Салахутдинов Инсаф Исрафилович

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улының шәхси сайты

"Һәр кешегә гомер бер генә бирелә, аны үкенмәслек итеп яшәргә кирәк"

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: биология, публикации

Увлечения: бакчачылык эше, шигырь сөйләү бәйгеләрендә катнашу, җыр конкурсларында катнашу.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д.В.Шубан

Место работы: МБОУ "Шубанская основная школа" Балтасинский муниципальный район РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salahutdinov-insaf-israfilovich
"Тормыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да катырак ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга салса- күбек булып өскә күтәрелмә,- асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек"
Фәнис Яруллин

Я, Салахутдинов Инсаф Исрафилович. Работаю Шубанской основной школе учителем татарского языка и литературы. Образование высшее. Стаж работы 16 лет. В данный сайт я добавил свои внеклассные мероприятия.

Мин, ягъни Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы. Балтач районы Шубан төп гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Мөгаллимлек стажым - 16 ел. Мин әлеге сайтка үземнең эш тәҗрибәләремне куярга уйлыйм. Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән төзегән эш программаларым, сыйныфтан тыш үткәргән иртә һәм кичәләрем, дәресләр һәм сыйныфтан тыш үткәргән бәйгеләргә төзегән кайбер презентацияләрем хезмәттәшләремә дә бераз гына файда китерер, бәлки.

О себе

Мин Балтач районы Югары Шубан авылында тудым. Үз авылымда башлангыч сыйныфны тәмамлагач, күрше Карадуган урта мәктәбендә урта белем алдым. 1993 елда Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. 1996 елда кулыма мөгаллимлек дипломы алгач, Карадуган мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә урнаштым. Ул чакта Казан дәүләт педагогика университетының читтән торып уку бүлегендә укый идем. Укуымны көндезге бүлектә дәвам итәргә теләп, мин 1997 елның гыйнвар аеннан, педагогия  университетында укый башладым. 1999 елда кулыма югары белем алу дипломы алгач, кабаттан Карадуган урта мәктәбенә эшкә кайттым. Ә 2006 елда туган авылым Шубанда яңа мәктәп ишекләрен ачкач, мин анда татар теле һәм әдәбияты укыта башладым. Үз эшемне яратып башкарам. Мәктәптән тыш вакытларда төрле җыр конкурсларында, шигырь сөйләү бәйгеләрендә катнашам. Шигырьләр иҗат итәргә яратам, шулай ук вакытлы матбугатта төрле мәкаләләрем басылып тора.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять", Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән", Нурихан Фәттахның "Итил суы ака торур", "Сызгыра торган уклар" романнары иң яратып укыган әсәрләрем. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай, герой шагыйребез Муса Җәлил шигырьләре мине рухландыра. Райондашыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшин, яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшиннарның үз шигырьләрен сәнгатьле укулары да мине битараф калдырмый.

Мой взгляд на мир

"Без - бәхетле илнең балалары". Шушы фикерләрне без кече яшьтән үк беренче укытучыбыз авызыннан ишетеп үстек. Без үскәндә әле кибет киштәләре хәзерге кебек сый -  нигъмәтләрдән, күз явын алырлык кием - салымнардан, затлы йорт җиһазларыннан тулып тормаса да без бәхетле идек. Хәзер тормышның көннән-көн алга китүен күреп, без һәммәбез сөенәбез. Хәзерге заманда үзеңне барлык яктан да күрсәтергә мөмкинлекләр җитәрлек. Иң беренче зур  байлыгың - сәламәт булуың гына кирәк. Тырыш булсаң, үз куйган максатларың кул җитәрлек, чынга ашарлык  булса, син инде яшәүнең, тормышның чын кадерен беләсең  дигән сүз.

Мои достижения

Победитель конкуса «Наш лучший учитель» (2010-2011 учебный год)

Моё портфолио

Укытучыларга ноутбук бирелгәч, безнең эшебез тагы да җанланып китте. Кирәк вакытта интернет сәхифәләреннән дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар өчен файдалы мәгълүматлар табабыз, хезмәттәшләрем белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә мөмкинлекләр ачык. Хәзер бер буш вакытыбыз да юк: язабыз, дөнья яңалыклары белән танышабыз һәм башка бик күп төрле эшчәнлек белән шөгыльләнәбез. Конкурсларга катнашу өчен дә интернет челтәренең  мөмкинлеге чиксез. Шулай ук республикабызда нәшер ителүче газета - журналлар белән дә элемтә яхшырды. Берәр мәкалә язсаң, почтага йөгерәсе юк, интернет аша басманың электрон адресын табасың да, иҗат иткән мәкаләң, шигырең шундук редакциягә китә. Файдалы да, җайлы да. Уку йортларында бергә укыган курсташларыбызның да нурлы йөзләрен күрү, эш тәҗрибәләрен файдалану, уңышларына - сөенү безнең өчен зур ачыш, мөгаллимлек эшендә мөһим алгарыш баскычы. Компьютер, ноутбук, видеопроектор, сканер, принтер, ксерокс кебек файдалы техник җиһазларны уйлап табучыларга рәхмәттән, сокланудан башка бер сүз дә юк. Шулай ук "Һәр укытучыга - ноутбук" проектын уйлап табучыларга, материаль чыгымнарын финанслауга өлеш керткән иптәшләргә хөрмәтем дә, рәхмәтем дә чиксез!

  Минем дә кечкенә генә хезмәтләрем белән хезмәттәшләрем белән уртаклашасым килә. Мин Сезгә уңышлар телим, хөрмәтле коллегаларым!

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы