Дәрес эшкәртмәсе ОРКСЭ4класс "Дуслык һәм әдәплелек."
план-конспект урока по орксэ (4 класс) на тему

Нагимова Роза Рагатовна

-Дуслык – дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслары булган кешеләр генә бәхетле буладыр. һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4kl_orkse_achyk_deres.docx40.69 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет:  ОРКСЭ, модуль «Дөньяви этика нигезләре», 4 класс.

Дәреслек : ОРКСЭ «Дөньяви этика нигезләре»4 класс, . «Русское слово» Москва, 2012 ел, Татарчага тәрҗемә,ТР “Хәтер”нәшрияты.

Тема:« Дуслык  һәм әдәплелек.»

                                            Дәреснең технологик картасы

Дәрес темасы

Дуслык  һәм әдәплелек.

Дәрес тибы

Яңа теманы өйрәнү, беренчел ныгыту дәресе

Максат

-Укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү; -Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү

Планлаштырылган  нәтиҗәләр

Предмет буенча нәтиҗәләр :дуслык, дусларча мөнәсәбәт төшенчәләрен аңлау, дусларга яхшы ярдәмчел мөнәсәбәттә булу.

Метапредмет нәтиҗәләре: 

РУУГ :уку мәсьәләсен кабул итү, планлаштыру, истә калдыру; акыл эшчәнлеген көчәйтү; уку эшчәнлеген бәяләү;

ТБУУГ:  китап  белән эшли белү, кирәкле мәгълүматны таба, гомумиләштерә белү, төшенчәләрне чагыштыра, анализлый белү;

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү,бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү.

ШУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру, дәрестә үз фикереңне башкаларга җиткерә белү; укуга, милли кыйммәтләрне аңлауга үз мөнәсәбәтеңне формалаштыру.

Эш методлары һәм алымнары

фронталь,  индивидуаль.

Төп төшенчәләр: 

Дуслык, риясызлык, ярдәмчеллек, комсыз, карун,  бердәмлек, күмәк көч,  сабырлык, тырышлык,                           

Чыганаклар: 

“Дөньяви этика нигезләре” , 62-76 б, күрсәтмә материал, презентация.

                                           

                                        Дәрес барышы.

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУД

  1. Оештыру.

-Уңай психологик халәт тудыру

 -Исәнме, яңа көн!

Саумы, кояш!

Сәлам, дустым!

Исәнмесез!

Бүгенге Дөньяви этика нигезләре фәне буенча  дәресебезне башлыйбыз.

-Исәнме, яңа көн!

Саумы, кояш!

Сәлам, дустым!

Исәнмесез!

(К)- үз эшчән лекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча үтиләр

  1. Актуальләштерү. Теманы ачыклау

(Уку мәсьәләсен кую). Бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган. - Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче. - Без, Дуслык, Бәхет, Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит. - Укучылар сез ничек уйлыйсыз? Көтүче кемне кертер?

Ни өчен?

- Димәк, бүгенге дәрестә без....

                 

-Дуслыкны

-Чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет тулган, байлык килгән.

- Дуслык турында сөйләшербез.

(ТБ)- кирәкле фикерне таба белү.

(Р)эшчәнлеккә укытучы ярдәмендә максат кую

  1. Яңа материалны аңлату

-Дуслык – дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслары булган кешеләр генә бәхетле буладыр, минемчә. Ә сезнеңчә ничек икән? Сезнең фикерләрегезне ишетеп китәсе килә.

-Әйтегез әле, балалар, кем ул дус?

-Ә сезнең дусларыгыз бармы?

-Әйе, балалар, һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.

-Дуслык турында бик күп әкиятләрдә, хикәя-шигырьләрдә дә языла. Әйдәгез, искә төшереп китик әле, сез дуслык турында нинди әсәрләр беләсез?

-Күптән түгел Р.Мингалимнең “Дусларың гына булсын” шигырен укыдык. Әйдәгез, кем сөйли?

-Дуслар булса күңелле.

-Мин дә сезгә дуслык турында бер шигырь укып китәм:

-“Дуслык, чын дуслык!” Уку.

Иптәшләрең әйбәт булса,

Кыскара озын юл да.

Бергә булыйк, бердәм булыйк –

Дуслыкның көче шунда.

Киңәшле эш һич таркалмас,

Куллар көч бирсен кулга.

Бергә булыйк, бердәм булыйк –

Дуслыкның көче шунда.

Ярдәмләшеп, җырлап-көлеп

Яшик кояшлы елда.

Бергә булыйк, бердәм булыйк –

Дуслыкның көче шунда.

Юлдаш булып йөр, дуслык,

Илче булып кил, дуслык,

Һәрбер өйгә кер, дуслык,

Безнең белән тор, дуслык,

Дуслык, дуслык, чын дуслык! Дип яза Эльмира апа Шәрифуллина.

-Дуслык турында татар халкы үз фикерен мәкальләр аша бик үтемле итеп җиткерә. Ә сез аларны беләсезме икән?  Тикшереп карыйк әле? Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сезгә дәвам итеп бетерергә кирәк:

-100 сум акчаң булганчы, ...

-Кош канаты белән, ...

-Дустың булмаса – эзлә, тапсаң - ...

-Иптәшең үзеңнән ...

-Дуслыкта, бердәмлектә ...

-Дуслык сүзе аңлатмалы сүзлектә ничек бирелә икән? Әйдәгез карап китик әле?

-Ә дәреслектә нинди билгеләмә бирелгән?   62 бит

-Чын дус тугрылык, игелеклелек, намуслылык, эш сөючәнлек, аңлаучанлык, риясызлык, гаделлек кебек сыйфатларга ия, талашканнан соң үч сакламый, тиз килешә белә.

Ә нәрсә соң ул риясызлык? (дәреслек 64 бит).

-Ә иң риясыз мөнәсәбәтләр булып ана һәм бала мөнәсәбәте тора.

- Татар мәгърифәтчесе  һәм педагогы Каюм Насыйриның бер нәсыйхәтен укыйк (66 бит.)

-Бу әсәрдә автор нинди биш кешегә ышанмаска куша?

-“Ялганчының сүзе судагы язу кебек” дигән җөмләне сез ничек аңлыйсыз?

-Ә хәзер әйдәгез,  дуслыкка ни комачаулый һәм хәтта аның юкка чыгуына нәрсә китерә. Ә нәрсә дуслыкны сакларга булыша? Дигән сорауларга җавап табыйк әле

Дуслыкка булыша: риясызлык, ышаныч, кызыксыну, ихлас күңеллелек, мәрхәмәтлелек, тигез хокуклылык, ирек, күңелгә ошау, намуслылык.

Дуслыкка комачаулый: кызу канлылык, ахмаклык, бәйлелек, көнчелек, комсызлык, ялган, ышанычсызлык, алдашу, хыянәт итү, хәйлә.

Балаларның фикерләрен тыңлау

-ярдәм итүче, бергә уйнаучы, дэрес әзерләргә булышучы,...

-бар

-“Чукмар белән Тукмар”, “Салават күпере кайда йоклый?”  (Батулла),

 Х.Халиков “Мыекбай”...

........

-100 дустың булсын

-кеше дуслары белән көчле

-югалтма

-яхшырак булсын

-көч

Дуслык – ихтыяҗлар-ның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. ш. нигезләнгән мөнәсәбәт (97 бит)

- Кешеләр арасында үзара хөрмәт , бер –береңә ышаныч, карашлар һәм мәнфәгатьләр уртаклыгы, уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә туа торган бирелгәнлек.

Риясызлык-(бескорыстие)- үз файдаңа, җиңел табышка омтылышың булмавы.

-Ялганчыга,

ахмак- (акылсыз, юләр), наданга-(укый яза белмәүче), комсызга-(үз файда- сы өчен генә тырышучы)  (191бит)

карунга- (бик саран, вакчыл кеше),(171 бит)

ачыгавыз-куркакка.

-Суга язып булмый, шулай булгач, ялганчының сүзенә дә ышанырга ярамый.

(К) төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

(ТБ) мәгълүматны таба, гомумиләштерә белү, төшенчәләрне чагыштыра, анализлый белү;

(ТБ) мәгълүматны таба, гомумиләштерә белү, төшенчәләрне чагыштыра, анализлый белү;

(ТБ) мәгълүматны таба, гомумиләштерә белү

(ТБ)-төшенчә ләрне чагышты ру

(К) төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

4. Белемнәрне беренчел ныгыту.

-Сезнең Крокодил Гена һәм Чебурашка турында мультфильм караганыгыз бармы?

-Бу мультфильмдагы геройларның “дуслык” йорты төзү турындагы хыяллары булган. Әгәр дә мондый йорт булса, сезнең анда яшисегез килер идеме?

