"Сәламәтлек әлифбасы"
классный час по зож (1 класс)

Исмагилова Гульсия

Сәламәтлек темасы һәрвакыт актуаль тема булды. Ә бүгенге көндә ул иң беренче урында тора.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek_lifbasy.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

1 класс

“Сәламәтлек әлифбасы”

Тема: “Сәламәт кеше кем ул?”

Максат: сәламәт яшәү рәвеше турындагы белемне тулыландыру.

Бурычлар:

1. Мәктәп укучысының көндәлек режимы турында белем бирү.

2. Дөрес туклану, гигиена таләпләре турындагы белемнәрен ныгыту.

3. Укучыларда сәламәтлеккә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедик экран, проектор, рәсемле кәгазь, режим сурәтләре төшерелгән һәм ризыклар төшкән  карточкалар.

Дәрес барышы

1. Оештыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Әйдәгез әле, бер-беребез белән исәнләшеп алыйк. Чөнки исәнләшү, ягъни “Исәнмесез” дию, бер –береңә исәнлек теләү бит ул.

Укучылар. Исәнмесез.

Укытучы. Әйдәгез безнең сәламәтлеккә бәйле девизны искә төшерик әле:

Укучылар. “Үз – үземә белем өстәп, сәламәтлекне саклыйм” (бергә).

Укытучы. Сәламәтлек - ул зур байлык. Ул һәртөрле байлыктан да югары тора, чөнки сәламәтлекне сатып алып булмый, әмма аны саклап була. Сәламәтлекне кечкенәдән сакларга һәм ныгытырга кирәк, чөнки булган сәламәтлекне югалтуы бик җиңел. Бүгенге дәрес сезгә, үзегезнең сәламәтлекне саклау турында күп мәгълүмат бирер дип ышанып калам.

2. Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар сез экранда ике рәсем күрәсез (Ямьсез һәм матур). Сәламәтлекнең дошманы итеп кайсы рәсемне билгелибез? Ә дусты итеп? Әфәрин. Хәзер бергәләп экрандагы рәсемнәргә карап сәламәтлекнең дусларын уң якка, дошманын сул якка җыярга кирәк.

Рәсемнәр:

Дошманнар

Дуслар

Сугышу

Саф һава

Бик күп баллы ашау

Чыныгу

Бик күп телевизор карау, телефон, планшет, компьютерда уйнау

Режимлы йокы

Яхшы кәеф

Салкын тиеп еш авыру

Хәрәкәт

Көнчелек, куркаклык, ялганлау

Зарядка

Начар гамәлләр

Дөрес туклану

Ялкаулык

Тырышлык

3. Төп өлеш.

Укытучы: Укучылар, без сезнең белән Сәламәтлекнең “Дусларын” һәм “Дошманнарын” билгеләдек. Сәламәтлекнең “Дуслары” кешеләргә озак яшәргә ярдәм итә. Сәламәт кешене сез ничек күз алдына китерәсез?

Мөмкин булган җаваплар:

-бер җире дә авыртмаган.

-җитез, яхшы күңелле.

-әйбәт укыган, эшләгән.

-дуслары белән яхшы мөнәсәбәттә булган.

Укытучы. Бик дөрес. Физик яктан сәламәт кешенең, эчке дөньясы да сәламәт булырга тиеш: аның кешеләргә, дусларына, якыннарына, туганнарына карата мөгаләмәсе яхшы, аның эше, гамәлләре бары тик яхшы булырга тиеш. Укучылар, әйдәгез бергә уйлап карыйк әле: бер җире дә авыртмаган, әмма кешеләрне һәм хайваннарны җәберләгән кеше сәламәт буламы? Андый кешене сәламәт дип атап буламы? (Җаваплар) Бик дөрес. Бары тик физик халәт белән тәрбия халәте тәңгәл килгәндә генә, кеше үз – үзен чын мәгьнәсендә сәламәт итеп тоячак.

Укучылар, экранга карап, кешенең яшхы һәм начар гамәлләрен санап үтик әле

Слайд: Начар гамәлләр: сугышу, олылырга юл бирмәү, өлкәннәрне тыңламау,

Яхшы гамәлләр: юл бирү,  

Укытучы. Укучылар, сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләр үтәү кирәк икән? Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? Без бу сорауларга җавапны дәрес ахырында һичшиксез табачакбыз.

Сәламәт булуның иң беренче кагыйдәсе - ЧИСТАЛЫК.   Сәламәт булу өчен шәхси гигиена кагыйдәләрне үтәргә, чиста, пөхтә булырга кирәк.  Сез нинди шәхси гигиена таләпләрен беләсез?

Ярдәмлек сораулар:

-көн саен тәннең кайсы өлешләрен юарга кирәк? (куллар, аяклар, колак артлары, муен).

-кулларны кайчан юарга кирәк? (ашар алдыннан, прогулкадан соң, хайваннар белән элемтәдән соң).

-тешләрне көнгә ничә тапкыр чистарту зарур? (ике тапкыр, 2-3 минут дәвамында).

-чәчләрне ничек тәрбияләргә? (һәркемнең тарагы аерым булырга тиеш, кеше тарагы белән тарамаска, таракны сабын белән атнага бер юарга, чәчне иртән һәм кичен тарарга, атнага бер шампунь белән юарга, озын чәчләрне мәктәпкә үреп яисә кыстырып килергә).

-аяк һәм өс киемнәрен ничек тәрбияләргә?  (киемнәр чиста булырга тиеш, таслап төрелгән, яки вешалкага эленгән, аяк киемнәре җилләтенергә, юеш чорда киптерелергә тиеш).

-өй чисталыгы нәрсә ул? (дәрес хәзерләгән урынны, уйнаган почмакны җыештырырга, тузаннарны сөртергә, урын җирне җыярга, урамда йөргән кием белән урын җиргә ятмаска һ.б.)

Укытучы. Әфәрин. Сез шәхси гигиена таләпләрен беләсез икән. Хәзер табышмак аша, шәхси гигиена предметларын танып белергә кирәк.

- тарак

  • сабын
  • теш пастасы
  • теш щеткасы
  • сөлге

Укытучы. Сәламәт булуга юнәлтелгән икенче кагыйдә ул – КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ. Һәр партада рәсемле карточкалар бар. Ашыкмыйча гына сезгә, шул картиналар ярдәмендә көндәлек режимны сез ничек күз алдына китерәсез шулай төзергә кирәк. (Төзиләр, презентация ярдәмендә тикшереп, хаталарын төзәтәләр)

Тору

Зарядка

Су  процедуралары

Иртәнге аш

Мәктәпкә юл

Дәресләр вакыты

Өйгә кайту

Әбәд

Көндезге йокы вакыты

Түгәрәкләргә йөрү, өй эшләрен эшләү.

Кичке аш.

Тыныч уеннар

Төнге йокыга хәзерлек.

Төнге йокы.

Укытучы. Сезнең кайсыларыгыз көндәлек режимны үти? Моннан соң сез режимны бозмаска тырышырга тиеш!

Сәламәтлекнең өченче төп кагыйдәсе – ДӨРЕС ТУКЛАНУ.

Сәламәт булыйм дисәң

Дөрес тукланып өйрән

Иртән ботка ашап ал

Обедта аш ашап ал.

Балны, тозны чамала

Аларны күп ашама.

Укытучы. Укучылар, Сезнең витамин дигән сүзне ишеткәнегез бар. Кеше сәламәтлегенә яраклы витаминнар нәрсәләрдә бар? (яшелчә, җиләк-җимештә)

Укытучы. Бик дөрес. Әйдәгез, нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәдә нинди Витамин булын булын, аның нәрсәгә файдалы икәнен искә төшерик әле. Сезнең каршыда җиләк җимешләр, яшелчәләр төшерелгән рәсем, уң якта кешенең органнары. Кайсы азык, кайсы органга файда китергәнен сызык белән тоташтырырга кирәк булачак. Шуңа күрә игътибар белән тыңлап утырыгыз.

А – витамины балаларның үсешенә һәм күзләрнең яхшы күрүен тәэмин итә. А витамины сөттә, кишердә, яшел суганда бар. Димәк күзләр яхшы күрсен өчен, безгә кишер, яшел суган ашарга һәм сөт эчәргә кирәк. Тоташтырдыкмы?

В – витамины йәрәк эшчәнлеген, кешенең кәеф көрлеген, көчен тәэмин итә. В витамины кара ипидә, әстерхән чикләвегендә бар. Димәк йөрәк эшчәнлеге яхшы булсын өчен, кеше көчле булсын өчен кра ипи һәм тиеш кадәр әстерхан чикләвеге ашарга кирәк. Тоташтыра алдыгызмы?

