Внеклассное мероприятие "Варислар"
классный час на тему

внеклассное мероприятие для 4  класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon varislar_1.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Стенага-“Белем иле”, ишек өстенә”Серле ишек” дип язылган плакатлар эленгән.Музыка яңгырый.Укучылар “Серле ишек”тән залга үтә.

Укытучы.

Балалар, әйдә, мәктәпкә,

Әтәч кычкырды күптән!

Тезелегез бер рәткә.

Елмайды күктә кояш.

Кошлар,кортлар һәм кеше-

Һәркайсы эш башлады,

Һәркемнең бар  үз эше .                 Укучылар “Белем иленә рәхим итегез!

“Белем иле” кайчак  миңа

Никтер серле урман кебек;

Ә юллары кызыктырып,

Гел чакырып торган кебек.

Сукмакларын әйткән дә юк,

Мең тармаклы имән кебек.

Тик шулай да бу илдә мин

Һич адашып йөрмәм кебек.

Кайсы фәнне өйрәнсәм дә,

Тормышка юл салган кебек.

Әллә шуңа дөнья миңа

Гел яктыра барган кебек.

Укытучы.  Кадерле балалар, “Белем иле “ сезне дәшә.Бүген сезнең төп максат- “Татар теле”. “Рус теле”, “Математика”, “Рәсем”, “Җыр”,.”Табигать» илләрендәге сынауларны үтеп, “Варис”лар иленә барып җитү.Моның өчен без сезнең белән “Серле поездга” утырып, сәяхәткә чыгабыз. Әйдәгез, рәхим итегез!.Юлларыгыз уң булсын,хәерле сәгатьтә!

(Һәр илгә барганда “Зәңгәр вагон” җырының бер куплеты җырлана.Тактада кайсы илгә килеп җитүләре күрсәтел,плакат эленә.)

Укытучы. Менә балалар, сез “Татар теле” иленә килеп тә җиттегез.

Бу дөньяның төсен,ямен, зәвыгын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем-бәгърем, син ул,син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Аңлатасың миңа һәммәсен.            

                                                   Җыр “Татар телем-туган телем.              

Уеннар тәкъдим  ителә:

1.Сүз төзү уены.

2.Мәкаль ахырын әйтергә:

Китап....(белем чишмәсе)

Иле барның ....(теле бар)

Дөрес сүзгә ...( җавап юк)

Язгы бер көн...( ел туйдыра)

Әдәп башы...(матур гадәт)

Калган эшкә...(кар ява)

Эш беткәч ...(уйнарга ярый)

Укытучы. Булдырдыгыз, балалар.”Татар теле” илендәге сынауларны уңышлы иттегез.Ә хәзер, әйдәгез, алдагы илгә сәяхәткә кузгалыйк.

( “Зәңгәр вагон” җырының бер куплеты җырлана)

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Тел кешене дус итә,

Бер-беренә беркетә.

Белергә кирәк рус телен

Һәм онытма үз телең.

1 нче сынау.Сызыклар буенча  табышмаклар табарга.

                                                                                                       

Җавап: Не рыбак, а сети расставляет.

2 нче сынау. “Первоклассник” сүзеннән кем күбрәк сүзләр төзи?

Укытучы.Я, балалар,”Рус теле” илендәге  сынауларны да җиңеп үт тегез.Ә хәзер “Математика” иленә сәфәр тотыйк.

 ( “Зәңгәр вагон” җырының бер куплеты җырлана)

Укытучы. Укучылар, өченче илгә-“Математика” иленә дә килеп җиттек.

Дәресләрнең бөтенесен

Кирәк белеп калырга.

Тапкырларга  да бүләргә,

Кушарга да алырга.

Әгәр тыңлап утырмасаң,

Өйдә дә укымасаң,

Дәресләрнең иң авыры,

Дәресләрнең иң кыены-

Ма –те-ма-ти-ка!

Күнегүләр эшлисе бар,

Мәсьәләләр, мисаллар,

Ә мисаллар кайчагында

Чишелмиләр –усаллар.

Эшләсәң өй эшеңне,

Кызганмасаң көчеңне,

Дәресләрнең иң-иң-иң җиңеле-

Ма-те-ма-ти-ка!

Мәсьәләләр  чишелми дип,

Куркып торалармы соң?

“Икеле”гә я “өчле”гә

Укып торалармы соң?

