"Әти янымда булсын!" бәйрәм кичәсе
методическая разработка по теме

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырлган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әти янымда булсын!71 КБ

Предварительный просмотр:

                       

                              Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе

                           Әти  янымда                                   

           булсын !

                           ( 23нче февраль – Ватанны саклаучылар  

                             көне уңаеннан бәйрәм кичәсе)

                                                              Кашапова Роза Дамировнаның эш

                                                              тәҗрибәсеннән

         

   

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Салих Сәйдәшевның «Совет армиясе маршы яңгырый. Кулларына бүләкләрен тотып балалар залга үтәләр һәм тезелеп басалар.

      АЛЫП БАРУЧЫ.

  1. Кадерле әтиләр, бабайлар, абыйлар, һәм башка килгән кунаклар! Сезнең барчагызны да 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп озак яшәгез.

     I БАЛА.

     Бүген безнең мәктәптә

     Шундый рәхәт, күңелле,

     Чөнки кунак булып безгә

      Әтиләребез килде.

      2 БАЛА.

     Иң акыллы, иң уңганнар,

     Бар эшкә дә булганнар,

     Менә шундый безнең әтиләр!

     БЕРГӘ.

     Менә шундый безнең әтиләр!

     3 БАЛА.

      Әтиләр илнең терәге,

      Гаиләнең йөрәге.

      Авырлыкларга бирешми

      Әтиләрнең беләге.

     4 БАЛА.

     Әле ярый сез бар җирдә,

     Безнең иң ныклы терәк.

     Бәхетебез тулы булсын,

     Сез безгә шундый кирәк!

     5 БАЛА.

    Әниләр белән бергәләп

    Озын-озак яшәгез.

    Шатлык килсен өебезгә,

    Кайгы- хәсрәт күрмәгез.

   

 6 БАЛА.

     Сезнең йөргән юлларыгыз

     Яшел утлардан торсын.

     Сугыш, кан кою булмасын,

     Әтиләр исән булсын.

     7 БАЛА.

     Яшәсен безнең әтиләр

     Сәламәт һәм шат булып.

     Кызларының, улларының

     Кадерлеләре булып.

       ЖЫР.( …)

      Балалар бүләкләрен әтиләренә тапшыралар.

     АЛЫП БАРУЧЫ.

     Хөрмәтле әтиләр, бүген сез безнең бәйрәмебезнең иң кадерле, иң хөрмәтле кунаклары. Жир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде…

    УЕН. « Иң яхшы биюче төкем»

    БАЛА.

    Әле кайчан менә шулай

    Бергә биер идегез.

    Рәхмәт, сезгә, гел дә шулай

    Биеп барсын тормышыгыз,

    Жырлап барсын эшегез.

   

    АЛЫП БАРУЧЫ.

  1. Хәзер әтиләргә балаларыбызның музыкаль бүләге.

(концерт номеры)

8 БАЛА:

              Горуланам әти белән

            Аны бар да ярата,

            Мактау сүзләре әйтәләр

            Әтиемә карата.

9 БАЛА:

            Минем әтине эшендә

            «Универсаль» ул, диләр.

             Аның кулыннан килмәгән

             Юктыр бер эш тә, диләр.

10 БАЛА:

             Әтием кебек эшкуар

             Булырмын әле үскәч.

             Бәлки минем офисымда

             Кайберләрегез эшләр.

11 БАЛА:

            Минем әти компьютерны

            Биш бармагы күк белә.

            Әти кебек компьютерда

            Минем эшлисем килә.

12 БАЛА:

            Күргәнегез бармы сезнең

            Минем әтине рульдә.

            Җырлап йөри машинасы,

            Ватылмаса, әлбәттә.

13 БАЛА:

             Әти беләң кичләрен

             Шахмат-шашка уйныйбыз,

             «Мат» куйганым юк-югын да

             «Шах»ка җиткәч, туктыйбыз.

14 БАЛА:

             Өйдә булмаса әтием,

             Шундый күңелсез миңа.

             Кайчан кайтыр микән, диеп,

             Кич буе уйлыйм менә.

15 БАЛА:

             Әти өйгә кайтып кергәч,

             Өйләр яктырып китә.

             Бар эшләр дә җиңеләя,

             Ару-талулар бетә.

16 БАЛА:

             Әти безнең терәгебез,

             Әти безнең яклаучы.  

             Кирәк чакта минем белән

             Дустым кебек уйнаучы.

17 БАЛА:

              Эшләмәсә эшләмәсен

              Газетын укып торсын,

              Телевизор карап ятсын,

              Әтием генә булсын!

18 БАЛА:

              Аның белән урамнан бер

              Үтүләре күңелле.

              Һәр бала да бу дөньяда

              Булсын иде әтиле.

19 БАЛА:

              Әти белән әнием -

              Иң-иң кадерлеләрем.

              Бергә генә яшәсеннәр,

              Минем шушы теләгем.

20 БАЛА:

               Менә нинди куаныч,

               Менә нинди зур шатлык.

               Әтиләр булса янда

               Безнең өчен горурлык.

IV класс укучылары башкаруында җыр. «Әтиемә»

     (балалар утыралар)

АЛЫП БАРУЧЫ:

  1. Хөрмәтле әтиләребез! Менә күрдегезме инде, балаларыгыз сезне ничек ярата. Алар әле сезнең турыда сочинениеләр дә яздылар. Аларның кайберләрен сезгә тәкъдим итәбез.

       

     Ике укучы үзләренең сочинениеләрен укыйлар.

   

МАЛАЙ:

                   Кайвакытта булып куя

                   Шаяруның артыгы.

                   Абый шуңа ачулана:

                   - Ах, син, малай актыгы!

               Абыйның кайчак үзенә

                Шул сүз эләгә тагын,

                Бабай аны ачулана:

                    - Ах, син, малай актыгы!

                Ә бабай үзе шаярмый,

                Җиткән инде картлыгы,

                Тиргәүче юк, әйтүче юк,

                - Син, - дип, - малай актыгы.  

                 АЛЫП БАРУЧЫ:

- Хәзер әтиләр белән дә әзрәк шаярып алабыз. Уенга 3 әти чыга. Менә шушы шарларны кем шартлатмыйча зуррак итеп кабарта ала?

 

     Әтиләр уйныйлар, җиңүчегә приз бирелә.

     АЛЫП БАРУЧЫ:

     Кадерле балалар! Менә бит бәйрәмгә әтиләр килгәч нинди күңелле, әйеме. Кайчандыр сезнең әтиләр дә сезнең кебек булганнар, мәктәптә укыганнар, сезнең кебек шаярганнар, көлгәннәр, рәхәтләнеп уйнаганнар. Бәлки кайберләре үткән балачакны онытканнардыр да инде. Ә шулай да без аларга балачакның бәхетле мизгелләрен искә төшерергә булышыйк әле. Сез ризамы, әтиләр? Алай булса, мин сезгә иң элек бер табышмак әйтәм, тыңлагыз:

               Канаты бар – җилпеми,

               Эче җылы – җил тими.

               Кырык йөрәкле кош ул,

               Безнең яраткан дус ул.

                                                  (самолет)

    Дөрес, хәзер без сезнең белән самолетлар ясыйбыз.

    УЕН:

  1. Ике әти чыга. Кәгазьдән өчәр самолет ясыйлар, кем тизрәк?
  2. Шушы әтиләрнең балалары чыга. Әтиләре тоткан боҗрага самолетларны кертергә тырышалар. Кемнеке күбрәк керә?

Җиңүчегә приз бирелә.

ҖЫР. Садриева Ләйлә. «Әтиемнең туган көне».

АЛЫП БАРУЧЫ: Балалар, сез әтиләрегез белән табигать кочагына чыгарга яратасызмы? Менә шулай сез урманга бардыгыз, ди. Сезгә кечкенә елга очрады, ди. Әтиләр шул вакытта сезне күтәреп алып чыга алырлар микән?

УЕН. «Балаларны елга аша алып чык».

Ике әти һәм өчешәр бала чыга. Балаларның барысы берьюлы күтәреп залның икенче  башына барырга һәм кире килергә кирәк. Кем тизрәк?

АЛЫП БАРУЧЫ: Тагын бер күңелле уен уйныйбыз. Әтиләрнең күзләрен бәйләп балаларын эзләтик әле. Үз балаларын тиз табарлар микән?

УЕН. «Күз бәйләп үз балаңны тап».

ШИГЫРЬ. Карамова Линара «Минем бабай».

АЛЫП БАРУЧЫ: Хөрмәтле әтиләр. Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тагын бер тапкыр котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз, без сезнең белән горурланабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Ләкин безгә афәтләр күрергә язмасын иде, ә балалар белән гаиләдә куанышып яшәргә язсын. Һәрвакыт сәламәт булыгыз! Балаларыгыз белән бүгенге кебек дус, тату, күңелле, бер-берегезне аңлап гомер итегез.

   

   

 

   

                 

КУЛЛАНЫЛГАН МАТЕРИАЛЛАР:

  1. «Көмеш кыңгырау» газеталары
  2. Гәрәева Гөлсинә Газизовнаның сценарий программалары
  3. Шигырь китаплары                                                                            


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Сәламәтлек булсын өчен...

Башлангыч сыйныфларда сәламәтлеккә карата уздырылган тәрбия сәгате...

Һәрвакыт булсын әни!

Хатын-кызлар бәйрәме (әниләр өчен )башлангыч сыйныфларда үткәрү чарасының  конспекты...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...

Әниемә бер җыр бүләк булсын...

Әлеге материалны 8 Март бәйрәме уңаеннан Әниләр белән бергә бәйрәм уздыру өчен кулланып була....

Егет булса, шундый булсын. КВН-кичә

23 феврал Ватанны саклаучылар  көненә багышланган кичә...

Егет булса, шундый булсын. Квн кичә

23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә...