Әдәплелек дәресе
классный час на тему

Султанова Люзия Рахимзяновна

Әдәплелек дәресе өчен материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dplelek_drese.docx20.88 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әдәп-әхлак. Әдәплелек нәрсә ул?

Максат: 1.Башка балалар белән аралашуда әдәплелеккә өйрәтү.

               2.Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, үз фикерләрен ачык, төгәл әйтә белү  

                күнекмәләре формалаштыру өстендә эшне дәвам итү.

               3. Мактанмау, масаймау, тупас булмау, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт сый-

                  фатлары тәрбияләү.  

Материал: «Риторика» дәреслекләре, компьютер, сюжетлы  картиналар.    

План

I. Актуальләштерү.

II.Төп өлеш.

III. Йомгаклау

Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү.

Психологик уңай халәт тудыру.

-Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн туга бу җирдә яшәргә теләгебез артты. Яңа көн тууга

үзебезнең  , әти-әниләребезнең, якыннарыбызның. Туганнарыбызның, дусларыбызның

исән-сау булуларына, туган мәктәбебездә блеем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

Хәерле көн телик таңнар саен.

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле көн телик барчабызга,

 Хәерле көн телик үзебезгә.

_Барчабызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башларбыз.

II.Төп өлеш.

 Бер укучы «Саумы, кояш!» шигырен яттан сөйли

-Игътибар белән тыңлагыз.  Шигырьдә сүз нәрсә турында барыр? Нинди сүзләре исегездә калыр?

-(укучыларның җаваплары тыңлана, шигырь сүзләре слайд белән күрсәтелә)

-Әйе, укучылар, шигырьнең эчтәлегендә күңелгә ятышлы тылсымлы сүзләр бар. Синең белән исәнләшәләр, хәерле иртә телиләр. Йөрәккә ятышлы сүзләрне ишетүе бик күңелле, әмма үзең бу сүзләрне якыннарыңа, дусларыңа әйтсәң, бигрәк тә рәхәтлек табасың.

-Исәнләшү ни өчен кирәк?(Кешеләр бер-берсен хөрмәт итәләр. Очрашкач исәнләшәләр.

«Исәнмесез» гади генә сүз кебек, ләкин мәгънәсе күп нәрсәне аңлата. «Мин сине күрәм, кеше. Син миңа ошыйсың. Белеп тор мин сине хөрмәт итәм һәм синең дә мине хөрмәтләвеңне телим. Мин сиңа иң кадерле нәрсәләр: исәнлек, саулык, тынычлык, бәхет, шатлык телим»-ди бу сүз.

-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?(…….)

-Ә сез нинди әдәплелекне белдерүче сыйфатларны беләсез?(…..)

-Ә хәзер әдәпсезлекне белдерүче сыйфатларны әйтерсез.(….)

-Димәк, нинди кешене әдәпле дип әйтәбез?(…..)

-Балалар, сез бик дөрес әйтәсез. Ләкин әдәпсезлек күренешләре дә әле кешеләр арасында бар. Ул чирне дәваларга шактый вакыт һәм яныңда чын дуслар булу кирәк.

(бер укучы Р.Мингалимовның «Дусларың гына булсын» шигырен яттан сөйли.(укучы сөйләгәч слайд буенча күрсәтелә)

-Чын дус нинди булырга тиеш?(…)

-Ә сезнең укучылар чын дустыгыз бармы?(….)

-Иптәшләрең белән аралашу дөрес итеп исәнләшүдән башлана.

-Сезнеңчә дөрес итеп исәнләшү ничек булыр?(….)

-Исәнләшә белеп тә, саубуллашырга онытсагыз сезне барыбер тәрбияле, әдәпле бала димәсләр.

-Әйдәгез әле саубуллашу сүзләрен искә төшереп алыйк. (…..)

-Кешеләр белән сөйләшкәндә елмаеп, якты йөз белән сөйләшегез. Елмаюыгыз ясалма булмасын, ул елмаю: «Сезне күрүемә мин бик шат дигәнне аңлатсын!»

«Елмай» җырын күмәк башкару.

-Елмайган, көлгән кеше нинди була?(…)

-Ә хәзер без сезнең белән әсәрдән бер өзек укырбыз. Әсәрдәге геройларның нинди әдәп кагыйдәләрен онытканнарын әйтерсез.(3 слайд күрсәтелә)

          Футбол ярышыннан кайтканда Ринат:

-Айдар, син иртәгә сәг. 6 да безгә кил. Мин сиңа маркаларымны күрсәтермен, яңа конструктор  белән уйнарбыз, музыка тыңларбыз, диде. Айдар риза булды, 6 да киләм дип ышандырды.

Сәгать 7 дә инде Ринат Айдарны көтүдән туктады һәм ваннага керергә әзерләнде. Шул-вакыт бик каты итеп бер-бер артлы звонок шалтырады.

-Сәлам, диде Аөдар керә-керүгә.

-Бу мин.

Ул бүлмәгә үтте, юеш курткасын диванга ташлады әм як-ягына карады да:

-Ә сездә рәхәт икән. Бу нәрсә?-дип, Ринатның әтисенә бүләк ителгән  корабль моделен  алып, боргалый башлады. Кинәт корабның мачтасы сынып ките. Ринат моңа бик аптырап калды, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Ә Айдар инде башка әйберләрне актара башлады. Һәр әйберне тотып:

-Бу әйбер күпме тора? Кайдан алдыгыз? –дип аптыратты. Хушбуйны алып чәченә койды, бит кремын, исе тәмле дип, ялап карады.

   Ринат чәй кайнатты һәм дустын өстәл янына чакырды. Айдар өстәлне карады да суыткыч янына барды: «Син колбаса кис, менә бу балыкны да куй, мин анны бик яратам, диде.

   Ашап-эчеп туйгач, Айдар киемен алды да: «Ярый мин киттем, хәзергә. Иртәгә тагын килермен. Мин синең ручкаңны алдым. Язып туйгач, кире бирермен»,-дип йөгереп чыгып китте.

-Айдар нинди хаталар ясады?(….)

-Ринатның нинди сыйфатлары сезгә ошады?(….)

-Бу әсәргә карата нинди мәкаль туры киллер иде?(….)

(4 слайд күрсәтелә.  Мәкальләрне дәвам итәргә кирәк.

-Караклык-……

-Аз сөйлә-……

-Яхшы гадәт адәм итәр-….

-Кеше холкын күзәт-……

-Кунак булса,-…..

-Кунак ашы-…..

-Ялганлаган тотылыр-…..

III. Йомгаклау өлеше.

(5 слайд күрсәтелә, анда мәкаль язылган.)

«Әдәпкә күнсәң-адәм булырсың,

   Яманга күнсәң-әрәм булырсың»

-Бу мәкальне исегездән чыгармагыз. Кечкенәдән үзегезне яхшы гадәтләргә өйрәтсәгез сезне һәр җирдә хөрмәт итәрләр. Үсә барган саен, үзегездә әдәплелекнең кешене сөендерә торган өр-яңа сыйфатларын булдыру өчен тырышыгыз. Шулай булганда гына гадел, намуслы, инсафлы, бәхетле булырсыз.

-Бүгенге дәрестә без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?(…)

-Нинди кагыйдәләрне һәрвакыт истә тотарга кирәк?(…)

5 слайд күрсәтелә, язылган кагыйдәләрне уку.

1.Үз-үзең белән идарә итәргә, үз фикереңне тыныч кына әйтергә өйрән. Кычкырма, кешеләрнең кәефен бозарлык авыр сүз әйтмә.

2.Һәрвакыт ярдәмчел булл.

3.Иптәшләрең белән әйбәт мөгаләмә сакла: аларга кушаматлар такма, «тылсымлы» сүзләр әйтергә онытма, кешеләр белән очрашканда исәнләш, аерылышканда саубуллаш.

4.Әләкче булма.

5.Нинди дә булса бер эшне әйбәт башкара белүең белән масайма. Иптәшләреңне дә шулай эшләргә өйрәт.

Катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт! Йөзләрегез һәрчак якты, телләрегез татлы булсын!

«Бәхеттә-шатлыкта» җыры белән дәресне тәмамлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.

Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның  турындагы белемнәребезне ис...

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.

Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.МАКСАТ:Укучыларны үз-үзләрен мәктәптә, җәмәгать урыннарында дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларны үтәү күнекмәләре белән таныштыру.Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллан...

Әдәплелек дәресе

Дәрес беренче сыйныф өчен , бер сәгатькә исәпләнгән. "Тылсымлы сүзләр " темасына....

Дәрес эшкәртмәсе ОРКСЭ4класс "Дуслык һәм әдәплелек."

-Дуслык – дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслары булган кешеләр генә бәхетле буладыр. һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була. Дуслык – ул бик ...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

"Әдәплелек әлифбасы" түгәрәге эшкәртмәләре.

Аңлатма язуы       Рәхимова Ризәлә Камил кызы 1984 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлады...