"Әдәплелек әлифбасы" түгәрәге эшкәртмәләре.
классный час (1 класс) на тему

Рахимова Ризаля Камиловна

Аңлатма язуы

       Рәхимова Ризәлә Камил кызы 1984 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлады.

      2000 нче елда  Казан Дәүләт Педагогика Университетының татар филологиясе факультетын тәмамлады.

     Ризәлә Камиоловна “Дәресләрдә үстерелешле укыту технологиясе элементларын куллану ”дигән методик тема өстендә эшли. Үз өстенә укучының аң-белем үсешенә карап,  материалны катлауландыру; һәр балага, көченә карап, аерым бирем бирү;укытучы һәм укучы арасында яхшы мөнәсәбәт урнаштыру максатлары ала. Тынгысыз укытучы иҗади эзләнүләр алып бара. Эшләү дәверендә новатор укытучыларның  эш алымнарын өйрәнә. Яңа технологияләр кулланып, традицион булмаган дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар оештыра.

   Рәхимова Р.К. ның тәҗрибәсеннән I сыйныф  укучылары  өчен  түгәрәк эшкәртмәләре тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon buklet_dp.doc115 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Кукмара муниципаль районы

муниципаль белем бирү  учреждениесе

Байлангар авылы  урта гомуми  белем  бирү мәктәбе

Башлангыч  сыйныфларда  түгәрәкләр оештыру тәҗрибәсеннән

“Әдәплелек әлифбасы” түгәрәге эшкәртмәләре

(34 сәгать)

Төзеде: башлангыч сыйныф укытучысы Рәхимова Р.К.

 

Аңлатма язуы

       Рәхимова Ризәлә Камил кызы 1984 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлады.

      2000 нче елда  Казан Дәүләт Педагогика Университетының татар филологиясе факультетын тәмамлады.

     Ризәлә Камиоловна “Дәресләрдә үстерелешле укыту технологиясе элементларын куллану ”дигән методик тема өстендә эшли. Үз өстенә укучының аң-белем үсешенә карап,  материалны катлауландыру; һәр балага, көченә карап, аерым бирем бирү;укытучы һәм укучы арасында яхшы мөнәсәбәт урнаштыру максатлары ала. Тынгысыз укытучы иҗади эзләнүләр алып бара. Эшләү дәверендә новатор укытучыларның  эш алымнарын өйрәнә. Яңа технологияләр кулланып, традицион булмаган дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар оештыра.

   Рәхимова Р.К. ның тәҗрибәсеннән I сыйныф  укучылары  өчен  түгәрәк эшкәртмәләре тәкъдим ителә.

Тема. Әдәплелек  нәрсә ул?

Максат.1.Балалар белән аралашуда әдәплелеккә өйрәтү.

              2.Мактанмау,масаймау,кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау.Мәкальләр язылган плакат.

                 Магнитофон.”Елмаю” җыры язмасы.

                  Түгәрәкләр

Материал.Р.Мингалим “ Дусларың гына булсын”

                  Т.Миңнуллин “Мактанчык”

                   З.Әхмәров “Әләкчене өйрәттек”

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2.Сыйныфтагы тормыш турында кереш әңгәмә.

3. Р.Мингалим “ Дусларың гына булсын” шигырен уку һәм фикер алышу.

-Сезнең чын дустыгыз бармы?

-Иптәшләрең белән ничек аралашасың?

4. ”Елмаю” җыры язмасын тыңлау.

5.Уен “Ул нәрсәне оныткан?” - әдәплелек темасына караган әсәрләрне уку, геройларның нинди кагыйдәләрне онытуларын әйтү, дөрес җавапларн билгеләү.

6.Йомгаклау. Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың

                        Яманга күнсәң, әрәм булырсың.

Тема. Минем көндәлек эшләрем.

Максат. 1.Укучыларда чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү.

              2.Өйдәге көндәлек эшләрне- юыну, гимнастика ясау, урын җыю, юыну кебек                                                         эшләрне   эшләргә гадәтләндерү.

Җиһазлау. Мәкальләр язылган плакатлар.

                  Җеп, энә, кайчы.

Материал. А. Алиш “Әни ялга киткач” хикзясе

  Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2.Чисталык турында сөйләшү, табышмакларга җаваплар табу.

-Хуш исле, шома-

Үзе чисталап юа.

-Әгәр авызга керсә ул-

Чистарта һәм агарта.

Бар кешедә була ул,

Аны һәркем ярата.

-Сөртә ул битне, кулны

Йомшак булса да  яратмый

Ул пычрак муенны.

3.Өйдәге эшләр турында әңгәмә.

-Сезнең әти-әниләрегез эштән кайткач, өйдә нинди эшләр башкаралар?

4. А. Алиш “Әни ялга киткач” хикзясен уку, фикер алышу.

-Сезгә бу малай кебек өйдә ялгыз калырга туры килгәне бармы?

5.Гамәли эш.

-энә, җеп тотарга, төймә тагарга өйрәнү;

- кием үтүкләргә өйрәнү.

6. Йомгаклау.

Тема. Безнең туганнар.

Максат. 1. Туганнар хакында мәгълүматларны тирәнәйтү.

               2. Туганнарга хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау. Мәкальләр язылган плакатлар.

Материал. Татар халык әкиятләре

                   “Ялкын” журналы

                    Р. Фәхретдин “Тугамәләр әдәбе”

Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Кереш әңгәмә.

-Туганнар кемнәр алар? Сезнең туганнарыгыз бармы? Сез алар белән аралашасызмы?

3.   Р. Фәхретдин “Тугамәләр әдәбе” китабыннан өзекләр белән таныштыру, уку һәм фикер алышу.

4. Татар халык әкиятләрен искә төшерү: “Гөлчәчәк”, “Каракаш”, “Үги кыз” һ.б. сайлап уку

5. Мәкальләр белән эшләү.

- Кардәш җыелса, кавем булыр

Сыер җыелса, савым булыр.

- Эт ыруын танымас.

6. Йомгаклау.

Тема. Үз- үзеңне ничек тотарга?

Максат. 1.Урамда, мәктәптә, дәрес, тәнәфес, өйдә аралашу кагыйдәләрен өйрәнү.

               2.Ягымлылык, киң күңеллелек, әдәплелек  хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау.Таблица “Укучылар өчен кагыйдәләр”

                 Мәкальләр язылган плакатлар

Материал.В.Осеева “Уллары” хикәясе

                  Р. Вәлиева “Ак песи” әкияте

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2.Кереш әңгәмә. “ Ягымлылык, киң күңеллелек, әдәплелек” төшенчәләрен ачыклау

3 В.Осеева “Уллары” хикәясен  уку.

-Карт ни өчен өченче хатынның гына малаен күрә ?

- Ә беренче ике малайга нәрсә җитми?

4. Р. Вәлиева “Ак песи” әкиятен уку.

-Сезгә кайсы песи ошады? Ни өчен?

5. Мәкальләрне уку һәм аңлату.

-Кешенең даруы- кеше.

-Көнченең күңеле тар булыр.

-Яхшы гадәт адәм итәр,яман гадәт әрәм итәр.

- Ипи, тоз- якты йөз.

6. Йомгаклау.

Тема. Яхшы гадәтләр

Максат. 1. Яхшы һәм начар гадәтләрнең эчтәлеген аңлату,. начарларын ничек бетерү                  

               турында сөйләшү.

              2. Караклык- хурлык, нәфесне тыя белү, хәрам эшләр турында аңлату.

Җиһазлау. Яхшы гадәтләрне күрсәтүче рәсемнәр.

Материал. Ш. Галиев”Ике төрле Тәүфикъ”

                   В.Маяковский “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар”

  Дәрес барышы

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Ш. Галиев”Ике төрле Тәүфикъ” уку.

-Тәүфикъның нинди яхшы гадәтләре бар?

3. Гадәтләр турында әңгәмә. Ш.Галиев “Яхшы юлда”, В. Маяковский әсәре.

4.Кеше әйберенә тияргә ярамау турында Н.Гайсинның “Табыш” әсәрен уку.

5. Укучыларның элек укыган әсәрләрен искә төшерү, рәсемнәрдәге күренешләр буенча сөйләшү.

6. Йомгаклау.

Тема. Кунак хөрмәтләү

Максат. 1. Хат язып яки үзен күреп кунак чакырырга өйрәтү.

               2. Кунак каршылау, сыйлау, туган көнне үткәрү күнекмәсе формалаштыру.

Җиһазлау. Кунак чакырып язылган открытка үрнәкләре

                   Татар халык ашлары рәсемнәре

                   Туган көнгә котлаулар язылган плакат

Материал. Л.И.Галиева “Әдәплелек дәресләре”

                   “Мәгариф” 2008,№3

    Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Кунак чакыру кагыйдәләре турында аңлату, чакыру үрнәкләре белән таныштыру:

Хөрмәтле  Дания апа! Без сезнең 15 март көнне 14 сәгатьтә көндезге ашка рәхим итеп килүегезне үтенәбез.               Сеңлегез Сара.

Ренат һәм Азат!

Без сезне якшәмбе көнне булачак Илдарның туган көн бәйрәмен билгеләп үтәргә чакырабыз.Сезне сәгать 2гә көтәбез.      Наил

3. Рәсемнәр буенча кунак өстәленә ризыклар кую хакында сөйләшү.

4. Уен “ Нәрсә үзгәргән? “

5. Туган көн бәйрәме кагыйдәләре белән таныштыру.

-Якты йөз белән каршылау.

-Игътибарлы булырга.

- Кунаклар талчыкса, уеннар оештырырга.

- Юмарт булырга.

- Кунаклар алдында зарланмаска.

6. Йомгаклау.

Тема. Мин кунакка барам.

Максат. 1. Кунакка бару кагыйдәләре белән танышу.

               2. Кунакта үз-үзеңне тоту, өстәл янында утыру күнекмәләре бирү.

Җиһазлау. Уенчык сервизлар

Материал. Л.И.Галиева “Әдәплелек дәресләре” китабы.

Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Кешеләр ни өчен бер- берсенә кунакка йөриләр темасына сөйләшү.

  1. Л.Галиева хикәясен уку һәм фикер алышу.

-Айдар нинди хаталар эшләгән?

4. Чәй өстәле әзерләү. Варенье, торт, печенье ашау кагыйдәләрен өйрәтү.

5. Уен.1нче төркем чәй табынына, 2нче төркем аш өстәленә, 3 нче төркем салат өстәленә куелган ризыкларның исемнәрен тактага яза һәм ашау кагыйдәләрен дөрес әйтсә, шул ризыкны ала.

6. Йомгаклау.

Тема. Без кешеләр арасында

Максат. 1.Кешеләр арасында үз-үзенеңне тотфрга өйрәтү

        2.Башкаларның интересларын хөрмәт итәргә өйрәтү.

Җиһазлау. Трамвай макеты.

Материал. Л.И.Галиева “Әдәплелек дәресләре” китабы

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. “Кунак булсаң –тыйнак бул”мәкаленең эчтәлеге турында сөйләшү

3. Кеше арасында үз-үзеңне тоту турында аңлату.

4. Трамвай макеты белән уен-музей, театрга бару.

5. А.Әхмәт”Малайлар аңламадылар” хикәясен уку һәм фикер алышу.

6. Йомгаклау.

Тема.  Табигать  һәм без.

Максат. 1. Урман, бакча, сулыклар, чишмәләрне карау һәм саклау кагыйдәләре белән                           таныштыру .

        2. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

        3. Эстетик тәрбия бирү.

        4. Танып-белү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау. Сәяхәт станцияләренең исемнәре язылган карточкалар.

        Магнитафон.

Материал. Л.И.Галиева “Әдәплелек дәресләре” китабы. Ф.Яруллин “Ике ташчы”.

Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. 1 нче тукталыш –табышмакларга җавап биреп, исемен белү, урман турында  сөйләшү.

Яз килсә-киенә, көз килсә- чишенә.

Язын күңел күтәрә, җәен ышыклый.

Көзен ашата, кышын җылыта- ул нәрсә?

3. 2 нче тукталыш.  Таудан туа, диңгезгә куа.

         Тау куенында анасы,чыгып кача баласы.

        Күзеннән өзлексез ага яшь,аккан яше илгә аш.

   Чишмәләр турында сөйләшү. Ә.Исхак”Чишмә” шигырен уку, Ф.Яруллин”Ике ташчы”.

4. 3 нче тукталыш. Бакчалар турында сөйләшү.

    Ш.Ногманов”Гөлбакча”, Р.Корбан”Бакчалар”, Р.Миңнуллин”К лар тулган бакчага”

5. Кызыклы хәбәрләр уку.  Иң-иң...

   -Иң биек агач-дуглас(пихта) 126,5 м (1902 ел)

   -Иң зур имәндә 250000 яфрак була

   -Урманлы иң зур мәйданнар Россиядә (Җир шары запасының 25% алып тора)

6. Йомгаклау.

                                   

Тема. Буш вакытны ничек үткәрергә?

Максат. 1.Ял вакытында уеннар оештыра белергә өйрәтү

               2. Халкыбызның җырлы, биюле,такмаклы уеннары белән таныштыру

Җиһазлау. Магнитофон. Бию көйләре язылган кассета.

Материал. Н.Исәнбәт”Балалар фольклоры”

  Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Буш вакытны уздыру турында кереш әңгәмә

3. Халкыбызның җырлы,биюле, такмаклы, ялгыз, күмәк  уеннары турында  сөйләшү.

-“Төймә-төймә”, “Алия-гөлия” җырларын тыңлау.    

-“Наза”уенын уйнарга өйрәтү.      

    4.”Йөзек салыш”,”Биш парлы”, “Түбәтәй кемдә?” уеннарын оештыру.

    5.Өй эше бирү.

          -Әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз яшь чакта нинди уеннар уйнаганнар, шуларны өйрәнергә.

6. Йомгаклау.

Тема.  Мин ничек киенәм

Максат. 1. Матур һәм       гади киенергә өйрәтү.

              2.  Аяк киемнәрен карау күнекмәләре бирү.

              3. Киемнәрне саклап тоту кагыйдәләрен үзләштерү.

Җиһазлау. Энә,җеп,үтүк, төймәләр,сабын,табак,су, кулъяулык, щеткалар.  

                  Модалар журналыннан кайбер үрнәкләр.

Материал. К.Чуковский”Юындыр” китабы.

Дәрес барышы.                          

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. С. Кудашның”Ул кем икән, балалар?” һәм  М . Фәйзуллинаның “Шапшак Гөлшат “ шигырьләрен укып фикер алышу.

 3. Матур киенү турында аңлату.

       -чисталык;

       -гәүдәне дөрес тоту;

       -чә чең матур таралган булсын;

       -киемең матур, гади һәм уңайлы булсын.

4.  Аяк киемен чистаруны аңлату.

     -  тузан-пычрагын ю;

     -   крем сөрт;

     -   щетка белән сөртергә, йомшак тукыма белән ялтыратырга;

    -    ак төстәге аяк киемен сабынлы су, сөт, төссез крем белән чистарталар.

  1. Уен-конкурс

Кулъяулык һәм манжет юу.Төймә тагу.

Аяк киемен чистарту.

Кулъяулык үтүкләү.

Чәчне дөрес тарау.

  1. “Юындыр” китабыннан өзекләр уку.
  2. Йомгаклау.

Тема. Кешеләр белән сөйләшү

Максат. 1. Өйдә, мәктәптә, урамда дөрес сөйләшергә өйрәтү.

               2. Кешене сүз белән рәнҗетмәү, кимсетмәү хакында аңлату.

               3. Телефон этикеты белән таныштыру.

Җиһазлау. “Тылсымлы сүзләр” язылган плакат

                   Рәсемнәр

Материал.”Сабантуй” газетасы 2008, 163

                  “Салават күпере” журналы 2007, №9

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Кеше белән сөйләшкәндә үзеңне ничек  тоту кирәклеге хакында аңлату.

3.  Көлү турында сөйләшү- Ш.Галиев “Көлке бүлмәсе”, “Бәхәс” шигырьләрен уку.

  1. “Тылсымлы сүзләр” язылган плакатны укыту, мәкальнеләр аңлату.
  • Яхшы сүз-җан азыгы, яман сүз- баш казыгы.
  • Ягымлы сүз язгы көн кебек.
  1. “Телефоннан сөйләшү” уенын уйнау.

-номерны дөрес җый;

- үзең белән таныштыр;

- мөмкин кадәр кыска сөйләш;

- ягымлы итеп сөйләш.

6.Ә.Бикчәнтәева “Телефоннан сөйләшү” хикәясен уку һәм фикер алышу.

  7. Йомгаклау.

Тема. Акча төрләре

Максат.1. Акча турында төшенчә бирү.

              2. Акчаны экономияле тотарга өйрәтү.

Җиһазлау. Акча төрләре

Материал.Л.И.Галиева “Әдәплелек дәресләре” китабы.

Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Акча турында кереш әңгәмә.

-Акча төрләре: металл, тиен, кәгазь, сум турында төшенчә бирү.

3. Әйбер бәяләре турында сөйләшү.

-Кибеттә, базарда аермасы бармы?

4. Акча табуның төп юлы – эш, хезмәт.Хезмәт турында шигырьләр уку: Г.Тукай “Сабыйга” һ.б.

5. Акчаны экономиле тоту турында әңгәмә.

    -Әти- әнигә, туганнарга, дусларга үз кулың белән әйберләр ясау.

7.Йомгаклау.

Тема. Үз көнеңне үткәрү тәртибе

Максат.1. Вакытның кадерен белергә өйрәтү.

             2. Вакытны дөрес бүлү күнекмәләре бирү.

