Әдәплелек дәресе
классный час (1 класс) по теме

Дәрес беренче сыйныф өчен , бер сәгатькә исәпләнгән. "Тылсымлы сүзләр " темасына.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dplelek_trbiya_minuty8.docx25.7 КБ

Предварительный просмотр:

1 сыйныфта әдәплелек дәресе

           

                        Дәрес темасы:  Тылсымлы сүзләр.

Максат: Тылысмлы сүзләрне дөрес  һәм урынлы куллана белергә өйрәтү  ,өлкәннәре,иптәшләрен ихтирам итү хисе тәрбияләү тәрбияләү, укучыларның активлыгын үстерү.

Җиһазлау: 2 кечкенә сандык, 1сандыкның эчендә бизәнү әйберләре, энҗе бөртекләре, акча; ; канцелярия резинкалары ;  блокнотлар,тылсымлы сүзләр, мәкальләр язылган плакатлар.

Сыйныф сәгатенең барышы

                 Сәламләү.

  • Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә хәерле тыныч көннәр теләп бүгенге очрашуыбызны башлыйк.
  1. Укучылар белән танышу. Уңай психологик халәт тудыру. Энергизатор “Танышу”
  • Укучылар, әйдәгез танышып алыйк әле.
  • Хәзер без түгәрәкләнеп басарбыз. Һәрберегез үзегезнең исемегезне һәм кыскача гына нәрсә яратуыгызны әйтерсез. Үзегез белән таныштырганда кулыгыз белән күршегезнең кулына тотынырсыз.
  • Без, укучылар, үзебезнең күңел һәм тән җылыбыз белән уртаклаштык.(укучылар урыннарына утыралар)

2.Төп өлеш.

-Укучылар, искә төшерегез әле, гадәттә әкиятләрдә ,шулай ук тормышта да кечкенә сандыкчыкларга нәрсәләр салалар( алтын, көмеш, бизәнү әйберләре, акча, ...)

- Безнең бу сандыгыбызда да сез әйткән әйберләр ята. Ә икенче сандыгыбыз әлегә буш. Бу сандыкка нәрсә салырбыз икән? Бу сорауга җавап табарга сезгә бер хикәят ярдәм итәр.

( Укытучы В. Осееваның “ Тылсымлы сүз “ хикәясен укый)

-Укучылар, Димәк без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?( Тылсымлы сүзләр)

- Әйе ,бик дөрес,матур ,күңелне күтәрә торган сүзләр .икенче төрле кеше күңелендәге байлыклар турында сөйләшербез.

-Ә бу байлыкларны сандыкка салып буламы соң ?( юк)

-Ә әйдәгез болай итәбез. Менә бу савытта энҗе бөртекләре бар. Һәр энҗе бөртеген кеше күңелендәге бер байлык итеп күз калдына китерик. Бер энҗе бөртеге бер матур сүзгә тиң. Павлик нинди тылсымлы сүз әйтте икән? (Зинһар өчен)Димәк бер энҗе бөртеген сандыкка салабыз.

- Бу тылсымлы сүзне кайчан әйтәбез?

-Укучылар, әйдәгез, һәрберегез үзегездә булган бер күңел байлыгын сандыкка салсын.(укучылар берәр “күңел  байлыгын” сандыкка салалар)

-Ничек уйлыйсыз без кеше күңелендәге байлыкларның барсын да санап чыктыкмы әле? (юк)

-Әйе алар бик күп. Кеше яши-яши ул байлыкларны үзендә булдыра, күбәйтә ала. Шулай итеп безнең  бүгенге сөйләшүебез  кешеләрдәге шушы асыл сыйфатлар турында барыр.

-Шулай итеп безнең алдыбызда ике сандык. Берсендә акча, алтын, көмеш, бизәнү әйберләре. Әйе , бу байлык. Аны тотып карарга, аңа  сокланырга була. Укучылар аның белән тагын нишләп була? --Байлык үзеңә дә, башкаларга да шатлык китерсә генә чын байлык була ала. Әгәр синең шундый мөмкинлегең бар икән  мохтаҗларга ярдәм итә алу үзе үк кешегә рәхәтлек бирә.  Хәзерге вакытта игелекле эшләр эшләүче кешеләр күбәйде, алар башкаларга  яхшылык эшләүдән тәм табалар.

  • Хәзер мин сезгә бер уен-бирем тәкъдим итәм.

                                           Энергизатор “Ярдәм”

Һәр укучыга канцелярия резинкасы бирелә. Резинканы кулның арткы ягыннан Х ясап, чәнти бармакка һәм баш бармакка кидерергә. Бирем: икенче кул ярдәменнән башка резинканы салырга.( Укытучы  укучыларга бер-берсенең  ярдәме кирәклеген әйтә.)

- Ярдәм итүне нинди тылсымлы сүз белән сорыйбыз әле? ( Зинһар өчен)

-Ярдәм иткән кешегә нинди тылсымлы сүз әйтәбез ,әле. ( рәхмәт)

- Әйе ,рәхмәт сандыкка тагын бер энҗе бөртеге салабыз.

- Сез бик күп тылсымлы сүзләр беләсез икән.

“Бервакыт әти кыйммәтле вазаны ватты. Әби белән әни ачулы караш ташлады.

  • Гафу итегез, зинһар, диде әти  кыюсыз гына . Әби дә,әни дә аңа карап елмайдылар.
  • Зыян килде килүен , ләкин без яңа ваза сатып  алырбыз диделәр.
  • Әби белән әни ни өчен елмайдылар?

-Гафу итегез, зинһар сүзләрен ишеткәч.

-Кайчан кулланабыз ул сүзләрне.

-Тагын бер энҗе бөртеген салабыз.

  • Ә хәзер без сезнең белән  җыр тыңларбыз,ә сез бу җырда нинди тылсымлы сүзләр  булуын әйтерсез.(Саумы кояш, исәнмесез ,кичер, гафу ит)
  • Укучылар сез тиздән үсеп җитәрсез дә эшче ,авыл хуҗалыгы белгече, табиб, укытучы, галим булырсыз.Кайда гына эшләсәгез дә,әдәпле,тәрбияле кешеләр булырга тиешсез.”Тылсымлы сүзләр әдәплелек юлдашы алар. Халкыбызның  “ Бер рәхмәт мең бәладән коткара”,”Яхшы сүз- җан азыгы”, “ Олыасаң олыны олыларлар үзеңне”  мәкальләрен ишеткәнегез бардыр.Аларда тылсымлы сүзләр белү - әдәпле булу хакында әйтелгән.
  • Сез тагын нинди мәкальләр беләсез?( Ашның тәме тоз белән,адәм яхшылыгы сүз белән.Җайлы сүз җанны эретә.Акыллы сүзгә ни җитә һ.б.)
  • Тылсымлы сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана да белергә кирәк.Мин сезгә хәзер бер малайның тылсымлы сүзләрне сөйләмдә ничек куллануын сөйлим.( Укытучы хикәя сөйли)
  • Укучылар Фәрит тылсымлы сүзләрне беләме?( Белә)
  • Ә нигә бабай да, кыз да ачуланалар?( Фәрит тылсымлы сүзләрне урынлы кулланмый)
  • Әйе,тылсымлы сүзләрне кайсы вакытта ничек итеп әйтергә кирәклеген  белергә кирәк.
  • ( Укытучы тагын бер хикәя сөйли)
  • Марат тылсымлы сүзләрне ничек әйткән,ничек кулланган?( Ышанычлы итеп әйткән,урынлы кулланган)
  • Ә хәзер бер уен уйнап алабыз, уенда бүген өйрәнгән тылсымлы сүзләрне дөрес куллана белүегез тикшерелә.Тылсымлы сүз төшереп калдырылган урында туктап торам,ә сез шул сүзне хор белән әйтәсез.(Укытучы хикәяне укый,укучылар җавап бирә бара)
  • Тылсымлы сүзләрне сөйләмдә бик уңышлы кулланырга була.Сез дә аларны шулай куллана аласыз. Тылсымлы сүзләр кешенең күңелен күтәрә, әдәпле,ярдәмчел булырга өйрәтә.

       3. Йомгаклау

  •      Кояш җир йөзен үзенең якты нурлары белән һаман җылытып тора.         Минем  теләгем - сез дә әти- әниләрегез, бер-берегез, әйләнә-тирәгездәге кешеләр өчен җылылык, яктылык өләшүче кояшчыклар булсагыз иде. Бүгенге очрашуыбызның истәлеге итеп сезгә шушы кечкенә кояшчык-блокнотларны бүләк итәсем килә. Бәлки сез бүгенге сөйләшүебезне өйдә дә, башка дәресләрдә дә, класс сәгатьләрендә дә дәвам итәрсез һәм үзегезнең яхшы эш-гамәлләрегезне, уй-фикерләрегезне шунда теркәп барырсыз.
  • Сезгә бүгенге дәрес ошадымы ошаса “во”,ә ошамаса аска күрсәтәсез.Кәефләрегезгә туры килгән смайликны сайлап алыгыз.
  • Дәрес тәмам барыгызга да бик зур рәхмәт, саубулыгыз,уңышлар сезгә!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.

Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның  турындагы белемнәребезне ис...

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.

Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.МАКСАТ:Укучыларны үз-үзләрен мәктәптә, җәмәгать урыннарында дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларны үтәү күнекмәләре белән таныштыру.Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллан...

Әдәплелек дәресе

Әдәплелек дәресе өчен материал....

Дәрес эшкәртмәсе ОРКСЭ4класс "Дуслык һәм әдәплелек."

-Дуслык – дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслары булган кешеләр генә бәхетле буладыр. һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була. Дуслык – ул бик ...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

"Әдәплелек әлифбасы" түгәрәге эшкәртмәләре.

Аңлатма язуы       Рәхимова Ризәлә Камил кызы 1984 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлады...