Татар әдәбиятыннан тестлар
методическая разработка (9, 10, 11 класс)

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Татар шагыйрьләренең  тормыш юлыһәм иҗаты  буенча тестлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_tormyshy_hm_izhaty_buencha_test.doc38.5 КБ
Microsoft Office document icon h.tufan_viktorina.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест    

1. Габдулла Тукайның туган авылы.

а) Кушлавыч            б) Кырлай

ә) Сасна                   в) Өчиле

2. Габдулла Тукайның әнисенең исеме.

а) Саҗидә               б) Мәмдүдә

ә) Газизә                    в) Зөһрә

3. Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф кайсы авылда мулла була?

а) Кушлавыч            б) Кырлай

ә) Сасна                   в) Өчиле

4. Габдулла Тукайның әнисе кайсы авылда вафат була?

а) Кушлавыч            б) Кырлай

ә) Сасна                   в) Өчиле

5. Әнисе  икенче авыл кешесенә кияүгә чыгып киткәч, кечкенә Тукай вакытлыча кем кулында калып тора?

а) Сабира         б) Газизә

ә) Саҗидә         в) Шәрифә

6. Габдулла Тукай үзенең «Шүрәле» әсәрендә кайсы авыл табигатен тасвирлый?

а) Кушлавыч            б) Кырлай

ә) Сасна                   в) Өчиле

7. Кырлай авылында ул кем гаиләсендә яши?

а) Мөхәммәтгалим      ә) Сәгъди

б) Мөхәммәтвәли        

в) Фәтхерахман

8. Кырлай авылы мәдрәсәсе Габдул-лада нинди истәлекләр калдыра?

а) Тирән һәм төпле белемнәр бирә торган мәдрәсә булып        

ә) Юньле бернигә дә өйрәтмәгән мәдрәсә буларак, аңарда көлү хисләре уятып      

б) Укытучы-абыстайны хөрмәтләп искә алырлык булып

9. Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе кемнәр була?

а) Мөхәммәгали-Мәмдүдә    

ә) Мөхәммәтвәли-Газизә

б) Сәгъди-Зөһрә

в) Галимҗан-Газизә

10.Казанда Габдулла Тукайның әти-әнисе нинди бистәдә яшиләр?

а) Яңа           б) Яшел

ә) Зур            в) Иске

11.  Г. Тукай яшәгән төбәкләрнең схемасын табыгыз.

а) Казан-Уральск-Өчиле-Сасна-Кырлай-Кушлавыч-Казан

ә) Кушлавыч-Казан-Өчиле-Уральск-Сасна-Өчиле-Кырлай-Казан

б) Кушлавыч-Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Кырлай-Уральск-Казан  

12. Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә ничек яши?

а) Җизнәсе өендә бай тормышта, рәхәт яши          

ә) Башта җизнәсе өендәге хезмәтчеләр янында, аннары мәдрәсәдә ачлы-туклы яши          

 б) Журналистлык эше, иҗат белән шөгыльләнеп яши

13. Кайсы төбәктәге тормыш Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача?

а) Казан              б) Сасна

ә) Кырлай           в) Уральск

 14. Габдулла Тукай Казанга яңадан ничәнче елда әйләнеп кайта?

а) 1908          б) 1907

ә) 1886          в) 1913

15. Габдулла Тукай ничәнче елда вафат була?

а) 1899          б) 1913

ә) 1887          в) 1907

16. Габдулла Тукайның үлеменә нәрсә сәбәпче була?

а) үпкә авыруы          б) авариягә эләгү

ә) йөрәк авыруы        в) тиф авыруы

17. Габдулла Тукай үзенең иҗатын нәрсәгә багышлады?

а)журналистлык эшенә    

ә) бай тормышта яшәүгә

б) туган халкына хезмәт итүгә,аны милләт буларак саклауга һәм үстерүгә          

в) байларга хезмәт итүгә, рус халкына дан  җырлауга

18. Бу әсәләрнең кайсысы Габдулла Тукай әсәре түгел?

а) Су анасы                

ә) Татар яшьләре

б) Исемдә калганнар

в) Татар байрагы

19. Габдулла Тукайның кайсы шигырен татар халкы үзенең гимны дип саный?

а) Кичке азан          б) Туган тел

ә) Эшкә өндәү        в) Китмибез

20. «Тукай» операсын кайсы композитор иҗат иткән?

а) Салих Сәйдәшев      

ә) Нәҗип Җиһанов

б) Мансур Мозаффаров

в) Әнвәр Бакиров

21. «Тукай маршы» авторы кем?

а) Җәүдәт Фәйзи    ә) Фәрит Яруллин

б) Сара Садыйкова    в)Заһидулла Яруллин

22. «Шүрәле» балетын кем язган?

а) Заһидулла Яруллин

 ә) Солтан Габәши

б) Фәрит Яруллин      

 в) Салих Сәйдәшев

23. Садри Ахунов кем ул?

а) Г. Тукайның чордашы          

ә) Г. Тукай һәйкәлен иҗат иткән скульптор          

б) Г. Тукай әсәрләренә тәнкыйть язучы

в) «Су анасы» балетына музыка язучы

24. «Тукай» романын кем язган?

а)  Әхмәт Фәйзи   ә) Мирхәйдәр   Фәйзи

б) Гафур Колахметов  в) Мәҗит Гафури

 

25. Габдулланың Казандагы әти-әнисе нинди һөнәр ияләре булалар?

а) әтисе-читекче, әнисе-баш киемнәре тегүче      

ә) әтисе-көтүче, әнисе-бала караучы           б) әтисе-хезмәтче, әнисе-байларда өй җыештыручы

в) әтисе-эшче, әнисе-аш пешерүче

26. Габдулла Казанга килгәч, ишегалдында кем белән таныша, соңрак бу малай аның якын дусты да була?

а) Салих              ә)Гали

б) Әптелбәр      в) Әптери

27. Cукыр Сәлүк суфый кем ул?

а) Тукайның Казандагы дусты

ә) Уральскида яшәгәндә мәдрәсәгә торырга килгәч, Тукайга үзе яныннан урын тәкъдим иткән шәкерт

б) Тукайның Кырлайдагы танышы.



Предварительный просмотр:

Викторина

Хәсән Туфан

1. Хәсән Туфан кайчан туган?

        а) 1906 нчы ел, 15 нче февраль;

        б) 1900 нче ел, 9 нчы декабрь;

        в) 1903 нче ел, 28 нче ноябрь;

        г) 1886 нчы ел, 26 нчы апрель.

2. Шагыйрь кайда туган?

        а) Арча районы Яңасала авылында;

        б) Арча районы Кушлавыч авылында;

        в) Оренбург өлкәсе Мостафа авылында;

        г) Аксубай районы Иске  Кармәт авылында.

3. Х.Туфан Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә укыганда кайсы шагыйрьләрдән дәресләр ала, шигырьләрен тыңлый?

а) Сәгыйть Рәмиев;

        б) Галимҗан Ибраһимов;

        в) Габдулла Тукай;

        г) Гадел Кутуй;

        д) Шәехзада Бабич;

                е) Фатих Әмирхан

4. Шагыйрьнең беренче шигыре кайда басыла?

        а) “Кызыл Татарстан” газетасында;

        б) “Фикер” газетасында;

        в) “Мәгърифәт” газетасында;

        г) “Кечкенә иптәшләр” журналында.

5. Ничәнче елда әдип, дөнья күрергә дип, Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүләп чыгып китә?

а) 1928 нче елда;

        б) 1941 нче елда;

        в) 1940 нче елда;

        г) 1926 нчы елда.

6. Шагыйрь ничәнче елларда  тоткынлыкта була?

        а) 1937-1956 нчы еллар;

        б) 1937-1953 нче еллар;

        в) 1940-1956 нчы еллар;

        г) 1940-1966 нчы еллар.

7. Түбәндәге әсәрләрнең кайсылары Хәсән Туфанныкы?        

а) “Татар байрагы”;

б) “Киек казлар”;

в) “Талантлы син, Кеше туганым”;

        г) “Сагыну”;

        д) “Иртәләр җитте исә”;

        е) “Туган авыл”.

8. Ничәнче елда Х.Туфанга Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә?

а) 1966 нчы елда;

        б) 1958 нче елда;

        в) 1956 нчы елда;

        г) 1981 нче елда.

9. Х.Туфан нинди жанрда иҗат итә?

а) хикәя;

        б) шигырь;

        в) нәсер;

        г) повесть.

10. Гомеренең соңгы көннәрен әдип кайда үткәрә?

а) Урта Азиядә;

        б) Иске Кармәттә;

        в) Казанда;

        г) Арчада.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар

Татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар...

Татар әдәбиятыннан тестлар

Татар әдәбиятыннан тестлар...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

1 нче чирек буенча татар әдәбиятыннан тестлар.

Татар әдәбиятыннан укучыларның белемнәрен тикшерү. (1 нче чирек)...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар балалары өчен)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдә...