Һәрвакыт булсын әни!
план-конспект урока по теме

Гиниятуллина Гульнур Нурисламовна

Хатын-кызлар бәйрәме (әниләр өчен )башлангыч сыйныфларда үткәрү чарасының  конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eniler_beyreme.doc85 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:           8 Март – Әниләр бәйрәме!

Максат:   Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; укучыларның сәләтен ачу, үстерү; әниләрне ихтирам итү,сөю сыйфатларын үстерү, тәрбияләү; әниләрне мәктәпкә җәлеп итү, Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.

Җиһазлау:

  1. Плакатлар.
  1. «Әниләргә чәчәкләр бүләк итегез!»
  2. «Бәйрәмегез котлы булсын!».
  1. Әниләргә әзерләнгән бүләкләр.
  2. Рәсем һәм дәфтәрләр күргәзмәсе.
  3. Инша: «Минем әнием, алтыным».

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Өстәл өстендә гөлләр, чәчәкләр куелган, шарлар эленгән.

Бүлмәдә көй яңгырый. Милли киемнәрдә 2 укучы керә. Алар бүлмәне карап чыгалар, җыештыралар.

1 укучы:      Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем

Әни эштән кайтканчы дип.

Бөтен эшне бетердем,

Бүлмәләрне җыештырдым.

Бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә Бер

Әни ял итсен6 әле.

2 укучы:        Үзебезне дә матурлыйк,

Пөхтә итеп киеник.

Тиздән дуслар килеп җитәр –

Бергәләшеп сөеник.

1 укучы:        Әйе, иптәшләребез киллер вакыт җиткән икән шул.

Көй яңгырый, бапапар йөгерешеп керәләр.

2 укучы:        Рәхим итегез! Түрдән үтегез, бик вакытлы килдегез.

1 укучы:        Биредә нинди күңелле, әниләр дә килгән, дуслар да җыелды. Кичәне башлыйбызмы?

Хор:            Әйе, башлыйбыз!

2 укучы:        Мәктәп  бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

1 укучы:        Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген әниләр генә бәйрәме түгел – бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.

3 укучы:      Кадерле әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

Укытучы:        Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыедык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә балалар матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрләр. Уеннар, һөннәрләрен күрсәтерләр. Сез дә безнең белән уеннарга катнашыгыз, күңел ачыгыз.

4 укучы:          Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр:               «Әниемә»

5 укучы:        Туган ил, Ана, Икмәк –

Бөекләрнең, бөеге.

Әнә шуларга сыенып,

Без яшибез сөенеп.

6 укучы:        Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән.

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

7 укучы:        Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый, саклый.

8 укучы:        Җиңеләйткән кебек әнкәй

Безнең һәр бер сулышны,

Өлкән яшькә җиткәндә дә,

Без әнигә бурычлы.

Җыр:                          «Иң матур кешем син»

9 укучы:        Йөзең синең һәр вакытта

Балкып тора, әнием.

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

10 укучы:        Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием!

11 укучы:       Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле әнием!

Яхшылыкта, яманлыкта

Әниемә тиң – илем!

Җыр:        «Әниләр бәйрәме».

12 укучы:        Өйгә кайтсам, өй балкыган,

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп

Дәү әнием килгән!

13 укучы:        Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

«Күрим әле улымны!» - дип

Әбием килгән.

14 укучы:        Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә, көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

15 укучы:        Гөлләр дә елмаеп баш ия;

Яшәгез, кадерле әниләр, әбиләр!

Сез булган урында, сез булган урында,

Мәңгелек язларның яме бар.

Ишек шакыйлар.

16 укучы:        Ишек ачык, керегез!

Кулына чәчәкләр салынган кәрзин тотып, башына такыя кигән Яз кызы керә.

Яз кызы:        Мин ерактан килдем сезгә,

Язлар иленнән,

Урман аланының ал чәчәкләр

Үскән җиреннән.

Чәчәкләрне җыеп алып

Тездем күлмәккә.

Иң – иң матурларын алдым

Сезгә бүләккә!

Исәнмесез балалар! Исәнмесез кунаклар!

Хор:                Исәнме, Яз кызы! Без сине бик көттек.

Яз кызы:        беләм, беләм, сез мине бик яратасыз. Чөнки мин җылы көннәр, цөгерек сулар, шау чәчәкләр алып киләм. Бүген исә мин сезгә умырзаялар бүләк итәм.

Балаларга чәчәкләр өләшә.

17 укучы:        Рәхмәт сиңа, Яз кызы! Әйдә, рәхим ит, бездә кал, бергә - бергә тагын да күңеллерәк булыр.

Яз кызы җырлый.

Җыр:                          «Яз җыры»

Карлар эри су ага,

Таллар бөресен яра.

Эх, күңелле яз килә,

Кояш нурларын сибә.  

Шау-шу, шатлык һәр җирдә

Яз көннәрендә бездә.

Эх, күңелле яз килә,

Кояш нурларын сибә.  

Яз кызы:          Ә хәзер мин сезнең җитезлегегезне сынап карыйм. Моның өчен «Кем күбрәк чәчәк җыя?» дигән уен уйныйбыз.

Чәчәкләр сибелеп идәндә яталар. 2 бала, музыка уйный башлагач, чәчәкләрне җыялар. Кемнеке күбрәк, шул җиңүче.

18 укучы:        Яз кызы, хәзер инде үзеңнең дә  һөнәреңне күрсәт.

19 укучы:        Көнгә ничә тапкыр «әнкәй» дибез,

Рәхәт тә соң «әнкәй» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр!

Бию:                  «Вальс для мам».

20укучы:        Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

Тирә - юньгә бүген таралсын,

Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

21 укучы:        Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

 

22 укучы:        Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп кына.

Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.

Җыр:                «Әнием».

23 укучы:        Бәйрәмне дәвам итәбез,

Көч сынашабыз.

Уңганнарны, булганнарны,

Зирәкләрне, тапкырларны

Каршы алабыз.

УЕННАР.

  1. Әниләр курчакны бәбитөргән кебек төрә.
  2. Кыз балалар курчакларны җырлап, көйләп йоклаталар.
  3. «Үз балаңны тап». Әниләр күзләрен бәйләп үзенең кызын яки улын таба.
  4. Әниләр күзләрен бәйләп 8 Март бәйрәменә арнап рәсем төшерәләр.
  5. Укучылар әниләренә 8 Март бәйрәмен котлап котлау сүзләре яза.
  6. «Кем уңган, җитез?». Дөрес һәм тиз генә төймә тагу (малайлар).
  7. «Кем җитезрәк?». озын җепкә тигез итеп ручка бәйләнгән. Җепнең ике башыннан ручкаларга җепләрне урыйбыз. Кем беренче уртага килеп җитә, шул җиңүче.

Йомгаклау.

24 укучы:        Биедек тә, җырладык та,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык,

Матур көйләр көйләдек.

25 укучы:        Бәйрәм киче бетеп килә,

Әниләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчылуларны.

Әниләрнең һәрбер көне

Бәхет, шатлык белән узсын.

Җыр:                «Кояш гомере».

26 укучы:        Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

27укучы:        Тагы гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җиргә.

Әниләр! Кояш Гомере

Телибез бүген сезгә!

Җыр:                «Һәрвакыт булсын кояш».

Чәй табыны.

Башлангыч сыйныф

укытучысы

Гыйниятуллина Г.Н.

Лампа   түгел – яктырта,   Мич түгел –   җылыта.

Яз   килсә   киенә,  Көз    килсә    чишенә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әти янымда булсын!" бәйрәм кичәсе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырлган кичә....

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Сәламәтлек булсын өчен...

Башлангыч сыйныфларда сәламәтлеккә карата уздырылган тәрбия сәгате...

"Тукай һәрвакыт безнең белән"

Открытый урок по окружающему миру. Цель урока: 1. обобщить знания детей о живой и неживой природе. 2. развивать внимание, логическое мышление, творческие способности, умение рассухдать, системати...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...

Әниемә бер җыр бүләк булсын...

Әлеге материалны 8 Март бәйрәме уңаеннан Әниләр белән бергә бәйрәм уздыру өчен кулланып була....

Егет булса, шундый булсын. КВН-кичә

23 феврал Ватанны саклаучылар  көненә багышланган кичә...