Укытучыга ярдәмгә

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Предварительный просмотр:

Физкультминут “Транспор төрләре”

Бер, ике, өч, дүрт, биш -

Транпорт төрләрен саныйк (бер урында атлыйбыз)

Юлда пассажирларны йөртә

Машина, автобус, поезд (руль борган хәрәкәт ясыйлар)

Самолет күктә оча (кулларны канат кебек җилпиләр)

Кораб диңгезне коча (куллар белән йөзгән хәрәкәтләр ясау)

Логоритмика «Без – шоферлар»

Машинада барабыз (руль әйләндергән хәрәкәтләр ясыйбыз)

Педальгә без басабыз (аякларны сузабыз)

Газны күчерәбез (рычагны күчергән хәрәкәт ясыйбыз)

Еракка карыйбыз (кулны маңгайга куеп еракка карыйбыз)

«Дворниклар» тәрәзә юа (кулларны терсәктән бөгеп уңга, сулга төшерәбез)

Уңга, сулга. Чип-чиста!

Җил чәчләрне тузгыта (баш өстендә бармакларны селкетәбез)

Без – менә дигән шоферлар! (кулларның баш бармакларын өскә күтәреп күрсәтәбез)

 

 

Логоритмика “Безнең шофер”

Машинада барабыз (руль әйләндерәләр)

Тормозга да басабыз (аякны сузалар)

Еракны күзәтәбез (кулны маңгайга куеп карыйлар)

Җил чәчләрне тузгыта (баш өстендә бармакларны селкетү)

Безнең шофер булдыра! (баш бармакны өскә каратып күрсәтәбез)

Вж-ж-вж!

 

 

Физкультминут  “Шофер”

Без бит әле кечкенә (утыралар)

Тизрәк үсәсе килә (кулларны күтәрәләр)

Үсеп җиткәч әти кебек (беләкләрне күрсәтеп)

Шофер буласы килә (руль тоткан кебек кулларны боралар)

Хәрәкәтле уен “Теплоход”

Яшел причалдан кузгалып киттек (бер адым алга, куллар янда)

Артка таба чигендек (бер адым артка)

Яңадан алга киттек (бер адым алга, кулларны алга сузып теплоход тавышы астында вак-вак атлап түгәрәк буенча йөрибез)

 Уен “Самолетлар”

Уен барышы: урындыкларда кәгазь самолетлар. Тәрбияче һәр балага берәр самолет алырга куша һәм болай дип әйтә:

Моторны кабызабыз: д-д-д-д-д! Очып киттек! (Балалар самолет тавышы астында самолет тоткан кулларын югары күтәреп түгәрәк буенча йөриләр)

Таулар өстеннән очабыз: л-л-л-л-л!

Җиргә төшәбез. (Чүгәләп утыралар)

Физминутка

Тротуардан атлыйбыз (бер урында атлап тору)

Кагыйдәне саклыйбыз (бармак белән яныйбыз):

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга карыйбыз.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез



Предварительный просмотр:

Татар теле дәресләрендә ял минутлары

Ак куянкай утырган,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай,
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач
Аякларын җылыта.
Менә шулай, менә шулай,
Аякларын җылыта.
Куян һаман да туңа,
Сикергәләп тә куя.
Менә шулай, менә шулай,
Сикергәләп тә куя.
Кемдер аны куркытты,
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары - артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.


Тагын бер вариант:

Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без идән дә юабыз
Һәм керләр дә уабыз,
Тузан сөртә беләбез,
Ашарга пешерәбез.
Тиздән үсеп җитәрбез,
Шунда эшкә китәрбез.



ЯЛ МИНУТЛАРЫ

1. Оста иртән үк эшкә кереште
Эш кораллары сагынган эшне:
Сөенде ышкы: ыш-ыш-ыш-ыш!
Шатланды пычкы: тыр-рый, тыр-рый!
Очынды чүкеч: шап-шап, шап-шап!
Талпынды балта: шалт-шалт, шалт-шалт!

2. Идәндәге чебеннәр
Парлашып биеделәр.
Бии торгач ардылар:
Йончыдылар, талдылар.
Әйләнделәр, борылдылар
Як якка күз салдылар:
Күрделәр үрмәкүчне
Хушларыннан яздылар.

3. Сазлыктагы бакалар
Бик иртә уяндылар.
Бата-калка, бата-калка
Битләрен дә юдылар.
Аннан ары зарядкага
Тезелешеп бастылар:
Уңга-сулга, уңга-сулга
Алга-артка, алга-артка
Утырдылар, тордылар.
Сузылып киерелделәр,
Дәрескә тотындылар.

4. Уң кул ягыңда-уң як,
Сул кул ягыңда-сул як.
Уң як, сул як, уң як, сул як,
Истә калсын ныгырак.

5. Мин йөрим болында
Чәчәкләр күп монда.
Чәчәкләр җыям,тәкыя үрәм.
Кыңгырау чәчәк,
Бер елмаеп көл әле,
Кочагыма кер әле.

6. Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.

7. Автобуска утырдык
Сәяхәткә җыендык.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Сәяхәткә җыендык.
Барабыз урман аша,
Безгә кояш елмая.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Безгә кояш елмая.

8. Бергәләшеп без басыйк
Бик зур түгәрәк ясыйк
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.

9. Җил исә, исә-исә,
Агачларны селкетә.
Җил тына-тына, тына,
Агачлар үсә, үсә.

10. -Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү, - дип санап салам.
Чөеп - чөеп җибәрәм дә
Учыма тотып алам.
Бишне чөйдем, дүртне тоттым,
Нигә күренми берсе?
- Күрмәгәнмен җиңгә качкан,
Кара инде бу ташны.

11. Бергәләп басыйк әле
Түгәрәк ясыйк әле
Менә нинди түгәрәк!
Бик кечкенә түгәрәк.
Кулны кулга тотынып
Артка таба барабыз
Менә нинди түгәрәк!
Бигерәк зур түгәрәк!
Түгәрәктә йөрибез
Тыпыр-тыпыр биибез.

12. Аю йөри урманда.
Тәмле бал эзли анда.
Йөри торгач арый ул,
Ял итэргэ уйлый ул.

13. Куян күзен ачуы
Төпкә менеп басуы
1-2-3 утыра
1-2-3 ул тора
Алан тулы төп тә төп,
Сикерәләр дөп тә дөп
Кинәт читкә тартыла
Һәм урынына утыра.

14. Аю дускай, тор инде.
Йокың туйгандыр инде.
Әйдә, уйныйк бергәләп,
Безне куып тот инде.

15. Бергәләшеп җыйналып,
Без барабыз урманга.
Хәерле юл теләп безгә
Күктә кояш елмая.
Канатларын җилпи-җилпи
Күбәләкләр очалар
Ал, кызыл, сары, зәңгәр -
Нинди матурлар алар.
Ак каенның төпләреннән
Без гөмбәләр эзләдек.
Агач башында уйнаган
Тиеннәрне күзләдек.
Матур чәчәкләр кочып,
Гөмбәле кәрзин тотып,
Без кайтабыз урманнан.
Бераз гына арылган.
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар,
Без идән дә юабыз,
Без керләр дә уабыз,
Гөлләргә су сибәбез.
Менә шундый уңган без,
Менә шундый булган без.

16. Киек казлар очалар,
Зәңгәр күлгә төшәләр,
Рәхәтләнеп йөзәләр,
Чирәм буйлап йөриләр.
Аннан алар торалар,
Канатларын кагалар
Җилпенеп талпыналар
Бик еракка очалар.

17. Чәп-чәп, чәбәкәй,
Мин бит әле бәләкәй.
Мин-акыллы,мин-тәтәй,
Тимә миңа, кәҗәкәй.

18. Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык:
Башны иябез алга,
Ә аннары-артка.
Уңга-сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өстен сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып
Күңелле ял итәбез.

19. Мияу, мияу, пескәем,
Бигрәк матур төскәең!
Кил әле, кил яныма,
Сөт салам савытыңа.

20. Гөлчәчәкләр күренде
Һәм кояшка үрелде.
Аларга җылы кирәк,
Кояш астында рәхәт.
Җил исте...
Чәчәкләрне селкетте…
Уңга бөгелделәр, Җиргә иелделәр.
Сулга бөгелделәр,
Җиргә иелделәр.
Бар син, җил, моннан кит,
Чәчәкләргә тими үт,
Алар зур булып үссен,
Безгә шатлык китерсен.
Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык.
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык.
Сузылдык, киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам иттек.

21. Без бүген әвәлибез
Кулларыбыз бик арды.
Бераз гына ял итәбез:
Аннары төгәллибез.
Бармакларны җәябез,
Аннан ары җыябыз,
Тагын бер кат җәябез дә
Кулны ипләп куябыз.

22. Без яздык, без яздык,
Безнең бармаклар талды.
Без хәзер ял итәбез,
Аннан язып китәбез.

23. Әй, балалар, карагыз!
Тышта әнә килде кыш.
- Әйе, әйе күрәбез,
Кыш килгәнне беләбез.
- Я, балалар, сөйләгез
Ничек итеп килде кыш?
- Карлар ява көн саен,
Ялангач калды каен,
Исәләр салкын җилләр
Туңа бит борын, күзләр.
Йоклап ята аюлар,
Өсләрендә калын кар.
Кошлар оча җимлеккә,
Җим эзләргә кич-иртә.
Балыклар да тындылар,
Боз астына чумдылар.
Без урамга чыгабыз,
Таудан чана шуабыз.
Чаж-чож, чаж-чож,
Чаж-чож, чаж- чож.

24. - Әй, балалар, карагыз!
Тышта инде килде яз.
- Әйе, әйе күрәбез,
Яз килгәнне беләбез.
- Я, балалар, сөйләгез
Ничек итеп килде яз?
- Шатланышып кошлар кайта,
Алмагач чәчәк ата.
Күктә кояш җылыта,
Песи җылыда ята.
Тып-тып тамчылар тама,
Урамда сулар ага.
Көн дә яңгырлар ява,
Агачлар яфрак яра.
Без йөрибез урамда
Дуслар белән булганда.
Шатланабыз, биибез
Борчылуны белмибез.

25. Өй алдында чебиләр
Чип-чип-чип дип йөриләр
Кечкенә канатлары,
Озындыр муеннары,
Җирдән чирәм чукыйлар
Сап-сары муеннары,
Яталар да торалар -
Бар белгән уеннары.

26. Куян килгән урманнан,
Ерак диеп тормаган.
Уйный балалар белән,
Колакларын селкетә,
Сикергәләп тә китә,
Сикерәләр балалар,
Аннары кул чабалар.

27. Аю килгән урманнан,
Ерак диеп тормаган.
Уйный балалар белән,
Тәпиләрен күтәрә,
Аннан кире төшерә.
Урында биеп ала,
Ә балалар кул чаба.

28. Төлке килгән урманнан
Ерак диеп тормаган.
Уйный балалар белән,
Койрыгын да боргалый,
Әйләнгәләп тә карый.
Сөенәләр балалар,
Бергәләп кул чабалар





Предварительный просмотр:

Дөрес язу кагыйдәләре

1. Сингармонизм законына буйсынган сүзләргә түбәндәге кушымча ялгана: нечкә сузыклардан торса, нечкә кушымча, калын сузыклардан торса, калын кушымча ялгана.
2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең соңгы иҗеге ниндигә тәмамланса (нечкә булса, нечкә ...), шундый кушымча ялгана. 
Искәрмә: сүзнең язылышына түгел, әйтелешенә игътибар итегез!
3. Татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтелешле [о] һәм [ө] кушымчалары сүз башында ике хәреф белән белдереләләр. 
4. Сүз башындагы я, ю хәрефләренең [й] һәм нечкә сузык авазлар [ү], [ә] кушылмасын белдерүләрен күрсәтү өчен, бу хәрефләрдән соң килгән тартык артыннан нечкә сузык хәрефе булмаса, нечкәлек билгесе языла. 
5. Нечкә иҗек ахырында к, г хәрефләрен [ҡ], [ғ] дип уку өчен бу хәрефләрдән соң калынлык билгесе (ъ) куела.

6. Сүзнең икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла.
7. Нечкәлек билгесе (ь) татар теле сүзләрендә иҗекнең нечкәлеген белдерә.
8. Нечкәлек билгесе (ь) рус сүзләрендә тартыкның нечкәлеген белдерә.
9. Нечкәлек билгесе (ь) аеру билгесе белдерә, бу очракта ул нечкә иҗектән соң языла.
10. Калынлык билгесе буларак, ъ үзеннән алда килгән г һәм к хәрефләренең кече тел тартыклары [ғ], [ҡ]ны белдерүләрен күрсәтә.

11. ъ, ь хәрефләре я, ю, е алдыннан килгәндә, аеру билгесе ролен уйный.
12. Сүзнең бер хәрефен генә юл ахырында калдырырга ярамый.
13. Һәр аерым тема, күренеш һәм мәсьәләгә караган өзек кызыл юлдан башлана.
14. Хикәя җөмлә ахырында нокта куела.
15. Тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләләрдән соң нокта куела.

16. Инициаллар, кыскартып языла торган сүзләрдән соң нокта куела.
17. Драма әсәрләрендә персонаж исеменнән соң нокта куела.
18. Китап, мәкалә, әсәр, китаплардагы бүлек, бүлекчә исемнәреннән соң нокта куелмый.
19. Кыскартылмаларда нокта куелмый.
20. Сөйләүченең, тыңлаучыга мөрәҗәгать итеп, нәрсәне дә булса белергә теләвен аңлата торган җөмләләр ахырына сорау билгесе куела.

21. Шаккату, аптырау, икеләнү сүзсез белдерелгән очракларда, бу урынга сорау билгесе куела.
22. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә карата шөбһәләнүен, икеләнүен яки ышанмавын белдерү өчен, җәяләр эчендә сорау билгесе куела.
23. Тойгылы хикәя, тойгылы өндәү җөмләләрдән соң өндәү билгесе куела.
24. Өндәү җөмлә бигрәк тә көчле тойгы һәм интонация белән әйтелсә, ике яки өч өндәү билгесе куела.
25. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә басым ясавын белдерү өчен, җәяләр эчендә өндәү билгесе куела.

26. Өндәү җөмлә белән белдерелгән китап, мәкалә, әсәр исемнәреннән соң өндәү билгесе куела.
27. Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела.
28. Икенче тема яисә күренешкә кисәк кереп киткән очракта, кызыл юлдан башланган текст алдына күпнокта куела.
29. Башка автордан алынган өзек тулысынча китерелмәгән очракта, төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокта куела.
30. Риторик сораулардан соң сорау һәм өндәү билгесе куела.

31. Аптырау, икеләнү, шаккату сүзсез белдерелгән очракта, сорау һәм өндәү билгесе куела.
32. Сорау җөмлә әйтеп бетерелмәгән төсмер алса, җөмлә ахырында сорау билгесе һәм күпнокта куела.
33. Тойгылы җөмләгә әйтеп бетерелмәү төсмере өстәлсә, җөмлә беткәч, өндәү билгесе куела.
34. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем белән белдерелсә, ия белән хәбәр арасында сызык куела.
35. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә, алар арасында сызык куела.

36. Ия белән хәбәр исем фигыль белән белдерелсәләр, ике арага сызык куела.
37. Ия алмашлык белән белдерелеп, аңа аерым басым ясалса, хәбәр исем һәм исем ролендә килүче сүзләр белән бирелсә, алар арасына сызык куела.
38. Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә ияне көчәйтеп, 
ул көчәйткеч сүзе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.
39. 
Ул сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела.
40. Исем һoм исем ролендәге башка сүз төркемнәре белән белдерелгән хәбәргә ярдәмче фигыльләр яки 
гыйбарәт, кебек, шикелле, өчен, төсле һ.б. сүзләр өстәлеп килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.

41. Ара, вакыт, күләм чикләрен белдерә торган исемнәр арасына сызык куела.
42. Ким җөмләләрдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела.
43. Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау яки авыр төшенү куркынычы булганда, сызык теләсә кайсы җөмлә кисәге арасына куела.
44. Җыйнак һәм җәенке эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, көчле басым белән әйтелмәгәндә, җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
45. Эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, җөмләнең башка кисәкләреннән өндәү билгесе белән аерылалар.

46. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан да өтер белән аерыла.
47. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.
48. Күзаллаулы баш килеш тойгы, көчле интонация белән әйтелсә, аннан соң өндәү билгесе куела.
49. Күзаллаулы баш килеш көчле тойгы белән әйтелеп, зур пауза ясалса, аннан соң өндәү билгесе һәм күпнокта куела.
50. Тыныч тон белән әйтелгән күзаллаулы баш килештәге сүздән соң нокта куела.

51. Нинди дә булса бер предметны, төшенчәне аерып күрсәткәндә, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, күзаллаулы баш килештән соң күпнокта куела.
52. Табышмакларда кулланылган күзаллаулы баш килештән соң, традиция буенча, өтер куела.
53. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң өндәү билгесе куела.
54. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле интонация белән әйтелмәсәләр, алардан соң өтер куела.
55. Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан да өтер белән аерылалар.

56. Ымлыклардан соң, бу ымлыкның шушы җөмләдә бирелергә тиешле тәэсир көчен арттыру максатыннан, күпнокта куела ала.
57. Ымлыклар җөмлә ахырында килсәләр, алардан алда я өтер куела, я ымлыклар сүз-җөмлә булып формалашалар.
58. Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела.
59. Кереш сүзләр җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан да өтер белән аерылалар.
60. Кереш сүзләр җөмлә ахырында килсәләр, алар алдындәа өтер куела.

61. 
Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади җөмлә чигендә килсәләр, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар.
62. Керешмәләр, җөмлә ахырында, җөмлә уртасында килеп, һәр ике очракта дә җәя эченә алыналар.
63. Тыныш билгеләре белән белдерелгән керешмәләр дә җәяләр эченә алыналар.
64. Өстәлмәләр алдыннан, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, зур пауза ясалса, нокта, сорау, өндәү куела.
65. Өстәлмәләр алдыннан пауза зур булмаса, өтер кую белән чикләнергә мөмкин.

66. Раслауны яки кире кагуны белдерүче 
әйе, юк, ярый сүзләре җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
67. 
Әйе, юк, ярый сүзләре тойгы белән әйтелсәләр, сүз җөмлә булып формалашалар, алардан соң өндәү билгесе куела.
68. 
Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыклары җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылмыйлар. 
69. 
Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыкларына логик басым төшсә, алар сүз җөмлә булып формалашалар. Алардан соң өндәү билгесе куела.
70. Тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.

71. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела.
72. Тиңдәш аергычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
73. Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш билгесе куелмый.
74. Кабатланмыйча килгән 
һәм (да, дә), яисә, я, йә, яки кебек теркәгечләр тиңдәш кисәкләрне бәйләп килсәләр, алар арасында өтер куелмый.
75. 
Һәм, да/дә (та/тә), я, яки, яисә, ни, әле, әллә, тагы теркәгечләре кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләрне бәйләсәләр, алар арасында өтер куела.

76. Тиңдәш кисәкләр 
бары, тик, бары тик, тик бары кебек теркәгечләр белән бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
77. Зат алмашлыкларын аныклап килгән тиңдәш аныклагычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
78. Тиңдәш кисәкләр буйсына торган сүз тиңдәшләрнең арасына туры килгән очракта, өтер шул сүздән соң куела.
79. Үзара кискен каршылык яки сәбәп–нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган һәм теркәгечләрсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.
80. Формалары белән тиңдәш кисәкләргә охшаган, ләкин кушма хәбәр компонентларын тәшкил иткән сүзләр арасына тыныш билгесе куелмый.

81. Җөмләнең нинди дә булса бер кисәгенең мәгънәсен көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
82. Беренче кисәк I яки III заттагы берлек сан тартым белән белдерелгән исем фигыль, ә икенчесе төп формадагы исем фигыль белән бирелгән кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.
83. Барлык-юклык формаларында инфинитивлы кабатлаулар арасында сызыкча куела.
84. 
Тек (дек), икән, булгач, кадәр, хәтле, чаклы, булып кебек сүзләр белән ясалган исем кабатлаулары эчендә бернинди тыныш билгесе куелмый.
85. 
Өс(т), арт, урын, ас(т) сүзләре белән ясалган кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.

86. Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан да өтер белән аерылалар.
87. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ике нокта куела.
88. Аныклагыч та, аныкламыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкламыш ике яктан да сызык белән аерыла.
89. Аныклагычлар, тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыклыгы чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерыла.
90. Аныклагычлар, мәгънәне аңлату характерында булсалар, җәя эченә алыналар.

91. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела.
92. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.
93. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән элек тә һәм алардан соң да килсә, беренчесеннән соң – ике нокта, икенчесеннән алда сызык куела.
94. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. Газета, журнал, китап, фильм, спектакль, завод-фабрика, күмәк хуҗалык исемнәре куштырнаклар эченә алына һәм баш хәрефтән языла.
95. 
секретарь, календарь кебек алынма сүзләрнең I, II, III зат тартым кушымчалары нечкә - секретарем, календарең, ә килеш кушымчалары калын була: секретарема, календареңны.

96. 
завод, пароход, клуб, митинг кебек алынма сүзләрдә соңгы аваз саңгыраулаштырып әйтелә, шунлыктан бу сүзләргә юнәлеш, чыгыш, һәм урын-вакыт килешендә саңгырау аваздан башланган кушымчалар ялгана: заводта, пароходка, клубтан.
97. 
-ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә гадәттә нечкә кушымчалар ялгана: фамилиянең, учреждениегә, табельне.
98. 
Смоленск, Ульяновск кебек -ск авазларына беткән сүзләргә килеш кушымчалары алдыннан и өстәлә: Смоленскидан, Ульяновскида.
99. 
җәй, туй, ай кебек сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, [й]+[ы], [й]+[э] авазлары е хәрефе белән бирелә: җәе, туе, ае.
100. 
Кап, тарак, йөрәк кебек сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, сүз азагында килгән [п] һәм [к], [ҡ] авзлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар: кабы, тарагы.

101. Дифтонгка беткән сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, дифтонгның соңгы [у] һәм [ү] авазы 
в хәрефе белән бирелә: боравы, тавы, үлчәве.
102. 
-ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә тартым кушымчаларының нечкә төрләре ялгана. Сүз ахырында ь төшеп кала: моделе, предприятиебез, линиясе.
103. 
Металл, кристалл кебек ике л га беткән сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, бер л төшеп кала: металы, кристалы.
104. 
-лык/-лек исем ясагыч кушымчалары борын авазына беткән сүзләргә шул көенчә ялгана: печәнлек, утынлык, салкынлык.
105. Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан 
[ы], [э] авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми: тар-рак, киң-рәк.

106. Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сыйфатларның бер-ике авазы кыскара: 
яшел - яшькелт, сары - саргылт.
107. Унбердән алып унтугызга кадәр саннар (кушма саннар) кушылып языла.
108. Тезмә саннар аерым языла. Тезмә сан составындагы кушма сан үз кагыйдәсе буенча языла.
109. Чама саны кушымчалары 
-лап/-ләп, -лаган/-ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм шулай әйтелә дә: унлап, унлаган.
110. гарәп цифрлары тәртип саны кушымчасыннан бераз аерылыбрак языла: 
5 нче сыйныф, 11 нче трамвай.

111. Рим цифрларыннан соң кушымчалар ялганмый: 
XIХ гасыр, I том.
112. Вакыт чиген күрсәткән саннар сызык аша языла: 
Г.Исхакый 1878 - 1954 елларда яшәгән.
113. Параграф һәм бүлекләрнең тәртибе саннар белән түбәндәгечә күрсәтелә: 
§12 - уникенче параграф, IV бүлек - дүртенче бүлек, 15 нче бүлек - унбишенче бүлек.
114. Матур әдәбият әсәрләрендә даталардан башка саннар, кагыйдә буларак, сүз белән языла.
115. Инфинитив фигыльдә кушымча язылышы икеләнү тудырган очракларда күбесенчә -арга/-әргә кушымчасы ялгана.

116. Артыклык дәрәҗәсе ясый торган 
өр-, чем-, ямь-, кып-, күм- кебек кисәкчәләр сызыкча аша языла.
117. 
Иң, нәкъ, җете, тома, шыр, үтә, әле, әллә, инде, хәтта, соң кисәкчәләре аерым языла.
118. 
Һич кисәкчәсе, юклык алмашлыгы ясаганда, сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр янында аерым языла: һичнинди, һич белмәгән.
119. 
ган/генә, кына/кенә, ук/үк, да/дә, та/тә, ла/лә, ләбаса/лабаса, бит, ич, түгел кисәкчәләре һәрвакыт аерым языла.
120. 
-мы/-ме, -мыни/-мени, -дыр/-дер, -тыр/-тер, -чы/-че, -сана/-сәнә кисәкчәләре кушылып языла.



Предварительный просмотр:

 C:\Users\Elvert\Desktop\1657914.jpg  Мәкаль- сүзнең җилеге

Мәкальләр — сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре. Кыска һәм тирән мәгънәле булганга, мәкальләрне халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик таралган.Моннан ике мең ярым ел элек Аристотельнең мәкальләрне үзеннән күп мең еллар борынгы философларның әсәрләреннән калма өзекләр булып, шулар грекларга килеп җиткәннәр.

 Әгәр мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде. Бу фәлсәфә-хикмәт әсәрләре борынгы халыклар белән бергә югалган булыр иде дип әйткән сүзләрендә дә мәкальләргә карата иң борынгы халык хикмәте дигән караш ята…Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә, киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып тора. «Мәкаль» сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе — тиешле урынында әйтелгән сүз. Төрки халыкларның кайберләре аны борынгылар сүзе, кайберләре — аталар сүзе, картлар сүзе дип атыйлар, чувашларда ваттисем калани — картлардан калган сүз дип йөртәләр.

Эчтәлек:

Мәкальләр. Кеше һәм табигать.

 

Ай яктысы,нихәтле генә якты булса да,кояшныкына җитә алмый.

Кояш барына да бертигез карый.

Тауга менүе кыен,төшүе ансат.

Йөзә белмәгән-суга китәр.

Яшел төс-яз күрке,сары төс-көз күрке,ал да гөл-җәй күрке,ак төс-кыш күрке.

Әйберне тану-файдасын табу.

Кыш-үги ана,яз-үз ана.

Көзге көн ул бала кебек:әле көлә,әле елый.

Агач утырткан ага булган.

Ялгыз агач җилдә тиз сына.

Яшь каенга терәлеп,карт каен кырык ел яшәгән.

Арыслан,бауда торса да,эт булмас,арыслан булыр.

Бүре,сарык туны кисә дә,бүре булыр.

Ат эшли,сыер ашый.

Акыллы эт юкка тешләми.

Читлек,алтын булса да,читлек булыр.

Елан белән дус булсаң агуланырсың.             Дуслык турында тәрбия сәгате

Кырмыска оясына таяк төртмә.

Дөнья-йозак,ачкычы-белем.

Белемне алу суганнан ачы,азагы балдан татлы.

 

Мәкальләр. Әдәп.

 

Балык сусыз торалмый,кеше дуссыз торалмый.

Дуслык ашаганда беленми,эшләгәндә беленә.

Үзеңнән яман белән дус булма.

Авыр эш калгач ашата.

Сөт бирмәгән сыерны иткә суялар,эш белмәгән кешене эштән куалар.

Булыр адәм ун яшендә баш булыр,булмас адәм кырыкка җитсә дә яшь булыр.

Тырыш бала-эх,яхшы;ялкау бала-фу,шакшы.

Уеныңны кайда уйнасаң, елавың шунда булсын.

Кунак ишегеңне ачса,син йөзеңне ач.

Кунаклы йорт-хөрмәтле йорт.

Башны-салкында,корсакны-ачлыкта,аякны җылыда сакла.

Акыллы кеше башка кешенең хатасыннан гыйбрәт ала.

Акыллы-эше белән,ахмак-сүзе белән.

Залим кеше рәхәт күрми.

Явызлыкка өйрәткән кешедән ерак тор.

Яманга барма,яхшыдан калма.

Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.

Зурлар сүзен тыңламаган зур бәлагә тарыр.

 

Мәкальләр. Тел. Сүз.

 

Алтыда белгән туган телең алтмышта онытылмас.

Татлы тел тимер капканы ачар.

Тел дөньяның читенә барырга да юл таба.

Теле барлар халык булган,теле юклар балык булган.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Усал тел кыш кебек,яхшы тел яз кебек.

Аз сүз белән күпне әйт.

Аталар сүзе-акылның үзе.

Мәкаль җыймыйм-акыл җыям.

Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.

Шигырьнең аз сүзендә күп мәгънә булыр.

Җырны берәү шатлыктан,берәү кайгыдан җырлый.

Укымаган бер телле,укыган ике телле.

Мәкаль-күңел ачкычы,табышмак-зиһен ачкычы.

 

Мәкальләр. Кул.

 

а) Кул һәм эш.

  1. Ак кул –кеше хезмәтен сөяр.
  2. Бакма тышына, бак кулыннан килер эшенә.
  3. Бер эшкә кул куйсаң, шуңа башың бәйләнә.
  4. Буена карама,кулына кара.
  5. Буй эшләми, кул эшли.
  6. Ике кулың ни эшләсә, ике иңең шуны күтәрер.
  7. Ир мактаныр,кул эшләр.
  8. Кешенең кулы башын бәйли.
  9. Кулны алла биргән,бауны үзең иш
  10. Кул тотынса,эш карышмый.
  11. Кулыңда эшең булса,эч пошарга вакыт юк.
  12. Кулың кайда булса,башың шунда.

13.Кулыңны сузмасаң,сәндерәдән дә ала алмассың.

14.Күз карар,кул эшләр.

15.Күз-куркак,кул — батыр.

16.Күңел-куркак,кул — батыр.

17.Күңелең курыкса,кулыңа таян.

18.Эш беләктә түгел,йөрәктә.

19.Җаның тынса кулың тынмый,  кулың тынса җаның тынмый.

б) Кул һәм корал.

20.Бармак белән икмәк кисмиләр.

21.Бармак белән каткан җирне казып булмый.

22.Белмәсәң,коралга тимә.

23.Ир мактаныр,корал эшләр.

24.Корал белән уйнаганчы,атаңның башы белән уйна.

25.Коралда кырык кешенең көче бар.

26.Корал иясенә дә дошман.

27.Корал кемнеке-заман шуныкы.

28.Корал-коралдан өстен.

29.Корал коралны ясый, коралны оста ясый.

30.Кораллы кул-ут кул, коралсыз кул-юк кул.

31.Кораллының кулы уйный.

32.Кораллының һөнәре бар, һөнәрсезнең ачка үләре бар.

33.Коралны аша атлама.

34.Коралсыз кое казылмый.

35.Коралсыз кул-җансыз буй.

36.Коралсыз кул-буш кул,  буш кул-юк кул.

37.Коралсыз кул-сапсыз сәнәк.

38.Коралсызның кулы ике, кораллының-унике.

39.Коралсыз оста булмас, тезгенсез нукта булмас.

40.Коралын тапкан-таш кискән, әмәлен тапкан –су кичкән.

41.Коралы үтмәснең эше бетмәс, Тапканы тамагына җитмәс.

42.Корал эшләр,кул мактаныр.

43.Корал юктан корык та корал.

44.Корал әмәлсез булмый, Әмәл гамәлсез булмый.

45.Коры кул белән корган агачны да егып булмый.

46.Коры кулга-корал яу.

47.Коры кул димә,корган кул диген.

48.Коры кулны эт талар.

49.Кул эшләми,сол эшли; Сол эшләми,корал эшли.

50.Кул коралы бармак, Бармак башы тырнак,Тырнак башы уймак,Аны да оста тапкан уйлап.

51.Көч-белемдә,белем-коралда.

52.Көч белемсез булмый, Белем коралсыз булмый.

53.Энә белән кое казып булмый.

54Эш анасы-корал.

55.Эшнең башы -корал.

56.Әдәмнең әдәме бар, Әдәм тапмас әмәле бар,Башында гоманы бар,Кулында коралы бар.

57.Һәр эшнең үз коралы бар.

 

Хезмәт һәм аның даны.

 

а) Хезмәт

58.Агач  җимеше белән, Адәм эше белән.

59.Агачның җимешен кара, Кешенең эшен кара.

60.Авызындагы тешенә бакма, кулындагы эшенә бак.

61.Ат тешеннән билгеле, Егет эшеннән (билгеле).

62.Бер эшнең ахыры-икенчесенең башы.

63.Бүренең көче тешендә, Кешенең көче эшендә.

64.Егетнең төсен әйтмә,эшен әйт.

65.Илнең эше ир муенында, Ирнең эше ил муенында.

66.Карама тешенә, кара эшенә.

67.Карама түшенә,кара эшенә.

68.Карама  яшенә,кара эшенә.

69.Кеше асыл,кеше асыл; Асылында эше асыл.

70.Кешенең асылы эштә беленер.

71.Кошның матурлыгы төсенә карап; Кешенең матурлыгы эшенә карап.

72.Көчең булса эшкә җик, Эшкә җикмәсәң,кадалып кит.

73.Күрдем хәзер: эшкә һич нәрсә тиң түгел; Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел.

74.Мең ел яшәрдәй кәсеп ит.

75.Сабанны ат тартыр, Кешене эш тартыр.

76.Сыер-сөте белән, Кеше-эше белән.

77.Тышына бакма,эченә бак, Күздән яшерен эшенә бак.

78.Төс белән түгел,эш белән.

79.Хезмәт итә белмәгән хуҗалык итә белмәс.

80.Хезмәтнең тире ачы,җимеше татлы.

81.Хезмәтнең яңгыры-тир,алмасы-алтын.

82.Хезмәт төбе-хәзинә.

83.Хезмәтсез тапкан мал исәпсез китә.

84.Эшләгәнгә көн җитми.

85.Эшләгәнгә эш түзмәс.

86.Эшләгән- ирешер.

87.Эшләгән узар, Эшләмәгән тузар.

88.Эшләгән узар, Тик йөргән азар.

89.Эшләгән үлмәс, Эшләмәгән көн күрмәс.

90.Эшләмәгән иренен  тешләгән.

91.Эшләмәсә,мич тә салкын була.

92.Эшләсәң тир түгеп,алырсың мул итеп.

93.Эшләсәң,эш карышмый.

94.Эштә бөкре булганчы,сыртта-талау.

95.Эш эшләгән интекмәс, Эшләмәгән көн итмәс.

96.Эш эшләми уңыш килми.

97.Эш эшне тартыр.

98.Әдәм эштә сыналыр.

б) Хезмәтнең хөрмәтле булуы.

99.Бездә хезмәт-вөҗдан эше, Бездә хезмәт-дан эше.

100.Данның төбе-хөрмәт, Хөрмәтнең төбе-хезмәт.

101.Ир куанычы-хезмәт.

102.Иң мөкатдәс нәрсә-эш.

103.Хатын белән хезмәт-Табылыр эзләп.

104.Хезмәте барның хөрмәте бар.

105.Хезмәт итсәң хөрмәт күрерсең.

106.Чин-чиновник хур булды, Эшнең даны зур булды.

107.Хезмәт иясе-хөрмәт иясе.

108.Эш батыры-ил батыры.

109.Эшенә күрә даны.

110.Эше юкның кадере юк, Кадере юкның кабере юк.

111.Эш күрсәткән ирне ил онытмас.

112.Эшләгәндә эш кирәк, Эшләмәгәндә ник кирәк?

113.Эшнең кадерен белгән җирдә эшләү яхшы.

114.Һәркемнән сәләтенчә, Һәркемгә хезмәтенчә.

115.Һәркемнән сәләтенчә, Һәркемгә хаҗәтенчә.

 

 Эшне алдан уйлау ,тәвәкәлләү һәм очлап чыгу.

 

а)  Ният

116.Ният-гамәлдән артык.

117.Ниятең дөрес булсын.

118.Ният нияткә җиткерә

119.Ниятең-юлдашың.

120.Ният-ярты гамәл.

121.Ниятең-үз муеныңда бөятең.

122.Ниятсез эш-бөятсез камыт.

123.Эшнең башы-ният.

б)Эшне алдан уйлау,план һәм киңәш кору.

124.Алдан уйламыйча алынма Алындыңмы-абынма.

125.Алдан уйламыйча керешмә.

126.Алдын-артын карап эш ит.

127.Алдын бер уйла,артын биш уйла.

128.Акыллы уйлап торганчы, Тинтәк эшен бетерер.

129.Баш белән эшләгәнче,кул белән  эшләү җиңелрәк.

130.Башың эшләмәсә,аягыңа авырлык.

131.Башың эшләмәсә,аягыңа хезмәт күп булыр.

132.Ике уйла,бер эшлә.

133.Икәү булсаң,береңә киңәш.

134.Исле кеше уйламый эш итмәс.

135.Иртәгәге эшеңне бүген уйлап куй.

136.Кеше акылын ишет, Үз акылың белән эш ит.

137.Кешегә киңәш ит,үзеңнекен эшлә.

138.Кешенекен тыңла,үзеңнекен тот.

139.Кешенең күплеге эшкә ярар,мәслихәткә ярамас.

140.Киңәшле эш таркалмас.

141.Киңәшле  эш тау ярыр.

142.Киңәшсез эш кичкә җитмәс.

143.Киңәшсез эш үкенеч китерер.

144.Киңәш-эшнең орлыгы.

145.Кулың белән башлаганчы,башың белән уйла.



Предварительный просмотр:

Тема. Исемең матур, кемнәр куйган...

Максат.         Укучыларга татар исемнәре, аларның мәгънәсе, исем кушу йоласы турында мәгълүмат бирү; татар исемнәренә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү; исемнәргә багышланган халык җырлары, шигырьләре, мәкальләре аша исемнәрнең матурлыгын тоя белергә  өйрәтү; балаларда гореф-гадәтләргә, гаилә традицияләренә, ядкарьләренә кызыксыну уяту.

Җиһазлау.  Китаплар күргәзмәсе, “Толковый словарь русского языка”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, магнитофон, плакат, слайдлар, карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Кереш өлеш. 

Укытучы. Дәресебезне табышмак әйтүдән башлыйк. Җавабыбыз- бүген сөйләшәчәк темабыз булыр. Игътибар белән тыңлыйк.  

       Төшсә суга, батмыйдыр,

       Ут кабынса, янмыйдыр.

       Күмсәң җиргә, чермидер,

       Беләсезме, ул нидер?

- Әйе, табышмакның җавабы-кешенең исеме. Бүгенге дәреснең темасы да шуңа багышлана һәм “Исемең матур, кемнәр куйган?” дип атала.

 Дөньяда һәр нәрсәгә исем-атама бирелгән. Кешеләр, кош-кортлар, хайваннар, шәһәр һәм авыллар, таулар һәм күлләр, диңгезләр һәм океаннар... Бер сүз белән әйткәндә, безнең әйләнә-тирәбездәге барлык нәрсәләрнең исемнәре бар.

- Исемнәрне нинди зур ике   төркемгә бүлеп өйрәндек? (уртаклык һәм ялгызлык)

- Уртаклык исемнәр дип нинди исемнәр атала? (бер төрдән булган әйберләрнең барысы өчен дә уртак, гомуми атамасы)

- Ялгызлык исемнәргә нинди билгеләмә бирәбез? (бер төрдән булган әйберләрнең берсе өчен генә бирелгән атама)

II . Төп өлеш.

     1.    Укытучы. Слайдка карагыз да шушы сүзгә билгеләмәне сүзлекләрдән эзләп табыгыз әле.  (слайд).

Ономастика - барлык төр ялгызлык исемнәренең килеп чыгышын, үсешен, ясалыш һәм кулла-нылыш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармак (грекча “Исем кушу сәнгате” мәгънәсендәге сүздән)

- Ономастика  түбәндәге тармакларны үз эченә ала (слайд).

(топонимика,этнонимика, космонимика, теонимика, зоонимика, антропонимика)

- Ә хәзер антропонимикага аңлатманы эзләп табыгыз (слайд).

Антропонимика - исем, ата исеме (отчество), фамилия, кушамат, псевдоним категорияләренең килеп чыгышын, төзелеш һәм кулланылыш үзен-чәлекләрен, үсеш-үзгәреш законча-лыкларын өйрәнә торган бүлек

(грекча антропос – “кеше” һәм онома – “исем” сүзләреннән)

-Кеше исемнәрен өйрәнә торган галимнәр дә бар. Шуларның берсе – Гомәр Саттаров (китаплары белән таныштыру).

- Һәрбер халыкта кеше исемнәренең кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, кушылу йолалары бар.Татар теле – бөтен дөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай тел.

        Халкыбыз элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, җиңел һәм анык әйтелешле исем бирергә тырышкан. “ Сәрвиназ”  исеме шундыйлардан. Әйдәгез, шул исем белән аталучы җыр тыңлап китик әле (җыр тыңлау). Бу исем нинди мәгънәгә ия, әйтә аласызмы?

- Укучылар, сез кеше исемнәре кергән нинди җырлар беләсез? (малайлар кызлар исеме, кызлар малайлар исеме белән)

- Әйе, сез санап киткән исемнәр – телебезнең кыйммәтле хәзинәсе, безнең милли йөзебез, тарихыбыз, бүгенгебез, киләчәгебез. Менә мин дә сезгә үз исемнәрегезнең нәрсә белдерүен, аны сезгә кем кушкан икәнлеген, ни өчен шундый исем сайлаганнарын-бер сүз белән әйткәндә, сезгә исем кушу тарихын әти-әниләрегездән сорап, белеп килергә кушкан идем. Әйдәгез сүзне сезгә бирик.

     2.  Укучыларның исемнәренең мәгънәләрен, ни өчен әти-әниләренең ул исемне кушуларын ачыклау.  

           Ришат –

Алинә -

Айназ –

Румия –

Илфәр –

Алия –

Айбулат –

Гөлүсә -

          Айнур -

  •            - Чыннан да, әти-әниләрегез исем кушканда сезнең матур, нурлы йөзле, изге күңелле, бәхетле, озын гомерле булуыгызны теләгән. “Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы яки китап акылы чагылсын”, -дигән язучы Р. Гамзатов (слайд). Чыннан да, ир-ат исемнәре батырлык, кыюлык сүзләренә тиңдәш булса, хатын-кыз исемнәре матурлык, гүзәллек, сафлык сүзләрен аңлата.

   3.  Ш.Бабич “Исемнәр бакчасында”

-   Татар-башкорт шагыйре Ш.Бабич кеше исемнәрен гаҗәеп бер бакча белән чагыштыра. Ул үзенең бер шигырен “Исемнәр бакчасында” дип атаган. Шигырьне укып китик әле.

- Ш.Бабичны хатын-кызлардагы нинди сыйфатлар илһамландырды икән? (уңганлык, әдәплелек, чибәрлек, сабырлык һ.б.) Әйе, шундый булдыклы кызларга гына багышлап җырлар языла, әдәби әсәрләр иҗат ителә.

    4. Исемнәрнең барлыкка килү юллары.

- Уйламыйча, теләсә ничек исем кушу белән баланың язмышына гына түгел, аның нәселенә, милләтенә һәм бөтен кешелек дөньясына куркыныч яный. Шуңа күрә исем кушканда ата-ана уйлап, мәгънәле, анык әйтелешле, матур исем кушарга тиеш. Әйдәгез, бүгенге кайбер исемнәргә күзәтү ясап, нинди исемнәр кушылуын карап китик.

1) Бүгенге көндә исемнәр урынына кыскартылма сүзләр барлыкка килде.

Вил (Владимир Ильич Ленин)

Ленар (Ленин армиясе)

Рево, Люция – революция

2) Катнаш никахлар нәтиҗәсендә

Селедченко -  Тимофей

                         Миңсылу

Ахметвалиев -  Альбина

                          Ленар

3) Европадан килеп кергән исемнәр:

Фердинат – сугыш вакытында нимес фашистларының безгә каршы кулланган үзйөрешле туплары. Әгәр ата-ана аның мәгънәсен белсә, бу исемне малаена кушмас иде.

4) Соңгы елларда модага кергән чит исемнәр күп, чөнки алар матур яңгырыйлар.

Лилия – төнбоек,

Динар, Динара – акча берәмлеге һ.б.

5) Атаклы кешеләр хөрмәтенә исем кушу очраклары.

Мәсәлән, Туфан Миңнуллинга әтисе исемен Хәсән Туфанны бик хөрмәт иткәнгә кушкан.

Ф.Яруллин –Фәнис

И.Шакиров - Илһам

Г.Әпсәләмов “Газинур” – Газинур

И.Юзеев “Таныш моңнар” – Резедә һ.б.

6) Бер генә хәреф үзгәртеп, кешенең үзенә генә хас исем ясап җибәрү.

Рамил – Ранил,

Рәфис – Рәмис – Рәнис – Рәдис,

Илүзә - Илүсә һ.б.

    5. Ялгызлык һәм уртаклык исемдәге аваздашлык. 

Телдә ялгызлык исемнәре белән уртаклык исемнәре арасында бер-берсенә даими йогынты ясалып тора. Мондый күренеш телебезнең сүзлек составын баетуга хезмәт итә. Табигатьтәге, тормыштагы күркәм күренешләрне белдерүче атамалар да кеше исемнәре буларак күптәннән кулланыла: Азат, Ирек, Миләүшә, Нур, Сөмбел, Чәчкә. Газиз, Гадел, Зифа, Камил, Гали һ.б. (слайд).

Әйдә уйнарга, Аяз,

Бүген көн матур, аяз.

Минем иптәшем Гүзәл

Эшкә уңган һәм гүзәл.

