Класстан тыш уку дәресе
план-конспект урока по чтению (1 класс) по теме

Назирова Фирдиля Султановна

Шагыйрьләребез иҗатына хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klasstan_tysh_uku_drese_shagyyrlr.docx26.94 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Класстан тыш уку дәресе

                                                                                                      Казан шәһәре Совет   районы                                                                          

                                                                                                                 МБОУ “90 нчы гимназиясе”нең

                                                                                                                 башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                                                                 Назирова Фирдиля Султановна

                  Тема:  «ШАГЫЙРЬЛӘР НИГӘ КАРТАЙМЫЙ?»

Максат: 1.Шигырьне сәнгатьле итеп укырга, интонациянең шартлы билгеләре белән эш итәргә өйрәтү.

2.Балаларны художество әсәрләрен ( шигырьләрне) аңларга өйрәтү, аларны укуга кызыксыну тәрбияләү.

3.Шагыйрьләребез иҗатына хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Шигырь китапларыннан күргәзмә, шагыйрьләр портретлары, “ Шагыйрьләр сые “ стена газетасы, плакатлар.

                                                    Дәрес барышы

1.Оештыру ( исәнләшү).

Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашуга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

II.Төп өлеш

1.Дикция өстендә эш.

       а) [ И, Ы, Э, Ә, А, О, Ө, У, Ү ] сузыкларын җырлау ( “Кояшлы ил” җыры көенә);

б) тизәйткеч өстендә эш:

Кояш чык, чык, чык!

Синең җылың бик тансык.

Чыксаң, без сөенербез,

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда,

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын!

в) Кояш чыкты! Кояш чыкты. Кояш чыкты? Җөмләләрен төрле интонацияләр белән кабатлату.

“ Кояшлы ил” җырын җырлау.

2.Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.

- Без әле нинди җыр башладык? Бу җырның авторлары кемнәр?( Л.Батыр-Болгари көе, Ә.Рәшитов сүзләре) 

- Сез тагын нинди шагыйрьләрне беләсез?

( Төрле шигырьләрдән өзекләр укыла, аларның исемнәре, авторлары атала

1)Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул...( Туган авыл.Г. Тукай)

2)Безнең чишмә, борыла-борыла,

Зур инешкә коела.

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.

3)Урман, айның, йолдызларның        

Җырга әйләнгән чагы...(Кышкы урман.Ф.Тарханова)

4) Һавалардан очкан кошлар

Җиргә аваз салганда,

Ул авазны юра, илем,

Без тапшырган сәламгә.(Илгә сәлам. Х.Туфан)

-Бу шигырьне бергәләп укыйк ( Г. Тукай “Театр” шигыре искә төшерелә).

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

                                                Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

                                                Театр яктылыкка нурга илтә,

                                                Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

                                                Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

                                                 Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

   Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең-

    Көләрлек булса, булмаса- еларсың.

           Күрерсең тормышың нинди: җитешме?

       Җитеш булмаса, кай җире җитешми?

    Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең,-

        Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.

      Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң;

      Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.

                                                 Тигез күрә бөтен җанны театр:

    Кирәк кол бул, кирәксә , имератор.

  Мөкатдәс ул, бөек ул, гали зат ул,

                                                  Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул. (Театр. Г. Тукай)

3. Яңа тема өстендә эш.

1) М.Гафуриның “Кыр казлары” шигыре белән танышу.

-Әйе, бөек шагыйрьләребез, матур шигырьләребез бик күп. Ничек уйлыйсыз шигырьләр кайчан язылалар? Ничек?

( Балаларның җаваплары тыңлана)

-Әйе, шагыйрьләр үзләренең төрле эчке кичерешләрен, уйларын, шатлык, борчу, хисләрен шигъри юлларга салалар, безгә җиткерәләр. Ә моны аңлар өчен шигырьне бик игътибар белән укырга, авторның нәрсә әйтергә теләгәнен, аның серле сүзләрен аңларга тырышырга кирәк.

- Бүген без татар- башкорт шагыйре Мәҗит Гафуриның бер шигырен укырбыз (Шагыйрьнең портреты күрсәтелә, биографик белешмә бирелә. 1880- 1934 нче елларда яшәвенә басым ясала)

-Шигырьне укып чыгыгыз, аның нәрсә турында икәнен аңларга тырышыгыз:

Кыр казлары бүген, җепкә тезелеп,

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып:

“Яз кайтырбыз”, - диеп киттеләр.

            Хушыгыз, хуш, матур кыр казлары,

            Сау- сәламәт очып барыгыз!

            Ә без монда, матур мәктәпләрдә,

            Рәхәтләнеп белем алырбыз.(Кыр казлары. М. Гафури)

2)“Кыр казлары” шигыренең эчтәлеге өстендә эш.

-Елның кайсы вакыты сурәтләнгән?

-Нинди төсләр күрәсез?

-Ни өчен җылы якка китәләр? Ни өчен җепкә тезелеп очалар?

--Шигырьне укыганда нинди күренеш күз алдына килә? (Соры күк йөзе, биектә кыр казлары тезелеп оча, аларның моңсу тавышлары ишетелә)

-Ни өчен моңсу тавышлары?

-Ә сезгә бу вакытта ничек? Ни өчен? ( Кыр казлары китә, алар ерак юлга чыга, барып җитәрләрме, исән-сау кайтырлармы?)

-Сез аларга кул болгыйсыз, аларга нәрсә телисез? ( Хушыгыз, исән-сау әйләнеп кайтыгыз)

-Сез моңа ышанасызмы?

--Әйе, укучылар, шагыйрь дә нәкъ менә шул хисләрне кичерә, шигырьдә аның туган ягын, табигатен ярату хисе, көзен кешеләрдә була торган ямансулык һәм шул ук вакытта яз килүгә , тормыш яңаруга якты өмет чагыла.

3). Шигырь өстендә практик эш (интонациянең шартлы билгеләре белән эш)

-Әйдәгез, һәрбер җөмләне укып, иң әһәмиятле сүзләрне (логик басым) табыйк, тукталышларны (пауза) билгелик

Кыр казлары бүген,/ җепкә тезелеп/,

Җылы якка таба үттеләр//.

Канатларын кагып,/ саубуллашып/:

Яз кайтырбыз”/, - диеп киттеләр.//

            Хушыгыз/, хуш,/ матур кыр казлары,/

            Сау- сәламәт очып барыгыз!//

            Ә без монда,/ матур мәктәпләрдә, /

            Рәхәтләнеп белем алырбыз./

4) Сәнгатьле уку өстендә эш.

- Шигырьне нинди тавыш белән укырбыз? Ике куплет та бертөрле тавыш белән укылырмы? (Беренчесе- ямансу, сагышлы, икенчесе-өмет, ышаныч белән. Беренче строфа тыныч укыла, икенчесе- казлар ишетерлек тавыш белән)

5) Ф. Яруллинның “Казлар оча” шигырен тыңлау.

 -Ә хәзер тагын бер шигырь тыңлагыз (Ф. Яруллин “Казлар оча”, 1980)

Казлар оча, казлар оча

Җитте исә көзләр.

Ак болытлар арасында

Сызылып кала эзләр.

         Казлар оча, казлар оча,

         Өлкәләрне урап.

         Кыр казларының юллары

         Ерак, ай-һай ерак.

-Бу шигырьләр арасында нинди уртаклык бар? (Икесе дә көз көне кошларның туган якларын калдырып, читкә китүләре, туган як табигате турында).

Укытучының йомгак сүзе:

-Шигырьләр, төрле чорда язылуларына карамастан, безгә бертөрле тәэсир итәләр. Шагыйрьләрнең хисләре, кичерешләре аларның кайсы дәвердә яшәүләренә карап үзгәрә алмый. Һәр шигырь һәрдаим безне хисләр дөньясына алып китә, җан азыгы белән сыйлый.

- Ә хәзер, укучылар, яттан өйрәнгән шигырьләрегезне тыңлыйк

Чыкты кояш. Дәрдмәнд.

Авыл. Сәгыйть Рәмиев.

Ак каен. Зыя Ярмәки.

Тавык кошмы. Шәйхи Маннур.

Имән. Муса Җәлил.

Җил сөйләшә беләме. Әминә Бикчәнтәева.

Кара каен. Илдар Юзеев.

Әйбәт тә минем әби. Фәнис Яруллин һ.б.

III. Йомгаклау. Дәрес Г. Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлана. 

4. Яңа тема өстендә эш.

-Әйе, бөек шагыйрьләребез, матур шигырьләребез бик күп. Ничек уйлыйсыз шигырьләр кайчан язылалар? Ничек?

( Балаларның җаваплары тыңлана)

-Әйе, шагыйрьләр үзләренең төрле эчке кичерешләрен, уйларын, шатлык, борчу, хисләрен шигъри юлларга салалар, безгә җиткерәләр. Ә моны аңлар өчен шигырьне бик игътибар белән укырга, авторның нәрсә әйтергә теләгәнен, аның серле сүзләрен аңларг тырышырга кирәк.

- Бүген без татар- башкорт шагыйре Мәҗит Гафуриның бер шигырен укырбыз (Шагыйрьнең портреты күрсәтелә, биографик белешмә бирелә. 1880- 1934 нче елларда яшәвенә басым ясала)

-Шигырьне укып чыгыгыз, аның нәрсә турында икәнен аңларга тырышыгыз.

Кыр казлары бүген, җепкә тезелеп,

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып:

“Яз кайтырбыз”, - диеп киттеләр.

