Сан, Л.Ихсанова, З.Мәхмүди, Р.Мөхәммәтшин темаларына презентацияләр
презентация к уроку по теме

Сан, Л.Ихсанова, З.Мәхмүди, Р.Мөхәммәтшин темаларына презентацияләр

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Заһид Мәхмүди Заһид Мәхмүди 1960 елның 4 июлендә Татарстанның Кукмара поселогында туа. 1982 елда Казан мәдәният институтын тәмамлый. 1982 — 1984 елларда армия сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, район газетасы редакциясендә эшли. Соңрак Татарстан радиосында балалар тапшырулары мөхәррире, «Шәһри Казан», «Авыл» газеталары, «Татарстан» журналы мөхәррире булып эшли. Хәзерге вакытта Татарстан Язучылар союзы каршында чыгып килә торган «Әдәби җомга» газетасында бүлек мөхәррире. 3. Мәхмүди әдәби иҗатта каләмен район газетасында эшләгән чакта үк сыный башлый. Аның беренче хикәяләре, шигырьләре, поэмалары 80 нче елларда ук дөнья күрә. Озак эзләнгәннән соң, ул, ниһаять, әдәби иҗатта үз юлын таба — соңгы берничә елда халык арасында үзенчәлекле повесть-хикәяләре белән билгеле була. 3. Мәхмүди әсәрләрендә укучыны җәлеп иткән төп үзенчәлек шуннан гыйбарәт — яшь язучы маҗара белән сатира-юморның органик берлеген тудыра алган. Аннары ул чит-ят дөньяларга, планеталарга караганда бүгенге җир тормышы, татар тормышы хакында язуны мәгкуль күрә. Шуның белән ул Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәреннән килүче сатирик маҗара традицияләрен дәвам итә.

Слайд 2

Ф әнис Камал Заһид Мәхмүдинең бөтен гаиләсе татар матбугатын таратуга, татар мәдәниятен үстерүгә хезмәт итә. Хатыны Рәшидә Мәхмүтова-”Серемне сиңа чишәм”газетасының редакторы булса, киленнәре Гүзәл Мәхмүтова”Себерке”, ” Күрәзә” газеталары редакторы, ә улы Фәнис Камал Татарстан телерадиокомпаниясендә ” Татарстан хәбәрләре” тапшыруын алып баручы

Слайд 3

...Заһид Мәхмүдинең әсәрләре бер тын белән укыла. Бер тын белән язылганга күрәме икән әллә? Аның әсәрләре ялыктыргыч түгел, Заһид Америка киночылары яраткан “экшн”ны, бөтен хасиятен белеп әдәби әсәрдә куллана. Ләкин аның каһарманнары кызык эзләп китап актаручы марионеткалар сыман хәрәкәткә килмиләр. Алар - тере кешеләр. Тирә-ягыбызга күз салсак, без аларны бик тиз танып алырбыз. Ркаил Зәйдулла

Слайд 4

1991-2003 нче елларда язучының Татарстан китап нәшриятында "Профессор Мияугөл”, "Тәмуг чәчәге”, "Ак болыт”, "Әче балан” исемле китаплары дөнья күрде. 2003 нче елның июлендә З.Мәхмүдинең "Әче балан” дигән кыйссасы буенча эшләнгән "Бүре” радиоспектакле республикабызның каләм ияләре арасында үткәрелгән "Бумеранг” бәйгесендә иң яхшылардан саналып, махсус дипломга лаек булды. З.Мәхмүди – 1996 нчы елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Слайд 5

Василий образы Яш ьлег еңне әрәм итсәң юк-барга, Картлыгыңны күмәчәксең моң-зарга. Җил уңына гына барган көймәче Чыга алмый диңгез гизеп бер ярга. Дамир Гарифуллин Мәкал ь ләр: Иңең белән эшләгәнне буең белән күтәр. Гөнаһына күрә җәзасы. Үз таягың белән үзеңне кыйнама

