Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләмен үстерү, рухи-әхлакый тәрбия бирү

Увлечения: Матур әдәбият , вакытлы матбугат уку, халкымның мәдәнияте белән кызыксыну

Страна: Россия

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: Бәләбәй шәһәре

Место работы: Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе

Звание, ученая степень: югары квалификацион категорияле укытучы

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/rezeda-munirovna
Туган телдә җырлый чишмә, Туган телдә сайрый кошлар. Туган телдә дәшсәм генә, Туган җирем мине аңлар
Разил Валиев

   Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, туган телне өйрәнүчеләр! Сезне үземнең сайтымда күрүемә бик шатмын.

Эшегездә кулланырлык мәгълүматлар таба алсагыз, файдасын күрегез! Үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп, тәжрибә уртаклашыйк ! Минем дәрес эшкәртмәләрем, эш программаларым, укучыларымның иҗади эшләре , милли чаралар оештыру өчен эшкәртмәләр һәм башка материаллар сезгә файдалы булыр дип ышанам.

 

О себе

    "Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар". Р.Фәхреддин

 Мин, Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы,  Бәләбәй районы Акбасар авылында дөньяга килгәнмен.Туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым Бәләбәй  педагогия училищесына китерде.   Дүрт ел буена үз эшләренең чын осталары булган мөгаллимнәрдән белем алдым. Тәүге хезмәт юлымны 1991нче елда туган районымдагы Яңа Сарай авылы мәктәбендә  башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлап җибәрдем. Мине җылы итеп каршы алган, эшкә өйрәткән  укытучыларга карата күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә саклана. Башкорт дәүләт  педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген  тәмамладым. Бүгенге көндә мин Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә туган тел һәм әдәбияты  дәресләре укытам, балаларда телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбиялим.  Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам.Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “Их, нигә укытучы язмышын сайладым икән?” дип уйлап та караганым булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карыйм. Балаларның яшьтәше, дусты булырга тырышам. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучыларыма кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, төрле юнәлешләрдә эш алып барам, яңа технологияләр кулланып эш итәм. Минем бурычым балаларыма заманча дәрес бирү генә түгел, яшь буынны уйларга, фикер йөртергә, эзләнергә, иҗади эш итәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Шуның өстенә әхлакый тәрбия бирү һәм туган телебезгә мәхәббәт уяту, киләчәгебезнең лаеклы, күпкырлы шәхесләрен  үстерү.  Дәрестә һәр укучым әйтәсе килгән фикерен үлчәп һәм ачык итеп үз ана телендә җиткерергә өйрәнсен, дәлилли алсын, эзлекле сөйләргә өйрәнсен өчен, бар көчемне куям. Балаларда туган телгә, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый. Ә максатка ирешү өчен  дәрес кысалары гына җитми, сыйныфтан тыш төрле чаралар аша гына ирешеп була. Безнең гимназиядә, халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар оештырыла.

Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел балалар белән сөйләшә. Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп  яшәргә тиеш. Риза Фәхреддин әйткәнчә: “Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, яхшы булачак...”  Бары тик үз һөнәреңне  яратсаң гына, эшеңә бар көчеңне биреп эшләсәң генә, син чын укытучы булачаксың. Бүгенге көндә дәресләрдә яңа технологияләр, яңа алымнар кулланып эшләгәндә генә Укытучының профессиональ стандарты, Федераль белем бирү стандарты таләпләренә ирешеп була . Бөек язучыбыз,галим һәм педагог Галимҗан Ибраһимовның сүзләре белән килешми мөмкин түгел:" Күп белүгә караганда да , аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү- мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе,иң зурысыдыр"

    

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

"Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга , белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. Китабына хөрмәте булмаган халыкның киләчәге өметле булуына мин ышанмыйм. Андый халыкның милли әдәбияты да озын гомерле була алмый.   Китап –  телнең сакчысы, китап язмышы халык язмышы белән тыгыз бәйләнгән . "    Академик Әбрар Кәлимуллин                                       

 Мөхәммәт  Мәһдиев " Без- кырык беренче ел балалары", "Фронтовиклар", "Бәхилләшү", Мәхмәт Хәсәнов "Язгы аҗаган", Гом​әр Бәширов "Туган ягым- яшел бишек", Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" ,  Аяз Гыйләҗев "Җомга көн кич белән" , Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр",  Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", Туфан Миңнуллин драмалары, Әнгам Атнабаев шигырьләре, якташ шагыйрьләрем Зәйфә Салихова, Мөнир Вафин әсәрләре.

Мой взгляд на мир

Без яшәгән дөнья серле дә, кызыклы да.  Анда яхшы кешеләр начарларына караганда күбрәк. Тормышның яхшы ягын күрә белик. Һәр нәрсәдән позитив эзлик. Дөнья матур, кеше бөек, яшәү - мәңгелек...

 

Мои достижения

2006 г.– Почетная грамота Администрации муниципального района Белебеевский район РБ за многолетний и добросовестный труд и в связи с профессиональным праздником – Днем учителя.

2013 г.- Диплом МАОУ СОШ №17 г. Белебея муниципального района Белебеевский район РБ за подготовку призеров муниципального тура олимпиады по башкирскому государственному языку.

2015г. – Благодарность Администрации МАОУ СОШ №17 г. Белебеямуниципального района Белебеевский район РБ за успехи в обучении и воспитании подрастающего поколения  по итогам 2014-2015 года.

2015 г. – Грамота МКУ Управления образования г. Белебея муниципальног орайона Белебеевский район РБ и Белебеевский городской и районный комитет профсоюза работников народного  образования  занявшую 1 место в физкультурно-оздоровительной спартакиаде «Здоровье – 2015» среди работников образования муниципального района Белебеевский район РБ по лыжам.

2015 г. – Диплом МКУ Управления образованияг. Белебея муниципалҗного района Белебеевский район РБ за помощь, ответственный подход к организации проведению муниципального этапа  Республиканского конкурса«Жемчужины  Башкортостана."

2016 г. – Диплом МКУ Управления образованияг. Белебея муниципального района Белебеевский район РБ за помощь, ответственный подход корганизации проведению муниципального   этапа Республиканского конкурса юных       сказителей «Урал батыр».

2016 г. – Грамота МКУ Управления образования г. Белебея муниципального района Белебеевский район РБ за сохранение, преумножение духовных ценностей и воспитании, обучении    подрастающего поколения.

2017 г. – Диплом за подготовку участников Международной Олимпиады Глобус.

2017 г. – Грамота МКУ Управления образования г.Белебея муниципального района Белебеевский район РБ за подготовку победителя Межрегиональной олимпиады по башкирскому языку и литературе.

2017г. – Благодарственное письмо Министерство образования РБ за творческий подход к работе с одаренными детьми, за подготовку победителя Межрегиональной олимпиады по башкирскому языку и литературе.

2018 г- Грамота МКУ Управления образования муниципального района Белебеевский район РБ за подготовку призеров муниципального этапа конкурса «Урал батыр».

2018 г.- Благодарственное письмо МКУ Управления обазования г.Белебея за подготовку обучающихся, принявших участие в муниципальном этапе республиканского Конкурса чтецов  « Тукаевские   напевы».

2019г.-Благодарственное письмо МАУК « Центральная межпоселенческая библиотека» за активное участие в научно- практической конференции« Каримовские чтения», посвященной 110-летию со дня рождения поэта-  патриота Фатиха Карима.

2019г.-Благодарственное письмо МАУК « Центральная межпоселенческая библиотека за участие в Международной акции «Наши истоки.Читаем фольклор».

2019г.- Благодарственное письмо МКУ Управления образования МР Белебеевский район РБ за активное участие в работе по сохранению родного языка.

2019г.  Благодарственное письмо МКУ Управления образования МР Белебеевский район РБ за помощь в организации и проведении муниципального этапа Республиканского конкурса- фестиваля «Тукаевские напевы»

2019 г.- Благодарность МАОУ "Татарская гимназия с отделением искусств г.Белебея" за подготовку победителей и призеров муниципального этапа республиканской олимпиады школьников по татарскому языку и литературе.

2019 г.-Благодарственное письмо ФГБОУ БГУ Стерлитамакский филиал факультет башкирской и тюркской филологии за подготовку победителя республиканского конкурса чтецов «Сүз чыгар шагыйрьләрдән  хикмәт белән».

2019г.-Благодарственное письмо МАУК «Центральная межпоселенческая библиотека» за активное участие в научно- практической конференции « Каримовские чтения», посвященной 100-летию со дня рождения народного      поэта РБ Мустая Карима.

2019г.- Благодарственное письмо МКУ Управления образования Белебевский район РБ за успешную работу с одаренными детьми и подготовку призера республиканской олимпиады школьников по татарскому языку и литературе. .2019г.- Благодарность МКУ Управления образования Белебевский район РБ за большой вклад в дело обучения и воспитания подрастающего поколения , за активное участие в работе по  сохранению родного языка.

 

 

Моё портфолио

Иренмә син, туган, туган телнең
Асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
Хәзинәңне әзер басарга!

Югары квалификацион категорияле укытучымын. Даими рәвештә белемемне үстерү өстендә эшлим. Фәнни - практик конференцияләрдә, һөнәри бәйгеләрдә катнашам. Мәктәп, шәһәр күләмендә тәҗрибәм белән уртаклашам.

Мои публикации:
Внеклассная работа
Классное руководство
Материалы для родителей
Работа с родителями
Разное
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: