Баш һәм юл Кк хәрефләрен язу.
план-конспект урока по русскому языку (1 класс) на тему

Рахимова Ризаля Камиловна

Урок проведен в первом классе в разделе "Обучение грамоте".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazu_drese.docx24.55 КБ
Office presentation icon yazu_drese_.ppt441.5 КБ

Предварительный просмотр:

                1 сыйныф   Туган тел

Тема: Баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары, каллиграфик дөрес язу. Баш һәм юл Кк хәрефләрен язу.

Максат :  

1) К хәрефенең 2 авазга билге булып йөрүе турында төшенчә бирү; Кк хэрефлэрен язарга ойрэту.

 

2)Тартык аваз хәрефләренең классификациясе турындагы белемнәрне ныгыту

ныгыту; дөрес һәм матур  язу күнекмәләрен үстерү; фикерләү һәм хәтерне яхшырту өстендә эшләү.                                                                                                                                  

 

3)  Туган телгә һәм татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: катнаш.

Методлар  һәм алымнар: аңлату, күрсәтү, сорау – җавап.                                                                        

Җиһазлау:компьютер, мультимидейный проектор, дәреслек.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.                            

- Исәнмесез,  укучылар !

- Хәерле көннәр сезгә!

- Бер-берегезгә елмаеп, уңышлар теләгез дә дәресебезне башлыйбыз.

2. Матур язу минуты.

Мин табышмак әйтәм, җавабы без дәрестә язачак хәрефкә башланыр.

Йомры,  йомшак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.(ЧЕБИ)  Слайд1.

-Димәк, дәрестә матур язу минутында г хәрефен язачакбыз.                

 

Алсу  чебиләр ашата.  Слайд 2

  • [Ч] – нинди аваз хәрефе? (тартык.)
  • Ни өчен? (һава ч хәрефен әйткәндә каршылыкка очрый.)
  • Нинди тартык(саңгырау.)
  • Ә хәзер ч хәрефенә башланган үзегез сүзләр уйлап карагыз.(чыршы, чиләк,чаңгы,чәнечке һ.б)
  • Ч хәрефе кргән сүз  белән җөмлә уйлыйк әле .(дәфтәргә яздыртам)

Чиләгемне тутырып су алдым.

  • Бу җөмлә ничә сүздән тора?(4)
  • Әйдәгез һәр сүзнең нинди авазга башланганын әйтеп чыгыйк әле.

3. Үткәннәрне кабатлау.

  - [З] – яңгырау тартык.

  -[Ч] -  саңгырау тартык.

  -[ К] – саңгырау тартык.

  - Димәк, бу сүзләрнең барысы да нинди аваз хәрефеннән тора? (тартык)

  - Тартык авазларны ниндиләргә аерабыз?(яңгырыу , саңгырау.)

 - Әйдәгез тартык авазлар таблицасын искә төшерәбез.(укучылардан сорыйм,экранга чыгарам.)  Слайд 3

4. Яңа материал өстендә эш.

(табышмаклкр әйтүне дәвам итәм,җавапларын экранга чыгарам).Слайд 4

  1. Башы җирдә ,койрыгы коймада.(КАБАК)
  2. Үзе шардай,   эче кандай

Тәме балдай.(КАРБЫЗ)

  1. Җир астында алтын казык.(КИШЕР)
  2. Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк.(КӘБЕСТӘ)

Слайд 5

    КАБАК                    КИШЕР

    КАРБЫЗ                 КӘБЕСТӘ

-Бу сүзләрнең язылышында нинди уртаклык бар?(барысы да к хәрефеннән башлана.)

- Димәк, дәрестә кайсы хәреф турында сөйләшербез?( к хәрефе.)

  - 1 нче баганадагы сүзләрне укыйк, алар ничек әйтелә?( калын)

  -2 нче баганадагы сүзләрне укыйк. Алар ничек әйтелә?(нечкә)

  -Ни өчен?(сүздә калын сузыклар булганда калын әйтелешле була,сүздә  нечкә сузыклар булса нечкә әйтелешле дип йөртеләләр)

 

  -Балалар,калын һәм нечкә  әйтелешле сүзләрдә К хэрефенең укылышын карыйк әле

Слайд 6

        КАБАК –[КЪАБАКЪ]                КИШЕР-[ КИШЭР]

        КАРБЫЗ –[КЪАРБЫЗ]                КӘБЕСТӘ – [КӘБЭСТӘ]

-Димәк, К хәрефе сүздә[ А,У,Ы,О]-сузыклары булса,[ КЪ]дип,

[ Ә,Ү,Э(Е),И] -  сузыклары булса,[ К]  дип укыла .

(Калын әйтелешле сүзләрдә КЪ дип, нечкә әйтелешле сүзләрдә К дип укыла.)

 5.Физкультминутка. Слайд 7

         Яздык, яздык, яздык без

         Бик арыды безнең күз.

         Йомабыз - ял итсеннәр,

         Ачабыз - күп күрсеннәр!

         Тагын шулай кабатлыйк.

         Күзләрне тәгәрәтеп

         Зур бер әйләнә сызыйк.

         Аннан карыйк бармак очына.

         Кисәк карыйк биек агач башына.

6. Дәфтэрлэрдэ эш.

- Схема буенча К,к хэрефлэрен язарга ойрэту.

- К,к кергэн ижеклэр, сузлэр язу.

- жомлэлэр укып язу.

 

7. Практик эш.  К хәрефеннән башланган сүзләр белән җөмләләр төзергә. Мәсәлән: Камил коймага кадак кага.

8.Рефлексия.

     - Нинди хәреф белән таныштык?

     - Ничә авазга билге булып йөри?

     - Калын сүзләрдә ничек әйтелә?

     - Нечкә сүзләрдә?

 

 

                                                                                                                                                                                                        


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тартык авазлар табли ц асы Б-П Й Х В-Ф Л Һ Г-К М Ц Д-Т Н Щ З-С Ң Ж -Ш Р Җ-Ч

Слайд 2

К АБАК К ИШЕР К АРБЫЗ К ӘБЕСТӘ

Слайд 3

[ А,У,Ы,О ] -сузыклары булса, [ К Ъ] К АБАК – [ К ЪАБАКЪ ] К АРБЫЗ – [ КЪАРБЫЗ ]

Слайд 4

[ Ә,Ү, Э (Е),И ] - сузыклары булса, [ К ] К ИШЕР – [ КИШЕР ] К ӘБЕСТӘ- [ КӘБЕСТӘ ]

Слайд 5

К АБАК К ИШЕР К АРБЫЗ К ӘБЕСТӘ

Слайд 6

Физкультминутка. Яздым җөмлә, иҗек, сүз. Бик арыды минем күз. Йомам күзем: ял итсен, Ачам күзем: күп күрсен! Тагын йомам һәм ачам, Бер йомам да бер ачам. Күзләр хәрәкәте белән Бик зур әйләнә сызам. Аннан төбим күзләрем Имән бармак очына. Кисәк карыйм тышта үскән Биек агач башына.

Слайд 7

Практик эш К хәрефеннән башланган сүзләр белән җөмләләр төзергә. Мәсәлән: Камил коймага кадак кага.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"

Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....

Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр.

Баш хәрефтән башланган сүзләрнең язылышы белән танышу....

Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу

1 класста татар теленнән   хәреф язылышын  өйрәткән  бер дәрес үрнәге. Дәрескә  матур язу кагыйдәләре язылган презентация  дә эшләнде....

"Р, р хәрефләре"

План-конспект урока по литературному чтению(татарскому) для 1 класса татарских школ по новым ФГОС....

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....