Сәламәтлек булсын өчен...
классный час (3,4 класс) по теме

Башлангыч сыйныфларда сәламәтлеккә карата уздырылган тәрбия сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon selemetlek.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

Буа районы Иске Тинчэле гомуми урта белем мәктәбе

Сәламәт булыр өчен.

(Сәламәтлек иленә сәяхәт,  

  тәрбия дәресе,  )

II категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Ильясова ГР

Максат. 1. Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән

                    таныштыру.

                 2. Таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур      

                    әһәмияткә ия икәнен төшендерү.

                 3. Мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны,      

                     татулыкны арттыру.

                 4. Гаиләләрне физик күнегүләр белән балалар

                     катнашында күмәк шөгыльләнүгә тарту.

                 5. Спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Компьютер, мультимидио, уеннар өчен туплар,

                    Кыршаулар, таяк.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

   - Исәнмесез, хәерле көн укучылар, әти-әниләр! Бүген без сезнең белән сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшербез.

1 слайд.  Тема, эмблема, девиз.

   - Һәр гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше булдыру нәрсәдән гыйбарәт соң ул? Бүген без шушы сорауга җавап эзләрбез.

   “Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Бүген без сәламәтлек иленә сәяхәт итәрбез. Сәяхәткә кузгалганчы сезнең тапкырлыкны сынап карыйм әле. Мәкальләрнең башын әйтәм, сез дәвам итегез.

2 слайд.  Мәкальләр.

* Байлык – бер айлык, саулык – гомерлек.

* Сәламәт тәндә  - сәламәт акыл.

* Сәламәтлек ул – кул астындагы хәзинә.

  - Җир йөзендә иң кирәге – кояш, ә һава, су – яшәү чыганаклары.

Кояш, һава, су кешегә ни өчен кирәк?

 ( Укучылар җавабы тыңлана. Укучылар шигырь сөйлиләр.)

Саумы, кояш! Саумы, елга!

Саумысез, урманнарым!

Саумысез, кошлар, чишмәләр,

Авылым урамнары.

Хәерле көн, туган ягым!

Яңа көнем, бул изге!

Алып кил җиргә бәрәкәт,

Куандыр әле безне.

Исән булыйк һәркайсыбыз,

Таң туды, сәламләшик.

Табигатьнең җаны бит без,

Бер бөтен булып яшик.

   - Ә хәзер сәяхәтне башлыйк. Беренче  тукталыш - “Дөрес туклану”. Без бу тукталышта туклану кагыйдәләрен искә төшерербез. Ә сез ничек уйлыйсыз, ничек дөрес тукланырга? (укучылар фикере тыңланыла, әти-әниләр җавапны тулыландыра) 

   “Дөресен сайлап ал” уены. (әти-әниләр белән укучылар чиратлашып сайлый)

3 слайд.  1 тукталыш.  Дөрес туклану.

* артыгын ашама

* ризыкны төрләндер        

* ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул ит

* йоклар алдыннан ашама, эчмә

* бер төрле ризык белән туклан

* тозлы, баллы, майлы әйберләрне чамалап куллан

* вакытлы-вакытсыз аша

* азыкны яхшылап чәйнә

* татлы ризыкларны күп куллан

* юып, бозылмаган ризыклар гына аша.

* кабаланып аша

   - Дөрес туклану бик күп авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

4 слайд.  2 тукталыш.  Хәрәкәттә - бәрәкәт.

   - Укучылар, бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (укучылар җавабы тыңлана, әти-әниләр тулыландыра).

- Дөрес, укучылар. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз. Әйдәгез, барыбыз бергә күнегүләр эшлибез.  (табышмаклы күнегүләр эшләү)

   * Нинди аучы коралсыз

 Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе? (песи)

Аяклар җилкә киңлегендә ачык, киереләбез, як-якка иеләбез, б.т.

* Иркәләсәң – иркәләнә,

   Кыерсытсаң усаллана. (эт)

Аяклар җилкә киңлегендә ачык, куллар билдә, башны әйләндерәбез, алга иеләбез, кул-аякларны җәеп, йолдыз ясыйбыз.

* Нинди җәнлек башында урман йөртә? (болан)

Б.т., куллар баш өстендә кисешә, бармаклар селкенә, уңга-сулга иелү, урында сикерү.

* Озын муенлы хайван. ( жираф)

Б.т., аяк очларына басабыз, кулларны җилкә турысында җәябез, башны әйләндерәбез, кулларны өскә күтәрәбез.

* Әрекмәндәй зур колак, аяклары зур колач, борыны җиргә тигән, килгән ул ерак илдән. (фил)

Куллар баш артында, атлыйбыз, уңга-сулга борылабыз.

   - Рәхмәт. Алда “Шәхси гигиена” тукталышы. Бу тукталышта чисталык турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз.

 

  5 слайд. 3 тукталыш.  Шәхси гигиена.

  1. Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.(теш щеткасы)
  2. Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә? (сабын)
  3. Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап-ак итә, бу ни була? Әйтеп кал. (теш пастасы)
  4. Кирәк була мунчада, минем исемем ( мунчала)
  5. Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге)

“Дәвам ит” уены.

Иртә белән торабыз, ... (бит, кулларны юабыз)

Бит-кулларны югачтын, ... (тешләрне чистартабыз)

Аш алдыннан һәвакыт ... (кулыбызны юабыз)

Атнага бер, ике тапкыр ...(мунча, я душ керәбез)

- Чисталык – сәламәтлекнең нигезе. Бу әйтемне исегездә тотыгыз.

   - Алдагы тукталышта организмны чыныктыру турында сөйләшербез. (һава, су, кояш белән чыныгу турында укучылар фикере тыңлана). Кояш, һава, су – сәламәтлекнең чын дуслары. Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү кирәк. Әйдәгез, чыныгу процедураларын тәртипкә салыйк әле.

6 слайд. 4 тукталыш.  Чыныгу.

1. Битне салкын су белән юу.

2. Күлдә, елгада коену.

3. Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку.

4. Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу.

5. Гәүдәгә салкын су кою.  ( 1, 3, 4, 5, 2)

7 слайд. 5 тукталыш.  Ял итү. 

   - Ә хәзер, ял итү турында сөйләшик. Укучылар сез гаиләгездә ничек ял итәсез? (укучылар җавабы).

   - Ял  итү ул 7-8 сәгатьлек йокы гына түгел. Моннан тыш спорт уеннарында катнашырга, мунча керергә, су коенырга, чаңгы шуарга, ягъни актив ял итәргә кирәк. Үзеңә генә мондый ялны оештыру кыенрак. Көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп торып, гаиләгез, дусларыгыз белән бергәләп күңел ачу рухи көч өсти, эшкә яңа дәрт бирә.

(уеннар  уйнау) 

1. “Горизонталь мишень” уены.

Идәнгә салынган кыршауга кечкенә туплар ату. (балалар өчен)

2. Кыршау әйләндерү. (әниләр өчен)

3. “Таяк тартышу” (әтиләр өчен)

Йомгаклау.

  1. Күрәсез, сәламәтлекне саклау, ныгыту – һәркемнең кулыннан килердәй эш. Мин сезнең тормышта белемле булып кына түгел, сәламәт булып яшәвегезне телим.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әти янымда булсын!" бәйрәм кичәсе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырлган кичә....

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Һәрвакыт булсын әни!

Хатын-кызлар бәйрәме (әниләр өчен )башлангыч сыйныфларда үткәрү чарасының  конспекты...

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...

Әниемә бер җыр бүләк булсын...

Әлеге материалны 8 Март бәйрәме уңаеннан Әниләр белән бергә бәйрәм уздыру өчен кулланып була....

Егет булса, шундый булсын. КВН-кичә

23 феврал Ватанны саклаучылар  көненә багышланган кичә...