Җиһазлау. Сәгать моделе

                  Таблица “Көндәлек режим”

                 Спортчылар турында рәсемнәр

                  Мәкальләр язылган плакат

Материал.М. Җәлил “Сәгать”

                   Г.Афзал “Сәгать”

  Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Вакыт турында кереш әңгәмә, рәсемнәр буенча секундларны әрәм итмәү хакында сөйләшү.

3. М.Җәлилнең “Сәгать” шигырен сәхнәләштереп күрсәтү.

4. Укучының көндәлек режимын аңлату.

-Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый.

5.Г.Афзал “Сәгать” шигырен уку һәм нәтиҗә ясау.

-Вакытны файдалы һәм нәтиҗәле уздыр!

6. Йомгаклау.

Тема. Бәйрәмнәр

Максат. Бәйрәмнәрне күңелле итеп  оештыра белергә өйрәтү.

              Балаларда бишек җырларына кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау. Магнитофон

                  Бишек җырлары язмалары

                 Картина “Бәйрәмдә”

Материал. Р.Уразман “Татар халык бәйрәмнәре һәм йолалары”

                  Дәрдмәнд “Бәллү”

                  Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләре

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Борынгыдан килгән һәм яңарак бәйрзмнәр турында сөйләшү.

-Сабантуй, Белем бәйрәме, Нәүрүз, Корбан бәйрәме;

- 30 август, 6 ноябрь, 9 Май

3. “Бишек җырларында кунакта” бәйрәме:

-бишек җырлары тарихы;

-Г.Тукай, Дәрдмәнд шигырьләрен уку;

-курчаклар белән җырлау;

-М.Җәлил “Кызыма”, Т.Миңнуллин “Бишек җыры” шигырен сөйләтү;

-йөзек салыш.

4. Нәтиҗә ясау.

-Бишек ләкләр җырларында нинди ягымлы сүзләр әйтелә?

-Нинди матур теләнә?

-Сезгә туганнарыгыз нинди ягымлы теләкләр телиләр?

5.Йомгаклау.                                    

                             

Тема. Сәламәтлекне ничек ныгытып була?

Максат. 1. Чыныгу һәм аның әһәмиятен аңлату.

           2. Салкын тиюдән саклану, физик көчне үстерү.

           3.Дару үләннәрен җыю һәм куллану тәртибе турында төшенчә бирү.

Җиһазлау. Шәхси гигиена кагыйдәләре язылган плакат.

               Чыныгу темасына рәсемнәр.Дару үләннәре рәсемнәре.

Материал. Р.Миңнуллин”Спортның яңа төре” шигыре. Ш.Галиев”Камырша”,                               “Кычыткан”, “Һай, тешем”.

                  В.Монасыйпов “Шифалы врачлар” хикәсе.

  Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Сәламәтлек һәм аны саклау буенча шәхси гигиена таләпләрен үтәү турында аңлату.

3. Р.Миңнуллин”Спортның яңа төре” шигырен уку һәм фикер алышу.

4. Су, һава, кояш ярдәмендә чыныгу кагыйдәләре белән таныштыру.

5. Рәсемнәр буенча дару үләннәрен җыю, куллану турында аңлату.

  6.Ш.Галиев шигырьләрен уку һәм фикер алышу.

7.Р. Миңнуллин “Авырып ятканда” шигырен һәм эчтәлеге буенча сөйләшү.

8.Йомгаклау.

Тема. Кешенең матурлыгы нәрсәдә?

Максат. 1. Кешеләр белән аралашырга , сөйләшергә өйрәтү.

               2. Үз- үхеңне тотуда тискәре сыйфатларны бетерү өстендә эшләү.

Җиһазлау. Мәкальләр язылган плакат

Материал. Л.И. Галиева “Әдәплелек дәресләре” китабы

Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Матур кеше нинди була темасына сөйләшү.”Өч кыз” әкиятен искә төшерү.

3. Сыйныфны төркемнәргә бүлеп, әдәп кагыйдәләренә кагылышлы инсценировкалар күрсәтү, геройларга бәя бирү:

-өйдәге күренеш;

-урамда;

-ашханәдә;

-мәктәптә;

-клубта.

4. Мәкальләрне уку һәм аңлату:

- Кеше холкын күзәт, үзеңнекен үзгәрт.

- Чәчәкнең матурлыгы берни түгел, үзеңнеке булмаса.

5.Өй эше бирү. “Минем яраткан кешем” темасына хикәя төзергә.

6.Йомгаклау.

                                     

Тема. Әти- әнинең кадере

Максат. 1. Әти- әнине рәнҗетүнең зур гөнаһ икәнен аңлату.

              2. Әти- әнигә мәхәббәт, хөрмзт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Әти- әниләр фотолары

                   Мәкальләр язылган плакат

Материал. “Мәгариф” журналы  2007 № 3

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Гаиләдәге якыннар, туганнар хакында әңгәмә.

3. Мәкальләрне уку һәм алар буенча сөйләшү.

- Ана җылысы- кояш җылысы.

- Ата һөнәре- балага мирас.

- Ата- ана догасы утка- суга батырмас.

-Ата- ана чын дустың,

Дус-ишләрең юлдашың.

-Әнкәй – шикәр, әткәй- бал.

-Дөньяда ата- анадан башка бар да табыла.

4. Л.Ихсанова “Рәмзиянең әнисе” хикәясен уку һәм эчтәлеге буенча фикер алышу.

5. Өй эше бирү. “Мин әниемә бәхет телим” – хикәя язарга.

6. Йомгаклау.

Тема. Һәр эш мактаулы.

Максат.1. Хезмәтнең әһәмиятен төшендерү.

              2. Эшнең мактауга лаек икәнен аңлату.

              3. Кызлар һәм малайлар эше аермасындагы аңлату.

Җиһазлау. Һөнәрләр турында рәсемнәр

                   Кул эшләреннән күргәзмә

Материал. Татар халык әкиятләре

   Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Актуальләштерү- хезмәт турында укылган әкият, хикәяләрне искә төшерү.

3. “Үги кыз” әкиятен уку.

4. Бакчада, мәктәптә, өйдә, хезмәт дәресләрендәге эш бөленеше турында сөйләшү.

5. Ә. Габиди “Мин әнигә булышам” шигырен уку һөм фикер алышу.

6. Йомгаклау.

Тема. Матур минем туган телем!

Максат. 1. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

              2. Туган телдә матур итеп сөйләшергә өйрәтү.

Җиһазлау. Магнитофон

                 “Су анасы” шигыре язмасы

                  Әсәрләргә иллюстрацияләр

Материал. Ш. Галиев  Шигырьләр

Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2.Телләр хакында кереш әңгәмә.

3. Уеннар:

- н хәрефенә беткән җәнлек исемнәре табу;

- к хәрефенә башланган кош исемнәре;

- кеше исемнәре әйтү.

4. Ш.Галиев “Зариф белән жираф”, “Җәен”, “Колмак” шигырьләрен уку.

5. Такмазалар, тел шомарткычлар әйтү.

6. Тел турында мәкальләр әйтү.

7. “Су анасы” шигыре язмасын тыңлау.

8.Йомгаклау.

Тема. Китапларның төрләре

Максат.лар 1. Китап сайларга өйрәтү.

                    2. Китап төрләре белән таныштыру.

                    3. Китап укуга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау. Китаплар күргәзәсе

                  Җырлар язмасы    

Материал. “Кем ул? Нәрсә ул?” – балалар энциклопедиясе

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Китап турында шигырьләр тыңлау.

3. Китап төрләре хакында аңлату.

4. З.Сәхәбиева “Рәхмәт” җыры(Р.Яхин муз., Ш.Маннапов сүзл.) тыңлау.

5. Китапханәче белән очрашу.

6. Файдалы киңәшләр белән танышу:

- китапханәдән алган китапларга язарга ярамый;

-китапларны вакытында кайтарып бир;

- китапны караңгы урында укыма;

- китапны уйлап укы;

- үзең яратып укыган китапны иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит.

6. Йомгаклау.

Тема. Халкыбызның матур гореф- гадәтләре

Максат.1. Халкыбызның гореф- гадәтләре белән таныштыру.

              2. Гайбәт сөйләшмәскә өндәү.

              3. Балаларда әдәплелек сыйфатлары тзрбияләү.

Җиһазлау. Плакатлар, таблица, видеофильм “Привычки”

Материал. “Мәгариф” җурналы  2004 №6

Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Гадәтләр хакында кереш әңгәмә.

3. Халкыбызның гореф- гадәтләре белән таныштыру.

4. Видеофильм карау.

5. Авылдагы матур гореф- гадәтләр хакында хикәяләр төзеп сөйләү.

6. Йомгаклау.

                                     

Тема. Без аш пешерә беләбез.

Максат. 1. Табын әзерләргә өйрәтү.

               2. Аш- су әзерләүдә өлкәннәргә булышу күнекмәләре бирү.

               3. Азык- төлеккә сакчыл караш тәбияләү.

Җиһазлау. Уенчык савыт- саба сервизы

                   Ашъяулык

Материал.” Татар халык ашлары” китабы

  Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Табын әзерләү турында кереш әңгәмә.

3.Өстәл сервировкалау хакында аңлату.

4. Гамәли эш.

5. Табын янында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру:

-табынга соңармагыз;

- табын янында җыйнак һәм пөхтә киенеп утырыгыз;

- терсәкләрне өстәлгә куймагыз;

- ашаганда укып утырмагыз.

6. Йомгаклау.

Тема. Батыр булу өчен нишләргә кирәк?

Максат.1. Баларарга батырлык турында аңлату.

              2. Батыр кешеләр язмышы белән таныштыру.

              3. Батыр булырга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау. Буклетлар “Герой шәһәрләр”

                  Геройларның портретлары

Материал. М.Фадеев “Яшь гвардиячеләр”

Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Батырлык турында кереш сүз.

3. Герой- шәһәрләр хакында сөйләү, буклетлар карау.

4. Мәкаль һәм әйтемнәр укып аңлату:

-Батыр үзе үлсә дә, даны мәңгелек.

- Батыр егет- ил күрке.

5. Батыр якташлар турында әңгәмә.

6. Йомгаклау.

Тема. Сакчыллык

Максат.1. Элекр энергиясен, газ, суны экономияле тотарга өйрәтү.

              2. Аларның бәясен исәпләргә өйрәтү.

Җиһазлау. Сакчыллык турында плакатлар

                  Видеофильм “Живая пирирода”

Материал.Р.Миңнуллин, Ш. Галиев шигырьләре

  Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2 .Р.Миңнуллинның “Икмәк” шигырен уку һәм аш ризыкларына сакчыл булырга өйрәтү.

3. Ж..Тәрҗеманов “Йомшак су, Йөгерек су” шигырен укыту, суны экономияле тотарга өндәү.

4. Ш.Галиев “Телевизор булды баш” шигырен уку, электр энергиясен тоту турында аңлату.

5. Видеофильм карау һәм табигатькә сак караш хакында сөйләшү.

6. Йомгаклау.

Тема. Ихтыяр көче

Максат. 1. Ихтыяр көченең әһәмиятен аңлату.

               2. Алдашуның зарарын белдерү.

               3. Укучыларда характер ныклыгы тәрбияләү.

Җиһазлау.Мәкальләр язылга плакат

                  Кәгазь , төсле карандашлар

Материал. С.Баруздин “Көндезге аш вакытында”

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. “Тәрәзәне кем ватты?” хикәясен уку һәм ахырын дәвам итү.

3. С.Баруздин хикәясен уку һәм  нәтиҗә ясау.

4. Ш.Галиев “Ялгыш юлда”, Н. Гайсинның “Табыну” шигырьләре, А.Алишның “Алдакчы Наил” хикәясенә анализ.

5. Мәкаль мәгънәләрен аңлату:

-Ачу хәтәр, Ачудан да гайбәт хәтәр.

 -Ялган белән яла

Бер арбада йөриләр.

-Әләк төбе-  һәлак.

6. Йомгаклау.

Тема. Кызыксынып уку

Максат. 1.Белемгә омтылыш булдыру.

              2. Белемле булуның зыялылык билгесе икәнен аңлату.

              3. Укуга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау. Альбом “Белем бәйрәме”

Материал. “Мәгариф”,  2007 , № 8

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Уку, белем турында кереш әңгәмә.

3. “Әләкче” хикәясен уку, эчтәлеге буенча фикер алышу.

4. “Белем бәйрәме” альбомы буенча хикәяләргә конкурс.

5. Йомгаклау.

Тема. Намуслылык

Максат. 1. Намус, илтифатлылык төшенчәләре бирү.

               2.Бу сыйфатларны үзеңдә тәрбияләргә өйрәтү.

Җиһазлау. Картина “Малай ярдәме”

Материал. Р. Фәизов “Авыр газап”, Р. Миңнуллин шигырьләре

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2.Мәкальләрне аңлату:

-Намус – җаннан кадерле.

-Намуслы йөз ояла.

-Намусны су юа алмый.

3. Р.Миңнуллинның “Үзем генә” шигырен тыңлау, балаларның фикерләрен тыңлау.

4. Р.Фәизовның “Авыр газап” хикәясен тыңлау, фикер алышу.

5. Ситуацияләр чишү:

-Контроль эш вакытында;

-Кибеттә;

-Урамда;

-Транспортта.

6. Йомгаклау.

Тема. Халкыбызның авыз иҗаты

Максат. 1. Балаларны халык авыз иҗаты белән таныштыру.

               2. Мирасыбызга мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау.Милли кимнәр күргәзмәсе

                 Альбом “Халкыбызның күңел җәүһәрләре”

Материал.Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры”

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Халык авыз иҗаты төрләре хакында аңлату

3. Ел фасыллары турында сынамышлар.

4. Хезмәт, яшелчә, хайваннар турында табышмаклар.

5. Татар халык уеннары.

6. Йомгаклау.                                      

Тема. Үз- үзеңне карый беләсеңме?

Максат.1. Балаларны үзләренә хезмәт күрсәтергә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтү.

              2. Әдәби әсәрләр геройлары үрнәгендә укучыларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау. Савыт-саба, сәдәф, суган, бәрәңге

Материал. Л.И.Галиева “Әдәплелек дәресләре” китабы

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Өйдә әти- әниләргә булышу хакында әңгәмә.

3. М.Газизов “Болай булма”, “Ике шапшак”, “Ботка” шигырьләрен укып, фикер алышу.

4. Ярышлар:

-бәрәңге әрчү;

- сәдәф тагу;

- суган әрчү.

5. Нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү.

Тема. Мәкаль яхшыга өйрәтә.

Максат. 1. Эш, хезмәт, дуслык турында мәкальләр өйрәнү.

               2. Аларның әһәмиятен аңлату.

Җиһазлау. Мәкальләр язылган плакат.

                   Рәсемнәр

Материал.”Татар халык иҗаты. Мәкальләр” 2 нче том

Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Н.Дәүлинең “Бәхет кайда була” әсәрен укып, фикер алышу.

3. Эш, хезмәт  турында мәкальләр.

4. М.Гафури “Тавык белән Үрдәк” әсәрен уку, мәкальләр табу.

5. Г.Минский “Дүрт туган”

6. Уен “Әйтеп бетер! “

7.Ә.Ерикәй “Дуслык турында җыр”, дуслык турында мәкальләр  әйтешү.

8.Йомгаклау.

Тема. Хат язу

Максат. 1. Балаларны аралашу чарасы булган хат язу этикеты белән таныштыру.

              2. Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

               3.Әхлакый тәрбия бирү.

Җиһазлау. “Тылсымлы сүзләр” язылган плакат

Материал. Л.Галиева “Әдәплелек дәресләре” китабы

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Кешеләр белән аралашу чаралары турында әңгәмә.

3. Хат үрнәге белән таныштыру.

4. Гамәли эш: дустыңа, иптәшеңә хат язу.

5. Уен. “Күмәк хат” язу һәм аны укып, кимчелекләре бенча нәтиҗә ясау.

6. Йомгаклау.

Тема. Минем туган ягым

Максат. 1. Туган авыл тарихы белән таныштыру.

              2. Мәктәп тарихын сөйләү.

              3. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Авыл тарихына багышланган стендлар, материаллар

Материал. М.Галиев “Сәяхәтче бал корты”

 Дәрес барышы.

1.Оештыру, теманы белдерү.

2. Туган авыллар турында сөйләшү.

3.  М.Галиев “Сәяхәтче бал корты” әкиятен уку.

4. Мәктәп музеена сәяхәт.

5. Мәктәп тарихы белән таныштыру.

6.Туган як, туган тел турында җырлар тыңлау, шигырьләр сөйләү.

7. Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.

Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның  турындагы белемнәребезне ис...

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.

Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.МАКСАТ:Укучыларны үз-үзләрен мәктәптә, җәмәгать урыннарында дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларны үтәү күнекмәләре белән таныштыру.Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллан...

Әдәплелек дәресе

Дәрес беренче сыйныф өчен , бер сәгатькә исәпләнгән. "Тылсымлы сүзләр " темасына....

Әдәплелек дәресе

Әдәплелек дәресе өчен материал....

Дәрес эшкәртмәсе ОРКСЭ4класс "Дуслык һәм әдәплелек."

-Дуслык – дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслары булган кешеләр генә бәхетле буладыр. һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була. Дуслык – ул бик ...

"Сәламәтлек әлифбасы"

Сәламәтлек темасы һәрвакыт актуаль тема булды. Ә бүгенге көндә ул иң беренче урында тора....

Классный час "Юл йөрү әлифбасы: велосипед"

Классный час в 3 классе в форме устного журнала...