Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе күркәм гадәтле.
классный час по теме

Шигапова Альфия Хантимировна

3-4 сыйныфлар өчен ачык сыйныф сәгате.

Чараның максаты:

1) кешеләрне шатландыру - үзе бәхет булуына төшендерү;

2) укучыларда инсафлылык, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт, ветераннарга олы хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kesheleklelek.doc293.5 КБ

Предварительный просмотр:

Т Татарстан республикасы

Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Фасил Әхмәтов исемендәге

Кәркәүч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Ачык сыйныф сәгате

3-4 сыйныф

Сыйныф җитәкчесе: Шиһапова Әлфия  Хантимир кызы

2011

            Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе күркәм гадәтле

Максат:  1) кешеләрне шатландыру – үзе бәхет булуына төшендерү;

                 2) укучыларда инсафлылык, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт,  

                    ветераннарга олы хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү;

                  3) шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы

                   мәрхәмәтле, кешелекле булуын аңлату.

Материал:  “Әдәплелек дәресләре”, Л. И. Галиева, К., 2004 ел,

                    экран, видео,презентция “Кешелек-гаиләдән башлана”,  DVD, рәсемнәр, фотокарточкалар.

ема           Дәрес барышы:

                Экранда Н. Островский сүзләре.

    Бер укучы сәнгатьле итеп укый.

                        “ Кешегә иң күп яхшылык эшләгән кеше генә яхшы кеше була.

                        Кешенең иң кадерле нәрсәсе – аның гомере. Гомер аңа бер генә

                        тапкыр бирелә, һәм аны мәгънәсез үткән еллар өчен  

                        газапланмаслык итеп, әшәкелек һәм ваклык белән үткән

                        көннәр өчен хурлык утында янмаслык итеп үткәрергә кирәк.

                        Үлгән вакытта, бөтен гомерен, бөтен көчен дөньядагы иң изге

                        нәрсәгә - кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип

                                         әйтерлек булсын.”  

 Укытучы сүзе:

  1. Балалар, яхшы кеше нинди була ул?
  2. Сез ничек уйлыйсыз?  

 ( Балалар җавабы:  Кешелекле, игелекле, мәрхәмәтле, игътибарлы һ. б. сыйфатларга ия булган кешеләр.)

Укытучы : Әйе, укучылар.

 Экранда “ Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен”,- дигән сүзләр чыга.

Укытучы: Әйе, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, ятимнәр яши безнең арабызда.  Кешелек дөньясы нинди генә фаҗигаләргә юлыкмаган да, нинди генә афәтләр кичермәгән ул?

             Бөек Ватан сугышы, Афганстан, Чечнядагы сугышлар.

             Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешеләр гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган ...

            Экранда сугыш күренешләре    

 1418 көн һәм төн дәвам иткән шушы сугыш илебезгә күпме хәсрәт, кайгы китерде.

 Әйдәгез әле, балалар, сезнең нәселдән дә сугышта катнашкан бабай, абыйлар, туганнарыгызны әйтеп китегез әле.

 (Укучылар: Илнар: - Минем бабам сугышта булган. Ул Бөек Ватан сугышы инвалиды.

    Алмаз: - Минем абыем- Гибазов Айдар Чечняда хезмәт итте.

   Мөнирә: - Ә минем әтием Афганстанда интернациональ бурычын үтәгән.).

 

 Экранда Шигапова Ларисаның “Татлы сагыш” шигыре  .

    Бер укучы шигырьне яттан сөйли.                                    

“Татлы сагыш”        

Яз җитүгә, туган илгә

Кайта казлар, канат кагып.

Бөек Җиңү көне җитә -

Бәйрәм итә барча халык.

Әбиләр дә, бабайлар да

Бу бәйрәмнән нидер көтә:

Ялгыз карчык картын көтә-

Гәрчә инде сугыш җиле

Ачы хәбәр җиткерсә дә ...

Әле һаман төшләрендә

Кара хатлар китерсә дә,

Керә аңа якты ак төш –

Күз алдында бер күренеш –

Солдат кайта авылына,

Ул йөгерә каршысына ...

Алтмыш биш ел –

Бер үк төш ул,

Кабатлана торган көч ул!

Уяна ул өметләрдә...

Шул ук тормыш ...

Шул агыш...

Күңелдә - 65 яшьлек

Таталы сагыш, ачы сагыш.  

 Укытучы: Бу шигырьне Кәркәвеч авылында 95 яшен тутырган, хөрмәткә лаеклы  Шигапова Сарабикәгә багышлап оныкчыгы Лариса язган. Сарабикә әби  2  баласын берүзе үстергән. Андый карчыклар безнең илдә бик күп булган. Алар ирләренә тугры булып калганнар, шуңа күрә аларны солдаткалар дип йөртәләр.

Сарабикә әбинең бәхете бар, ул оныгы, оныкчыклары, киленнәренең кадер – хөрмәтендә яшәп ята.

/Сарабикә әбинең гаиләсе, тормышны яратулары, гаилә кешенең бишеге,  туган йорты , аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе булуы турында  презентация карау./ 

Ә бит балалары, туганнары була торып та картлар йортында гомер итеп яшәп ятучы катрлар, карчыклар да бар. Гомер итәләр дисәң, дөрес тә булмас инде, аларның дөньясы тукталган, бер урында тапталып торган кебек тоела миңа.

     Без, сезнең белән андый ялгыз карт – карчыкларга үзебезнең ягымлы карашыбызны, татлы сүзебезне, кулыбыздан килгән ярдәмебезне кызганмыйк.

    Сугыш вакытыннан ук “Тимурчылар” хәрәкәте үзенең изге эшләре белән карт – карчыкларны хәйран калдырган.  Хәзер дә бу эш дәвам ителә.

 (Дәрескә әзерләнгәндә сыйныфтагы укучыларга әдәплелек кагыйдәләренә кагылышлы инсценировкалар әзерләргә кушыла).

  1. “Урамда” . Гүзәл мәктәптән кайтып бара, менә ул күрше әбисен күреп алды. Әбинең кулында ике сумка иде. Гүзәл тиз генә барып әби белән исәнләшә һәм аның бер сумкасын алып әбине озата.
  2. “Нәни тимурчылар” . Миниса апа Кәркәвеч авылында хөрмәткә лаеклы карчык.Сугыш вакытында шәфкать туташы булып эшләгән.Ләйсән белән Азат Миниса апаларга килделәр, исәнләштеләр.Хәлен белгәч, өен җыештырдылар, су китерделәр.Миниса апа аларны тәмле чәй белән сыйлады.

Укытучы сүзе: Бу гади генә күренешләр. Барыбызның да кулыннан килә торган эш.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк. Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечня җирләрендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз алдында баш иябез!

Тактада Бөек Ватан сугышындагы, Әфганстан, Чечня җирләрендә хезмәт иткән авылдаш-солдатларның фотосурәтләре күренә.

Аларның батырлыклары безне яхшы , изге эшләргә этәрсен иде.

Укытучы: Халкыбызда әүвәл - әүвәлдән ятимнәргә, кулы – аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә карата аерым бер караш яшәп килгән.

Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар.

Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә, яшь буынга, шул турыда чаң суга.

Салкын, буранлы кышкы көннәрдә, җәйге көннәрдәге кояш кебек, йөрәгебездә кечкенә генә кояш тудырыйк.

Тактага кояш рәсеме эленә.

Укытучы: Укучылыр! Безнең кояшыбызга нидер җитмәгән кебек.

Укучылар: Кояшыбызның нурлары юк.

Укытучы: Әйдәгез, дәресебезнең ахырында кешелеклелек сыйфатларын искә төшереп, кояш нурларына язып барыйк.

ярдәмчел

        игелекле

кайгыттучан

шәфкатьле

мәрхәмәтле

      әдәпле

тәүфыйклы

      изге

игътибарлы

Нурларына балалар санаган кешелеклелек сыйфатлары язылып бара.

             

Кояшыбыз әкрен генә зурая барсын, аңа нурлар җибәрик. Яхшылык нуры, изгелек нуры, шатлык нуры. Шушы нурлар ялгыз – карт – карчыкларның, тол хатыннарның, гарипләрнең, ятим балаларның йөрәкләренә үтеп керсен иде дә, бәхет –шатлык белән күңелләрен җылытсын иде.

Укытучы сүзе: Әйе, шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе.Чөнки бары тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала.

 Балалар, кешеләрне матур эшләрегез белән сөендерегез. Әйе, игелекле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә.

 

Экранда “ Халык әйтсә, хак әйтә” исемле рубрика астында мәкальләр языла.

  1. Адәмне адәм иткән - әдәп.
  2. Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан.
  3. Җаның олы булса, эшең дә олы.
  4. Ат үләр – ияре калыр, адәм үләр – даны калыр.
  5. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.
  6. Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе күркәм гадәтле.

 ( Балалар мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаталар, укытучы тулыландыра).

 Укытучы сүзе: Үсә барган саен, үзегездә әдәплелекнең кешене сөендерә торган өр – яңа сыйфатларын булдыру өчен тырышыгыз. “Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе күркәм гадәтле”, - дип юкка әйтмәгәннәр. Шулай булганда гына гадел, намуслы, инсафлы, рәхимле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы һәм ниһаять, бәхетле булырсыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Буклет "Как не попасть в компьютерный плен"

Буклет "Как не попасть в компьютерный плен"...

Презентация "Кавказский пленный " В.Маканина

Презентация может быть использована как наглядный и дидактический материал при изучении  рассказа В.Маканина "Кавказский пленный"...

У времени в плену

Данный исторический период является одним из наиболее спорных и противоречивых в истории России. Изучение фактов, понимание проблематики, знание терминологии поможет разобраться в вопросе: так что же ...