Татар әдәбиятыннан тестлар
тест на тему

Салахутдинов Инсаф Исрафилович

Татар әдәбиятыннан тестлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл test_edebiyat.docx49.13 КБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан тестлар

Тестлар мәктәп программасына нигезләнеп төзелде һәм әдәбият тарихының төрле чорларын үз эченә ала.. Эшне уңышлы башкару өчен бары тик бер генә дөрес җавапны билгеләргә кирәк.

1 . Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты якынча ничәнче йөзләрне үз эченә ала?

а)        XII -XIX гасыр;

б)        XII -XX гасыр;

в)        XVII -XIX гасыр;

г)  Х VII гасыр.

2.        Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек хәрәкәте кайчан формалашып җиткән?

 а) XX гасырда;  

  б) XIX гасырда; 

  в) XVIII гасырда.;

  г) ХV гасырда.

3.        Г. Исхакыйның " Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә Шәмси һәм Анна мөнәсәбәтләре ни өчен бәрелешә?

а)        дини - милли традицияләр аркасында;

б)        акча җитешмәү аркасында;

в)        мәхәббәт хисләре сүнү аркасында;

г) балалары аркасында.

4.        Ә. Еники кайсы әсәрендә беренче тапкыр (1956) идарә итүче җитәкчеләрне тәнкыйть итә?

а)  "Рәшә" ;    

б)  " Саз чәчәге" ;

в) “Туган туфрак";

г) “Бер генә сәгатькә”.

5.        Пьесага хас стилистик үзенчәлекләр ( яки сәнгатьчә эшләнеш ):

а)        пейзаж , лирик чигенеш ;

б)        строфа, анафора, эпифора;

в)        ремарка, пауза , реплика, пәрдә, катнашучылар исемлеге;

г) портрет, сюжет.

    6."Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат   хәзрәт"-, дип Г . Тукай кем турында язган?

а) И. Хәлфин;

б) Ш. Мәрҗани;

             в) Х. Фәесханов;

       г) К.Насыйри.

7.         Татар әдәбиятында вафат булган кешеләрне мактап, олылап искә алу әсәре.

 а) мәдхия;

 б) мәрсия;

 в) нәсихәт;

 г) бәет .

8.  Ф. Кәримнең " Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасында нинди иҗат методы   өстенлек ала?

а) романтизм; 

б) реализм;

в) мәгърифәтчелек;

г) натурализм агымы.

9.          Н. Фәттахның тарихи әсәре.

а)" Мөдир Саҗидә";

б)        "Бала күңеле далада";

в)        "Сызгыра торган уклар";

г) “Сезнеңчә ничек?”.

10.        Әхлак , гаилә мәсьәләләрен сурәтләгән драма әсәрләре:

а)        "Рәйхан", "Зифа", "Әниләр һәм бәбиләр";

б)        "Җыр дәвам итә" , "Гөлҗамал";

в)        "Ир-егетләр", " Шәҗәрә;

г)  " Илгизәр плюс Вера","Идегәй".

11. " Кубрат хан" романында төркиләрнең нинди дәүләтләре сурәтләнгән?

а)        б. э. к. V -1V гасырлардагы Төрки каганат;

б)        Бөек Болгар дәүләте;  

в)        Идел буе Болгар дәүләте;.

г) Болгар дәүләте.

12. Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты ничәнче елларны үз эченә ала?

а)        1939-1943;

б)        1941-1945;

в)        1942-1945;

г)    1940-1945.

13.        Заһир Бигиевның “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романындагы төп    

            геройлар:

         а) Муса ,  Зөләйха;        

         б) Гази, Таҗи;

         в) Хәят, Лиза;

         г) Галиябану, Хәлил.

14. Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” повестендә төп герой

    а) Хәлил;

    б) Шәмсетдин;

    в) Муса Салихов;

    г) Исмәгыйль

 

15.        Заһир Бигивның “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә” әсәре.

   а ) роман;

   б ) повесть;

   в ) шигырь;

   г) хикәя.

16. Муса Җәлил 1935 нче елларда нәрсә белән шөгыльләнә?

а)        Мәскәү татар опера театры өчен кадрлар әзерләү студиясендә
бүлек мөдире булып эшли.

б)        Тулысынча иҗат эше белән шөгыльләнә.

в)        Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре була;

г) “Каз канаты”исемле пьесасын яза.

17. М. Җәлилнең 30 нчы елларда иҗат иткән әсәрләре:

а)        "Вәхшәт", "Бүреләр", "Чәчәкләр";

б)        "Партизан хатыны", "Кыр казы";

в)        “Хат ташучы", "Алтынчәч", "Җиһан";

г) “Кызыл ромашка”, "Ант".

18. М. Җәлил "Алтынчәч" либреттосында нинди сюжетны куллана?

а)        "Җик Мәргән"сюжеты;        

б)         хәзерге чорны тасвирлый;

в)        20 гасыр революцияләрен тасвирлый;

г) 1921 елны  тасвирлый.

19. Ф.Кәрим кем ул?

а)        шагыйрь, драматург,  прозаик;

б)        шагыйрь, публицист, артист;

в)        шагыйрь, драматург, прозаик, укытучы, балалар язучысы; 

г) бик күп романнар авторы.

20. Ф.Кәримнең 1936-1939 нчы еллар иҗаты нинди иҗат дип атала?

а)        тоткынлык иҗаты;

б)        сугыш чоры иҗаты;

в)        беренче чор иҗаты;

г) сугышка кадәрге иҗаты. 

21. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре.

          а) поэма;

          б) хикәя;

          в) повесть;

          г)  роман.

 

22.  Фәлсәфи-психологик алымны башлап җибәрүче язучы

а)        М. Җәлил;

б)        И. Гази;

в)        Ә. Еники, 

г)  Н.Фәттах.

23.          "Разведчик язмалары"әсәрен кем язган?

а)        И. Гази;

б)        Ф.Кәрим;

в)        Ә. Еники;

г) З.Бигиев.

24.        "Разведчик язмалары"әсәрендә

а)        тыл;

б)        сугышның алгы сызыгы;  

в)        сугышның үзәк өлеше сурәтләнгән; (кайсысы дөрес икән ?)

г) шәһәр тормышы.

25. Ә. Еники иҗат иткән хикәяләр

а)        "Ялгыз каз", "Ана белән кыз", "Бала";

б)        "Алар өчәү иде", "Малай белән эт", "Якташ";

в)        "Ак төннәр", "Газинур", "Алтын йолдыз;

г) “ Без- кырык беренче ел балалары”, “Ут чәчәге”.

26. Сугышның беренче көннәрендә кемнәрнең драма әсәрләре барлыкка
килә?

а)        Т.Гыйззәт "Изге амәнәт", "Ташкыннар";

б)        Н. Исәнбәт "Хуҗа Насреддин", Т. Гыйззәт "Башмагым";

в)        М.Әмир "Миңлекамал", Р. Ишморатның "Кайту";

г) Р.Зәйнуллин “Үлеп яратты”, “Әрем исе”.

27.        Дошман тылындагы көрәшне сурәтләгән драма әсәре

а)        Т. Гыйззәт "Изге амәнәт", "Төнге сигнал";

б)        М. Әмир "Миңлекамал";

в)        Н. Исәнбәт "Гөлҗиһан",

г) К.Тинчурин “Зәңгәр шәл”.

28.        Ф. Кәримнең драма әсәре

а)        "Шакир Шигаев";

б)        "Үлем уены";

в)        "Разведчик язмалары";

г) “Банкрот”.

29.        "Көчлелегең белән горурланма,

Кешелегең белән горурлан..."  - дигән юллар язылган шигырьнең авторы

а)        Ф. Кәрим;

б)        А. Алиш;

в)        М. Җәлил,

г) Г.Афзал..

30. Ватан сугышы елларында фронт газеталарында эшләгән язучылар

а)        X. Туфан, Г. Ибраһимов;

б)        Г. Кутуй, Ә. Фәйзи;

в)        Н. Фәттах, Ш. Галиев;

г) Г.Исхакый, Н.Фәттах.

