Математика нигә кирәк (Класстан тыш чара)
презентация к уроку

Гильмизянов Рафиль Нуретдинович

Математика атналыгы кысаларында үткәрелгән ачык чара. 10 класста үткәрелде

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Презентация1.23 МБ
Файл dres_eshkrtmse.docx23.69 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Математика кемгә кирәк ?

Слайд 2

1.Җылыну?

Слайд 3

2.Математика нигә кирәк?

Слайд 4

3. Һөнәр һәм математика

Слайд 5

4 . Эшкә урнашканда бирелгән мәсьәләләр.

Слайд 6

Архитектор итеп эшкә алганда бирелгән мәсьәлә. Буялган фигураның мәйданы 300 см². Фигураны ясауда кулланылган шырпыларның гомуми озынлыгын билгеләргә .

Слайд 7

Б анк хезмәткәрен эшкә алганда бирелгән мәсьәлә. Четырехугольное поле окружено рвом, ширина которого везде одинакова. Даны две доски, длина каждой из которых равняется ширине рва, но немножко меньшая, и нужно с помощью этих досок устроить переход через ров.

Слайд 8

Google компаниесенә эшкә алганда бирелгән мәсьәлә. Условия: У вас есть две пустые банки 3-х литровая и 5-ти литровая. А также неограниченное количество воды. Вопрос : Как с помощью данных банок отмерить ровно 4-ре литра?

Слайд 9

Банк хезмәткәре Агроном Кибетче Төрле һөнәр ияләреннән мәсьәләләр Авыл советы секретаре

Слайд 10

Наласа авылында 615 сайлаучы теркәлгән. Сайлауларда 99% кеше катнашкан . Ничә кеше тавыш биргән?

Слайд 11

Урып – җыю вакытында 1 гектардан алынган уңышны исәпләргә кирәк. Ул комбайн бункеры тулу вакытына бәйле . 1м^3 бодай 840 кг булса ."нива" комбайны тизлеге 6 км/ сәг , бункер 1 с әг. тула . Уңышны исәпләргә кирәк . " Нива"ның киңлеге 4,1 м. Бункерга 3 м ^3 ашлык сыя

Слайд 12

200 000 сум кредитны 1 елга 10 % белән алалар. 1 нче айда түләү күпме?

Слайд 13

25 кг конфетны 1 25 пакетка тигез итеп бүлергә кирәк. 100г га 9 конфет керә . 1 пакетка ничә конфет керә ?

Слайд 15

Йомгаклау Математика кешелек томышында иң зур әһәмияткә ия булган фән ул. Ул кешене уйларга , фикер йөртергә өйрәтә . Кешелек тормышының прогрессы иң беренче чиратта математикага бурычлы . Математиканы яратыйк , аны тирәнтен өйрәнергә тырышыйк



Предварительный просмотр:

Математика кемгә кирәк

Уен формасындагы дәрес эшкәртмәсе

Наласа 2023

Оештыру мизгеле

Сез урта белем бирү мәктәбенең 10 сыйныфына җиттегез. Кем булырга, нинди һөнәр сайларга дигән уй сезне көннән - көн күбрәк борчый.

Кайвакыт шундый сүзләр ишетергә туры килә : “Миңа математиканың кирәге юк, мин рус теле укытучысы, яки  юрист, яки артист булачакмын”,-  диләр. Алар хаклымы икән. Без бүгенге дәрестә шул мәсьәләне ачыклап китәчәкбез.

Дәрес уен  формасында “Математика нигә кирәк ” дип атала. Сез укучылар ике командага бүлендегез. Әйдәгез һәр команданың капитанын билгелик. Хәм ярышны башлап җибәрәбез.

  1. Тур. Җылыну

Ике командага сораулар бирелә. Командадан бер генә кеше җавап бирә.

Һәр командага 10 ар сорау.

1. Барлык реаль саннар суммасы (0 )

2. Бер тәүлек эчендә минутлык угы ничә тапкыр сәгать угы өстеннән уза? (12тап)

3. Нинди саннарның хәрефләр саны шул санның  цифрлар санына тигез?( 10, 100)

4. Диаметры 5 см.лы колбага даметры 4 см лы агач шар салганнар. Колбаны әйләндермичә

генә шул шарны ничек алырга? (колбага су салып)

5. Тигезләмәдә дә , үсемлектә дә була.Ул нәрсә ?( тамыр)

6. Ялгыз да , аралаш та була.Ул нәрсә? (вакланма)

7. Кубның  ничә кабыргасы бар?)( 12)

8. Гади дә була, унарлы да була, ул нәрсә (вакланма)

9. Өчпочмакның яклар суммасы  нәрсә дип атала? (периметр)

10. Өчнең кубы.( 27)

11. Әйләнәнең ике ноктасын тоташтыручы иң озын кисемтә ( диаметр)

12. Кайсы рим цифры Д хәрефе белән билгеләнә ?( 500саны)

13. Ике ягы параллель. ә ике ягы параллель булмаган дүртпочмак нинди фигура  (трапеция)

14. Исбатланмыйча кабул ителгән җөмләләр нәрсә ул? ( аксиома)

15. Иң кечкенә гади сан ? (2 )

16. Квадратның мәйдан формуласы.( а²)

17. Иң гади элементар функция.( сызыкча )

18. “Пи “ санының кыйммәте .( 3,14)

19. Тәүлекнең калган өлеше үткән вакыттан 2 тапкыр артык булса, хәзер сәгать ничә? (8 сәг)

20. Санның  1/100 өлеше нәрсә дигән сүз? ( процент)

  1. Тур.Математика нигә кирәк дигән сорауга фикерьләр конкурсы.

Һәр команда шул сорауга карата фикерьләр яза. 2минут вакыт бирелә.

Вакыт беткәч, командалар үз фикерьләрен укыйлар. Каршы команда критика әйтә ала.

  1. Тур.Һөнәр һәм математика конкурсы

Һәр командага һөнәрләр язылган карточкалар бирелә. Шул һөнәргә математика ни өчен кирәк икәнен язырга.

1 команда карточка

  • экономист
  • инженер,
  • архитектор,
  • сатучы,

2  команда

  • программист
  • токарь,
  • агроном
  • кассир

4.Тур.Эшкә урнашканда бирелгән мәсьәләләр

1)Архитектор

2) Банк хезмәткәре

3) Google компаниесе

5. Авылдашлар биргән мәсьәләләр

Авыл советы секретаре

Банк хезмәткәре

Агроном

Кибетче

Йомгаклау

Математика кешелек томышында иң зур әһәмияткә ия булган фән ул. Ул кешене уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Математиканы белмичә бер эш тә эшләп булмый. Кешелек тормышының прогрессы иң беренче чиратта математикага бурычлы. Иң борынгы заманнардагы мисыр пирамидалары да математик белемнәргә таянып төзелгәннәр. Шунлыктан да, математика иң борынгы фән булып исәпләнә. Нинди генә профессия сайласак та, көндәлек тормышта да  иң кирәкле фән математика. Иң гади булып саналган профессия кешеләре дә математика белән тыгыз бәйләнештә яшиләр. Ә инде яңа ачышлар ясаганда, ул нинди генә фәннән булмасын, бик катлаулы исәпләү алымнарын да белергә кирәк.

    Математиканы яратыйк, аны тирәнтен өйрәнергә тырышыйк!

1 команда карточка

  • экономист
  • инженер
  • архитектор
  • сатучы

2  команда

  • программист
  • токарь
  • агроном
  • кассир


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА ОТКРЫТОГО УРОКА ПО ПРЕДМЕТУ “МАТЕМАТИКА” ПО ТЕМЕ: НАХОЖДЕНИЕ НАИБОЛЬШЕГО И НАИМЕНЬШЕГО ЗНАЧЕНИЯ ФУНКЦИИ Автор-составитель: преподаватель математики Козырева Татьяна Александровна Краснодар, 2014г.

Разработка урока составлена в соответствии с программой по математике ( по учебнику А. Н. Колмогоров и др. „ Алгебра и начало анализа ” 10 – 11кл. Урок по теме: „ Нахождение наибольшего и наимень...

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА ОТКРЫТОГО УРОКА ПО ПРЕДМЕТУ “МАТЕМАТИКА” ПО ТЕМЕ: НАХОЖДЕНИЕ НАИБОЛЬШЕГО И НАИМЕНЬШЕГО ЗНАЧЕНИЯ ФУНКЦИИ Автор-составитель: преподаватель математики Козырева Татьяна Александровна Краснодар, 2014г.

Разработка урока составлена в соответствии с программой по математике ( по учебнику А. Н. Колмогоров и др. „ Алгебра и начало анализа ” 10 – 11кл. Урок по теме: „ Нахождение наибольшего и наимень...

" Поэзии чарующие звуки" презентация детских работ

Стихи учащихся 6 класса с занятий литературного кружка...

Италия - чарующая

Все о Италии с точки зрения туриза и изучения турпакета....

Класстан дашкаар кичээл.Темазы: Торээн черим даштары. Унелиг эртине даштардан кылган камгалал сагыызыннар.

Сорулгазы: 1) Торээн черинин даштарын танып алыры.                     2) Унелиг эртине даштардан кы...