Сәламәтлек программасы.
материал (1,2,3,4 класс) на тему

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән сәламәтлек программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamtlek_programmasy.docx46.49 КБ

Предварительный просмотр:

МББУ “Татарстан Республикасы Буа районы Г.Гали исемендәге Иске Тинчәле гомуми урта белем мәктәбе”нең башлангыч сыйныф укучылары  өчен төзелгән

Сәламәтлек программасы

2011 – 2012 нче уку елы.

Аңлатма язуы

Балалар- безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны төзү өчен сәламәт кешеләр кирәк. Шуңа күрә яшь буынның сәламәт булуы өчен көрәшү- һәркемнең изге бурычы.Хәзерге чорда балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту зур әһәмияткә ия. Шул максаттан чыгып Русия президенты кабул иткән ” Сәламәтлек”  ил күләм проекты да уңышлы эшләп килә. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан  укытучы тарафынннан күп төрле чаралар үткәрелә. Шушы чараларны, сәламәтлек сәгатьләре үткәрүдә укытучыларга ярдәмлек булдыру максатыннан “Сәламәтлек программасы” төзелде. Программа берничә бүлектән тора:

  1. Сәламәтләндерү мероприятияләренең төрләре;
  2. 1- 4 сыйныфлар өчен тематик план;
  3. Гигиена һәм сәламәтлек саклау буенча кече яшьтәге мәктәп балаларының белем һәм күнекмәләренең якынча күләме;

Программаның максаты- балаларда сәламәт тормыш рәвеше алып баруга мотив булдыруга юнәлдерелгән сәламәтләндерү эшен оештырганда укытучыларга ярдәм итү. Программа материалына сәламәтләндерү элементлары гына түгел, шулай ук бала шәхесен тәрбияләгәндә мөһим булган әдәп-әхлак кагыйдәләре дә  кергән. Программаны уңышлы куллану өчен башлангыч сыйныф укытучысының  һәм әти- әниләрнең бердәм эшләве кирәк.Программада булган темаларны физик культура, “ Әйләнә- тирә дөнья” дәресләрендә, сыйныф сәгатендә, дәрестән тыш чараларда кулланырга була.

Дәресләр яки шөгельләрдә атнага бер тапкыр үткәрелә. Бу сәгатьләрнең максаты: мәктәпне белем һәм тәрбия алу йорты гына түгел, ә баланың сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын саклаучы икенче өенә әйләндерү.

Программаның төп бурычлары:

  1. Дәресләрдә балаларның сәламәтлеген ныгыту, гәүдә тотышын дөресләү, физик үсешкә ярдәм итү, тышкы мохитнең җайсыз шартларына каршы тора алу сәләте тәрбияләү.
  2. Шәхси гигиена, көндәлек режим, физик күнегүләрнең сәламәтлеккә, эшчәнлеккә һәм хәрәкәт итү сәләтен үстерүгә йогынтысы хакында башлангыч белем формалаштыру.
  3. Уен вакытында техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау турында беренчел төшенчәләр бирү.
  4. Авыруларны булдырмый калу чаралары турында балаларның   белемнәрен киңәйтү.
  5. Укучыларда зарарлы гадәтләргә каршы тора белү сәләте, сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү.

Сәламәтләндерү мероприятияләренең төрләре.

  1. Дәресләргә кадәр үткәрелүче гимнастика.
  2. Физкультминутлар.
  3. Хәрәкәтле уеннар.
  4. Сәламәтлек темасына әңгәмәләр.
  5. Уку елы дәвамындагы ярышларда катнашу.
  6. Сәламәтлек һәм спорт көннәре үткәрү.
  7. Спорт секцияләренә йөрү.

Тематик планлаштыру.

I сыйныф.

Тема 1: Су белән дус булыйк.

1 дәрес : Су докторының киңәшләре.2 дәрес: Су белән сабынның дуслары.

Тема 2: Күзләрне саклау.

3 дәрес: Күзләр- кешенең төп ярдәмчеләре.

Тема 3: Колакларны карау. 4 дәрес: Колаклар яхшы ишетсен өчен.

Тема4: Тешләрне карау.

5 дәрес: Тешләр ни өчен авырталар. 6 дәрес: Тешләр сәламәт булсын дисәң. 7 дәрес: Елмаюны ничек матур итеп сакларга.

Тема5: Кулларны һәм аякларны карау.

8 дәрес: Кешенең “ эшләү инструментлары”

Тема6 : Тән тиресен карау.

9 дәрес: Кешегә тире нәрсә өчен кирәк? 10 дәрес: Организмның ышанычлы сакчысы.11 дәрес: Әгәр тире яраланса.

Тема7: Ничек дөрес тукланырга?

12 дәрес: Туклану- кешегә яшәү өчен кирәкле шарт. 13 дәрес: Бөтен гаилә өчен тазә ризык.

Тема8: Йокы ни өчен файдалы?

14 дәрес: Йокы- иң яхшы дару.

Тема 9: Мәктәптәге кәеф.

15 дәрес: Кәефең ничек?

Тема 10: Мәктәптән соң кәеф күтәренкелеге.

16 дәрес: Мин мәктәптән кайттым.

Тема 11: Мәктәптәге тәртип.

17- 18 дәрес: Мин- укучы.

Тема 12: Начар гадәтләр.

19- 20 дәрес: Начар гадәтләр.

Тема 13: Мускуллар, сөякләр һәм буыннар.

21 дәрес: Скелет- безнең терәк. 22 дәрес: Гәүдә тотышы- төз, зифа буй!

Тема 14: Чыныгу.

23 дәрес: Сәламәт булырга теләсәң!

Тема 15: Суда үзеңне ничек тотарга?

24 дәрес: Суда куркынычсызлык кагыйдәләре.

Тема 16: Суда күнегүләр һәм уеннар.

25- 29 дәрес: Йөзәргә өйрәнү.

Тема 17: Халык уеннары.

30 дәрес: Татар халык уенын өйрәтү.

Тема 18: Хәрәкәтле уеннар.

31 дәрес: Хәрәкәтле уен өйрәтү.  32-33 дәрес: Табигать табиблары.( Йомгаклау.)

2 сыйныф.

Тема 1: Без ни өчен авырыйбыз?

1 дәрес: Авыртуның сәбәпләре. 2 дәрес: Авыруның билгеләре. 3 дәрес: Хәлең ничек?

Тема 2: Авырулардан безне кем һәм ничек саклый?

4 дәрес: Организм үз- үзенә булыша. 5 дәрес: Сәламәт яшәү рәвеше.

Тема 3: Безне кем дәвалый?

6 дәрес: Безне нинди табиб дәвалый?

Тема 4: Авырулардан прививкалар.

7 дәрес: Инфекцион авырулар. 8 дәрес: Авырулардан прививкалар.

Тема 5: Дарулар турында нәрсә белергә кирәк?

9 дәрес: Без нинди дару эчәбез? 10 дәрес: Өй аптечкасы.

Тема 6: Агуланудан ничек сакланырга?

11 дәрес: Дарулар белән агулану. 12 дәрес: Ризык белән агулану.

Тема 7: Төрле һава торышында куркынычсызлык.

13 дәрес: Әгәр кояшлы һәм эссе булса. 14 дәрес: Әгәр урамда яшенле яңгыр яуса.

Тема 8: Өйдә, урамда куркынычсызлык кагыйдәләре.

15 дәрес: Өйдәге куркынычсызлык. 16 дәрес: Урамда үз- үзеңне ничек тотарга?

Тема 9: Суда куркынычсызлык кагыйдәләре.

17 дәрес. Су- безнең дус.

Тема 10. Ут белән эш итү кагыйдәләре.

18 дәрес. Ут зыян китермәсен өчен.

Тема 11. Электр тогыннан саклану.

19 дәрес. Электр тогы нәрсәсе белән куркыныч?

Тема 12. Киселүдән, имгәнүдән, сынулардан ничек сакланырга?

20 дәрес. Травмалар.

Тема 13. Бөҗәкләрдән ничек сакланырга?

21 дәрес. Бөҗәкләрнең тешләве.

Тема 14. Хайваннар янында куркынычсызлык.

22 дәрес.Этләр һәм мәчеләр турында нәрсә беләбез.

Тема 15. Сыеклык, ризык, пар, газ белән агуланганда 1 нче ярдәм.

23 дәрес. Агулы матдәләр белән агулану. 24  дәрес. Төтен белән агулану.

Тема 16. Пешкәндә, өшегәндә, кояшта тән пешкәндә 1 нче ярдәм.

25 дәрес. “ Кояш сукканда” үзеңә ярдәм итү. 26 дәрес. Суыктан ничек сакланырга?

Тема 17. Травма булганда 1 нче ярдәм.

27 дәрес. Буыннар чыгу һәм сеңер сузылу. 28 дәрес. Сынулар.  28 дәрес.Әгәр син киселсәң һәм бәрелсәң.

Тема 18. Күзгә, колакка, борынга чүп кергәндә 1 нче ярдәм.

30 дәрес. Әгәр күзгә, колакка, борынга чүп керсә.

Тема 19. Бөҗәк, елан, эт һәм мәче тешләгәндә беренче ярдәм.

31 дәрес. Елан тешләү.

Тема 20. Бүгенге медицинаның эше.

32 дәрес. Сәламәт булып үсү. 33 дәрес. Үз- үзеңне тәрбиялә. 34 дәрес. Мин хәрәкәтне сайлыйм.

3 сыйныф.

Тема 1. Нәрсәдән курыкмаска кирәк?

1 дәрес. Ныклы ышаныч, кыюлык тәрбияләү.

Тема 2. Усал, көнче, саран булуга караганда игелекле булу күңеллерәк.

2 дәрес. Уйларга өйрәнәбез. 3 дәрес. Яхшылык эшләргә ашык.

Тема 3. Без нишләп ялганлыйбыз?

4дәрес. Ялган сөйләү булышамы? 5 дәрес. Ялган турында мәкальләр һәм әйтемнәр.

Тема 4. Без нишләп әти- әниләрне тыңламыйбыз?

6 дәрес. Әти- әниләрнең киңәшенә колак салырга кирәкме? 7 дәрес. Ни өчен бала һәм әти- әни бер- берсен һәрвакытта да аңламыйлар?

Тема 5. Үз- үзеңне тыярга өйрән.

8 дәрес. Бөтен теләкләрдә үтәләме ? 9 дәрес. Үзеңдә сабырлык тәрбияләү.

Тема 6. Тырнакны чәйнәмә, борынны актарма

10- 11 дәрес. Начар гадәтләрне ничек ташларга?

Тема 7. Бүләкне ничек алырга?

12 дәрес. Миңа бүләк бирәләр. 13 дәрес. Мин бүләк бирәм.

Тема 8. Җәзага ничек карарга?

14 дәрес. Җәза.

Тема 9. Ничек киенергә?

15 дәрес. Кием.

Тема 10. Таныш түгел кеше белән ничек аралашырга?

16 дәрес. Җаваплы тәртип.

Тема 11. Берәр җирең авыртса, нәрсә эшләргә?

17 дәрес. Авырту.

Тема 12. Өстәл артында үз- үзеңне ничек тотарга?

18 дәрес. Өстәлне сервислау. 19 дәрес. Өстәл артында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре.

Тема 13 .Кунакта үз- үзеңне ничек тотарга?

20 дәрес. Син кунакка барасың.

Тема 14. Җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга?

21 дәрес. Транспортта һәм урамда үз- үзеңне тоту. 22 дәрес. Театрда, кинода, мәктәптә үз- үзеңне тоту.

Тема 15. “ Ямьсез сүзләр.”

23 дәрес. Без әдәпле аралашабызмы? 24 дәрес. Телефоннан сөйләшә беләбезме?

Тема 16. Мәктәпкә барасы килмәсә нишләргә?

25 дәрес. Үзеңә үзең ярдәм ит.

Тема 17. Мәктәптән соң нәрсә белән шөгыльләнергә?

26 дәрес. Үзеңнең ялыңны оештыра бел.

Тема 18. Дусларны ничек сайларга?

27 дәрес. Нәрсә ул дуслык?  28 дәрес. Чын дус дип кемне саныйсың?

Тема 19. Әти- әниләргә ничек булышырга?

29 дәрес. Әти- әнине ничек шатландырырга?

Тема 20. Авыру һәм ярдәмсез кешеләргә булышу.

30 дәрес. Әгәр кемгә дә булса синең ярдәм кирәксә. 31 дәрес. Яхшылык эшләргә ашык.

Тема 21. Кабатлау.

32 дәрес. Сәламәтлек чаткысы. 33 дәрес. Сәламәтлек иленә сәяхәт.  34 дәрес. Сәламәт яшәү рәвеше культурасы ( ярыш)

           4 сыйныф.

Тема 1. Безнең сәламәтлек.

1 дәрес. Нәрсә ул сәламәтлек? 2 дәрес. Нәрсә ул эмоция?  3 дәрес. Хисләр. 4 дәрес. Стресс.

Тема 2. Сәламәтлекне саклауда үзеңә ничек булышырга?

5 дәрес. Уйларга һәм эшләргә өйрәнәбез. 6 дәрес. Вакыйганың сәбәбен һәм эзлеклелеген табу. 7 дәрес. Сайларга өйрән.

Тема 3. Минем карарга бәйле.

8 дәрес. Үзем хәл итәм. 9 дәрес. Үзем өчен яхшы булсын.

Тема 4. Тәмәке.

10 дәрес. Тәмәке тарту турында без нәрсә беләбез?

Тема 5. Ни өчен кайбер гадәтләр начар була?

11 дәрес. Бәйлелек. 12 дәрес. Юк дип әйтергә өйрән. 13 дәрес. Ничек юк дип әйтергә? 14 дәрес. Начар гадәткә син ни өчен юк дисең? 15 дәрес. Мин сайлый беләм.

Тема 6. Үз- үзеңә ярдәм.

16 дәрес. Ихтыярлы тәртип.

Тема 7. Алкоголь.

17 дәрес. Алкоголь. 18 дәрес. Алкоголь- ялгышлык. 19 дәрес. Алкоголь- сайларга өйрән.

Тема 8. Наркотик.

20 дәрес. Наркотик. 21 дәрес. Наркотикка юк дибез.

Тема 9. Без- бер гаилә.

22 дәрес. Малайлар һәм кызлар. 23 дәрес. Минем гаилә.

Тема 10. Кабатлау. Стандарт булмаган дәресләр һәм бәйрәмнәр.

24 дәрес. Дуслык.  25 дәрес. Сәламәтлек көне. 26 дәрес. Без дөрес туклана беләбезме? 27 дәрес. Мин ботка яратам. 28 дәрес. Шапшаклар каян килә? (Уен- сәяхәт.) 29 дәрес. Чисталык һәм сәламәтлек. 30 дәрес. Чисталык һәм тәртип. 31 дәрес. Без яхшылык эшлибез. 32 дәрес. КВН “ Безнең сәламәтлек” 33 дәрес. Мин сәламәтлекне сайлыйм. 34 дәрес. Сәламәт булыгыз.

Гигиена һәм сәламәтлек саклау буенча кече яшьтәге мәктәп балаларының белем һәм күнекмәләренең якынча күләме

Тема I Физик культура һәм

чыныгуның сәламәтлеккә әһәмияте.

Кирәкле күнекмәләрне формалаштыруга кирәк булган мәгълүмат.

Укучының күнекмәләре, эшли алу һәм гадәтләре.

Иртәнге гимнастика – зарядка.

Сәламәтлекне ныгытуда иртәнге гимнастиканың һәм су процедураларының әһәмияте.

 Көчне, түземлелекне, сыгылмалылыкны үстерү.

Олы кешеләр карамагында һәр көн иртәнге гимнастика яса.

Зарядка үткәрү өчен кирәкле булган шартлар турында мәгълүмат.

Зарядканы саф һавада, җиңел кием белән коврикта һәм предметлар( гимнастик таяк, туп, скакалка) белән яса һәм су процедуралары белән тәмамла.

Иртәнге гимнастика турында төшенчә.

Иртәнге гимнастиканы төгәл билгеле бер эзлеклелектә, мускулларга көч биреп, гәүдә торышын дөрес тотып яса.

         2. Чыныгу.

1. Чыныгу турында төшенчә. Чыныгуның әһәмияте. Чыныгуның табигый факторлары: һава, су һәм кояш.

 Һава белән чыныгуның төп төрләре : бүлмәдә җиңел күлмәктән йөрү; иртәнге гимнастика; саф һавада йөрү, уеннар, спорт уеннары.

Бүлмәдә форточка ачык булганда җиңелчә киемнән йөр. Һөр көнне иртәнге гимнастика яса, нинди һава торышы булуга карамастан урамда йөрү.

Чыныгуда киемнең әһәмияте һәм  тын юллары авыруларына профилактика.

Эш төренә, сезонга карап өс һәм аяк киемен сайла.

Суның чыныктыру үзлеге.

Су процедуралары: юыну, сөртенү, аякларны юу, билгә кадәр юыну, душта һәм бассейнда коену.

Битне, муенны, кулларны терсәккә кәдәр салкынча су белән ю.

Кояшның чыныктыру үзлеге.

 Кояш ванналары куллану кагыйдәләре.

Кояш ванналары алганда төп кагыйдәләрне үтә.

Ялан аяк йөрүнең чыныктыру үзлеге.

Аякны яралаучы предметлар булмаган урыннарда ялан аяк йөр.

Чыныгуның төп принциплары: системалылык, эзлеклелек, баланың физик үсешен һәм сәламәтлеген искә алу.

Чыныгу кагыйдәләрен төгәл үтә.

            3. Гәүдәне дөрес тоту.

Гәүдә тотышы. Гәүдә тотышы турында төшенчә.

Иртәнге гимнастиканы системалы яса.

Йөрәк, үпкә һәм бөтен организмның бердәм эшләве ндә гәүдә тотышының әһәмияте.

Зарядкага яссытабанлылыкны кисәтүче һәм дөрес гәүдә торышын формалаштыручы күнегүләр керт.    

Иртәнге гимнастиканың, физик күнегүләрнең, хәрәкәтле уеннарның гәүдә тотышына йогынтысы.

Гәүдә тотышының үзконтроль кагыйдәләрен үтә: стенага арканы нык терәп басып тор һәм арт маңгайны, калак сөяген, үкчәләрне тидер; шушы торышны йөргәндә дә сакла.

Зарядканың, спортның һәм физик эшнең мускулларны ныгытуда әһәмияте.

Мебельне дөрес сайлау кагыйдәләре. Дәрес вакытында утыру.

Дәрес вакытында язганда башны артык имичә, азгына бөгелеп утыр.

Дәрес вакытында гәүдә тотышына үзконтроль.

Үзконтроль кагыйдәләрен куллан, парта артында дөрес итеп утыр. Такта янында җавап биргәндә туры басып тор, башны һәм җилкәне аска төшермә.

4. Хәрәкәтләнү режимы

Хәрәкәтләнү режимы турында төшенчә. Хәрәкәтләнү режимының төп компонентлары: иртәнге гимнастиканы ясау, физкультминутлар, хәрәкәтле уеннар, физкультура дәресләре, саф һавада йөрү.

Иртәнге гимнастиканы яса. Зарядкага һәм физкультура дәресенә җиңел киен. Мөмкинлек булса физкультура дәресеннән соң душка керә, өс киемен алыш. Мәктәпкә җәяү бар, саф һавада күбрәк уйна һәм хәрәкәтлән.

Саф һавада йөрү һәм аның әһәмияте. Өс киеме һава торышына туры килергә тиеш.

Бер көнлек походларда катнаш һәм походка әзерләнә бел.

Физкультминут һәм аның әһәмияте. Физкультминутка таләпләр (озынлыгы, күнегүләрне барлау һәм ясау кагыйдәләре).

Физкультминутны өйдә дә яса.

Хәрәкәтләнү активлыгын арттыруда хәрәкәтле, күмәк һәм җырлы-биюле уенның әһәмияте.

Хәрәкәтле уенда актив катнаш.

Мускул үсешендә, нерв системасын, йөрәк, үпкәне һәм башка органнарны ныгытуда, дөрес гәүдә тотышын тәрбияләүдә, организмны чыныктыруда физик культураның әһәмияте.

Өлкәннәр күзәтчелеге астында спорт секцияләрендә шөгыльлән.

   

Тема II : “Укучыларның акыл эшчәнлеге гигиенасы”.

1.Көндәлек  режим.

Сәламәтлек һәм уңышлы уку өчен көндәлек  режимның әһәмияте. Вакытны дөрес итеп бүлү.

Башлангыч мәктәп укучылары өчен көндәлек режим төзү.

Көндәлек  режимны үтә.

2.Мәктәптә уку эшчәнлеге гигиенасы.

Акыл хезмәтен дөрес итеп оештыру; эшчәнлек төрләрен чиратлаштыру; үз вакытында ял итү. Бүлмәнең, эш урынының чисталыгы һәм җилләтү.

Сыйныф бүлмәсен чиста тот һәм җилләт.

Физкультминутны  дөрес билгеләү һәм ясату.

Физкультминут ясау.

Тәнәфестә ничек дөрес ял итәргә?

Тәнәфестә ял ит.

3.Ял итү.

Дәресләрдән соң актив ял итү. Ял төрләре(хәрәкәтле һәм спорт уеннары, саф һавада йөрү).

Дәресләрдән соң, ял көннәрендә һәм каникулда актив ял ит.

Телевизор карау һәм компьютерда эшләү гигиенасы.

Телевизор карау һәм компьютерда эшләү кагыйдәләрен үтә.

4. Йокы гигиенасы.

Йокы - яхшы ял итү төре. Йокыга гигиеник таләпләр; йокы алдыннан су процедуралары ясау; шәхси йокы урыны; йокы бүлмәсендә чиста һава булдыру.

Йокы бүлмәсен җилләт, йокларга берүк вакытта ят, йоклаганчы 1,5 – 2 сәгать алдан аша. Йокы алдыннан  юын, тешне чистарт, аякны ю, киемне алыштыр.

Тема III. Шәхси гигиена.

Инфекцион авыруларны кисәтү.

Шәхси гигиена кагыйдәләре үтәүнең сәламәтлек өчен әһәмияте. Кулны, аякны, гәүдәне юу кагыйдәләре һәм эчке киемне алмашу.

Кулны ашар алдыннан, туалеттан соң һәм башка төрле пычрак эшләрдән соң  ю. Тырнакларны даими кис. Йокы алдыннан аякларны ю һәм махсус сөлге белән сөрт. Көн аралаш носкины алыштыр. Шәхси сөлге булдыр. Чәчләрне шәхси тарак белән тара. Һәрвакыт үзең белән чиста кулъяулык йөрт. Төчкергәндә һәм йөткергәндә авыз белән борынны тот.

Тешләрне карау кагыйдәләре.

Тешләрне шәхси теш щеткасы белән иртән һәм кич чистарт. Теш арасында калган ризыкны махсус таякчык белән ал.

Сәламәт тешләрнең эмален саклауның әһәмияте. Тешләрне саклау кагыйдәләре: каты ризыкны күп ашамау; теш табибына даими күренеп тору.

Каты предметларны кимермә( карандаш, ручка, чикләвек). Баллы ризыкны күп ашама. Эссе ризыктан соң суык ризыкны кисәк кенә ашама. Елга ике тапкыр теш табибына күрен.

Чисталык һәм өс белән аяк киеме уңайлылыгының сәламәтлек саклауда һәм ныгытуда әһәмияте.

Өс һәм аяк киеме щеткасын куллана бел. Һәр көнне үз өс һәм аяк киемеңне чистарт.

Инфекцион авырулар.

Чир таратучы микроблар турында төшенчә. Микроб таралу юллары: су, һава, пычрак куллар; юылмаган ризык; бөҗәкләр,  уртак куллану предметлары.

Туалеттан соң, ашар алдыннан, йорт хайваннары белән уйнаганнан соң  кулны ю.

Ашар алдыннан җиләк – җимешне, яшелчәне ю.

Төчкергәндә һәм йөткергәндә авызны һәм борынны кулъяулык белән капла.

Инфекцион авыру белән авыртучы иптәшләр белән аралашма.

Тема IV.

Туклану гигиенасы.

Азык составы һәм аның әһәмияте.

Организмның үсүе өчен азыкның әһәмияте. Ашау рационына сөт, җиләк – җимеш һәм яшелчә кертү.

Төрле азык куллан. Яраткан ризыкны гына түгел, ә сәламәтлек өчен файдалы ризыкны аша.

Витаминнар. Кеше организмы өчен витаминның әһәмияте.

Өйдә һәм мәктәптә яшел суган үстер һәм аны аша.

Баллы һәм кондитер ризыкларын артык күп кулланмау. Ризыкны артык күп куллануның зарары.

Баллы һәм кондитер ризыкларын күп ашамаска.

Туклану режимы.

Туклану режимының дөреслеге. Дөрес туклануның әһәмияте.

Дөрес туклану режимын сакла. Мәктәпкә киткәндә иртәнге ашыңны аша.

Кичке ашның рациональ вакыты.

Йокы алдыннан 1,5 – 2 сәгать алдан аша.

Ашау кагыйдәләре.

Гигиена кагыйдәләрен һәм ашау культурасын үтәү – азыкны кабул итүнең төп шарты.Өстәл артында тәртип кагыйдәләре.

Өстәл артында дөрес  утыр. Салфетка һәм өстәл приборларын дөрес куллан. Азыкны яхшылап чәйнә, ашыкмыйча аша. Ашаган вакытта сөйләшмә, китап укыма. Өстәл артыннан ашап бетергәннән соң һәм олылар рөхсәте белән  генә торып кит. Ашаганнан соң авызыңны су белән чайка.

Кухня һәм өстәл приборларын чиста тоту.

Әти-әниләргә савыт- саба юарга ярдәм ит.

Әдәбият:

1.Саттарова Н., “Озайтылган көн группасында алты яшьлек балалар белән эшләү”.Казан, 1988

2. Саттарова Н., Мөхетдинова Р., “ Озайтылган көн группасында балаларның дәрестән тыш вакытларын оештыру”, Казан, 1981

3.Коростелев Н.Б., “ Гармоничное развитие личности младших школьников», Москва, 1988

4. Кель О.С. «Воспитатель группы продленного дня», Москва, 1977

5. Манке Г.Г., «Учебно- воспитательная и оздоровительная работа в школах и группах продленного дня», Москва, 1988

6. Васильков Г.А., Васильков В.Г. «От игры к спорту» ,Москва, 1985

7. Чузов Ю. «Ты не бойся ни жары и ни холода», Ленинград, 1977

8. Чикин С.Я. “Сәламәт булыйм дисәң” , Казан, 1983

9. Ситдиков Ф.Г. “Сәламәтлек нигезләре” Казан, 2003

10. Харисов Ф.Ф. «Воспитание культуры здорового образа жизни обучающихся в РТ», Казан, 2003

11. Абзалов Р.А. «Физическая культура», Казан, 2005

12. Брязгунов И.П. «Беседы о здоровье школьников», Москва, 1992

13.Галихметова Г.Н. Программа “Школа здоровья”  

14.Обухова Л.А. « Новые 135 уроков здоровья, или школа докторов природы» Москва ,2007


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек булсын өчен...

Башлангыч сыйныфларда сәламәтлеккә карата уздырылган тәрбия сәгате...

Сәламәтлек аланы.

Сәламәтлек аланы....

"Сәламәтлек аланы"

"Сәламәтлек аланы"...

Презентация "Сәламәтлек"

Станция буйлап сәяхәт итү....

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Сәламәтлек программасы

Башлангыч классларда сәламәтлек өстендә эшләү программасы...

"Спорт - сәламәтлек чыганагы" авторлык программасы.

Бу программа класстан тыш эш өчен төзелгән программаларның бер варианты һәм аерым бер сыйныф белән эшләү өчен тәкъдим ителә.Программа 132 сәгатькә исәпләнгән һәм, бу сәгатьләрне атнага тигез итеп бүле...