Класстан тыш уку дәресе планы.3класс.
план-конспект урока по чтению (3 класс) на тему

Нуриева Разима Абударовна

Тема:Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_ukudan_dres_plany_kl.tysh_uku3kl.docx32.67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Максат: Актаныш төбәге, табигате, шул төбәктән чыккан каләм әһелләре белән таныштыру.

Гамил Авзал иҗатына кызыксыну уяту.

Туган якка, туган авылга мәһәббәт хисе тәрбияләү, аның белән горурлану хисе уяту  .

.Җиһаз: Стендлар,рәсемнәр, китап күргәзмәсе, кроссворд, презентация, Г. Афзалның шигырьләр җыентыгы “Кояшка карап”

Дәрес барышы:

I. Классны  дәрескә оештыру.

II. Актуальләштерү.

  1. Укучылар, сезнең телевизордан рекламалар кургәнегез бар, әллә нинди шоколад, соклар , аяк киемнәре, бизәну әйберләре, хушбуйлар һ.б. Аларны карагач кызыгып куясың.  Алып ашыйсың , киеп , сөртеп карыйсың килә.

Реклама – кызыктуру дигән суз ул.  Минем дә сездә кызыксыну  уятасым килә.

 Ә менә нәрсәгәгә кызыксыну уятасым килә икән? Бу сорауга сез түбәндәге шигырьне тыңлагач  җавап бирерсез.

                                                          Фәнәвис Дәүләтбаев

                                                   “Туган якка кайткач”

 Кочаклачып, җырлап, үстек,

 Яшьлек таңын бергә  кичтек,

Югыйсә бит аерылмаска

 Чын күңелдән антлар эчтек

 

Язмыш дигән аргамакта

 Сибелгәнбез төрле якка

 Искә алсалар алырлар тик,

 Өянкеләр безнең хакта.

  Сөеп туймас туган якның

  Һәр сукмагы җанга якын

  Бер аваз һич тә тыңгы бирми,

  Соңлап кайттың,  соңлап кайттың!

  Ул аваз шундый җавап:

   Туган җирдә яшәү савап.

  Моңсу үтә читтә гомер

  Кайту- рәхәт, китү газап.

      -Дөрес, шушы дәрестән соң Актаныш төбәге, аның язучылары, аларның әсәрләре, бөек  шәхесләре белән  якыннанрак  танышу теләге уянса, мин максатыма ирешкән булырмын.

   III.Яңа дәрескә әзерлек.

1.Әңгәмә.

- Иң элек,  нинди як соң ул Актаныш?

 -Ул республиканың  көнчыгышына урнышкан. Кышның иң салкын, жәйнең иң коры яки иң яңгырлы көннәре кайда? дисәгез, ул- Актанышта булыр. Аның табигате матур. Ямьле Агыдел буйлары, болын һәм тугайлары, калын урманары. Таулары, уңган һәм булган халкы белән мактана Актаныш. Аның тереториясендә 87 авыл бар.

-Сез үзегез Актаныш турында ниләр беләсез?

    Ягез әле “сез беләсезме?” уены уйнып  алабыз.( туп белән)

  1.  - Актаныш районы буйлап нинди елгалар ага ?( Агыйдел, Сөн, Ык, Шәбез)  
  2. – Нинди телдә сөйләшәбез? ( татар)
  3. -  Тагын нинди милләт вакилләре яши?
  4. -   Халык бездә нәрсәләр белән шөгыльләнә ?( игенчелек, терлекчелек)  

-Сез укытучы булсагыз иптәшләрегезгә нинди сораулар бирер идегез?

1.Безнең районнан чыккан җырчылар? ( Ә Авзалова, Н Җиһаншина, Россиянең атказанган артистлары) ( Татарстанның атказанган артистлары: Х Шәйдуллин, А  Валиев,) ( артистлар : Г Фарухшин, А Хөсәенов )  

2.Безнең районда чыга торган файдалы казылмалар ( торф, нефть, ком, гравий)

3.Мәйданы- 2038 км2

4.Халкы       31100 кеше

5.Актаныш районында нинди газеталар нәшер ителә?

( “Актаныш таңнары”)

6.Актаныш районы хакимият башлыгының исемен әйтегез?

7.Җәнлекләр, агачлар, чишмәләр?

8. Җыр һәм бию ансабле исеме- “ Агыйдел” , “ Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе

9.Актаныш   районыннан чыккан композиторлар ( И Закиров, И Хабибуллин)

10. Советлар Союзы геройлары: Б .  Дәүләтов , Г. Һадимөхәммәтов, Х. Заманов, С. Фадеев, Н .Орлов

11.Язучылар: Г.  Афзал, Р. Ишморат, Р. Хисмәт;

12.Шагырьләрдән: Н. Баян  ,З .Маҗитов , Э .Шарифуллина,  Р. Хәлиуллина,   Л.  Лерон.

 13.Татар театрының трагик артисты- М. Мутин

 

IV.Яңа материал белән таныштыру.

1.Кроссворд чишү.

-Ә хәзер кроссворд чишеп  алыйк . Кайсы  төркем алдан чишеп бетерер икән?

  ( Төркемнәргә сораулыклары белән кроссворд өләшенә)

-Нинди сүз килеп чыкты? Бу фамилия сезгә бернәрсә дә хәтерләтмиме?

1.

Г

ә

л

л

я

м

о

в

а

2.

Ф

А

т

т

а

х

о

в

3.

З

а

М

а

н

о

в

4.

Ф

ә

н

ә

в

И

с

5.

Б

ү

Л

ә

к

6.

А

г

ы

й

д

е

л

7.

т

о

р

Ф

8.

А

в

З

а

л

о

в

а

9.

З

А

к

и

р

о

в

10.

Я

м

а

Л

ы

  1. Күрше авылыбыздан чыккан шахматчыбызның фамилиясе.
  2. Район хакимияте башлыгының фамилиясе.
  3. Бер Советлар Союзы Герое фамилиясе.

4.Бүген укыган шигырьне язган шагыйрьнең исеме.

5.Безнең туган авылыбыз.

6.Актаныш районы территориясе буйлап аккан елга исеме.

7.Безнең районда чыга торган файдалы казылма.

8.Безнең районнан чыккан җырчының фамилиясе?

9.Актаныш   районыннан чыккан композиторның фамилиясе.

10.Агыйдел елгасы буена урнашкан,безгә якын гына урнашкан авыл.

VI. Яңа тема өстендә эш

1.-Әйе, Г Афзал үзебезнең күршедә урнашкан, Такталачык  авылыннан- Актаныш төбәгенең күренекле шагыйрьләренең  берсе.

Димәк без буген кемнең шигырен өйрәнәбез.

- Ул тормышта бернәрсәгә дә битараф тугел. Ул  туган илгә, туган  җиргә кешелеклек бурычларына тугрылыклы ул. Табигатьне ярата.

2-3 классларда укыган, ул язган шигырьләрне искә төшерик?

-Шундый шигырьләре белән үк җанны иркәләп-назлап тора. “Көз”, “Карт имән”, “Сандугачлы яшел урман”, “Зирек җырлый” “Апрель җиле”,”Яз”,”Яңгыр алдыннан” шигырьләрендә дә табигатьне нечкә итеп тасвирлый, аңа соклану, сак караш хисе тәрбияли, шулай ук табигатьне сакларга кирәклеген дә яза.

Табигатьнең чәчәге дә – кеше, ерткычы да,

Табигатьнең патшасы да - кеше, корткычы да

Урманында бүресе дә - кеше, сандугач та,

Үзе бай да, үзе ач та. (“Табигатьнең чәчәге дә”)

2. Шагыйрьнең тормыш юлы  белән таныштыру.(Презентация карау)

3. “Авылга кайту”,”Туган җиреңнән китмә” шигырьләре белән таныштыру.

-  Без буген  аның “Авылга кайту”,”Туган җиреңнән китмә” шигырьләрен өйрәнербез.

А) Укыучының шигырьне сәнгатьле укуы.

Б) Укучылар эчтән укыйлыр.

В) Чылбырлап укыту.

Г) Ныгыту.

4.Шигырь буенча сорауларга җавап биру.

  • Нинди сузләр аңлашылмый?
  •  Ни өчен нәкъ менә шушы ”Авылга кайту”, “Туган җиреңнән китмә” шигырьләрен өйрәнәбез?
  • Нәрсәгә өйрәтә? ( Шигырьдән җавап эзлә.)

                                            Беркайда да оҗмах түгел,

                                            Туган илеңнән китмә син,

                                            Изге җиреңнән китмә.

-“Туган җиреңнән китмә” шигыре  юллары белән нәрсә әйтергә тели?

Яланаяк баскан эзләрем

         Уелып калган җирне эзләдем;

        Сабый чагым үткән бу җирдә

Тигәнәк тә якын күңелгә.

-“Авылга кайту” шигырендә туган нигезенә карата нинди хисләр кичерә?

 Туган як, табигать турында язган тагын нинди  язучыланы беләсез? Әсәрләре?

   Кешегә генә тугел, хайваннарга да изге ул туган җир туфрагы.

 Габделхәй  Сабитовның “ Кадерле ул Туган як!”  әсәрендә Галәу  бабай Себер сәудәгәрләренә сатып җибәргән атның да туган туфрагына кайтып җан бирүе моны раслый.

5.Айдар Галимов башкаруында ”Җырлыйм туган якта” җырын тыңлау.(Илгиз Закиров көе, Роберт Миңнуллин сүзләре)

VII.Йомаклау.

-Бүгенге дәресебез белән сез нинди нәтиҗә ясарсыз?

-Сезгә Гамил Афзалның шигырьләре ошадымы?

-Аның фикерләре белән килешәсезме?

VIII.Өй эше.Туган як, туган авыл темасына материаллар тупларга, сочинение язарга әзерләнергә.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес.

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес....

Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру

Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру....

Класстан тыш уку "Тукай эзләре буйлап"

Класстан тыш укудан ачык дәрес...

интеграль дәрес план-конспекты класстан тыш уку һәм математика

татар халык авыз иҗатын искә тйшерү, аның әһәмиятен ачыклау, аны математика фәнендәге мисаллар, мәсьәләләр белән аралаштырып алып бару. Укучыларның фикерләүләрен үстерү....

Класстан тыш уку дәресе

Шагыйрьләребез иҗатына хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү....

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...