"Бану әби сабагы" әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему

Хамидуллина Гузель Мохлисулловна

"Бану әби сабагы" дәоес эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Бану әби сабагы. (3 дәрес)

Максат: Язучы Кояш Тимбикова әсәрләре белән таныштыру.

Бурычлар: 1) К.Тимбикованыд “Бану әби сабагы”, Ф.Тарханованың “Без бәлеш пешерәбез” әсәрләре белән танышу. 2)Татар халык ашлары турында мәгълүмат бирү. 3) әби-бабайларга ярдәм итү, аларның киңәшләрен истә тотып, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру, мотивация.

Кунаклар киләсе көнне

Өйдә пәрәмәч пеште

Тәмле исләрен аңкытып

Табадан бәлеш төште

Әни юкта мин аларга

Бал һәм май ягып чыктым

“Кайсы тәмлерәк икән дип

Барсын да кабып чыктым

Бу хәлне күреп, әнием

“Пәрәмәч”Бәлеш” диде

Аннары шәпләп “сыйлады”

Миңа зуууур “өлеш” тиде.

  • Бала кунакларга дип пешергән ризыкларны ни эшләткән? Синең белән мондый хәл булганы юкмы?
  1. Актуальләштерү.
  1. Өй эше тикшерү.
  2. Татар халык ашлары турында ниләр белүләрен сорашу. Чәкчәк, өчпочмак, бәлеш(итле, баллы), гөбәдия, пәрәмәч.
  3. Халкыбызның гореф-гадәтләре турында сөйләшү. (читтән килгәннәрне ипи-тоз, соңгы елларда чәкчәк белән каршылау. Кунакны самовар чәе белән сыйлау.
  1. Яңа материалны аңлату.
  1. Кояш Тимбикованың “Бану әби сабагы” әсәре белән танышу.

-Автор белән танышу. Портретын карау. Биографиясе белән танышу.

-Әсәрнең бер өзеген уку.

-Эчтәлекне ачыклау.

2.  Сорауларга җавап.

-Бану әби кем ул?

-Мәктәп балалары әби белән ничек таныша?

-Әнәс ни өчен дәрескә соңга кала?

-Малай нилектән әбигә чәй куеп та эчерә алмый?

-Укытучы балаларга нинди киңәш бирә?

3. Укучылар әбине шефлыкка алалар.

- Син өй җыештыра, тузан сөртә беләсеңме?

-Кызлар идән юганда, әби нилектән ыңгыраша?

-Ничек уйлыйсың әби чынлап та авырды микән?

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту. 

Син яшәгән төбәктә Бану әби кебек ялгыз карчыклар бармы? Сез аларга ничек булышасыз кебек сораулар белән әңгәмә кору.

  1. Мөстәкыйль эш.  
  1. Ф.Тарханованың “Без бәлеш пешерәбез” шигырен уку.

-Флера траханованың портретын кару. Биографиясе белән танышу.

  1. Биремнәрне эшләү.

–Бәлеш пешерә беләсеңме?

-Сезнең өйдә аны кем пешерә?

-Бәлеш өчен ниләр кирәк?

3. Сайлап уку күнегүләре. Камыр ясау серләрен аңлаткан урынны гына сайлап укы. Зур итеп бәлеш пешергә, кунак чакырганнармы?

  1. Өйрәнгәннәрне ныгыту.
  1. Аудиоязмада “Бану әби сабагы” хикәясен тыңлау.
  2. Текстны кабат уку.
  1. Дәрескә йомгак. Рефлексия.
  1. Бу дәреснең файдасы нәрсәдә булды?
  2. Дәрес ахырында кәефең нинди?
  3. Дәрестә үзең биргән җавапларыңа нинди билге куяр идең?

Өй эше. 1) Хикәянең эчтәлеген сөйлә.”Тузан сөртүнең дә хикмәте бар” темасына тексттан өзек китерергә. Әби хәйләсе турында сораулар әзерләргә. Әниемә/әбиемә минем булышуым темасына хикәя төзе.(Әбиеңнең-әниеңнең имзасы белән бергә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.4 сыйныф, рус төркеме.ФГОС

4 сыйныфның рус төркеме өчен татар теле һәм әдәби укудан Р. З. Хәйдарованың "Күңелле татар теле" дәреслеге буенча эш программасы....

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.2сыйныф, рус төркеме. ФГОС

Р. З. Хәйдарованың "Күнелле татар теле" дәрелеге буенча татар теле һәм әдәби укудан рус төркемнәре өчен эш программасы. 2сыйныф,...

Әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС

Әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОСДәреслекләр:.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктә...

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, рус төркеме.ФГОС

Татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, рус  төркеме.ФГОСХайдаова Р.З.  "Күңелле татар теле"...

Конспект внеурочного мероприятия "Баня - залог здоровья!"

Внеурочное мероприятие для обучающихся 1-3 курсов. Разработано и проводилось с целью: расширить знания обучающихся о благоприятном воздействии бани на организм, видах бани, физических факторах восстан...