Слайд 6

Илдар-Наполеон образы Бу тормышта гаделлек кая киткән? Ник гомергә усаллык җанны теткән? Күпләр кайгы кочагында җан бирә, Югыйсә бит барчасы бәхет көткән Дамир Гарифуллин * * * Туган көннән сыный башлый бу дөн ь я, Уттан ала , суга ташлый бу дөн ья. Ни га җәеп, бик еш кына күпләрне Сындыра шул бигрәк яш ь ли бу дөн ья. Дамир Гарифуллин

Слайд 7

Баязит образы .Ничек булса бүген карау баланы, Киләчәктә шулай булыр заманы. Кайгы –хәсрәт дәр ьясына әйләнер Бүгенгенең тамчы хәтле яманы Дамир Гарифуллин Мәкал ь ләр Бала башында бер кайгы, ата башында мең кайгы. Бала тездә чагында сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә. Бала үстерсәң, буен гына түгел акылын да үстер Чагыштыру Баязитның атасына мөнәсәбәтен Ал ь бертның атасына мөнәсәбәтен Гаилә тәрбиясе, урам тәрбиясе

Слайд 8

Ал ь берт образы Бишектәге мәңге төрләнә ала, Тугыздагы туксан яш ь кәчә кала, Тәрбияне күрмичә үскән бала Җәһәннәмгә җирдә үк үзен сала. Туздырасың атаң малын көлеп син, Ни эшләдең бу дөн ь яга килеп син? Тузан кадәр эшең җирдә калмагач, Җиһан өчен инде күптән үлек син. Дамир Гарифуллин Мәкал ь ләр -Баланы эт тә ярата, бия дә, хикмәт - тәрбиядә -Исәр баладан иркә бала яман

Слайд 9

Иман эзли оя. Тышта бүген яңгыр коя, тамчылары тишә оя. Качырырга күз яш ь ләрен тели микән әллә дөн ь я?! Һәр тамчыда сагыш көе! Һәр тамчыда гел үпкәләү! Адәм шуны аңлар микән, кирәкми Күкне җәберләү! Адәм һаман Шайтан белән, Адәм аның ялчысы. Күкләр дә бит рәнҗи белә, шартлый утлы камчысы. Һәрбер адәм моны белә, һәрбер адәм моны күрә. Тик нигә ул шайтан белән җырлый икән бер көйгә?! Тышта бүген яңгыр коя. Адәм һаман оя кора. Затлы ташны ташка салып, яши һаман явызланып. “Әлһәм”белән эшең башла, Күкләргә бер караш ташла. Күрәсеңме, Ходай безгә үзе кулын биргән, Ходай үзе карый безгә өмет белән.Һәр тамчыда бөек Ата! Һәр тамчыда Иман ята. Тик нигәдер тамчыларга Шайтан аяк белән баса. Тышта бүген яңгыр коя, тамчылары тишә оя. Шайтан бүген пычак кайрый, Иман эзли бүген оя! Заһид Мәхмүди

Слайд 10

Әлфия образы Әҗәл килеп яшәүне ала бездән, Якты дөн ья башкага к а ла безд ән. Төзедек тә, җимердек бөтенесен, Нинди гыйбрәт ала яш ь буын бездән? Дамир Гарифуллин Мәкал ь ләр -Ана күңеле балада, бала күңеле далада. -Бала ананы утка бастырыр. -Бала көя көя хәтле, ана көя дөя хәтле.

Слайд 11

Символлар Таң беленү - өмет Бүре - татарлар Балан - әче язмышлар Зират- дин Соры томан –билгесезлек Өрәк – җан газабы

Слайд 12

Метафоралар Бүре яралы хайванга тими – илгә афәт килгәндә халкыбыз һәрвакыт батырлык,тугрылык үрнәге күрсәтте, без моны гитлерчылар “Идел-Урал”штаты төзү мөмкинлеген вәг ъд ә иткәндә дә илебезгә хыянәт итмәгән җәлилчеләребез үрнәгендә күрәбез Биек имән агачыннан егылып төшү - Әфганстанда изге бурычын үтәгәндә сәламәтлеген югалту, сөйгән яры Фәниянең кире кагуы, анасының үлеме Бүреләрнең зиратка күченеп исән калырга теләве- милләтен саклап калырга теләгән халкыбызның дингә йөз белән борылуы Әнисе кабереннән балан агачын алып атарга теләве- кайгы-хәсрәтне, гаделсезлекләрне җиңәргә теләве Ялгызы гына агачны алып ташлый алмавы- ялгызың гына авырлыкларны җиңү авыр, хәтта мөмкин булмавы Акылга зәгыйф ь лек килү – яшәү мәг ъ нәсен югалту (Василий, Ил ь дар, Ал ь берт)

Слайд 13

Әсәрдәге проблемалар - Илебездәге милләт, сәясәт мәс ь әләләрендәге гаделсезлекләр Ата-ана һәм бала мөнәсәбәте Яман гадәтләрнең чәчәк атуы Экология

Слайд 14

Статистика Соңгы елда гына Россиядә 5003000 наркоман исәпкә алынган , тикшерүләр үткәргәннән соң бу саннан тагын өч тапкырга күбрәк наркоман яшәгәнлеге билгеле булган. Соңгы елларда наркотиклардан үлү олылар арасында 45 тапкырга, балалар арасында 15 тапкырга арткан Миллионлаган кеше наркотиклардан үлеп торса да, наркотикларның яңадан-яңа төрләре уйлап чыгарыла, һәм аны сатучылар миллиардлаган акча эшлиләр, илдәге 90% җинаят ь челек наркоманнар тарафыннан кылына. Наркомания-аңны томалый , кешене ерткычка әйләндерә торган куркыныч чир! 26июн ь- халыкара наркомания чирен ә каршы көрәш көне итеп иг ълан ителг ә н.

Слайд 15

Нәтиҗә Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек. Фәнис Яруллин

Слайд 16

Алдан ук сизеп торам: укучы З.М әхмүди иҗаты белән танышканда каршылыклы хисләр кичерәчәк.Чөнки автор тормышны бизәми, хисләрдә төчеләнми, уйларны чикләми. Әмма ул аңа рәхмәтле дә булачак. Чөнки язучы иҗатында иманга кайту юлы да күрсәтелгән: “Кор ь әнле халыкка үлем юк.Аның киләчәге якты һәм бөек!” Галимҗан Гыйл ьманов


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Яшь язучы Рүзәл Мөхәммәтшин Беренче шигырьләре 2 нче сыйныфта укыганда языла. Ә тәүге язмасы, 8 нче сыйныфта вакытта, район газетасында рус телендә басыла. «Казан утлары», «Идел», «Мәгариф», «Сөембикә», «Чаян» журналларында, «Ватаным Татар­стан», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», Яр Чаллының «Чаллы яшьләре», университетның «Яшьлек тавышы» газеталарында еш басыла. Һади Такташ, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Рәдиф Гаташ, Орхан Памук, Сергей Есенин әсәрләрен яратып укый. Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Рәдиф Гаташ. Шулай ук Мәгъсүм Гәрәев һәм Искәндәр Сираҗины остазлары, итеп таный. Мәктәп елларында шигърият буенча район күләмендә күп тапкырлар җиңү яулый. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең «Иделем акчарлагы» VIII республикакүләм бәйгесендә Гран-прига ия була.

Слайд 2

« Иделем акчарлагы» VIII республикакүләм бәйгесенең йомгаклау турында җинү яулаган Рузәл Мөхәммәтшинга шагыйрь Ьэм публицист Газинур Морат Гран-при тапшыра.

Слайд 3

»Каралама». Яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның беренче китабына аның лирик-фәлсәфи шигырьләре туплап бирелде. "Иҗат эше бер этапта да җиңел булмыйдыр ул..."

Слайд 4

Вокзал 1 Төн кача, ярканат яктылык күргәндәй. Офыкта зәңгәр тап әкренләп югала, Күзләргә башакның кылчыгы кергәндәй. Әрнетә... Кирәкми нәрсәдер юрарга... Кирәкми нәрсәдер сөйләргә — төн үткән. Ялгызым «Казан — Кукмор» тимер кэлыннан Унынчы гасырга электричка көтәм. Иделем буена, Болгарстан куенына. Вагоннар артыннан вагоннар — үткәнгә. Хәтердә кадрлап мизгелләр тасмасы Тәгәри... Хатирә — әчкелтем шул тәмгә. Авырткан урынның кайсына басасы... Киң елга — киң Идел. Таш Болгар, Таш Биләр: Манара, Ак Пулат, Пулатның Карасы. Үткәннәр, булганнар, мизгелләр, мизгелләр... Тарихның искесе — тарихның яңасы... Таң атты. Көн туа. Офыкта зәңгәр тап Югалган, кызыллык — зәңгәр тап артыннан. Баш чатный... Кесәдә — цитрамон ике кап, Үрмәлим тарихның икенче катына... Вокзал буш. Ялгызым. Товар поездлары Бату хан чорының алтынын-көмешен Мәскәүгә илтәләр, кубарып тузанны... Ләкин бу алтыннар кемнәргә тиешле? — Татарга түгелме?.. Юк, түгел ахрысы... Юкса поезд янга тукталмас идеме?.. Бу дәүләт тип-тигез бүлгәли барысын — Себергә озатты ул туган илемне... Якты көн. Кояшның иң биек ноктасы. Пыяла-мәмләкәт кулларны яралап Ычкынды упкынга — чәчелде, кыскасы. Кулымны сөртергә иелеп кар алам. Вокзалда — моңсулык. Дикторның тавышы: — Поезд биш гасырга соңарып киләчәк. ...Инде шул арада көн кичкә авышты,— Димәк, ниндидер чор тагын җан бирәчәк... Вагоннар артыннан вагоннар — үткәнгә. Хәтердә кадрлап мизгелләр тасмасы Тәгәри, тәгәри; һәм әнә, һәм янә — Пленка буш, кадр буш — һәммәсен ягасы... Кирәкми нәрсәдер юрарга — соңардык. Кирәкми нәрсәдер сөйләргә — көн үткән. Киләсе поездның юлларын кубардык. ...Тик татар шул юлдан электричка көтә...- Киләсе көннәргә; төзәтми хатасын, Вокзалда тик көтеп һәм шулай ялгышып. Әлеге төннән соң кабат таң атасын Әллә белми, әллә белмәскә сабышып...


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Апас районы Азбаба урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрдәнева Әлфия Равил кызының эше 6нчы сыйныфның татар төркемнәрендә сан сүз төркемен өйрәнү

Слайд 2

Төркемчәләре Тест Морфологик анализ Ясалышы Сан

Слайд 3

Ясалы­шы Ничә сүздән тора Ничек языла Мисаллар Тамыр бер Җиде кат үлчә, бер кат кис. (Мәкаль) Колак ике, тел бер. Ике тыңла, бер сөйлә. (Мәкаль) Мең ел элек кемдер монда Җир казыган, тир тамызган. (М. Җәлил) Кушма ике (11 дән 19 га кадәрге саннар) кушылып Маратның үзенә унбер яшь, апасына ундүрт тулды, абыйсы унтугызда инде. Уникегә унөчне кушсаң, егерме биш була. Унсигездән унҗидене алсаң, бер кала. Уналты унбиштән зуррак. Парлы ике сызыкча аша Ул чакта миңа дурт-биш яшь булгандыр. (Ш.Камал) Балыкның чыгуы биш-алты тачкадан артмады. (Ш. Камал) Дүрт-биш көннән соң Мәрфугага тагын эш арта. (Ш. Камал) Тезмә ике, икедән күбрәк аерым Чуртан уртача өч йөз, карп йөз илле у ат егерме биш, тилгән йөз унсигез, бөркет йөз дүрт ел яши. Галиәсгар Камал мең сигез йөз җитмеш тугызынчы елда туган, мең тугыз йөз утыз өченче елда үлгән. Сөембикә манарасының биеклеге илле сигез метр, нигез мәйданы йөз кырык квадрат метр. (С.Али-шев) САННАРНЫҢ ЯСАЛЫШЫ . Саннар ясалышы ягыннан дүрт төргә бүленә.