Д – витамины аяк кулларны көчле итә, тешләрне саклый. Д витамины йомыркада, сырда, сөттә, балыкта бар. Димәк аяк – куллар сау – сәламәт булсын өчен йомырка, сыр, сөт, балык ашарга кирәк. Тоташтыра алдыгызмы?

С – витамины безгә төрле авыртулар белән көрәшергә ярдәм итә. Бигрәк тә салкын тимәсен өчен С витамины кирәк. Безнең кайсы рәсем буш калды. Бу рәсемдә сез шат йөзле, сәламәт кеше сурәте күрәсез. С витамины бик күп яшелчәләрдә һәм җиләк – җимешләрдә очрый : кәбестә, сарымсак, апельсин, лимон, киви һ.б.

Әфәрин, сез бу эшне дә оста итеп башкардыгыз. Димәк, дөрес итеп туклансагыз, җиләк- җимеш, яшелчә ашасагыз сез һичшиксез сәламәт булачаксыз!

Укытучы. Сәламәтлекнең тагын бер кагыйдәсе – хәрәкәт. Юкка гына, хәрәкәттә - бәрәкәт димәгәннәр. Әйдәгез без дә хәрәкәтләнеп, физкультминутка ясап алыйк.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Укытучы. Димәк, сәламәт булуның алдагы кагыйдәсе – хәрәкәтләнү яки СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ.

Сез нинди спорт төрләре беләсез? Җәй көне сез нинди спорт уенары уйный аласыз: гимнастика, велосипед, футбол, җиңел атлетика, волейбол һ .б. Җәй көне, саф һавада  сез нинди уеннар уйнадыгыз? (Җаваплар)

Укытучы. Кышкы спорт уеннары нинди: хоккей, чаңгы шуу, тимераякта шуу. Кыш көне сез нинди уеннар уйнарга яратасыз: чана шуу, кар бабаай ясау, чаңгы шуу һ.б.

Әфәрин, укучылар.

Укытучы. Сәламәт булуның алдагы кагыйдәсе – ЧЫНЫГУ.

Кеше ничек чыныгырга тиеш икәнен без сезнең белән экранга карап нәтиҗә ясый алабыз.

  • Битне иртән салкынча су белән юарга.
  • Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау, прогулка.
  • Җәй көне чама белән кояш ваннасы кабул итү.
  • Йөзү һ.б.

4. Ныгыту.

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән сәламәтлек өчен кирәкле кагыйдәләрне белдек. Әйдәгез кабатлыйк әле:

ЧИСТАЛЫК – ШӘХСИ ГИГИЕНА

КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ
ДӨРЕС ТУКЛАНУ
СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ
ЧЫНЫГУ

Укытучы. Чисталык, пөхтәлек өчен без нәрсәне үтәргә тиеш? (шәхси гигиена) Без нинди шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген ачыкладык?

(Слайдтан карап сөйлиләр)

Көндәлек режим нәрсәдән башлана? (слайдка карап сөйлиләр)

Укытучы. Укучылар, сезнең алда рәсемнәр төшерелгән карточкалар. Анда нәрсәләр ясалган (ашау ризыклары). Сәламәт булу өчен безгә дөрес тукланырга кирәк. Әйдәгез кайсы ризыклар файдалы, кайсылары зарарлы икәнен ачыклыйк әле. Зарарлы дип санаган ризыкларны сул якка, файдалы ризыкларны уң якка җыябыз. (Бергәләп тикшерәләр)

Укытучы. Алдагы кагыйдәләр спорт уеннары һәм чыныгу икәнен беләсез. Көндәлек режимыгызга туры китереп, сез бүген саф һавада күңелегезгә хуш килгән спорт уеннары уйнарсыз дип ышанып калам.

Бүгенге дәреснең истәлеге итеп, мин сезгә укучының көндәлек режимы, организм өчен файдалы һәм зыянлы ризыкларның күрсәткән буклет, әстерхән чикләвекләре бүләк итәм. Сез аны өйдә, зурлар ярдәмендә туклану рационына кертерсез, ә кабыгыннан икенче дәрестә кул эше  ясаячакбыз.