Дәресләрнең иң кызыгы,

Дәресләрнең иң-иң-иң кызыгы-

Ма-те-ма-ти-ка!

Укытучы. Әйдәгез, укучылар “Математика” иленең сынауларын үтик әле.

1 нче сынау. Таблица буенча 20гә кадәр кем тизрәк саный?.

2 нче сынау. 1000 эчендә   мисаллар чишү.

Укытучы.Булдырдыгыз. Инде хәзер бераз ял итеп алсагыз да була.

Чылтырый кыңгырау

Дәрестән чыгарга.

Кыңгырау-тәнәфес

Яратучыларга!

Басыйк та берәрләп,

Тән языйк бергәләп.

Бер, ике,өч,

Көчәйсен безнең көч!

Тик тормау – безнең эш,

Яшәсен күңелле

Тә-нә-фес!

(Музыка уйный.Физик күнегүләр ясала).

Укытучы. Ә хәзер “Серле поезд”га утырып, “Рәсем” иленә юл тотыйк.

Мәктәптә барысы бар!

 Тик менә юк таулар,

Елгалар, урманнар,

Зур йортлар, урамнар.

Ә кирәк булганда,

Ясыйбыз урамнар,

Ямь-яшел урманнар,

Төлке-куяннар...

Бик оста без аңар.

Бездә бар буяулар:

Ак, кызыл, ал, зәңгәр,

Сарылар, яшелләр...

Ясыйбыз дәфтәргә

Бик матур рәсемнәр.

Укытучы. Әйдәгез, укучылар, бу илдәге сынауларны да үтәп карыйк инде.Табигать күрке- чәчәкләргә “ җан” кертик әле.(укучылар чәчәкләр ясый.Ул рәсемнәрдән күргәзмә ясала).

Укытучы. Афәрин, бу сынауны да уңышлы үттегез. Ә хәзер “Музыка” иленә дә юл тотыйк.

( “Зәңгәр вагон” җырының бер куплеты җырлана)

Күңелле музыка

Яңгырый класста.

Яратып җырлыйбыз,

Яратып тыңлыйбыз;

Күп җырлар, уеннар

Өйрәндек инде без.

1нче сынау. “туплы хоккей” уены.Сыек чыбык ярдәмендә өстәл теннисы шарын “ капка”га кем тизрәк этеп кертә?

Укытучы. Балалар, бу сынауны да әйбәт үттегез.Ә хәзер  сезне тагын да матур, серле дөнья –“Табигать “иле көтә.

(Балалар дару үләннәренең файдасы турындагы шигырьләр укыйлар.Дару үләннәреннән    күргәзмә оештырыла.)

Сары төс бал кебек,

Ак чуклары кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп.  (Ромашка)

Сәяхәтче юлдашы бу-

Бу үләнне кем белә?

Юлда аяклар кабарса,

Аның файдасы  тия.  (бака яфрагы)

Кешеләргә файдам бик күп,

Бу- шатлык минем өчен.

Көзге-кышкы салкыннарда

Кып-кызыл минем төсем.     (миләш)

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми,

Күләгәлек булганда. (энҗе чәчәк)

Укытучы.Булдырдыгыз,балалар.Хәзер алда-сәфәребезнең иң соңгы ноктасы-“Варис”лар иле.Әйдәгез, ашыгыйк, хыялдагы илгә тизрәк барып җитик. “Серле поезд”ыбызга утырып, җырлап барсак, тизрәк килеп җитәрбез.

    Менә “Варис”лар иленә дә килеп җиттек.Әйдәгез сынатмыйк.

Бүген мин шатлыгымны

Кемгә сөйләргә белмим.

Кемгә генә сөйләсәм дә,

Сүзләрем бетмәс, дим мин.

Иртүк мәктәпкә йөгердем,

Нигә соңга калырга?!

Бүген безнең  дүртенчене

Алалар варисларга.

Бөтен отряд каршысында

Чын күңелдән сүз бирдек:

“Без өйдә дә, мәктәптә дә

Үрнәк булырбыз!”- дидек.

Бар эшкә дә, көрәшкә дә

Әзер торырбыз!- дидек.

Чын варислар булыр өчен

Тырышып укырбыз,-дидек.

Укытучы. Укучылар, сез варислар булырга омтыласыз. Ә варисларның законнарын беләсезме соң?

Укучылар ( хор белән) Беләбез.

-Варислар үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины  булырга тырыша.

-Варис дөреслек, хаклык өчен кыю көрәшә.

-Варис- тугрылыклы иптәш. Олыларга һәм кечеләргә булыша, авыр чакта беркемне дә ялгыз калдырмый.

-Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

-Варис табигатьне, туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

Укытучы. Афәрин, беләсез икән. Ә хәзер варисларның девизын әйтегез.

Укучылар. Без һәрвакыт әзер!

 

Укытучы. Кадерле укучылар! Иң дулкынландыргыч минутлар килеп җитте.Тантаналы вәгъдә бирергә!

Укучылар.  Мин...(исем, фамилиясен әйтә) үзем теләп Татарстан варислары берлегенә керәм, варисларның законнарын  төгәл үтәргә сүз бирәм.
(яшь варисларга галстуклар бәйлнә)

Өлкән вожатый.

Иптәшләрең алдында ант иттең син,

Бу антың изге булсын!

Бу галстук сиңа шуны

Гел хәтерләтеп торсын.

Үрнәк бул син һәр кешегә,

Нык үзләштер белемне.

Ярат туган илеңне.

-Ул бит инде варис,-диеп,

Мактасыннар үзеңне.

Тактык без муеннарга

Матур галстук бүген.

Шул галстукны тагарга

Күпме кызыгып йөрдем!

Ул йөрер гел муенымда,

Тап төшермәм мин аңа.

Юлларда очраса каршылык,

Җилләргә, давылларга кем түзәр?

Кем сезгә булышыр һәр җирдә?-

(барысы бергә)  Көчлеләр, кыюлар, җитезләр!

Ни кушсагыз да үтәрбез,

Без зурлар хәзер.

Илем өчен, халкым  өчен

Батырлыклар кабатларга.

(бергә)  Без әзер

Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

(бергә) Без әзер!

Зур эшләргә тотынырга

Чират безгәдер.

Кирәксә ут-су кичәргә,

Батырлар булып үсәргә.

(бергә) Без әзеp!!

Өлкән вожатый.   Һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга әзер булыгыз!

(Бергә) Без һәрвакыт әзер!

Җыр.” Варислар  вәгъдәсе”

Без бүгеннән- яшь варислар сафында. Өлкән варислар берлегенә “ килеп җиткәнче”  безгә әле бик күп тырышырга, күп эш башкарырга кирәк булачак. Тырышырбыз, укырбыз, эшләрбез. Яшь варислар башкара алмый  торган эш булмас.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методические разработки уроков и внеклассных мероприятий

Примеры уроков с использованием различных технологий: критическое мышление, проблемное обучение, дифференцированное обучение. Внекласные мероприятие, отражающие тему патриотического воспитания....

Курсовая работа "Антинаркотическое воспитание на внеклассных занятиях по английскому языку в средней школе"

Курсовая работа, направленная на антинаркотическое воспитание на внеклассных занятиях английского языка в средней школе....

Методическая разработка по внеклассному воспитательному мероприятию тема «Дружба, любовь» Направление нравственность

Внеклассное мероприятие предназначено для студентов 18-20 лет. Проводится в форме игры "Любовь с первого взгляда". Так же здесь рассматриваются вопросы не только о любви, но и о дружбе...

Внеклассная работа с учащимися:методическое пособие для учителей и студентов

В пособии представлен материал по одному из разделов педагогики «Внеклассная работа с учащимися». Данный материал не является альтернативным, а служит систематизации и конкретизации знаниям, получаемы...

Сценарий внеклассного мероприятия, посвященного 200-летнему юбилею Отечественной войны 1812 года.

Основной задачей мероприятия является обогащение знаний учащихся о героическом прошлом своего народа, страны. У современных юношей и девушек необходимо вызывать интерес к прошлому и настоящему с...

"Внеклассная работа в начальной школе: увлекательно и полезно..."

Одним из способов создания мотивации является включение ученика в процесс внеклассной работы. Учитывая практическое, воспитательное, общеобразовательное и развивающее значение...

"Внеклассная работа в начальной школе: увлекательно и полезно..."

Одним из способов создания мотивации является включение ученика в процесс внеклассной работы. Учитывая практическое, воспитательное, общеобразовательное и развивающее значение...