Слайд 4

САН ТӨРКЕМЧӘЛӘРЕ Саннар мәгънәсе ягыннан биш төркемчәгә бүленә. Төркем­чәсе Соравы Нинди мәгънә белдерә Кушымчасы Мисал­лар Кайсы кисәкне ачыклый Җөм­лә-дә Микъдар саны ничә? күпме? предметның төгәл исәбен өч, ун, өчтән ике мөстәкыйль кулланыла; исемне, фигыльне аергыч, хәбәр Тәртип саны ничәнче? предметның тәртип буенча санын -ынчы -енче; -нчы -нче өченче, җиденче, алтынчы, тугызынчы исемне, фигыльне хәл, хәбәр Бүлем саны ничәшәр? күпмешәр? предмет­ның тигез өлешләргә бүленешен -ар әр; -шар -шәр өчәр, алтышар исемне, фигыльне аергыч, хәл Җыю саны ничәү? предметлык төшенчәсен -ау-әү өчәү, алтау мөстәкыйль кулланыла; фигыльне ия, хәбәр, хәл Чама саны Ничәләп? күпме? пред­метның якынча исәбен -лап -ләп; -нарча -нәрчә -лаган -ләгән; -ларда -ләрдә, -нарда -нәрдә биш­ләп, ун­нарча, йөз­ләгән, алты­ларда, ун­нарда исемне, фигыльне аергыч, хәл, хәбәр

Слайд 5

Микъдар саны Микъдар саны әйбернең төгәл исәбен белдерә. -Микъдар саны белән ачыкланган саналмыш һәрвакыт берлек санда килә. Микъдар саны саналмышсыз килгәндә исемләшә. Шаһбаз бер хат яздырган иде. (Г. Ибраһимов) Ике ул, бер кыз үстерделәр. (Б. Камалов) Кыш көне ул, этләр җигеп, кораллы йөз ир белән, илле йөк товар белән төн кешеләренә сату-алуга барды. (Н. Фәттах) Өч баламны, очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага. (М. Җәлил) Сугышка ул егерме яшендә мең тугыз йөз кырык өченче елны керде. (Б. Камалов) Сиксән биш сумга югары оч Галәвинең алты почмаклы өен алдык. (Г. Ибраһимов) Гөлназга алган күлмәкнең бәясе алты йөз тора. Алты алтың утыз алты. Гасырлар узган, яңасы килә. Татарларымны кисәтәм алдан: Үлемгә нәфрәт чиксез булса да, Өчтән берегез тамырсыз калган. Рәшит Әхмәтҗанов

Слайд 6

ТӘРТИП САНЫ Тәртип саны әйбернең тәртип буенча санын белдерә. Тәртип саны саналмышсыз килгәндә исемләшә Икенче малай Вәкилне узып та китте. (Б. Камалов) Вәкил финиш сызыгына икенче килде. (Б. Камалов) Ул унтугызынчы елда Вәли Хәсәнов белән фронтта оч­ рашкан иде. (Г. Ибраһимов) Йөгерүчеләрнең барысы да килеп бетте. Марат — өченче. Какканда, авызын әле бер якка, әле икенче якка кый­ шайта. (Ә. Еники) Бу вакыйганы миңа мең тугыз йөз кырык алтынчы ел­ ның язында госпитальдә ишетергә туры килде. (Ә. Еники)

Слайд 7

БҮЛЕМ САНЫ Бүлем саны төрдәш әйберләрнең, затларның тигез өлешләргә бүленешен белдерә. Безнең ишегалдына тугыз катлы ике, бишәр катлы өч өйнең тәрәзәләре карап тора. (Л. Ихсанова) Алтынчы классларда егерме җидешәр бала укый. Йөгерүчеләр алтышар-алтышар булып тезелеп бас­ тылар. Сез бер юл кайтканчы, Җамали малайлары икешәр урыйлар. (Г. Ибраһимов) Атнага бишәр, айга егермешәр көн эшлибез. Пакетларга икешәр алма, өчәр кыяр, бишәр кишер салынган иде. Сөтле чәйгә дә риза булып, унар, унбишәр көн утыручылар да булгалый. (Г. Бәширов) Эттерсберг тавының көньяк-көнчыгыш ягын йөзәр еллык бүк һәм нарат агачлары каплаган. Йөз метр саен өчәр катлы вышкалар. (Г. Әпсәләмов) Соңга таба монда икешәр һәм берәр катлы итеп алтмыш­ лап барак салына. (Г. Әпсәләмов)

Слайд 8

ҖЫЮ САНЫ Җыю санына предметлык төшенчәсе хас. Җыю саны җөмләдә мөстәкыйль (исемнән башка) яки хәбәр белән кулланыла. 1.Йортка башта бер кеше кереп китте,соңрак тагын икәү килде. 2. Безнең йортта Маратлар гына да унау. 3.Р өстәм күзләрен йомды һәм, сузып-сузып берәү, икәү, өчәү дип санарга тотынды. (Г. Ку туй) 4. Пардан ап-ак күлмәк кигәнбез, Ак атларда икәү киләбез.(С. Әхмәтҗанова)

Слайд 9

ЧАМА САНЫ Чама саны әйберләрнең якынча исәбен белдерә. Яныбыздан унлап кеше үтеп китте. (Г. Әпсәләмов) Унбиш-егерме минут вакыт узды. (Г. Кутуй) Сәгать уннарда килеп чыгарга вәгъдә биреп китеп барды. Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка, Тырышып-тырышып пешермәктә алар ботка. (Г. Тукай) Сәгать өчләрдә күрешербез. Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кы- лынган икән. (Г. Ибраһимов) Аның күз аллары караңгыланды, башы әйләнде. Ике- өч минуттан артык түзә алмады. (Ф. Яруллин) Үргә таба, әкрен генә кыймылдап, унлап-унбишләп каек килә иде. (Н. Фәттах) Күп булса, аңа утыз биш-кырык яшьләр чамасы булыр. (Н. Фәттах) 10. Миллионнарча минем дусларым, Давылларны бергә кичкәннәр. (М. Җәлил)

Слайд 10

МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ 1. Тиешле бурычны дүрт көндә үзем илтеп түләрмен, диде. (Н. Фәттах) Дүрт — сан, тамыр сан, микъдар саны, саналмышы көндә сүзе. 2. Тотыш углан беренче адымыннан ук ялгыш җибәрде. (Н. Фәттах) Беренче — сан, тамыр сан, тәртип саны, саналмышы адымыннан сүзе. 3. Моннан унтугыз ел элек мин берни аңламыйдырыем. (Н. Фәттах) Унтугыз — сан, кушма сан, микъдар саны, саналмышы ел сүзе. 4. Иртәгәдән өч йөз центнер солы орлыгы язганнар. (А Гый- ләҗев) Өч йөз — сан, тезмә сан, микъдар саны, саналмышы цент­нер сүзе. 5. Унлап ир-ат каяндыр караңгыдан килеп чыктылар. Унлап — сан, тамыр сан, чама саны, саналмышы ир-ат сүзе. 6. Озатучы аларга бер-ике сүз белән генә аңлатып бирде. (Я. Фәттах) Бер-ике — сан, парлы сан, чама саны, саналмышы сүз сүзе. 7. Берсе артыннан берсе икешәр, өчәр, дүртәр булып керә торалар, күчтәнәч алып чыга торалар. (Г. Бәширов) Икешәр — сан, тамыр сан, бүлем саны. *

