Онытмабыз сине, бөек Тукай!
методическая разработка
Татар халкының да ихтирамга һәм игътибарга лаек шәхесләре бик күп. Шуларның берсе – халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукай! Быел аның тууына 140 ел! Һәр ел саен халкыбыз бөек Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үтә. Һәр ел сәхнәләрдә, мәйданнарда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сөекле шагыйребез иҗатына багышланган әдәби кичәләр уздырыла. Без дә бүгенге сыйныфтан тыш уку дәресебезне сөекле шагыйребезне искә алуга багышларбыз. Әлеге чараның төп максатлары:
- Бөек шагыйрь Габдулла Тукай турындагы белемнәрне тирәнәйтү, сөекле шагыйребез иҗатына хөрмәт уяту.
- Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
- Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 22.47 КБ |
Предварительный просмотр:
Онытмабыз сине, бөек Тукай!
(Сыйныфтан тыш уку дәресе)
Дәреснең максатлары:
- Бөек шагыйрь Габдулла Тукай турындагы белемнәрне тирәнәйтү, сөекле шагыйребез иҗатына хөрмәт уяту.
- Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
- Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: шагыйрьләрнең портретлары, Г.Тукай турында замандашлары һәм шагыйрьнең сүзләре язылган плакатлар, укучыларның Г.Тукай шигырьләренә, әкиятләренә карата ясалган рәсемнәре, шагыйрьнең иҗатына багышланган китап күргәзмәсе, компьютер.
Дәреснең барышы:
Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Барыбыз өчен дә бүгенге көн хәерле булсын, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый изге теләкләр белән сыйныфтан тыш уку дәресен башлыйбыз.
Җир йөзендә яшәүче һәр халык үзенең асыл улларын-кызларын, бөек затларын барлый, аларны зурлап, олылап дөньякүләм киңлекләрдә танытырга омтыла. Кылган гамәлләрен, хезмәтләрен тәкъдир итеп, аларга мәһабәт һәйкәлләр куя; зиннәтле музейлар ача; исемнәрен җырларга куша; китап битләрендә терки; истәлек такталарда, урам атамаларында мәңгеләштерә.
Татар халкының да ихтирамга һәм игътибарга лаек шәхесләре бик күп. Шуларның берсе – халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукай! Быел аның тууына 140 ел! Һәр ел саен халкыбыз бөек Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үтә. Һәр ел сәхнәләрдә, мәйданнарда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сөекле шагыйребез иҗатына багышланган әдәби кичәләр уздырыла. Без дә бүгенге сыйныфтан тыш уку дәресебезне сөекле шагыйребезне искә алуга багышларбыз. Укучылар, сүзне сезгә бирәм, рәхим итегез!
1 а.б.: Шатлыгыннан бүген апрель көлә,
Көлү тавышы – һәрбер инештә.
Карлар түгел, җирнең җаны эри, -
Апрель аңа шундый килешкән!
Апрель булып, җиргә Тукай килә,
Мәңгелек яз җиргә китерә.
Шул язларны йөрәкләргә салып,
Киләчәккә безгә илтергә!
(Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры башкарыла).
2 а.б.Тукай үлде, диләр, тыны бетеп,
Һич ышанмыйм мондый сүзләргә;
Тукай яши безнең уебызда,
Тукай яши безнең хисләрдә.
Язлар киләмени ташкыннарсыз,
Язлар буламыни тургайсыз,
Мөлдерәмә безнең лирикабыз,
Яшәгән юк безнең Тукайсыз.
1а. б: Тукай! Нинди бөек исем! Бу исем безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз булып нур чәчеп тора.
Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,
Сукмагымда – Тукай эзләрен.
Күңелемдә балкый маяк булып,
Тукай моңы, Тукай сүзләре.
Кем юрады икән, ятим бала
Якты йолдыз булып калкыр дип.
Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,
Халык күңелендә балкыр дип.
2а.б: Һәр милләтнең, һәр халыкның үзенең моңы, җыры, көе, зары була. Һәрбер милләт кайгыра, шатлана, моңлана, зарлана... Һәрбер милләтнең моңын, шатлыгын әйтеп бирә торган үзенең шагыйре – халык шагыйре була. Халкыбызның еллар буена күңелендә янган тойгысын әйтеп биргән шагыйре - Габдулла Тукай.
Тукай үзенең иҗаты, шигыре белән халкыбызның әйтергә теләгән тойгыларын җиңел, шома, искиткеч матур бер телдә әйтеп бирде. Менә шуңа күрә Тукай, татар әдәбияты тарихында “халык шагыйре” дигән дәрәҗәле исем алды.
1 а.б. Тукай, синең моңлы исем белән
Бөтен үткәнебез бәйләнгән.
Синең сагыш тулы шигырьләрең
Халык җырларына әйләнгән.
Татар теле – Бөек Тукай теле,
“Туган тел”ем – милли җырларым.
Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,
Яңгыратып йөрәк моңнарын,
Тибрәндереп күңел кылларын.
(Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган авыл” җыры башкарыла).
2а. б: Г.Тукай татарның җаны иде. Ул татарны эче катканчы көлдерә ала, ул татарның йөрәген өздереп-өздереп елата ала, ул татарның кәефен хушландырып шатландыра яки аны кайгырта ала иде...
Укучы:
Тукай абзый әкиятләре
Үзе бер серле сандык.
Шул сандыкны ачып карау –
Безнең өчен зур шатлык.
Ябылмасын серле сандык,
Әкиятләр сандыгы.
Тукаебыз иҗатында-
Телебезнең асылы.
1 а. б: Тукай – үзенең замандашлары, яшьтәшләре өчен генә түгел, үзеннән бик күпкә яшь кешеләргә дә, киләчәктә туачак балаларга да замандаш булган шагыйрь. Тукай һәр буынга яшьтәш. Тукай һәр буын белән яңара. Чөнки Тукай – гасырлар шагыйре.
Укучы: Бөек хезмәт өчен – бөек хөрмәт.
Яхшы бездә халык хәтере.
Онытмабыз. Безнең күңелләрдә
Бөек шагыйрь – Тукай, син – тере.
2 а. б: Г.Тукай бүген дә әдәбият күгендә якты йолдыз булып яна. Без бүген дә аның моңлы сазы алдында баш иябез, шигъриятенә тагын бер кат сокланабыз, аннан зәвыклы ләззәт алабыз.
Габдулла Тукай бик аз яшәде, әмма бик кыска гомере эчендә дә ул үзен бөек язучы итеп, үзеннән соң килгән шагыйрьләрнең остазы итеп танытырга өлгерде.
Укучы: Син илемнең булдың сөйгән улы,
Горурлыгы татар халкының.
Киләчәккә узып барасың син
Яклаучысы булып хаклыкның.
1 а. б: Габдулла Тукай – шигырь өчен туып, шигырьдә яшәп, шигырьдә үлгән җан. Тукай һәм шигырь – аерылгысыз бер бөтенлек, бер дөнья ул.
Укучы: Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны.
Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син – шагыйрьләр солтаны.
2 а.б: Г.Тукай – татар халкының бөек улы. Бу якты дөньяга яз аенда килгән, яз аенда киткән. Тукай ул – бөеклек. Бөекләр алдында кешеләр һәрчак баш ияләр. Тукайның бөеклеге, әлбәттә, аның әсәрләрендә. Ләкин шагыйрьнең үз тормышы да бөеклек бит. Ачлык, фәкыйрьлек, рәхимсез чир. Менә шушы авыр шартларда иҗат иткән шагыйрь миллионнарны җәлеп итәрлек әсәрләр тудырып калдырган.
Халык моңы – синең моңың булды,
Халык күңеле – синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек
Озын булыр, шагыйрь, гомерең!
1 а. б: Тукай иҗаты татар дөньясы эчендә генә калмады, үзе исән вакытта ук аны бик күп төрки халыклар яратып укыдылар, аның исеме бөтен дөньяга танылды.
Тукайның татар мәдәнияте тарихындагы урыны рус мәдәниятендә Пушкин биләгән дәрәҗәгә тиң. Тукай иҗатын мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнәләр; аның турында повестьлар, поэмалар, пьесалар язалар; урамнарга, уку йортларына, театрларга аның исеме кушыла. Татар халкының бөтен мәдәни торышы Тукай исеме һәм иҗаты белән сугарылган.
Укучы: Мәңге яшәр Тукай халык белән,
Бергә җырлап, эшләп, кайнашып,
Татарстанның бөек гаиләсендә
Гадәт, әхлак, бәхет алмашып!
Юк үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән
Туган халкым кодрәт, көч ала.
2 а.б: Г.Тукай – бөек шагыйрь, ләкин шул ук вакытта Тукай табигать тарафыннан язылган үзе бер бөек шигырь, буыннан буынга җырлана торган шигырь.
1.а.б.Г.Тукай турында аның каләмдәшләре һәм замандашлары бик күп гыйбрәтле фикерләр язалар:
“Тукай – безнең олуг милли шагыйремез иде. Тукай – безнең мәктәп балаларымыз өчен, яшь буынымыз өчен милли бер каһарманымыз. Тукай – безнең киләчәктә татар әдәбиятына салына торган тере бер нигеземез”.(Г.Исхакый)
Укучы: Син бер гөлме? Милләт бакчасының
Гөлләренә баскан былбылымы?
Син сайрыймсың хисле шигырьләрне,
Телләреңә баскан былбылмы?
2 а.б: Ф. Әмирхан аның нинди шагыйрь, кем җырчысы икәнлеген, гаҗәп бер мәгънәви төгәллек белән болай билгеләгән: “Тукаев - кайгы-хәсрәт баласы, моңнар шагыйре, авыр тойгылар, авыр мәшәкатьләр җырчысы иде. Менә шуңа күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды, аны аңлады...” .
Укучы: “Хөласа, Тукаевны шигырь фәзасында берсе кыйный торган, икенчесе сыйпый, сөя торган ике канат очыра иде, — дип язды безнең якташыбыз, тел галиме Җамал Вәлиди. — Аны шул ике канат күккә очырды, шулар аңа нам вә шөһрәт бирде. Ул инде китте. Ләкин аның кечкенә гәүдәсе генә китте. Аның ул бөек канатлары һаман калды. Алар һәнүз әүвәлге мәһабәт вә газаматилә безнең әдәбият күгебездә кагынып йөриләр, берәүгә мадех вә сәна укыйлар, берәүләрдән һаман көләләр, җәрех вә һөҗүм итәләр».
1 а.б. Тукай яши күңелләрдә,
Үткәннәрнең көзгесе ул.
2 а.б. Халкыбызның рухы, дәрте,
Илһамының билгесе ул.
Укучылар, дәресебезне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: Габдулла Тукайның иҗаты безнең барыбыз өчен дә әхлакый идеал, үз халкыңа һәм илеңә хезмәт итү өлгесе булып тора. Шагыйрьнең үлемсез мирасы барчабызны да игелекле эш-гамәлләргә җилкендерсен, милли үзаңыбызны үстерүдә юл күрсәтүче йолдыз булып балкысын!
Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры яңгырый.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Твой нестерпимо синий, твой нестеровский взор".
Внеклассное мероприятие, посвященное 150-летию со дня рождения русского художника М. В Нестерова , родившегося в Уфе....

Презентация коллекции "Синяя птица"
Коллекция выполнена из вязанных и швейных изделий.Коллекция демонстрируют обучающиеся "Колледжа Профессиональной моды"...

Синий свет как фактор влияния на познавательную активность студентов"
Если спросить у любого обучающегося или преподавателя нашего техникума: «Без чего невозможна жизнь человека?», то чаще всего слышишь: «Без воздуха, без пищи и воды». Но оглянитесь вокруг: всё, на что ...
Визитка "В краю синих гор"
Данный проект предназначен для проведения внеклассных мероприятий в средних и старших классах по формированию активной гражданской жизненной позиции.Работа над проектом способствует развитию творчески...

Литературный час, посвящённый 137-летию татарского поэта, публициста Габдуллы Тукая, для учащихся 6 класса
Литературный час, посвящённый 137-летию татарского поэта, публициста Габдуллы Тукая, для учащихся 6 класса...