            Хушыгыз, хуш, матур кыр казлары,

            Сау- сәламәт очып барыгыз!

            Ә без монда, матур мәктәпләрдә,

            Рәхәтләнеп белем алырбыз.

-Елның кайсы вакыты сурәтләнгән?

-Нинди төсләр күрәсез?

-Ни өчен җылы якка китәләр? Ни өчен җепкә тезелеп очалар?

--Шигырьне укыганда нинди күренеш күз алдына килә? (Соры күк йөзе, биектә кыр казлары тезелеп оча, аларның моңсу тавышлары ишетелә)

-Ни өчен моңсу тавышлары?

-Ә сезгә бу вакытта ничек? Ни өчен? ( Кыр казлары китә, алар ерак юлга чыга, барып җитәрләрме, исән-сау кайтырлармы?)

-Сез аларга кул болгыйсыз, аларга нәрсә телисез? ( Хушыгыз, исән-сау әйләнеп кайтыгыз)

-Сез моңа ышанасызмы?

--Әйе, укучылар, шагыйрь дә нәкъ менә шул хисләрне кичерә, шигырьдә аның туган ягын, табигатен ярату хисе, көзен кешеләрдә була торган ямансулык һәм шул ук вакытта яз килүгә , тормыш яңаруга якты өмет чагыла.

5. Шигырь өстендә практик эш (интонациянең шартлы билгеләре белән эш)

-Әйдәгез, һәрбер җөмләне укып, иң әһәмиятле сүзләрне (логик басым) табыйк, тукталышларны (пауза) билгелик

Кыр казлары бүген,/ җепкә тезелеп/,

Җылы якка таба үттеләр//.

Канатларын кагып,/ саубуллашып/:

Яз кайтырбыз”/, - диеп киттеләр.//

            Хушыгыз/, хуш,/ матур кыр казлары,/

            Сау- сәламәт очып барыгыз!//

            Ә без монда,/ матур мәктәпләрдә, /

            Рәхәтләнеп белем алырбыз.//

6. Сәнгатьле уку өстендә эш.

- Шигырьне нинди тавыш белән укырбыз? Ике куплет та бертөрле тавыш белән укылырмы? (Беренчесе- ямансу, сагышлы, икенчесе-өмет, ышаныч белән. Беренче строфа тыныч укыла, икенчесе- казлар ишетерлек тавыш белән)

-Ә хәзер тагын бер шигырь тыңлагыз (Ф. Яруллин “Казлар оча”, 1980)

Казлар оча, казлар оча

Җитте исә көзләр.

Ак болытлар арасында

Сызылып кала эзләр.

         Казлар оча, казлар оча,

         Өлкәләрне урап.

         Кыр казларының юллары

         Ерак, ай-һай ерак.

-Бу шигырьләр арасында нинди уртаклык бар? (Икесе дә көз көне кошларның туган якларын калдырып, читкә китүләре, туган як табигате турында. Шигырьләр, төрле чорда язылуларына карамастан, безгә бертөрле тәэсир итәләр. Шагыйрьләрнең хисләре, кичерешләре аларның кайсы дәвердә яшәүләренә карап үзгәрә алмый. Һәр шигырь һәрдаим безне хисләр дөньясына алып китә, җан азыгы белән сыйлый.

7.Йомгаклау. Укучылар өйрәнгән шигырьләрен яттан сөйлиләр.

Чыкты кояш. Дәрдмәнд.

Авыл. Сәгыйть Рәмиев.

Ак каен. Зыя Ярмәки.

Тавык кошмы. Шәйхи Маннур.

Имән. Муса Җәлил.

Җил сөйләшә беләме. Әминә Бикчәнтәева.

Кара каен. Илдар Юзеев.

Әйбәт тә минем әби. Фәнис Яруллин.

Ялкау ялы. Фәнис Яруллин.

Елмабчы бүреләр. Роберт Миңнуллин.

Шагыйрь сые. Муса Җәлил.

 

Кыр казлары бүген, җепкә тезелеп,

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып:

“Яз кайтырбыз”, - диеп киттеләр.

            Хушыгыз, хуш, матур кыр казлары,

            Сау- сәламәт очып барыгыз!

            Ә без монда, матур мәктәпләрдә, 

            Рәхәтләнеп белем алырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес.

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес....

Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру

Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру....

Класстан тыш уку "Тукай эзләре буйлап"

Класстан тыш укудан ачык дәрес...

интеграль дәрес план-конспекты класстан тыш уку һәм математика

татар халык авыз иҗатын искә тйшерү, аның әһәмиятен ачыклау, аны математика фәнендәге мисаллар, мәсьәләләр белән аралаштырып алып бару. Укучыларның фикерләүләрен үстерү....

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

Класстан тыш уку дәресе планы.3класс.

Тема:Шушы яктан, шушы туфрактан без....