Рахимова Ризаля Камиловна

Сайт учителя начальных классов

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Внедрение новейших технологий; повышение уровня мастерства как учителя начальных классов; развитие интеллектуальных способностей.

Увлечения: Чтение, путешествия, фотографирование, музыка, театр.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Байлянгар

Место работы: МБОУ "Байлянгарская средняя школа им.Р.И.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/rahimova-rizalya

О себе

Эссе «Мин – укытучы»

«Ел укытучысы – 2018-2019» конкурсына

«Әгәр укытучы үз эшен генә яратса, ул яхшы укытучы була.

Әгәр укытучы балаларны әти яки әни кебек кенә яратса,

ул бөтен китапны укып чыккан укытучыдан яхшырак булыр,

ләкин эшенә карата да, укучыларына карата да мәхәббәт хисе булмас.

Әгәр  укытучы үзендә эшенә карата һәм укучыларына карата

 мәхәббәтне берләштерсә, ул – чын укытучы”

Л.Н. Толстой.    

Укытучы... Бу сүзләрдә күпме горурлану, аңлау һәм олылау хисләре. Җир йөзендә укытучы кебек искиткеч һәм гүзәл башка профессия бармы икән?! Мәктәп бусагасыннан тәүге адымнарны басып керүгә, укытучы балаларга  иң якын кешеләрен- әниләрен алыштыра. Ул бала өчен ата-ана да, дус та, үрнәк тә, остаз да була. 

Кеше еш кына: “Мин дөрес белгечлек сайладыммы икән? Бу сайлау очраклы булдымы, әллә моның сәбәпләре бар идеме?” – дип уйлана.34 ел  балаларга белем биргән мөгаллим булсам да,  мин бу турыда еш уйланам һәм болай дип әйтә алам: “Укытучылык хезмәтен мин очраклы рәвештә сайламадым. Беренче укытучым бу һөнәргә карата мәхәббәт орлыкларын салды”.Беренче тапкыр белем дөньясына аяк баскан, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Беренче укытучым –  Габдрахманова Сара Габдрахман кызы.  Ул, әниләрдәй күңел җылысын биреп, безне укырга, язарга өйрәтте. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Эчкерсез бала йөрәгенә ачкычны табарга, һәрберебезне дәрес белән кызыксындырырга каян көч тапты икән ул? Менә шул чагында укытучы апа минем кечкенә йөрәгемә сүнмәслек зур дәртләр салды. Минем дә аның кебек буласым килде.

Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, балаларны үзләренекедәй якын күргән башка мөгаллимнәр  укытучы булачакмын дигән теләгемне ныгыттылар. Бу теләк мине Арчага -  башлангыч укытучылары әзерли торган уку йортына алып китте.

Мәктәп тормышы нәрсә соң ул? Ул - шатлыклары һәм үзенә күрә кайгылары, югарыга менүләр һәм тәгәрәүләр, укытучының җылы сүзләре һәм балалар елмаюының яктылыгы, йокысыз төннәр һәм балалар ачышлары белән үрелеп бара торган дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар. Безнең эшнең асылына төшенмәгән кешегә ул дәфтәр тикшерүләр, дәрес укытулар, журнал тутырулар, көндәлеккә билге куюлар кебек кенә тоела. Ә чынлыкта исә безнең эшебез бик күңелле һәм мавыктыргыч, чөнки безнең янәшәбездә иң чиста һәм саф күңелле  кешеләр – балалар.

    Укытучылык хезмәтем, педагогик тәҗрибәм белән уртаклашасым килә.  Укытучы –  гади профессия түгел. Бу – яшәү рәвеше. Бу -  дәүләт, җәмгыять һәм,  беренче чиратта, укучы алдында зур җаваплылык тою. Көн саен миңа укучыларымның күзләре төбәлә. Алар миннән нинди дә булса яңалык көтәләр. Минем дәресләремдә парта артында дәүләтебезнең киләчәге утыра. Бу балаларның нинди булып үсүләреннән минем тормыш кына түгел, ил тормышы  да бәйле. Кешелекнең киләчәге  укытучылар кулында. Без балалар күңеленә нинди орлык сала алсак, хезмәтләребезнең җимешләре дә шундый булачак.  Игенче, басуга орлык чәчкәч, 3 айдан уңыш алачак. Виноград үстерүче үзенең хезмәт җимешен ике елдан соң күрә. Ә укытучы – 10 елдан яки аннан да күбрәк...

Минем көнем ничек башлана? Әлбәттә,  дәрес белән. Ничек тәмамлана?  Шулай ук дәрес һәм шул ук балалар. Ниндидер әйләнә буена йөрү килеп чыга.  Ләкин бу әйләнә күңелле һәм бик күңелле булмаган вакыйгалар, кызыклы һәм күңелсез очрашулар, минеке һәм башкаларныкы булган кисәтүләр, киңәшләр, нотацияләр (моннан башка булмый), сөйләшүләр, көлүләр, аптыраулар, шау-шулы тәнәфесләр, киңәшмә,  утырыш, җыелышлар, дежур торулар белән тулы.   Миңа күңелсезләнергә вакыт юк. Минем тормыш бик бай эчтәлекле.

Мин – беренче укытучы. Мин – бала һәм аның гаиләсе тормышына керүче беренче укытучы.

 “ Син, укытучым, шундый назлап,

                                                                                      Карадың күзләремә.

                                                                                      Сүнмәслек зур дәртләр салдың

                                                                                      Бәләкәч йөрәгемә”

                                                                                                                       (М.Кәрим)

Беренче укытучы булу – бик җаваплы эш. Чөнки без күп очракта баланың язмышын модельләштерәбез. Күзләрендә очкын күрәбез икән, аңа ярдәм кулы сузабыз, яхшы эшләргә этәрәбез. Һәм ул киләчәктә үзенең юлын табачак. Әгәр күрмичә яныннан үтеп китәбез икән, ул сикәлтәле тормыш агымы буенча яшәргә мөмкин.

         Ә мин нинди укытучы соң?  Булачак профессиям турында уйлаганда,  үземне бер дә класска нык итеп атлап керүче кырыс укытучы итеп күз алдына китерә алмый идем.  Юк! Алар белән бергә ачышлар ясаучы болытлы кичтә йолдызчык буласым килде. Үзеңне алар алдында югары тотарга түгел, ә аларның дусты, киңәшчесе һәм ярдәмчесе итеп күз алдына китердем. Миңа калса, укытучы -  культуралы шәхес. Шул вакытта гына ул бүтәннәрне һәм үз-үзен хөрмәт итәргә мөмкин. “Беркем дә беркемнән яхшырак түгел”. Мин шушы гыйбарәне балаларга бирергә тырышам.

         Укытучыга кешеләр белән, аеруча балалар белән элемтә урнаштырырга ярдәм итә торган алтынчы хис булдырырга кирәк дип уйлыйм. Алтынчы хис ул – яхшылык, әхлаклелек, толерантлылык, бар баланың күңеленә “ачкыч” табу. Минем белән аралашудан балада шатлык, күңел тынычлыгы, аларның алдагы тормышлары турында кайгыртуны тоюларын телим.  “Чын укытучы ул сине һәрвакыт тәрбияләүче түгел, ә сиңа үзең булып калырга ярдәм итүче” дип язган Михаил Светлов. Шушы фикер белән мин тулысынча килешәм һәм балаларда уңай сыйфатлар ачарга, аларның үсеш  юлларын табарга тәкъдим итәм. Тормышка өйрәнергә, үзгәрергә курыкмаска кирәк. Авырлыклар алдында баш имәскә өйрәнергә кирәк. Алга таба барырга, эшкә курыкмыйча тотынырга, иҗат итәргә кирәк.

Һәр кешенең үзе сайлый торган һәм шуннан тайпылмыйча атлый торган  ЮЛЫ бар. Бу юлны тапкан һәм   сайлаган хезмәттеннән үкенми торган кеше генә бәхетле була ала. 

Мин бәхетлеме соң?  Бәхет сүзен төрле кеше төрлечә аңлый. Ә мин үземне бәхетле дип саныйм. Яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Эшемә шатлана-шатлана барам һәм,  эшемнән ямь һәм тәм табып,  өйгә кайтам. Мин – бәхетле кеше. Кечкенә балалар – самими һәм риясыз күнелле кечкенә кешеләр белән көн саен чын күңелдән аралашам. Алар миңа үзләренә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәләр һәм шул ярдәмне кабул итәләр.

Мин – бәхетле кеше. Чөнки көн саен мин үземне өйрәнәм, нинди лә булса ачыш ясыйм. Шуңа күрә мин үсеш юлында.

Мин – бәхетле кеше. Чөнки тормыш буйлап елмаеп атлыйм һәм бу миңа яшәргә көч бирә, шуның өчен мин яшим.

Мин – бәхетле кеше. Эшемдэ  минем хезмәтемә ярдәм итүче, мине аңлаучы хәстәрчел әти-әниләр, хезмәттәшләрем  эшемдә таяныч.Алар,  хезмәтемнең авырлыгын аңлап,  миңа көч һәм илһам бирәләр, һәрвакыт ярдәм кулы сузалар.

         Үз һөнәребезне яратып, хезмәтебезгә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!Язмамны Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

 

Йөрәгемне балаларга бирәм,

Бар күңелем биреп укытам.

Гомер буе шушы изге эшне

Башкарам мин олы шатлыктан.

Зур өметләр били йөрәгемне,

Күргән саен балалар йөзен.

Ачышларга барам көне-төне,

Өр-яңадан туа һәр көнем.

Олы бәхет таптым мин эшемнән

Зур булмаган авыл җирендә.

Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә

Үкенмимен әле бүген дә.

Авылымның гүзәл табигате

Әсир итте мине үзенә.

Сүнмәс сөю дәрте уятамын

Укучымда туган теленә.

Миңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни? - дисәләр.

- Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-         Бәхет ни ул? – дисәләр,

-         Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр!

 Рахимова Ризәлә Камил кызы,

Кукмара муниципаль районы

“Байлангар  урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

беренче  квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Д.А. Белухин «Мифы и легенды педагогики»; М.А. Булгаков «Мастер и Маргарита»; И.А. Ефремов «Час быка»; Дж.Р.Р. Толкиен «Сильмариллион»; Льюис Кэрролл « Алиса в Стране чудес» и др.

Моё портфолио

Учитель – уникальная профессия, «живая» и деятельная. Являясь одной из самых древнейших, она остается востребованной по сегодняшний день. Меняется современный мир, меняется и учитель! Жизнь предъявляет новые требования. Но самое главное и постоянное требование остается – любовь к детям.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: