Проектная работа для учителей татарского языка и литературы "Инновационные подходы в преподавании татарского языка в условиях ФГОС ОО"
проект по теме

Шайдуллина Фандия Камиловна

     Под инновациями в обучении предлагается понимать новые методики преподавания, новые способы организации занятий, новшества в организации содержания образования (интеграционные (межпредметные) программы), методы оценивания образовательного результата. Инновационные процессы в образовании существуют не изолированно друг от друга, а взаимодействуют между собой. Эта тенденция обусловлена интеграционными процессами в науке, в формировании современного стиля научного мышления человека и интеграционными процессами в самом образовании. Задача учителя - активизировать познавательную деятельность учащегося в процессе обучения татарским языкам. Современные педагогические технологии такие, как обучение в сотрудничестве, проектная методика, использование новых информационных технологий, Интернет-ресурсов помогают реализовать личностно-ориентированный подход в обучении. 
     Формы работы с компьютерными обучающими программами на уроках татарского языка включают: изучение лексики отработку произношения обучение диалогической и монологической речи обучение письму отработку грамматических явлений.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

 «Средняя общеобразовательная школа № 33

 с углублённым изучением английского языка»

 г. Нижнекамска Республики Татарстан

                

             

   Проектная работа на тему «Инновационные подходы в преподавании татарского языка в условиях  ФГОС ОО»

 

                                       подготовила    учитель  татарского языка и литературы

Шайдуллина  Фандия   Камиловна

  г. Нижнекамск, 2015 г.

Эчтәлек

Кереш ................................................................................................................3

I бүлек Инновация турында гомуми төшенчә...............................................................................................................5

1.1 Укыту процессында яңа педагогик технологияләр куллану...................7

1.2Гомуми белем бирү мәктәпләрендә   инновацион технологияләрнең роле.....................................................................................................................11

II бүлек Яңа дәүләт стандартлары шартларында татар телен укытуга инновацион якын килү .....................................................................................13

2.1 Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләр куллану..............13

Йомгаклау .........................................................................................................14

Кулланылган әдәбият...................................................................................... 16                      

Кушымта


                                            Кереш

        Теманың актуальлелеге. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.  Хәзер  мәктәп, укыту  һәм тәрбия  системасы  бала  шәхесендәге  эшчәнлеккә   кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш.    

    Хәзер татар теле  һәм әдәбиятын укыту күпкә катлауланды. Укытучы алдында җаваплылык артты: мәктәптә укытылган дистәләгән фәннәр арасында балага татар телен  абруйлы итеп өйрәтү, балада шушы фәнгә карата гомер буена җитәрлек горурлык хисе тәрбияләү, туган тел матурлыгын онытылмаслык итеп күңеленә сеңдерү. Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш.  Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала. 

 Эзләнү-тикшеренүнең  төп максаты булып белем бирүдә инновацион якын килүне үстерү тора. Бу максатны тормышка ашыру  өчен түбәндәге бурычлар куела:

-укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту;

-аның танып- белү активлыгын үстерү;

-укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

-белемнәрен тирәнәйтү. 

Хезмәтебезнең гамәли кыйммәте шуннан гыйбарәт: эзләнү-тикшеренүләр барышында тупланган материал, тикшерү нәтиҗәләре махсус һәм югары уку йортларында әдәбият һәм тел буенча үткәрелә торган махсус курсларда, семинарларда кулланылырга мөмкин.

Эшебездә кулланылган тикшеренү методлары: эзләнү-күзәтү, чагыштыру, мәгьлүмат-фактларны гомумиләштерү.

Эшебез барышында без күп кенә теоретик материал белән танышып, төрле гомумиләштерүләр ясадык, күренекле рус һәм татар галимнәренең, тел белгечләренең, язучыларның хезмәтләрен һәм истәлекләрен өйрәндек, аларның кыйммәтле фикерләренә таяндык. Алар арасында- Америка галиме Джеймс Боткин, күренекле педагаг Ш.А.Амонашвили, профессор Ә.Рәхимов һ.б.

Чыгарылыш квалификация эшенең структурасы керештән, ике бүлектән, йомгаклау өлешеннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Кереш өлештә эшнең актуальлелеге, төп максатлары һәм бурычлары яктыртылган. Төп өлеш үзе ике бүлеккә бүленгән. Беренче бүлектә инновация турында гомүми төшенчә бирелде. Икенче бүлектә татар телен укытуга инновацион якын килү алымнары  өйрәнелде.Йомгаклау өлешендә төп нәтиҗәләр чыгарыла, үткәрелгән тикшерүнең уңай яклары ассызыклана.

     

.

 

                               

                                        I БҮЛЕК

                 Инновация турында гомуми төшенчә.      

   «Инновация» (яңа, заманча) термины ХIХ гасырдан ук кулланылышта йөри. Аны Америка галиме Джеймс Боткин тәкъдим  иткән. Педагогика өлкәсендә яңалык проблемалары белән шөгыльләнә башлау узган гасырның 50 нче еллар ахырына туры килә. Безнең илдә фәнни әдәбиятта бу төшенчә 80 нче елларда күренә башлады. “Инновация” термины педагогик тәҗрибәдәге махсус эшләнгән яисә “очраклы рәвештә генә алынган” яңалык итеп кабул ителә. Фәнни әдәбиятта “яңалык” һәм “инновация” төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык – ул укыту процессына караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип саныйлар. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Соңгылары исә, яңа технологияләрне файдаланып, иҗади мөмкинлекләрне, фикерләүне, аралашу күнекмәләрен үстерү исәбенә, программаларда каралган. Заманча технологияләрне кулланганда, өйрәтү процессы буларак дәрес системасыннан укучыларның “төп яшәү формасына” күчүе күзәтелә (дәрес-иҗат, дәрес-очрашу, дәрес-хезмәт, дәрес-аралашу, дәрес-дуслык, дәрес-концерт, дәрес-әңгәмә, катнаш дәрес, дәрес-түгәрәк өстәл, дәрес-остаханә һ.б.).

 Инновация белем бирүнең эффектлылыгын күтәрүдә мөһим чараларның берсе булып тора.   Белем бирүгә һәм тәрбиягә инновацион якын килү педагогик   инновацияләрне кертү  һәм куллануны аңлата.

 Педагогик инновация-ул:

а)белем бирүгә яңалыклар кертүче максатка юнәлтелгән үзгәрешләр;

б)яңалыкларны үзләштерү процессы;

в)яңа методикалар һәм программалар эшләү,аларны укыту процессында куллану.

 Белем бирүдә инновацион процесслар бер-берсе белән бәйләнештә.  Инновацияне укытуда яңа методикалар куллану,дәрес оештыруның яңа ысулларын булдыру, белем бирүне оештыруда яңалыклар кетү (интеграцион программалар),белем бирүнең нәтиҗәсен бәяләү методлары дип аңларга кирәк.

1.2 Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану.

Бүгенге көндә педагогик технология дигән термин еш кулланыла. Технология ул-ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы.

Педагогик технологиянең 3 аспекты булып: а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле -төрле чаралар кулланып оештыру тора.

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган технологияләрне кулланырга тырышабыз. Профессор Ә.Рәхимовның " Иҗади үсеш технологиясен" дәресләрдә куллану да уңай күренеш. Бу технология өч өлештән тора. Беренчесе - төшенчәнең эчтәлеген һәм аңа билгеләмә бирү буенча эш итү ысулын гомимиләштерү, икенчесе - укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, өченчесе модельләштерү.

Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Шул рәвешле, тыштан материальләшкән чара укучыларның фикерләү чарасы булып хезмәт итә башлый.

Модельләштерү дәреснең аерым бер этабы буларак кертелә. Модель төзү - иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекле билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Шул нигездә, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы да булып тора.

Модельләштерү дәрестә төшенчә өстендә эш белән нык бәйләнгән. Төшенчә формалаштыру - дәреснең мөһим этабы. Чөнки төшенчә -логик фикер йөртүнең төп формасы булу белән бергә укучыларда фәнни белемнәр булдыруның төп чарасы да. Төшенчә формалаштыру дигәндә, аның эченә кергән мөһим билгеләр җыелмасын табу һәм төшенчәгә кергән предметларның күләмен ачу күз алдында тотыла. Мәсәлән, мин сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирүне түбәндәгечә башкарам:

    1 нче бирем. сүз төркеменең моделен төзергә ( төркемләп һәм тактада эшләү).

        2 нче бирем. Модельгә таянып, сүз төркеменең билгеләмәсен чыгарырга һәм бер-береңә, үз-үзеңә әйтергә.

        3 нче бирем. Укучылар төзегән билгеләмәнең дөреслеген  дәреслектә бирелгән билгеләмә белән чагыштыру, тулыландыру. Нәтиҗә чыгару.

Күргәнебезчә, билгеләмәнең тулылыгын анализлаганда, модель укучыларга күзәтү материалы аша табылган барлык мөһим билгеләрнең кереп бетү- бетмәвен ачыкларга нык ярдәм итә. Аннан соң, дәреслек белән чагыштырып, билгеләмә камилләштерелә һәм модельгә дә өстәмәләр кертелә.

        Иҗади фикерли белү исә - иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат.

“Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезендә нәкъ шул – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

     Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде. Шул ук вакытта уку-укыту системасына да. Заман мәктәбенең тормышын да информацион технологияләрдән башка күз алдына  китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп кулланырга мөмкин. Укытуның бу төр яңа технологияләрен урынлы куллану укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек тудыра. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да , дәреслекләрне дә алыштыра ала.

     Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Алай гына да түгел, хәзер кайбер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә.Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга - шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш.

 Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану—хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерда эшләү бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү—компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап  эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә.

 Укучыларга татар телен өйрәтү, аларның татар теле буенча белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертелүне таләп итә. Укытуда һәм укучыларның белемнәрен тикшерүдә шундый яңа алымнар, элек кулланылмаган технологияләрдән файдалану – барысы да бу фәнне укыту методикасын, укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү өчен этәргеч була. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге, аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдалану уңышлы.

1.2Гомуми белем бирү мәктәпләрендә инновацион технологияләрнең роле.

        Педагогик тәрбия һәм тәҗрибә заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш. Укучыга булган мөнәсәбәт белән бергә,укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш.  Мәктәпләрдә, белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче яңа (инновацион) технологияләр дә уңышлы файдаланыла.  Инновацион технологияләрне укыту процессында файдалану-белем бирү сыйфатын күтәрүдә бик нәтиҗәле чара ул. Чөнки алар укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра,

укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә.

 Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың сәләтен, аңын үстерә.

Әгәр материалны үзләштерү авыр, бертөрле икән, укучының күңеле суына,

телне өйрәнергә булган теләге бөтенләй сүнергә дә мөмкин.

   Әйе, бүгенге җәмгыятьтә күнегелгән күп мөннәсәбәтләр,традицияләр үзгәрә. Мәктәптәге укучы белән укытучы мөнәсәбәтләре дә бөтенләй

икенчегә әйләнде: укытучы да, укучы да иҗатчыга әверелә бара.

   Элегрәк укытучы яңа теманы бик матур итеп сөйли, ә укучы  бары гади

үзләштерүче ролен үти иде: бүген исә, укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш дип карала. Укытучы бу очракта укучыларның актив фикерләү эшчәнлеген, акылын, зиһенен үстерү өчен юнәлеш бирүче, әйдәп баручы ролен үти. Хәзерге шартларда,

мәгълүматның күләме тиз үскән  вакытта, кирәген сайлап ала белергә,

тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл

күрсәтү-уку-укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була.                                

       Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала.

Ялкыткыч эш төрләрен һәр дәрестә кат-кат башкаруга караганда кызыклы

ачышлар булганы укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә,

иҗади эзләнүгә теләк тудыра. Шуңа да соңгы вакытта укучының белем сыйфатын күтәрүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа технологияләрне өйрәнү һәм дәрестә куллану турында күп сөйләнелә, языла.         Инновацион технология эчтәлеген ачуда эшчәнлек, ирек, бербөтен

шәхес, өйрәнүченең ихтыяҗлары, кызыксыну һәм башка шундый төшенчәләр файдаланыла.

                                

                                        II бүлек

 Яңа дәүләт стандартлары шартларында татар телен укытуга инновацион якын килү

2.1Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.    

  Без, татар теле укытучылары, бары тик яхшы әзерлекле  укытучы гына

белем бирүне югары дәрәҗәдә алып барырга, укучыларда тыңлап аңлау,

сөйләү, уку, язу өлкәсендә ныклы белем һәм күнекмәләр булдырырга сәләтле, укытучы белән укучының демократик ,гуманлы, эзләнүчән һәм икәнлеген аңлыйбыз.   

     Шулай итеп,  инновацион технология төп максаты итеп укучының белем алу эшчәнлеген активлаштыруны күздә тота дип әйтү дөрестер.

   Дәресләрдә кулланыла торган тәхнологияләрнең берничәсенә тукталып китәсем килә.

    Шәхескә юнәлтелгән технологияләр.

Татар телен ана теле буларак өйрәтүнең сыйфатын яхшыртуда әлеге технологияләр зур әһәмияткә ия. Аларның асылы-укучы шәхесенә  хөрмәт

белән карау, аның иреген чикләмәү, укытуның җитәкче күрсәтмәләренә сукырларча буйсынуга нигезләнгән төреннән ераклашу. Аның урынына үзара аңлашу, ихтирамлык мөнәсәбәтеиҗади эш стилен булдыру;инде хәзер информацияне аңлы рәвештә кабул итәргә әзер булган, табигый сәләтен уңышлы файдалана белгән, төрле тормыш шартларында кулланылырлык тәҗрибәгә ия яшь буын тәрбияләү кирәк.

    Күренекле педагаг Ш.А.Амонашвили  шәхескә хөрмәт белән карау

технологиясендә телгә өйрәткәндә иң мөһим шарт итеп, укучыларның

язма, телдән сөйләм эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруны , аңлап

укуны һәм лингвистик мөмкинлекләрне камилләштерүне сорый.

Ш.А.Амонашвили укучыларның эшен баллар белән бәяләүне дөрес түгел

дип исәпли. Ул балалар хезмәтен үзанализ ярдәмендә һәм сүз белән характерлап, сөйләп биреп бәяләргә тәкъдим итәм.

                                             

ЙОМГАКлау

           Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертә.

   Ләкин шунысын да билгеләп үтү мөһим: башка предметлар буенча электрон пособияләр, төрле программалар сатуда бик күп, ә татар теле һәм әдәбияты өчен мондый әсбаплар әлегә юк дәрәҗәсендә. Шуңа да укытучыларга эзләнергә, презентацияләр төзү өчен төрле чыганаклардан материаллар тупларга туры килә.

    Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә,ул,һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

Әлеге хезмәтне язу барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1)укучыларга белем һәм күнекмәләр алганда инновацион якын килү- иң әһәмиятле этапларның берсе булып санала;

2) укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш

3) Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет     алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш.

Использованная литература:

  1. Асадуллин А.Ш. Дидактический материал для русскоязычных учащихся. Казань, «Магариф», 2002г.
  2. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А.  Основы методики обучения татарскому языку для русскоязычных учащихся. Казань, изд.“Магариф”,2006 г.
  3. Львов М.Р. «Словарь справочник по методике русского языка» №2101, «Русский язык и литература» М., «Просвещение», 1988, 240 стр.;
  4.  Журнал “Магариф” , 2000 г., №3
  5.  Журнал “Магариф”,2002 г.,№6,№8
  6.  “Обучение татарской устной речи” Лингводидактические основы. Издательство “Магариф” ,130 стр.
  7. Фрумин И.Д. Компетентностный подход как естественный этап обновления содержания образования // Педагогика развития: ключевые компетентности и их становление. - Красноярск, 2003.
  8. Харисов Ф.Ф. “Основы методики обучения татарскому языку как народному” Филиал издательства «Просвещение»,2001г.,431 стр.
  9. Хуторской А.В. Педагогическая инноватика: методология, теория, практика: Научное издание,-М.: Изд. УНЦ ДО, 2005.

 

                                 1нче кушымта

      Эш беткәч, уйнарга ярыймы?(4нче класс)

Максат. Г. Тукай турында укучыларның белемнәрен тулыландыру, яңа мәгълүматлар бирү; сәнгатьле, дөрес һәм аңлап уку күнекмәләрен , логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү; сабырлык, эшкә бирелгәнлек сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау:компьютер, китап күргәзмәсе

                  Дәрес барышы

1.Оештыру.

-Кояш елмая. Ул да безгә бүгенге дәресне үткәрергә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Һәрберегезнең кәефе яхшы, димәк, дәресне башларга мөмкин.Дәресебезнең максаты-дөрес, сәнгатле, аңлап укырга өйрәнү, фикеребезне дөрес итеп туплап бирү.(Дәрестә эшләү һәм утыру кагыйдәләрен кабатлау)

2.Яңа теманы үзләштерү.

(Г. Тукайның “Туган тел” җыры яңгырый)

-Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөре уянган чакта гап-гади бер малай дөньяга килә. Әти- әниле, тигез канатлы була ул. Аңа Габдулла дигән исем бирәләр.Укучылар, кем турында сүз бара икән?

-Әйе, балалар, сөекле шагыйребез Г. Тукай турында. Сезгә бу исем таныш инде. Нәрсә беләбез икән шагыйрь турында?

(Компьютерда тестлар чишү)

1.Г. Тукай кайсы елда туган?

1860,1912,1886

2.Аның туган авылының исеме?

Кушлавыч, Кырлай, Өчиле

3.Быел Тукайның тууына ничә ел?

100, 150, 125

4.Тукай шигыре кайсысы?

“Җырларым” , “Гали белән кәҗә”, “Энекәш кирәк миңа”

5.Кайсы әкиятне Тукай язган?

“Гөлчәчәк”, “Шүрәле”, “Таңбатыр”

(Укучының белемен компютер бәяли.)

 Тукай эзләре буенча сәяхәткә чыгабыз (Г. Тукайның “Исемдә калганнар” дигән әсәре буенча әңгәмә) Укучыларның фикер алышуы уздырыла.

3.Физкультминут

Уңга кара, сулга кара,

Өскә кара, аска кара,

Мондый күнегүләр кирәк,

Чөнки күзләр тиз ара.

4.Викторина “Тукайның кайсы әсәреннән?”

А)Нәкъ  кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр” кысты дип акыра,

Туганнарын чакыра.

Б)Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

В)Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып.

Г)Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы,

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек?

                                                                                               -- Сез, укучылар, Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез.Аның шигырьләрен яратып укыйсыз.Бүген тагын бер шигыре белән танышырбыз.Ул “Эш беткәч уйнарга ярый” дип атала. Шигырьнең исеменә игътибар итегез,ул “эш” сүзе белән башлана. Сезнеңчә “эш” сүзе нәрсәне аңлата, шуны языйк әле.Ә "уен” сүзе нәрсәне аңлата?(схема ясау)

Әнигә булышу        хәрәкәтләнү

Кар көрәү                                           су коену

Идән юу                                           туп белән уйнау

Бәрәңге әрчү          саф һавада йөрү

Җир каеру                                           сәламәтлекне ныгыту

-Бу сүзләр белән шигырь эчтәлеге туры килә микән? Алдагы максатыбыз – шуны ачыклау.(Шигырьне сәнгатьле уку.Дәреслектән күзәтү.)

-Сүзлек өстендә эшләү.Таныш булмаган сүзләрне дәфтәргә яздыру(дәрсен, берлән, сабрит, ихлас белән, һ.б.)

-Укучылар, шигырьне тагын бер кат укыгыз һәм шагыйрь кайчан уйнарга яраганлыкны һәм кайчан дәресне әзерләргә кирәклекне әйткән икән, шуны карандаш белән билгеләп барыгыз.

-Тәрәзә аша урамга күз салыгыз әле,табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

-Күктә кояш елмая, безнең урамга чыгасы килә, ләкин укучының төп эше нәрсә икән?

-Сезнең күңелегез күтәренкеме? Ә шагыйрь бу шигырен нинди күңел белән язды икән?(“Чылбырлата” укыту һәм төсләрне ачыклау)

-Ә сезнең арагызда шигырь язучылар бармы?

-Шигырьдәге бала ошадымы? Бала урынында сез ничек җавап бирер идегез?Шигырьнең төп идеясе нинди? (Укучылар җавабын тыңлау)

6. Йомгаклау.

-Балалар, бу шигырь сезне нәрсәгә өйрәтте? Димәк, кайчан уйнарга ярый?

Дәресебезне Г. Тукайның “Карлыгач” шигыре белән  тәмамлыйсым килә.(Шигырьне аудиоязмада тыңлау.)

-Тукайның бу шигыре “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренә аваздаш.(Фикерләрен тыңлау)

7.Өй эше.Шигырь  эчтәлегенә кечкенә хикәя язарга.

8.Билгеләү.

                                                                                             2нче кушымта

Тема. Яз килә.(3нче класс)

Максат: уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү; тема буенча лексиканы активлаштыру;авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен ныгыту; туган як табигатенә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау.Компьютер

             Дәрес барышы

  1. Оештыру.

-Дәрескә әзерлекне тикшерү.

-Уңай психологик халәт тудыру.(Мин игътибарлы. Мин бүген яңа сүзләр өйрәнәм. Мин татарча сөйләшәм. Укучы икәнемне һәрвакыт истә тотам. Шуңа һәрвакыт дөрес утырам.)

2.Белемнәрне актуальләштерү.

  -Фонетик күнегү:әйт, күңелле,көмеш, җир, яңгыр, кайта.

  -Уен “Сүзләрне таныйсыңмы?”(Яз белән бәйле сүзләрне табу)

Тамчы,язучы, матур, буран, сыерчык, туган тел, өстәл, гөрләвек, 8 нче Март, шигырь,хәреф.

  -Яз турында дүрт юллык шигырьләр уку.(Өйдә ятларга кушыла)

3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

А)Видеосюжет карау(язгы табигать турында).Күргәннең кыскача эчтәлеген сөйләү.Шуннан чыгып, сорау кую.

-Балалар, без бүген нәрсә турында укыячакбыз?

Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.

Б)Дәреслек белән эш.Укытучы М.Мазуновның “Яз килә” шигырен сәнгатьле итеп укый.

-Сүзлек эше(Компьютердан күрсәтелә) Дәфтәргә яздыру:                   

Көмеш тамчылар-серебряные капли

Ямьле-красивый

Күңелле-веселый

Әмма-но

(Сүзләрне хор белән укыйлар.Тәрҗемәләрен истә калдыралар.Белемнәре тикшерелә.)

-Шигырьне эчтән укыту.

-Хор белән укыту.

-“Чылбырлата” укыту.

-Тулысынча сәнгатьле укыту.

4.Физкультминут.Күзләргә ял.

     5.Бирем. Төшеп калган сүзне тап.(Компьютерда төшеп калган сүзләр белән шигырь юллары күрсәтелә.)

Көннәр ...,күктән алсу

Нур сибеп ... көлә.

Җиргә тама ...  ...-

Сагынып көткән ... килә.

6.Дәфтәргә төшеп калган сүзләрне өстәп, күчереп язу.

7.Диалог төзү.

-Көннәр нинди?

-Кояш нишли?

-Җиргә нәрсә тама?

-Язны ни өчен яратасың?

8.Карточкалар белән эш. Сүзләрдән җөмләләр төзетү.

Матур яз җитә. Яз көне кояш ныграк җылыта. Түбәдән тамчы тама.Җылы яктан кошлар кайта.

9.Тыңлап аңлау күнегүе. Нури Арслановның “Яз” шигыре укыла.

        10.   Белемнәрне ныгыту.Компьютерда тест сорауларына җавап бирү.

А) Язның төп билгесе:

-кояш кыздыра;

-кар ява;

-көннәр озая.

Б)Дөрес тәрҗемәне тап:

Аяз-  1)ясный;

          2)прекрасный;

          3)солнечный.

В)Кайсы җөмлә дөрес?

-Түбәдән тамчы тама.

-Елгада тамчы ага.

            11.Өй эше. Шигырьне ятларга.

          Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану   12.Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"TBL" и "PBL" Два новых подхода к преподаванию анлгийского языка

Task based learning(TBL) и Project based learning(PBL) краткое описание этих двух методик...

Методика преподавания иностранных языков в условиях обновления содержания языкового образования.

Методика преподавания иностранных языков в условиях обновления содержания языкового образования....

Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня учителя татарского языка и литературы Набиуллиной Раушании Габбасовны на 2018-2023 годы

Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня учителя татарского языка и литературы...

Использование мультисенсорного подхода в преподавании английского языка

Презентция о мультисенсорном подходе для методического семинара в рамках участия в конкурсе "Учитель года"...

Современные подходы к преподаванию русского языка и литературы в условиях введения ФГОС ООО.

Напичканный знаниями, но не умеющий их  использовать ученик напоминает фаршированную рыбу, которая не умеет плавать....

Личностно-ориентированный подход в преподавании иностранных языков.

Знание английского языка в современном обществе является своеобразным окном в огромный мир....

Возрождение родного языка и применение современных инновационных подходов в преподавании родного языка и литературы

В статье затрагиваются проблемы возрождения родного языка и создание языковой среды путем применения инновационных подходов....