Г. Исхакый һәм XX гасырның 60-80 нче еллар прозасында милли интеллигенция мәсьәләсе.
статья на тему

Фархутдинов Ильназ Мансурович

Статьяда Г.Исхакыйның   әсәрләренә анализ,  төрле  елларда иҗат ителгән  әсәрләрдә милли интеллигенция проблемалары ачыла. Бу статьяны  студентлар,  укытучылар үз эшләрендә куллана алалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Статья,Г.Исхакый38 КБ

Предварительный просмотр:

Г. Исхакый һәм XX гасырның 60-80 нче еллар прозасында

милли интеллигенция мәсьәләсе.

Татар әдәбиятының традицияләреннән берсе -  һәр дәвер укучысын аң-белемле, әхлаклы булырга, иң күркәм кешелек сыйфатларын үзендә тәрбияләргә чакыру. Шуңадыр, күрәсең, әдәбиятта элек-электән тәрбия мәсьәләсенә, аны хәл итүдә катнашучыларга зур игътибар биреп киленгән. Бу аңлашыла да, чөнки интеллигенция дигәндә, күпчелек очракта, укытучы образы күз алдына килеп баса. Мәсәлән, узган гасыр башында яшәгән һәм иҗат иткән әдипләрнең әсәрләрендә, алда искә алынган мәсьәләне хәл итү йөзеннән, еш кына мулла-абыстайларга яки мөгаллим-мәгаллимәләргә дикъкать ителә. Мисал өчен, Г.Исхакыйның замандашлары тарафыннан югары бәяләнгән “Мөгаллим”, “Мөгаллимә” драмаларында яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирүчеләр шул заманның алдынгы карашлы кешеләре, җәмгыятьтне алга өндәүчеләр итеп күрсәтелә (“Мөгаллим” әсәрендә автор халыкка хезмәт итү юлына баскан кеше теләсә нинди шартларда да үз идеалына турылыклы булып калырга тиеш дигән фикер үткәрә.); “Теләнче кызы” романында тормыш төбеннән күтәрелгән Сәгадәтнең укытучы булу дәрәҗәсенә ирешеп, бәхетле язмышка ия булуы чагылыш таба. Биредә Г. Исхакый хатын- кызның үз хокукы өчен көрәшен иҗтимагый-сәяси һәм рухи-әхлакый яссылыкка күчергән. Сәгадәттәй образлар  милли әдәбиятыбызда соңрак дәвердә Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, Г. Ахунов әсәрләрендә тудырылды.

Г. Исхакыйдай мөгаллим образына мөрәҗәгать итү 60 – 80 нче еллар әдәбиятына да хас. Г.Бәшировның “Туган ягым яшел бишек” (Зәбихулла хәлфә), Э.Касыймовның “Гомер ике килми”ендә (Мөнирә), “Бир кулыңны, дустым!” [3], М.Мәһдиевнең “Фронтавиклар” [5], Г.Әпсәләмовның “Яшел яр” [1], Т. Миңнуллинның “Хәсән Вәгыйзович” повестенда һәм башка күп кенә авторларның әсәрләрендә мөгаллим образлары тудырыла. Әлеге күренеш, билгеле бер күләмдә, узган гасырның 60 нчы елларыннан илдә хасил булган мәгълүм иҗтимагый-идеологик үзгәрешләр йогынтысында милләт язмышына һәм бу язмышны хәл итүдә милли мәгарифнең роленә игътибар арту белән бәйле.  

Әдипләрнең бу мәсьәләләргә  игътибарларын көчәйтүнең сәбәпләрен шул чорда тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ф.Мусин болай аңлаткан иде: “Укытучылар тормышына мондый игътибарны хәзерге мәктәптә укыту – тәрбия эшләренең торышына әдәбиятның  реакциясе дип бәяләргә мөмкин. Мәгълүм ки, бу мәсьәлә хәзер безнең илдә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә”. [ 8, 156 б.]

Э.Касыймовның “Бир кулыңны, дустым!” [3] повестында – укытучыларның мораль – этик йөзен ачуга басым ясала, аларның яшәү рәвешен сурәтләү әсәрдә үткәндәге җәмгыять тәртипләренә бәя бирү чарасына да әверелә.  

Э.Касыймовның бу әсәре белән Ф.Бәйрәмованың “Кыңгырау” [2] повесте арасында шактый уртаклыклар бар: әсәрнең төп героинялары – укытучылар; икесе дә балаларны, мәктәпне яраталар, фидакарьләрчә эшлиләр; икесе дә шәхес культы корбаннары, гаиләләрен югалтып, олыгайган көндә ялгыз кала. Ләкин Э.Касыймовның “Гомер ике килми” [4] романы автобиографик характерда (документаль) һәм ул 60 нчы елларда ук язылган булуы белән кыйммәтле,  Ф.Бәйрәмованың “Кыңгырау” [2] повесте, 80 нче елларда иҗат ителеп, анда татар укытучысының шәхес культы сәясәте белән бәйле язмышы, күбрәк, автор фантазиясе ярдәмендә чагылдырыла.

60-80 нче еллар татар прозасында милли интеллигенция мәсьәләсенә игътибар итүләре белән М.Мәһдиев (“Фронтавиклар” [5]) һәм Г.Әпсәләмовның (“Яшел яр” [1]) иҗатлары да игътибарга лаек. Сугыштан соңгы авыл мәктәбе мисалында М.Мәһдиев бүгенге мәктәп өчен дә мөһим бер мәсьәләне күтәрә: мәктәпләргә ир укытучылар җитми, балаларга ир кеше тәрбиясе дә бик кирәк. Әйтергә кирәк, М.Мәһдиев романында бик урынлы күтәрелгән бу проблема бүгенге көндә дә мәгариф системасында тиешенчә хәл ителмәгән килеш кала. Г.Әпсәләмовның “Яшел яр”ында [1] укытучы образын тутырудагы төп үзенчәлек аны үрнәк зат итеп сурәтләү белән бәйләнгән.

Милли интеллигенциянең милләтнең үзаңын формалаштырудагы роле бәхәссез икәнне Г. Исхакый үз иҗатында гел ассызыклый һәм әлеге максатка ирешү йөзеннән укытучылар образын гына яктырту белән чикләнми, гомумән, милләт киләчәге өчен җан атучы шәхесләрне, җәмгыяттәге гаделсезлекләрне яктыртуны, шәхес иреген кысрыклаучы системаны тәнкыйть итүне күз уңында тота. Бу яктан әдип белән аваздаш авторлар 60 – 90 нче еллар әдәбитында шулай ук шактый. И. Салаховның “Колыма хикәяләре”, А. Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” романнары; сыйнфый көрәш темасын чагылдырган И. Газинең “Онытылмас еллар” трилогиясе, А. Расихның “Ямашев” трилогиясе; язмышны үзгәртү юлларын эзләүчене, милләт мәнфәгатьләренә хезмәт итүне күтәргән А. Гыйләҗевның “Балта кем кулында?”, З. Зәйнуллинның “Кулак малае”, А. Расихның “Ишан оныгы” әсәрләре; кешенең язмышы, җәмгыять белән катлаулы мөнәсәбәте Г. Исхакыйча үткен проблема югарылыгында тасвирланган Ә. Еникинең “Тынычлану” хикәясе; кешенең катлаулы рухи дөньясын ачу юнәлешендәге Э. Касыймовның “Гомер ике килми”, Г. Әпсәләмовның “Яшел яр” романнарындагы укытучылар Мөнирә һәм Гәүһәр образлары һ.б. моның ачык мисалы.

Г. Исхакый беренчеләрдән булып күтәргән зыялы милли интеллигенция, милли үзаң үсешенә киртә булган тискәре иҗтимагый-сәяси җирлекне тәнкыйтләү проблемалары 60 – 80 нче еллар әдәбиятында дәвам ителүе әдипнең иҗат принципларының күпләр өчен кыйбла булып торуын раслый.    

Кулланылган әдәбият

Чыганаклар:

  1. Әпсәләмов Г.Яшел яр. /Г.Әпсәләмов. Сайланма әсәрләр. 6 том. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992.- 358 б.
  2. Бәйрәмова Ф. Кыңгырау. / Ф.Бәйрәмова. Моң: повестьлар. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1991.- 3 - 87 б.
  3. Касыймов Э.Бир кулыңны, дустым! / Э.Касыймов. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1969.- 3-88 б.
  4. Касыймов Э.Гомер ике килми / Э.Касыймов. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.- 350 б.
  5. Мәһдиев М. Фронтавиклар. / М.Мәһдиев. - Касыймов Э.Бир кулыңны, дустым! / Э.Касыймов. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1973.- 828 б.

        Фәнни әдәбият

6.Гыйльметдинов Ф. Әсәрдә һава булсын. / Ф.Гыйльметдинов // Казан утлары. -1968. - №9. – 115 б.

7. Миңнуллин Ф.М. Балта явызлар кулында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. / Ф.М.Миңнуллин // Татарстан. – 1992. - №9-10. – 49-52 б.

8.  Мусин Ф.Тарих һәм заман. Соңгы еллар татар прозасы турында. / Ф Мусин. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1974.- 190 б.

9. Сәхапов Ә. Исхакый һәм 20 нче гасыр татар әдәбияты. / Ә. Сәхапов. – Казан: Татар “Мирас” кит. нәшр., 1997. -526 б.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Философский пароход. Русская интеллигенция в эмиграции.

Выступление студентки Музлановой А. (научный руководитель - Саламатникова Н.В.), на Областной научной студенческой конференции " Октябрьская революция в России 1917 года: анализ прошлого через на...