Слайд 11

Тестлар. 1. Сан нинди сүз төркеменә карый? а) модаль; ә) мөстәкыйль; б) бәйләгеч сүз төркеменә. 2. Сан лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә? а) предметны; ә) предметның билгесен; б) предметның микъдарын, исәбен; 3. Түбәндәге саннар кайсы сүз төркемен ачыклыйлар? Бер бүлмә, икенче сыйныф, җиде-сигез су­гышчы, кырык биш яшь, ярты икмәк, 1941 — 1945 нче еллар. а) сыйфатны; ә) фигыльне; б) исемне; 4.Санның ничә төркемчәсе бар? а) өч; ә) дүрт; б) биш; 5.Бу саннар нинди төркемчәгә карый? Ун көн, йөз ел, туксан җиде йорт, мең бер йөз сигез укучы, өчтән ике өлеше, уннан бер кило- • грамм, өч бөтен җидедән биш, җитмеш капчык, ярты гомер, чирек ипи, әчмуха чәй. а) микъдар (төп) саны; ә) тәртип саны; б) бүлем саны; в) чама саны; г) җыю саны. 6. Кайсы сан төркемчәсенең саналмышы булмый? а) микъдар (тәп) санының; ә ) тәртип санының; б) бүлем санының; в) чама санының; г) җыю санының. 7. Ясалышы буенча парлы саннар кайсы төркемчәгә керә? а) микъдар (төп) санына; ә) тәртип санына; б) бүлем санына; в) чама санына; г) җыю санына. 8. Сан кайчан исемләшә? а) үзе ачыклаган исем белән килсә; ә) исемнән башка кулланылса.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әдәбиятны беләсеңме? Уенга ике команда алына, проектор ярдәмендә сораулар бирелә. Командалар жюрига җавапларын тапшыралар. Кем күбрәк очко җыя?

Слайд 2

1. “Ат чебене” к ушаматы кайсы әсәрдән? 1.А.Гыйләҗев “Әтәч менгән читәнгә” 2.И.Гази “Өч Мәхмүт” 3.Г.Ахунов ”Артышлы тау буенда” 4. Г.Ибра һимов “Алмачуар”

Слайд 3

Кем шигыре? Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр- яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 1. Г.Тукай 2. Дәрдемәнд 3. С.Рәмиев 4. Г.Камал

Слайд 4

“ Нәҗип” хикәясендәге геройлар: 1. Дамир, Әдилә 2. Гомәр, Мәрфуга 3. Солтан, Гыйлаҗи 4.Шөһрәт, Гадилә

Слайд 5

Г.Х.Андерсен исемендәге почетлы Диплом ияләре 1. Б.Рәхмәт, Ә.Бикчәнтәева 2. А.Алиш, Л.Ихсанова 3. Ш.Галиев, Р.Миңнуллин 4. И.Юзеев, Р.Вәлиева

Слайд 6

Фатих Сәйфи-Казанлы кайсы? 1 2 3 4


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хикәя, повестьларында — бүгенге мәктәп, гаил ә һәм тынгысыз үсмерл ә р. Проблемалар тормыштагыча кайнар, хәвефле һәм катлаулы, аларда һ ә ркайсыбызны борчыган актуаль мәсьәләләр куела. Психологик тирәнлеге, чынлыгы белен ышандыра ул сурәтләгән тормыш. Ләбибә Ихсанова үсмерл ә р турында белеп һем яратып, кайгыртып яза. Бик җаваплы миссия бу. Шәүкәт Галиев Ләбибә Ихсанова

Слайд 2

Рәсемдә Ләбибә Ихсанованың әтисе Фәез,әнисе Гыйл ьм иназ,үзе, сеңлесе Венера Ихсанова, сеңлесенең кызы Ләйсән, үзенең кызы Әлфия Ире- шагыйрь Шәрәф Мөдәррис. Алар бергәләп өч бала тәрбияләп үстерәләр. .

Слайд 3

Ләбибә Ихсанова-Гайдар һәм Алиш тради циял ә рен дәвам итүче язучыларның берсе.Ул татар балалар әдәбиятына сәяхәтләр жанрын алып килде. Гариф Ахунов

Слайд 4

Язучыны ң төрле елларда чыккан китаплары ТАТАР ТЕЛЕНДӘ КӨМЕШ ЕЛГА. Повесть. Казан. 1948. ҖИР АСТЫНДА ҖИДЕ КӨН. Хикәя. Казан. 1949. ЯКТЫ УЙЛАР. Хикәя. Казан. 1952. НИЯЗ. Повесть. Казан. 1959. НИЯЗ МӘКТӘПТӘ. Повесть. Казан. 1961; СӨЙЛӘНМӘГӘН СЕР. Хикәяләр. Казан. 1962. КОСМОНАВТЛАР УРАМЫ, Хикәяләр. Казан. 1963. ТАЛ БӨГЕЛӘ. Повесть. Казан. 1964. РОБИНЗОННАР ЛАГЕРЕНДА. Хикәя­ләр. Казан. 1965. САРАЛАН МАЛАЙЛАРЫ. Повесть. Ка­зан. 1966. ТАУ ЧӘЧӘГЕ. Хикәяләр. Казан. 1967. АНА КӨНДӘЛЕГЕ. Повесть. Казан. 1968. ОЧКЫН. Повесть. Казан. 1969. ГӨЛЛӘР КОЯШКА КАРЫЙ. Повесть. Казан, 1972. ТЫНГЫСЫЗЛАР. Повестьлар. Казан. 1972. АВЫЛДАШЛАР. Повесть һәм хикәяләр. Казан. 1976. КОСМОНАВТЛАР УРАМЫ. Повестьлар. Казан. 1978. НАИЛ ҺӘМ ФАИЛ. Повесть. Казан. 1980. НАИЛ, ФАИЛ ҺӘМ БАШКАЛАР. Пове­стьлар. Казан. 1983. РУС ТЕЛЕНДӘ НА РЕКЕ СЕРЕБРЯНКЕ. Рассказы.— Л, 1953. РАССКАЗЫ О ДРУЖБЕ. Казань, 1953. РАССКАЗЫ. Казань. 1957. РЕБЯТА ИЗ САРЫ АЛАН. Повесть. М. 1963. ИСКОРКА. Повести и рассказы. Ка­зань. 1971. ЦВЕТЫ ТЯНУТСЯ К СОЛНЦУ. Повесть. М. 1976. В ЛАГЕРЕ РОБИНЗОНОВ. Повести. Ка­зань. 1977. ЧУВАШ ТЕЛЕНДӘ РЕКА СЕРЕБРЯНКА. Рассказ. Чебокса­ры. 1964. УКРАИН ТЕЛЕНДӘ МАЛЬЧИШКИ ИЗ САРЫ АЛАН. По­весть. Киев. 1965. ЭСТОН ТЕЛЕНДӘ РЕБЯТА ИЗ САРЫ АЛАН. Повесть. Тал­линн. 1973

Слайд 5

1957елда “Пионер”(хәзерге “Ялкын”) редак циясенд ә

Слайд 6

Л.Ихсанова, Г.Гобәй. Ә.Бикчәнтәева

Слайд 7

Хәй Вахит, Хәсән Туфан, Зәки Нури,Ләбибә Ихсанова, Мирсәй Әмир

Слайд 8

Төзеде Апас районы Азбаба урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрдәнева Әлфия Равил кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация по теме "Компьютерная презентация"

Презентация предназначена для использования при изучении курса компьютерных дисциплин для студентов 1 и 2 курсов. Презентация описывает понятие мультимедиа, компьютерной презентации, программного обес...

Презентация студента СПО Соколова Данилы по истории для научно-практической конференции "Юность. Наука. Культура". Тема презентации: «Иван Грозный- спаситель или губитель России»

Презентация создана как дополнительный материал- исследование по истори,  для выступления на научно-практической конференции "Юность.Наука. Культура". Цель: Выяснить роль Ивана IV Грозного в...

презентация "Как сделать свой фон в презентации"

Не секрет, что имеющиеся программе Microsoft PowerPoint шаблоны для создания презентаций не всегда соответствуют запросу. В связи с чем стоит разобраться, как сделать свой фон в презентации PowerPoint...

Как сделать презентацию интересной. Презентация на тему "Зарождение письменности"

Как сделать презентацию интересной.Сделав не одну презентацию, хочу поделиться своим опытом по оформлению и содержанию презентаций.1) Краткая статья.2) Презентация "Зарождение письменности"...

Учебная презентация "Компьютерные и механические автотренажеры" к образовательной программе «Юный водитель» Раздел: 1. Презентация программы. Тема Р.1.Т.1. Презентация программы.

В работе представлена учебная презентация "Компьютерные и механические автотренажеры" к образовательной программе «Юный водитель» Раздел: 1.  Презентация программы. Тем...