 31. “Милли моңнар ” шигыренең авторы кем?

         а) Һади Такташ;

         б) Хәсән Туфан;

         в) Габдулла Тукай;

         г) Муса Җәлил.

32. Галиәсгар Камал кем ул?

           а) шагыйрь;

           б)  язучы;

            в) драматург; 

            г) хикәяче.

33. “Бүләк өчен” комедиясенең авторы кем?
             а) Г.Камал;
             б) М.Фәйзи;
            в) К.Тинчурин;

             г) Х.Вахит.

34. Г.Камал кайда туган?
              а) Казанда;
              б) Мәскәүдә;
             в) Арчада;

              г) Башкортстанда.

35.   Казанда татар телендә ачык спектакль кайчан куела?

            а) 1906 елның 22 декабрендә;
           б) 1905 елның 22 декабрендә;
            в) 1900 елның көзендә;

             г)  1907 елның 20 декабрендә.

36. “Хәят” повестенең авторы кем?
             а) Ф.Әмирхан;
             б)  Г.Камал;

              в) З. Бигиев;

              г) Ф.Хөсни.

37. “Хәят” повестендә Хәятнең дус кызы кем?
             а)  Анна Васильевна;
              б)  Лиза;
              в)  Галиябану;

              г) Зөләйха.

 38. Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә Салих нинди кеше дип уйлыйсыз?

              а) бай;

              б) ярлы;

              в) эшсез;

              г) белемсез.

 

39. Мирхәйдәр Фәйзи кем ул?
             
а) драматург;

              б) язучы;

               в) шагыйрь;

               г) юмор остасы.

40. “Галиябану” драмасының авторы кем?

              а) К.Тинчурин;

              б) М.Фәйзи;

              в) Г.Камал;

               г) Т.Миңнуллин.

 41. Г.Ибраһимовның  “Казакъ кызы” романында Сарсымбайның кызы

                  а)  Карлыгач;

                  б) Лиза;

                  в) Зөләйха;

                  г) Рәхилә.

42. “ Сүнгән йолдызлар” драмасының авторы кем?

                  а) Г.Камал,

                  б) К.Тинчурин;

                  в) М.Фәйзи;

                  г) Х.Вахит.

43. К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасында Сәрвәр кем белән кала?

                  а) Исмәгыйль;

                  б) Надир;

                  в) вафат була;

                  г) әбисе белән.

44. К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасында Исмәгыйль нинди төш          

        күрә?

               а) бай булуын;

               б) йолдызлар сүнүен;

               в) сугыш башлануын;

               г) дуслары белән очрашуны.

45.Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында лирик герой өчен яшьлек

                а) кыска;

                б) озын;

                в) билгесез;

                г) матур.

46. С.Хәким шигырен табыгыз?

               а) “Башка берни дә кирәкми”;

               б) “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”;

                в) “Кошчык”;

                г) “Агыла да болыт агыла”.

47.”Әйтелмәгән васыять” әсәренең авторы кем?

              а) Әмирхан Еники;

              б) Туфан Миңнуллин;

              в) Хәй Вахит;

              г) Ш.Галиев.

48.”Беренче мәхәббәт” драмасының авторы кем?

               а) Хәй Вахит;

               б) Кәрим Тинчурин;

               в) Туфан Миңнуллин;

               г) М.Гыйләҗев.

49 . Анна Васильевна кайсы әсәр герое?

              а) “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә”;

              б) “Ул әле өйләнмәгән иде”;

              в) “Галиябану”;

               г) “Беренче мәхәббәт”.

50.  Г. Ибраһимовның туган авылы?

               а) Солтанморат авылы;

               б) Мостафа авылы;

                в) Кырлай авылы;

                г) Кибәхуҗа авылы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар

Татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

1 нче чирек буенча татар әдәбиятыннан тестлар.

Татар әдәбиятыннан укучыларның белемнәрен тикшерү. (1 нче чирек)...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар балалары өчен)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдә...

Татар әдәбиятыннан тестлар

Татар шагыйрьләренең  тормыш юлыһәм иҗаты  буенча тестлар...