-Ә бу йортта нинди кагыйдәләр булыр иде?

-Дуслар җыелган җирдә һәрвакыт уен-көлке була. Әйдәгез, без дә ял итеп алыйк.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

Туп сикерә “туп” та “туп”,

Булмый гына туктатып!

Идәннән дә сикерә,

Түшәмнән дә сикерә,

Сикерә дә сикерә –

Бар өйне ду китерә.

Чалтырт!

Көзге көл булды,

Тупта шунда шым булды.

Безнең туп бик чая ул,

Шәп сикерде бая ул,

Эзлик әле, кая ул?

Түшәмдәме?

Туп бит ул –

Идәндә дә юк бит ул!

Тәрәзәне күр анда:

Ишек ясап буранга,

Туп сикергән... урамга!

-Тубыбыз урамга качты. Ул безгә нәрсә әйтергә теләде икән?

-Балалар, кайвакытта без дустыбызның кадерен аны югалткач кына аңлыйбыз. Бергә вакытта уйлап бетермибез, юкка гына әйткәләшәбез, үпкәләшәбез, сугышып та алабыз. Бигрәк тә малайлар шулай булучан.Сезнең белән киләчәктә андый хәлләр булмасын өчен бер әкият карарга тәкъдим итәм. (“Чукмар белән Тукмар”)

-Балалар, әкият буенча сез нәрсә әйтә аласыз?

-Шулай итеп, әби акыл белән, үзе генә белгән кагыйдәләр буенча әтәчләрен дус булырга өйрәтте.

-бар

-әйе

-Дустыңны бәладә ташлап калдырма

Дустыңа һәр нәрсәдә булыш.

Дуслыкка таләпчән бул.

Дустың белән бәхәстә һәрвакыт килешү тап.

Дустыңа юл куя бел.

Дустыңны алдама.

Ял итү

-өйдә туп уйнарга ярамый, күңелсезлекләр булырга мөмкин

-әкият карау

-Бу әкияттәге әби миңа бик ошады. Нинди акыллы әби булган ул, ачуланмады, кыйнамады ул әтәчләрне, ә ничек итеп акылга утыртты? Әйе, бер-берсеннән аерып куйды ул аларны. Шунда гына Чукмар белән Тукмар бер-берсенә бик кирәк, якын икәнлекләрен аңладылар.

(Ш)-кешеләрдә уңай һәм тискәре сыйфатлрны чагышты ру,

этика кагыйдәләренә туры китереп нәтиҗәләр ясау.

(К) төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

5. Белемнәрне гомумиләштерү

-Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?

- Төрле милләт кешеләре үзара дус була аламы?

-Әйе,укучылар,халыклар дуслыгы Татарстанның иң зур байлыгы.Безнең Татарстанда 115 милләт яши.Сан буенча 1нче урында –татарлар,2нче урында руслар, 3нче урында чувашлар бу милләтләр узара дус һәм тату яшиләр. Милли бәйрәмнәрен үткәрәләр.: САБАНТУЙ, КАРАВОН, СЕМЫК, БАЛТАЙ, ГЫРОН БЫДТОН,УЯВ, ПИТРАУ  һ.б.

-Кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы, халыклар дуслыгы, туганнар дуслыгы, профессиональ дуслык, табигать белән дуслык, сәяси дуслык, китап белән дуслык һ.б.

-Әйе.

(К) төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү

6. Алган белемнәрне куллану

-Дәресебезне дәвам итик.   Дуслык турында сөйләшкәндә  Әдәплелек төшенчәсен искә төшереп китик әле.

Проблемалы мәсьәлә:

-Әгәр дә сезне дустыгыз кунакка чакырса, сез нинди әдәплелек кагыйдәләрен истән чыгармаска тиеш?-

-кешеләргә карата хөрмәт, яхшылык теләү.

-әти-әнидән рөхсәт сорарга; килүеңне хәбәр итәргә; вакытында кил; соңга калсаң гафу үтен; туган көнгә барсаң, бүләк онытма.

(Ш)этика кагыйдәләренә туры китереп нәтиҗәләр ясау.

7. Йокгаклау. Рефлексия

-Укучылар, без бүген дәрестә чын дуслык турында сөйләштек. Ә хәзер тикшереп карыйк әле, ә сез дуслаша беләсезме икән?

ТЕСТ. ДУСЛАША БЕЛӘСЕҢМЕ? 

- Нәтиҗә ясау. ДУСЛАША БЕЛӘСЕҢМЕ? 

-Әгәр дә без аны күрә алсак,дуслык нинди төстә булыр иде икән? Дуслыкны иснәп карап булса, исе нинди булыр иде икән? Ашап карый алсак, тәме нинди булыр иде икән? Әгәр тотып карый алсак, дуслык нинди булыр иде икән? Әйе, балалар, мин дә шулай уйлыйм. Ул шундый йомшак булыр иде, аны гел шулай кысып, яратасы гына килеп торыр иде.

Дәресне йогаклап сезгә шуны әйтәсем килә: Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы  якын булган өчен.  Дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы дуслары була ала. Гомерлек дуслары.

Тест эшләү

-яшел....

-хуш исле....

-баллы....

-йомшак....

8. Өйгә эш

Дәреслек 69-74 бит дуслык турында әкиятләрне укырга.

-Дәресебезне матур җыр белән тәмамлыйк.

Өй эшен язу

ДУСЛАША БЕЛӘСЕҢМЕ? 
(тест) 
Түбәндәге сорауларга "әйе”, "юк” дип җавап бирергә. Җавап бирә башлаганчы, дус булып йөрүче кешегезне күз алдына китерегез. 
1. Безнең дуслык турында уйлаганда, күңелдә шик туа. 
2. Хәтта фикерләр каршылыгы да безнең дуслыкны боза алмый. 
3. Чын дуслык юк ул. 
4. Безнең ике арадагы дуслык турында уйлаганда, мин сөенеч һәм канәгатьлелек кичерәм. 
5. Кайвакыт минем бу дуслыкка катгый рәвештә чик куясым килә. 
6. миндә кайвакыт дустыма карата көнләшү хисләре дә кабынгалый. 
7. Дөресен генә әйткәндә, безнең арадагы дуслыкны әллә яхшы танышлыкмы икәнен дә әйтүе кыен. 
8. Бу дуслык мине кайвакыт арыта. 
9. Чын дуслыктан ни көткәнемне мин үзем дә белмим. 
10. Дус кешем миңа бик нык кирәк булган мизгелләр дә булды. 
11. Бу дуслык мине бәйдә тота. 
12. Бүген чын дуслык булугаышану кыен, әмма безнең арадагы дуслыкка күпләр кызыгырлык. 
13. Кайвакыт мин дустыма үземнән дә бигрәк ышанам. 
14. Бу дуслык аркасында мин, табудан бигрәк , югалтам. 
15. Мин чын дуслык тойгысы белән яшәү турында хыялланам. 
Нәтиҗәләрне санап карыйк. 
2,4,6,8,10,12,14 сорауларына "Әйе” дип бирелгән җавап, шулай ук 1,3,5,7,9,13,15 сорауларына "ЮК”дип бирелгән җавапларның һәркайсына 10 ар очко бирелә. 
Теләсә нинди сорауга "белмим” дип җавап бирелсә 5 әр очко бирелә. 
100-150 очко. Сез дуслыкның кадерен беләсез, аның турында кайгыртасыз. Сезнең дуслык "иленә” бик сирәк кенә вак-төяк күләгә төшә. 
50-99 очко. Сезнең дуслык- сезнең холык ныклыгы һәм дустыгызның кадерле булуы белән тотрыклы. Әлбәттә, сезнең дуслыкны чайкалдырып алучы давыллар да булгалый. Вакыты-вакыты белән уянган шик-шөбһәләрләрегезне шул кеше белән яңадан дус булу өмете юкка чыгара. 
0-49 очко. Сез: "Ходай мине дуслардан сакласын, дошманнардан котылу юлын мин үзем дә табармын”-дигән принцип буенча яшисез. Сез –тиз генә онытмый торган кеше.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.

Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның  турындагы белемнәребезне ис...

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.

Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.МАКСАТ:Укучыларны үз-үзләрен мәктәптә, җәмәгать урыннарында дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларны үтәү күнекмәләре белән таныштыру.Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллан...

Әдәплелек дәресе

Дәрес беренче сыйныф өчен , бер сәгатькә исәпләнгән. "Тылсымлы сүзләр " темасына....

Әдәплелек дәресе

Әдәплелек дәресе өчен материал....

"Әдәплелек әлифбасы" түгәрәге эшкәртмәләре.

Аңлатма язуы       Рәхимова Ризәлә Камил кызы 1984 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлады...