә  бөтен булган традицион дәрес үрнәкләребезне дә сызып ташлыйк дигән сүз түгел, ә бәлки шул булган тәҗрибәбезне камилләштерик дип чакырам.  Дәреснең сыйфатын күтәрү һәрберебезнең көченнән килә, без аны һәрберебез булдыра алабыз.Бары тик белемнәребезне, энергиябезне, вакытыбызны, иҗатыбызны, фантазиябезне эшкә җигеп, балаларга булган мәхәббәтебезне  дә өстәсәк, менә дигән дәресләр оештырырбыз.Әйдәгез, сөенеп әзерләник  дәресләребезгә. Барыгызга да саулык телим, уңышлар һәм иҗадилык теләп калам.

 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

                           Отчет об инновационной деятельности за 2016 год

                                  Мубиновой  Гульнары Гаптельманнафовны,

                                   учителя татарского языка и литературы  

Полное наименование образовательной организации (учреждения)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение -Большенырсинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Контактные данные: почтовый адрес,телефон,адрес официального сайта,электронная почта

422094,РТ,Тюлячинский район,с.Большие Нырси, ул.Школьная ,д.5   (школа);

8(843)60-53-1-26-рабочий телефон;

89274306420-с/т.-учителя;

roo_nirsi@mail.ru-школьный

gulnara.mubinova@yandex.ru-учителя

Тема инновационной разработки

«Инновационные решения в преподавании  татарского языка и литературы».

Автор,авторский коллектив инновационной разработки

Автор-Мубинова Гульнара Гаптельманнафовна

Краткое описание инновационной разработки(актуальность,новизна,цель,зада-чи,ресурсы,содержание работы,полученные результаты(либо ожидаемые результаты, если только приступили к этой теме)

    Целью инновационной работы является максимально помочь выявить личностный потенциал ребенка, дать ему возможность увидеть путь к дальнейшему самораскрытию и развитию своих способностей ,

 Задачи:

-применение  инновационных  технологий на уроках  ;

-создание ситуации успеха;  

 -вовлечение  учащихся в исследовательскую деятельность;

 -повышение качества образования;

- подготовка призеров и победителей олимпиад и научно- практических конференций республиканского уровня.

      Содержание работы:

разработка плана работы с одаренными детьми.

-Оказание педагогической поддержки учащимся

-Участие в школьных турах предметных олимпиад, участие в предметных олимпиадах района и республики.

 -Проведение предметных недель  и творческих конкурсов.

-Участие в творческих конкурсах на уровне школы, района, республики, России.

– Проведение мастер -классов на уровне школы, района, республики;

– Организация открытых уроков для педагогов района,

– участие в семинарах,  научно-практических конференциях, профессиональных конкурсах различного уровня;

–публикации тезисов и статей в профессиональных изданиях и периодической печати.

Сведения о распространении инновационного опыта:

-участие в научно-практических конференциях;

-открытые уроки по инновационной деятельности на уровне муниципального района и республики;

-участие в конкурсах,семинарах по инновационному направлению деятельности;

-печатные работы за отчетный период идр.

-  Мастер – класс для учителей родного языка Российской Федерации  в рамках  Всероссийского конкурса  мастер – класса учителей родного языка и литературы «Туган тел», март, 2016.

Открытый урок на тему :                              “ Хикәя фигыльнең заманнарын кабатлау” на районном семинаре проведенном на базе МБОУ- Большенырсинской средней общеобразовательной школы Тюлячинского муниципального района по теме “Федераль дәүләт төп һәм гомуми белем бирү стандарт лары шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру”.

Выступление на тему                                   « Универсаль уку гамәлләре формалаштыру» на районном семинаре проведенном на базе МБОУ- Большенырсинской средней общеобразовательной школы Тюлячинского муниципального района по теме “Федераль дәүләт төп һәм гомуми белем бирү стандарт лары шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру”.

Открытое мероприятие “Милли ярминкә”  на районном семинаре учителей татарского языка и литературы, проведенном на базе МБОУ- Большенырсинской средней общеобразовательной школы Тюлячинского муниципального района.

Открытое мероприятие « Минем гаиләм – минем терәгем» в рамках муниципального тура  конкурса  «Классный руководитель года» .

 Мастер – класс для учителей района и методистов в  МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района РТ», февраль, 2016.

Выступление с докладом «Инновационные технологии в преподавании татарского языка и литературы” в рамках III Междуна-родной научно – образовательной конференции   по теме «Инноваци-онные технологии в образовании», март,2016.

Выступление с докладом «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга сыйфатлы белем бирүдә мөһим шартлар” в рамках Междуна-родного форума по модернизации педагогического образования, май.2016.

Выступление на тему «“Татар теле дәресләрендә уку сыйфатын күтәрү ” на районном семинаре учителей татарского языка и литературы.

Выступление на тему “Укытучының  укучылар белән проект эшчәнлеген оештыру алымнары”  на районном семинаре учителей татарского языка и литературы, проведенном  на базе МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района РТ», февраль, 2016.

Выступление на тему “9 нчы сыйныф укучыларын БРТ на әзерлек  торышы” на обучающем семинаре организаторов по подготовке к проведению ГИА,ЕРТ, проведенном на базе МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района РТ», 26 апреля,2016.

Выступление на тему Республи-какүләм  һөнәри  бәйгеләргә укыту-чыларны әзерләү” в рамках авгус-товских секционных занятий, 2016. Работа в качестве эксперта в Международном научно-познавательном  , интеллектуальном конкурсе «Тамчы-шоу»,2016.

Публикация в сборнике материалов научно-практической конференции “Г.Ахунов: шәхес, иҗат, заман”, 2015.Автор : Р.И.Гарифьянов.

Методические публикации и разработки на сайте  http://nsportal.ru/mubinova-gulnara

Слушатель  международной научно – практической конференции «Поликуль-турное образовательное пространство Поволжья: интеграция регионального и международного опыта».

Слушатель  Международной научно – образовательной конференции «Актуальные проблемы современной педагогической науки».

Сведения,подтверждающие эффективность инновационной разработки(положительная динамика):

-конкурсное движение,участие в олимпиадах,смотрах,конкурсов обучающихся(муниципальный,республиканский ,всероссийский уровень);

-качество образования(высокобалльники);

-др.

Олимпиады: 2013-2014 учебный год - 1 призер республиканского этапа и 3 призера муниципального; 2014-2015 учебный год  - 2 победителя и 2 призера муниципального этапа; 2015-2016 учебный год - 6 призера и 1 победителя муниципального этапа.        

 Конкурсы: призер Международ- ной очной развивающе – познава-тельной, творческой олимпиады  «Юные таланты Отчизны»; Призер республиканского конкурса «Өметле каләм»; призер республиканского межведомственного конкурса сочинений  “ Моя семья-моя крепость”; победитель районного конкурса “Земля -  наш дом родной”,   победитель II республиканского конкурса стихов и поэм имени Ранифа Шарипова; победитель районного конкурса творческих работ   «Беркем дэ онытылмый» ;

участие в Международном научно-познавательном  , интеллектуальном конкурсе «Тамчы-шоу»,2016.

Результаты ГИА и ЕРТ в 9-м классе: 2012-2013 учебный  год - успеваемость -100%, качество – 100% (17 уч-ся); 2013-2014 учебный год: успеваемость – 100%, качество-100% (19 уч-ся); 2015-2016  учебный год : успеваемость-100%, качество-85,3 %( 9 уч-ся).

  Качество по предмету:

2013-2014 учебный год – 85,5%; 2014-2015 учебный год – 87%; 2015-2016 учебный год – 87,5%.

Форма представления инновационной деятельности(указать одну из предложенных):

-«Мастер-класс учителя по инновационной деятельности в рамках программы ПК;

-семинар-практикум для слушателей программы ПК(на базе ОО);

-элективный курс в рамках заявленной темы;

-открытый урок по инновационной деятельности на уровне муниципального района,республики;

-печатные работы;

-разработки(контрольно-измерительные материалы и др.)

- Мастер-класс учителя по инновационной деятельности в рамках программы ПК;