Назирова Фирдиля Султановна

Сайт учителя начальных классов

Һәрвакыт биеклеккә омтылырга

Профессия: Учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Инновационные технологии

Увлечения: Читать интересные книги

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: Гимназия №90

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nazirova-firdilya-sultanovna
“Һай мәхәббәт, Колны-патша. Патшаны кол иткән мәхәббәт. Олыны – кече, Кечене олы иткән мәхәббәт”
И.Юзеевның “ Мәхәббәт китабы” ннан

О себе

           Мин, Назирова Фирдилә Солтан кызы - Казан шәһәре Совет районы 90 нчы гимназиясенең  башлангыч сыйныф укытучысы, 1нче квалификацияле белгеч. Арча педагогия училищесын, аннан соң Казан педагогия инстиутын тәмамлаганнан бирле 36 ел гомеремне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым. Яшь буынны тәрбияләүдә ирешкән уңышларым, күпьеллык намуслы хезмәтем өчен   Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2011 нче елда үземне Мактау грамотасы белән бүләкләде.

          Заманча укытуның педагогик концепцияләрен үз эшемдә файдаланып, укучыларга тирән , ныклы, аңлы белем бирергә тырышам.  Укучыларым активлыклары, укуга җитди карашлары, мөсәкыйльлекләре, тәрбиялелекләре белән аерылып торалар, үз туган телләре белән горурланалар, аның матурлыгын сиземлиләр.                   

         Кеше тормышында сәнгатьле сөйләмнең әһәмияте бәхәссез. Сүз- кешеләр аралашу өчен иң кирәкле чараларның берсе. Милләтебезнең төп күрке-тел. Шуңа күрә без, беренче чиратта, туган телебезнең сүзләрен дөрес әйтү, уку һәм кулланышына ирешергә тиешбез. Фикереңне аңлаешлы, ачык, күңелеңдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү- һәрбер кеше өчен зарури. Шуңа күрә мин  үз эшмдә башлангыч сыйныф укучыларын сәнгатьле сөйләмгә өйрәтүгә аеруча зур әһәмият бирәм.

          Балаларны дөрес сөйләргә өйрәтүдә мин классикларыбыз әсәрләренә мөрәҗәгать итәм, бигрәк тә драма әсәрләренең ярдәмен тоям. Балалар бу әсәрләрдән өзекләрне яттан өйрәнәләр. Беренче карашка бу өзекләрне өйрәнү авыр тоелса да, балалар аларны бик теләп ятлыйлар. Балалар үз рольләрен өйрәнү өчен күп көч куялар, тир түгәләр, тел өстендә ныклап эшлиләр, сүзләрне үзләренеке итәләр. Һәрбер сүзне җан белән дә, тән белән дә тоярга, сиземләргә күнегәләр, чын диалогка керәләр. Әсәрнең һәр вакыйгасын үзләре күргән кебек тыңлаучыга аңлатып бирергә тырышалар. Шул вакыйганы  үз мөнәсәбәтләре ( үзе ничек карый, яклыймы, мактыймы, нәфрәтләнәме) белән сөйләргә өйрәнәләр. Автор теләген, әсәрнең идеясен үзләренең мөнәсәбәтләрен өстәп тыңлаучыга җиткерәләр. Билгеле, һәр укучының дөньяга карашы,  күрә белү, тоя белү сәләте төрлечә. Шуңа күрә төрле укучы берүк рольне төрлечә укый. К. Тичуринның “Зәңгәр шәл”, “Американ”,  “Сүнгән йолдызлар”, “Казан сөлгесе”, Т. Гыйззәтнең “Чаткылар” спектакльләренән өзекләр өйрәнергә өлгердек, аларны сәхнәдә куйдык.                              

            Балаларны сәнгатьле сөйләргә өйрәтү бик зур эш таләп итә. Ана телен начар белгән балалар белән эшләү җаваплылыкны икеләтә арттыра. Шуңа күрә мин балаларга карата таләпчән булырга, ялгыш сөйләшүләрне төзәтергә, татар теленең матурлыгын кечкенәдән күрергә өйрәтеп, ана теленә мәхәббәт уятырга тырышам.

            Уңышларыбыз да аз түгел. Район күләмендә үткәрелгән театр коллективлары ярышларында катнашып алган призлы урыннарыбыз байтак. Шигырь сөйләүчеләрнең шәһәр бәйгесендә алган уңышларыбыз бар.

            “Театр мәктәбе” (әгәр шулай атарга яраса) аша үткән укучыларымның бүгенге көндә сәнгать юлыннан китүләрен күреп, мин шатланам. Күп  укучыларымның төрле бәйгеләрдә, бәйрәмнәрдә актив катнашулары - күмәк хезмәтебезнең җимеше дип әйтәсем килә.

            Инде үземнең эш системам барлыкка килде, педагогик тәҗрибәм турында район, шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелә торган чараларда сөйлим, ачык дәресләр күрсәтәм.

            Мин – укытучы! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу – минем сайлаган язмышым.

 

 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

           Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре һәм Сайадиның “Бабахан дастаны” (Таһир белән Зөһрәнең романтик мәхәббәте трагедиясе).

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” сүрәсен 1212-1233 еллар аралыгында яза. Ул поэмасына нигез итеп Коръәндәге Йосыф сүрәсен (12 нче сүрә) ала.
“Кыйссаи Йосыф” – лиро-эпик поэма, аны биографик әсәр дип тә әйтергә була.Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре озак гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып килде һәм киләчәк дип уйлыйм мин.               Бу әсәрнең төп герое — Йосыф. Йосыфны автор пәйгамбәр белән тиңли. Пәйгамбәр кем ул? Иң беренче чиратта, ул — алдан күрүче, башкаларга юл күрсәтүче, матур сыйфатларга ия булган мөхтәрәм зат. Тугрылык, сабырлык Йосыфның табигатен һәм эш-гамәлен бизи.
         Әсәрдә Зөләйха искиткеч гүзәл, чибә  бөтен күңелен мәхәббәт хисләре биләп алган. Зөләйханың мәхәббәт ялкыны шулкадәр көчле, хәтта ул өргәч, Йосыфның камчысына ут каба.
Ләкин аларның мәхәббәтләре ирекле түгел, ул бик күп каршылыкларга очрый. Шулай да ике гашыйк кавыша, үзләрен дә, башкаларны да бәхетле итеп, тирә-юньгә үрнәк булып яшиләр. Гашыйк кеше бары тик яхшылык кына эшли ала, минемчә. Чөнки күңелеңдә изге хис-тойгылар булганда явызлыкка урын юк.

         Батыр Таһир һәм гүзәл Зөһрә мәхәббәте тарихы - төрки әдәбиятында иң билгеле сюжетларның берсе. Ул татар әдәбиятында да кат-кат сурәтләнә. Аның тулырак вариантын Алтын Урда дәүләте чоры язучысы Сайадиның “Бабахан дастаны”нда.

         Бу әсәр безне бүгенге көндә дә дулкынландыра, мәхәббәткә мәдхия булып яңгырый. Татар халкында бер-берсен нык яраткан ике яшь турында “Таһир белән Зөһрә инде” дигән гыйбарә бар.

        Әйе,кеше бәхетен мәхәббәттән башка карау мөмкин түгел. Ә мәхәббәт чикләрне белми, һәр чор аны үзенчә яңарта.

 

Добавить грамоту в портфолио