Вак-вак атлап кырга бара

Исемнәре Илсөяр.

Илсөяр ул илгә гашыйк,

Җир сөйгәнне ил сөяр.

6. Ял минуты. “5 адымга 5 исем” уены- адым саен    И хәрефенә башланган берәр малай исемен әйтеп 5 адым атларга –кызлар.

 “Чәчәк исемнәре” уены-бирелгән чәчәкләргә  чәчәк исемнәрен аңлаткан кыз исемнәрен уйлап  язарга – малайлар.

    7. М.Хөсәен “Мин Җәмилә түгел...”(шигырьне уку)

- Шигырьдә исемнәргә бәйле нинди проблема күтәрелә?

- Исемнәрне бозып, кыскартып, русчалаштырып әйтү турында сүз бара. Мондый очраклар тормышта да еш очрый. Исемне хөрмәт итмәү – халыкны хөрмәт итмәү ул (слайд).

   8. Мәкальнең ахырын тап (карточкалар белән эш).

Исемсез кеше – ....              канатсыз кош

  • Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
  • Канатсыз кош оча алмый, ул бәхетсез. Исемсез кешегә дә яшәү читен булыр иде. Ул да бәхетсез булыр иде.

Исем кешене бизәми, ...          кеше исемне бизи.

  • Исемне ничек бизәп була?
  • Исемне яхшы эшләр, әдәпле, шәфкатьле, якты йөзле, тәмле телле булуың белән бизәп була. Исемең бик матур булып та ул кешенең тәртибе бик начар икән, ул кеше инде һәркемгә дә ямьсез булып күренәчәк.
  • Исемнәрен матур эшләре белән мәңгеләштергән нинди кешеләрне беләсез? (җаваплар тыңлана) 
  • Алар безнең арабызда да, авылыбызда да бар. Алар көн саен бик иртә торып фермада эшләүче абый-апаларыбыз, әти-әниләребез,басуларда тир түгеп эшләүче хөрмәтле игенчеләр.Безнең мәктәбебездә дә бар андый укучылар.Алар уку алдынгылары-олимпиадаларда, спорт уенарында, үзэшчән сәнгатьтә катнашып, призлы урыннар алып мәктәбебезнең данын яклаучылар.  

Кеше дигән исем  ...                                 кешегә лаек.

Яхшының үзе үлсә дә,  ...                          исеме калыр

Яңа чагында киемеңне сакла, ...

                                                                   Яшь чагында исемеңне сакла

    9. ”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы”

Бүлекләр:

1. Гражданнарның ТРсы дәүләт телләрен һәм ТРда башка телләрне куллану хокуклары;

2. ТРсы учреждение һәм оешмалар эшчәнлегендә дәүләт телләрен һәм башка телләрне куллану;

3. Географик атамалар, язмалар, юл күрсәткечләре теле

4. ТРның халыкара һәм тышкы икътисади багланышларын гамәлгә ашырганда ТРсы дәүләт телләрен куллану;

5. ТРсы дәүләт телләре һәм ТРында башка телләр турында ТРсы законнарын бозган өчен җаваплылык.

     2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы

Максаты:

ТР дәүләт телләре буларак, татар һәм рус телләренең тигез хокуклыгына ирешү өчен шартлар тудыру;

        Татар телен, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү;

        Рус телен, ТР дәүләт теле буларак, саклау һәм үстерү;

ТР да яшәүче башка халык вәкилләренең телләрен саклауда һәм үстерүдә ярдәм итү;

- Минем сезне шушы Законнан бүгенге дәрес белән бәйле бер статья белән таныштырып үтәсем килә:

14 статья:  “Татарстан Республикасында гражданның шәхесен яисә аның турында белешмәләрне таныклаучы рәсми документлар татар һәм рус телләрендә исем кушуның гамәлдәге кагыйдәләрен һәм гореф-гадәтләрне исәпкә алып тутырыла” (слайд)

      10. Исем кушу йоласы.

- Дөнья бик матур. Анда минут саен, сәгать саен әллә нинди вакыйгалар булып тора. Шулар арасында иң шатлыклысы – бала туу, гаиләгә бәхет өстәлү мизгеле... Ул исем эзләү, исем кушу йоласына барып тоташа. Мондый йолалар безнең якларда ничек башкарыла? (йола  турында сөйләү)

1 укучы. Йолаларның иң кирәклесе – исем туе. Исем туе 3, яисә 40 көннән соң үткәрелгән. Исем туена туганнар, дуслар, күршеләр, килә. Мулла чакырыла. Мулла янына мендәргә яткырылган баланы китерәләр. Баланың башын кыйблага каратып яткыралар. Мулла азан әйтеп һәр колагына өчәр мәртәбә баланың исемен әйтә. Фәлән углы яки фәлән кызы дип исем кушыла. "Я, Раббым!  Бу бала ислам динен куәтләүче, ата-анасына миһербанлы, игелекле, шәфкатьле, тәүфикълы зөррият булсын иде. Ата-аналарына тигезлек, саулык белән үстерегә насыйп итсәң иде" – дип дога укыла. Бүләк һәм хәер таратыла.

2 укучы. Исем кушуны мәҗлесләр итеп тә үткәрәләр, җиде көн эчендә бала исемле булырга тиеш. Алайса аңа шайтан исем куша да, аннан соң бала шул исем белән саташып йөри, диләр. Балага исем сайлауда әти-әни төп рольне үти,  чөнки бала аларныкы. Кайвакыт  олы кешеләр, шул исемне кушыйк әле дип әйтәләр, балалары тыңлыйлар. Әнине, баланы  больнистан алып кайткан көнне үк, бала исемсез йөрмәсен өчен, әле мәҗлесләр үткәрергә өлгереп булмый, кунак өстәле әзерләп, мулланы чакырып, тиз генә исем кычкырталар. Ул мәҗлесләргә Коръән укучы, якын туганнар чакырыла, күршеләрне дә чакырырга кирәк. Алар бәби күчтәнәчләре, бәбигә кечкенә киемнәр кыстырып киләләр.Бу бәби чәе дип атала. Ә соңрак бәби туе  үткәрәләр, анысына  да бүләк һәм күчтәнәчләр күтәреп киләләр.

- Безнең авылда ничә бала туды, исемнәрен беләсезме?

Фәтхуллина Зәлия

Җәләлиев Данияр

Мөхәммәтҗанова Алсу

Сафин Ислам

Гильманов Илхан

Шигабетдинова Рәмилә

Муллахметова Илвина

Фатхуллин

- Дин әһелләре исем кушканда мәгънәсенә, яңгырашына карап куярга тиешләр.

III. Йомгаклау.

-  Бала туды, исем дә кушылды. Шул исем белән ул тормыш юлыннан атлый. Ә тормыш юллары бик катлаулы. Әйтегез әле, тормышта безгә ничек яшәргә кирәк?

-исемеңә тап төшермичә, намус белән хезмәт итеп яшәргә;

-исемеңне һәм үзеңне башкалар да хөрмәт итәрлек булсын;

-киләчәктә үз балаларыбызга исем сайлаганда аны милли исемнәр арасыннан эзләргә, мәгънәсенә, әйтелешенә, яңгырашына игътибарлы булырга кирәк.

-Укучылар, исемнәрегез матур сезнең. Күңелләрегез, башкарган эшләрегез, киләчәгегез дә матур булсын! Сезнең барыгызга да яхшы ат-исем белән яшәргә насыйп булсын! Бу дәресне Гомәр Саттаровның шигыре белән тәмамлыйсым килә: (слайд)

                    Гамәлең булса, күркәм зат,

                Тарихка керә исем-ат –

                Исемен асыл итә алган,

                Чал тарихка китә алган.

                Бу дөньяда шул нәрсәне,

                И кешеләр, булдыралыйк,

                Тарихта урын алырлык

                     Яхшы исем калдыралыйк. 

 



Предварительный просмотр:

Сан темасын кабатлау

1. Сан нинди сорауларга җавап бирә? 
а) кем? нәрсә? 
б) нинди? 
в) ничә? күпме? 
г) нишли? нишләде? 

2. Сан белән ачыкланган исем: 
а) сыйфатланмыш дип атала; 
б) саналмыш дип атала; 
в) берничек тә аталмый; 
г) аныкламыш дип атала. 

3. Ясалышы ягыннан саннар: 
а) кыскартылма була; 
б) тамыр гына була; 
в) тамыр, кушымча, тезмә, парлы була. 

4. Мәгънәләренә карап саннарны ничә төркемгә бүләләр? 
а) 4; 
б) 3; 
в) 5; 
г) 2. 
5. Рус телендә нинди саннар юк? 
а) микъдар саны, тәртип саны; 
б) бүлем саны, чама саны; 
в) җыю саны, тәртип саны; 
г) микъдар саны, җыю саны. 

6. “ Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис” мәкалендә җиде, бер саны: 
а) җыю саны; 
б) микъдар саны; 
в) тәртип саны; 
г) өлеш саны. 

7. “ Бер кыюны мең куркак та алыштыра алмый” мәкалендә бер, мең саннары: 
а) ия; 
б) аергыч; 
в) хәбәр; 
г) тәмамлык. 

8. Саннар җөмләдә ничә төрле җөмлә кисәге булып килә? 
а) бер төрле; 
б) ике төрле; 
в) күп төрле; 
г) биш төрле. 

9. Җыю саннарын әйтегез: 
а) борау, сорау; 
б) тау, бау; 
в) алтау, җидәү; 
г) җыю саннары юк. 

10. Кайсы җөмләдә бүлем саны бар? 
а) иртәгә Ильдус күлдә йөзәр; 
б) ул ел саен йөзәр төп помидор утырта; 
в) бер чокырда мең чокыр; 
г) йөзү ярышында унбиш кеше катнашты. 



Предварительный просмотр:

Рәвеш темасын кабатлау


1. Рәвеш нәрсә белдерә? 

а) предметның билгесен; 
б) эш-хәрәкәтне; 
в) эш яки хәлнең билгесен белдерә; 
г) предметның санын. 

2.Парлы рәвешләрне тап. 
а) көн, төн; 
б) көн-төн, иртә-кич; 
в) бүген, быел; 
г) ул елны, әллә нигә бер; 

3.Кушма рәвешләрне тап. 
а) бу көнне, бу елны; 
б) бүген, быел; 
в) алай-болай, укый-укый; 
г) чиста, яхшы. 

4. Рәвешнең дәрәҗәләре нигә төрле була? 
а) 1; 
б) 4; 
в) 3; 
г) булмый. 

5.Охшату-чагыштыру рәвешләрен табыгыз. 
а) иртәгә, яңа гына; 
б) русча, сөйләшкәнчә, улыдай; 
в) акча, салкынча 

6. Вакыт рәвешләрен билгеләгез. 
а) бүген, кичен, иртәгә; 
б) дүшәмбе, чәршәмбе; 
в) җәй, көз, кыш; 
г) сентябрьдә, җомга көнне. 

7. Күләм-чара рәвешләрен табыгыз. 
а) күп, җиңелчә; 
б) җәен, кышын; 
в) тиз, акрын; 
г) җәй, кыш. 

8. Урын рәвешләре: 
а) эш яки хәлнең макстаын белдерә; 
б) эш яки хәлнең үтәлү урынын һәм юнәлешен белдерә; 
в) эшнең үтәлү вакытын белдерә; 
г) эшнең үтәлү рәвешен белдерә. 

9. Сәбәп-максат рәвешләрен билгеләгез. 
а) юкка, юри, тиккә; 
б) юка, калын, нечкә; 
в) еракка, алга; 
г) сәбәп-максат рәвешләре юк. 

10.“ Әнкәм бүген матур бер төш күргән” (И.Юзеев) җөмләсендә бүген рәвеше нинди җөмлә кисәге булып килгән? 
а) аергыч; 
б) хәл; 
в) тәмамлык; 
г) ия. 



Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә өй эше бирү тәҗрибәсеннән

   Өй эше бирү дәрес  төзелешендә әһәмиятле урын алып тора. Өй эше – дәрестәге эшнең дәвамы ул. Укучылар дәрестә өйрәнгән матетериалны өйдә тагын искә төшерәләр, аны мөстәкыйль күнегүләр юлы белән ныгыталар, киңәйтәләр.

  Өйгә эш бирүдә укытучы төп рольне уйный. Өй эше методик яктан дөрес уйланган булырга тиеш. Әгәр аның ачык максаты укучыларга җиткерелмәсә, ул бушка вакыт әрәм итү генә булырга мөмкин. Педагогик яктан уйлап бирелмәгән өй эше укучыга белем дә, күнекмә дә бирми, хәтта туган телгә тискәре караш тудыра.

   Укучыларга өй эше бирү  түбәндәге максатларны тормышка ашыра дип уйлыйм:

  1. Дәрестә алган белемнәрне ныгыту, һәм практикада куллану
  2. Фән белән кызыксынуны арттыру
  3.  Фән буенча мөстәкыйль рәвештә яңа белемнәр үзләштерү
  4.  Укучыларны мөстәкыйльлеккә өйрәтү
  5.  Укучыларда ихтыяр көче, түземлелелек, максатка омтылучанлык, иҗадилык  кебек сыйфатлар тәрбияләү
  6. Вакытны дөрес бүлә белергә өйрәтү
  7. Гаилә һәм мәктәп арасындагы бәйләнешләрне ныгыту

Өй эше төрле вакытларга бирелергә мөмкин. Бу бигрәк тә әдәбият дәресләрендә шулай. Әйтик, әдәби әсәрне  тулысынча укып чыгу күп вакыт һәм түземлек сорый. Шуңа күрә югары класс укучыларына мин алдагы уку елында укылачак әсәрләр исемлеген,  шулай ук класстан тыш укырга тәкъдим ителгән  әсәрләр  исемлеген  җәйге каникулга киткәндә үк кулларына  тоттырам һәм, исемлектәге әсәрләрнең кимендә өчтән берен укып, кыскача гына тезислар төзергә тәкъдим итәм. Класстан тыш уку да шулайрак оештырылуы күпләргә мәгълүм.  Сочинениеләр язу, әдәби әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр ятлау өчен бер атна вакыт бирелә.

Аерым язучыларның иҗатлары буенча бирелгән чыгышлар, докладлар әзерләү дә шактый күп вакыт сорый. Тәҗрибәмдә  укучыларга яңа темада ярдәм итәрдәй индивидуаль биремнәр:  язучының аерым әсәре, биографиясе, истәлекләр  буенча алдан әзерләнеп килергә кушу гадәтем дә бар.

   Мин татар теле һәм әдәбияты фәннәрен саклап калу, бу фәннәрне өйрәнүгә, әһәмиятен аңлауга ата- аналарны да тарту максатыннан, кайбер өй эшләрен нәкъ менә гаилә белән эшләргә тәкъдим итәм. Бу - күнегүләр күчереп язу дигән сүз түгел. Мәсәлән, җиденче класста “Мәкальләр” темасын үткән чагында, гаилә әгъзалары белгән, яшәеш барышында кулланыла торган мәкальләр тупларга, сүз төркемнәрен өйрәнгән вакытта, төрле сүз төркемнәре кергән табышмаклар табарга, алтынчы класста И.Газинең “Мәүлия нигә көлде?” хикәясен укыганнан соң,гаиләдә нинди  ырымнар, ышанулар яши-шулар турында фикер алышулар оештырырга, алтынчы класста “Шарт фигыль” темасын, җиденче – сигезенче классларда, ”Шарт хәле”, ”Шарт җөмлә” темаларын өйрәнгәндә  сынамышлар язып килергә кушам. Ә. Еникинең “ Әйтелмәгән васыять” әсәренең эчтәлеген  өйдә  әти- әниләргә сөйләү белем бирү генә түгел, тәрбия максатларын да тормышка ашыра. Югары класста әдәби әсәрләрне   дә әти – әниләр белән бергә укырга кушам. Совет әдәбияты укып үскән ата- аналарга хәзерге әдәбият үзе бер дөнья ул. Шулай ук иҗади биремнәрне бергәләп үтәү  төрле башваткычлар, кроссворд, сканвордлар төзү дә, балаларга  да, ата-аналарга да шатлык китерә, фән белән кызыксынуны арттыра, һәм, әлбәттә, мондый биремнәр үтәү бәйләнешле сөйләмне үстерүдә  әһәмиятле.  Мондый өй эшләре биргән вакытта, бусын әти-әниләрегез белән эшлисез, дип аңлатып әйтәм һәм өй эшен тикшергән вакытта үзең генә эшләдеңме, әллә әти-әниең беләнме? –дип сорыйм.

Соңгы елларда татар теленнән алган белемнәрне практикада куллана белүгә игътибар көчәйде. Бишенче сыйныфларда татар теле дәресләрен Ә. З.  Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп төзелгән Разидә Гатауловна Хәсәншина дәреслеге буенча укытам. Рәзидә Гатауловна өй эшләрен 3 төрдә тәкъдим итә:

  1. Мәҗбүри өй эше (репродуктив, ягъни дәрестә эшләгән күнегүләргә охшаган бирем үтәү)
  2. Ярым иҗади өй эше (конструктив, ягъни дәрестә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне бераз яңарак шартта кулланып бирем үтәү)
  3. Иҗади өй эше (үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне теләсә нинди шартларда кулланып бирем үтәү)

Өй эшләрен мондый характерда бирү миңа ошый, укучыларым да бу ысулны үз итәләр.

Мәҗбүри өй эшләренең төп төре – күнегү. Күнегүләр дәрестә үткән грамматик материалны үзләштерү һәм ныгытуда төп рольне уйныйлар. Күнегүне, теория белән нык бәйләп, максатлы һәм эзлекле үтәү мәҗбүри. Мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү һәм теория белән гамәлне аңлы рәвештә бәйләргә өйрәтү өчен, һәрбер күнегүнең  максатын, аларның кайсы параграфка яисә кагыйдәгә караган булуын укучыларга гел аңлата барырга кирәк. Нәтиҗәдә, укучы, һәрбер эш алдыннан сорау куеп, аның җавабын, ягъни эшнең максатын теоретик материал белән бәйләнеше турында уйлап, үзе эшли алырлык булсын. Күнегүне эшләү, биремнең катлаулыгына карап , берничә операциягә бүленә, һәм алар билгеле бер эзлеклелектә башкарыла. Шуларның тәритибен аңлау һәм эш планын төзетү укучыларның фикерләвен һәм мөстәкыйльлеген үстерүгә турыдан-туры бәйле.

Укытучы өйгә биреләчәк күнегүләрне дәреслектән дә, кайвакытта башка чыганаклардан да сайлый, ә кайбер очракта, дәреснең максатына җавап бирерлек итеп, үзе иҗади төзеп тә бирә ала. Укучыларга, өй эше итеп, күнегүләрнең  мөмкин кадәр кызыклыларын һәм аларны эзләнергә мәҗбүр итәрдәйләрен бирү уңышлы.

    Ярым иҗади өй эшләренә модельләр төзү, бирелгән модельләрне тутыру, кагыйдәләр  буенча мисаллар табу, күнегүнең бер өлешен үзгәртеп язу, таблицалар тутыру кебек эшләр;  иҗади эшләргә  хикәяләр, сочинениеләр язу төрле темаларга диалоглар, кроссвордлар, башваткычлар төзү керә.

5-6нчы сыйныфларда өй эшләренең күләме зур булмый. Әгәр бу таләп исәпкә алынмаса, бала биремне җиренә җиткереп үти алмый, ашыга, дәфтәрен пычрата, аңарда укуга, белем алуга булган дәрт сүнә. Күләме ягыннан зур булмаган күнегү, киресенчә, укучыларны ялыктырмый, дәрестә алган күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итә.

Шуны истә тотарга кирәк:  балалар җиңел эшли ала торган күнегүләргә артык аңлатма бирүнең кирәге юк, чөнки бу укучыга фикер йөртергә, уйланырга, эзләнергә урын калдырмый. Өйгә эш биргәндә, шулай ук укучыларның башка фәннәрдән өйгә нинди эш алуларын да исәптә тотарга кирәк.  

Өй эшен башка фәннәр белән бәйләп бирү дә балаларның белем алуга кызыксынуларын арттыра. Тугызынчы класста тарихи чорларга кыскача күзәтү ясау тарихтан алган белемнәрне искә төшермичә мөмкин түгел. Язучыларның биографиясен, иҗатын, татар халкының таралышын күзәткәндә географиядән алган белемнәр ярдәмгә килә. Татар теле дәресләрендә  рус теле, ә кайвакытта чит тел белән чагыштырып  эшли торган  эшләр дә кушам.

Өй эшен тикшерү – баланың мөстәкыйль хезмәтенә бәя ул, аны тикшермичә калырга ярамый. Эшне тикшергәндә мин күп төрле алымнар кулланам:  телдән сорау,  дәфтәрләрне җыеп алу, парта арасыннан йөреп карап чыгу,  дежур укучыларның  рапорты, мөстәкыйль эшләр алу, тест биремнәре үтәү, вариантларга бүленеп, укучыларның үзара тикшерүе, экранда яктыртылган җаваплар белән дәфтәрдәгесен чагыштыру, эшләренә үзләренең бәя куюлары, хәтер диктантлары яздыру, һ.б.

Бүгенге көндә тормышыбызга компьютерлар көчле ташкын булып үтеп керде. Соңгы елларда мин укучыларга, индивидуаль биремнәр  кушам. Әйтик, төрле таблицалар, схемалар, йомгаклау дәресләре  өчен теге яки бу тема буенча презентацияләр, слайд-шоулар, газеталар, плакатлар төзүне,интернеттан  өстәмә мәгълүматлар эзләүне өендә компьютеры булган укучылар бик теләп башкара.

Методикада укучыларга өйгә эш бирү турында ике төрле караш яши:

  1. Өйгә бирелә торган эшнең күләме зур булмаска тиеш
  2. Өйгә эшне бөтенләй бирмәскә кирәк.

Укучыларга өй эше бирмәүне яклаган караш педагогика өчен чит һәм ялгыш. Өйгә эш бирелергә тиеш.  Ләкин аның күләме баланың көченә, эшне үти алу сәләтенә карап сайланган булырга тиеш. Өйгә эш бирүнең куелышында яшәп килүче түбәндәге җитешсезлекләр аның уку-укыту процессындагы ролен түбәнәйтәләр:

  1. Кайвакытта өй эшләрен үтәргә дәрестә җитәрлек әзерлек алып барылмый
  2. Өйгә биреләчәк эш үзенең максаты,  юнәлеше, эчтәлеге һәм күләме ягыннан яхшылап уйланылмаган, укытучы тарафыннан анализ ясалмаган була
  3. Өйгә эш биргәндә аның характеры һәм эшләү юллары тиешенчә аңлатылмый. Биреләчәк текстларның орфографик-пунктуацион ягына аз игътибар ителә һәм укучыларның биремне ничек аңлаулары җитәрлек тикшерелми.
  4. Укучыларга өйгә эш бирү өчен вакыт уңышсыз сайлана. Еш кына ул – дәрестән чыгарга звонок булгач, укучылар урыннарыннан кузгалгач, коридорда шау-шу башлангач бирелә.
  5. Өйгә бирелгән эшне тактага һәм укучыларның көндәлек дәфтәрләренә җентекләп яздыруга бәя биреп җиткерелми.
  6. Укучыларның өй эшен ничек үтәүләренә җитди игътибар ителми.

   Мин бу фикерләр белән  килешәм, шуңа күрә дәрескә әзерләнгәндә,  үзеңне бала урынына куеп карап, өй эше бирүне яхшылап планлаштырырга тәкъдим итәм.



Предварительный просмотр:

Фонетик зарядка

  1. Табиб, синең тамгыңны караганда, ничек әйтергә куша? (А-а-а)
  2. Урманда адашканда ничек кычкыралар? (А-у, а-у)
  3. Кыз курчагын ничек йоклата? (Ә-ә-ә, ә-ә-ә)
  4. Атны ничек чакыралар? (Бах-бах-бах! Бах-бах-бах!)
  5. Бал корты ничек безелди? (Беззз, беззз, беззз!)
  6. Барабанга бәргәч, нинди тавыш чыга? (Бум! Бум! Бум!)
  7. Теш дәвалый торган машина ничек выжлый? (В-в-в)
  8. Салкыннан ничек калтырыйлар? (В-в-в)
  9. Күгәрчен ничек гөрли? (Гөлдер-гү, гөлдер-гү)
  10. Мотоциклны ничек кабызалар? (Д-н, д-н, д-н, д-н)
  11. Быргыда уйныйбыз.(Ду-ду-ду, ду-ду-ду)
  12. Көчле җил исә.(Ж-ж-ж)
  13. Табада май кыза. (Ч-ж-ж-ж)
  14. Кигәвен ничек выжылдый? (Ж-ж-ж)
  15. Җылы җәйнең көннәрендә

Җәймә тау итәгендә

Җизни кызы Җәүһәрия

Җиләк җыя чиләгенә.

Җиләк, җиләк, җиләкләр

Бик тиз тулмый чиләкләр.

Тулыр иде чиләге,

Юк бит аның җиләге.(А.Хәйруллина)

  1. Озынборын ничек безелди? (З-з-з)
  2. Үрмәкүч оясына эләккән чебен ничек безелди? (Без-з-з)
  3. Умарта корты синең яныңа килгәч, ничек безелди? (Без-з-з)
  4. Ишәк ничек кычкыра? (И-а, и-а)
  5. Курыкканда ничек әйтәләр? (Ой)
  6. Сокланганда ничек әйтәләр? (Ай-яй-яй)
  7. Карга ничек кычкыра? (Кар-кар-кар)
  8. Бака ничек бакылдый? (Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка-ка)
  9. Әтәч ничек кычкыра? (Кик-ри-күк!)
  10. Сүзсез генә җырлаганда ничек җырлыйлар? (ля, ля, ля; лә, лә, лә; ләл-лә-лә-лә- ләллә-лә)
  11. Сыер ничек кычкыра? (Му-му)
  12. Мәче ничек кычкыра? (Мияу)
  13. Мәче ничек мырлый? (Мыр-р-р)
  14. Кәҗә бәтие, сарыклар ничек кычкыра? (Мә-мә-мә)
  15. Шәмнәрне ничек сүндерәләр? (Өф-өф-өф)
  16. Авырткан җиргә ничек өрәләр? (Өф-өф-өф)
  17. Эт ничек ырлый? (Р-р-р)
  18. Мырауҗан ничек мырылдый? (Мр-р-р)
  19. Казлар ничек ысылдый? (С-с-с)
  20. Шардан һава ничек чыга? (С-с-с)
  21. Сәгать ничек йөри? (Тик-так, тик-так)
  22. Поезд үзенчә ашыга һәм үзенчә тавыш чыгара. (Т-т-т, ту-ту-ту, то-то-то, ты-ты-ты)
  23. Бүре ничек улый? (У-у-у-у-у)
  24. Үрдәкләрне ничек чакыралар? (Үти-үти-үти)
  25. Күке ничек кычкыра? (Күк-кү, күк-кү)
  26. Күгәрченнәр ничек гөрләшә? (Гү-гү-гү)
  27. Шарны ничек кабарталар? (Ф-ф-ф)
  28. Без ничек кычкырып көләбез? (Ха-ха-ха)
  29. Көтмәгәндә кешене куркытып, ничек әйтәбез? (Һайт!)
  30. Чыпчыклар ничек чыркылдый? (Чырык-чырык)
  31. Чебиләрне ничек чакыралар? (Чеп-чеп-чеп)
  32. Берәр төрле эш барып чыкмаса, ничек әйтәләр? (Эх!..)



Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә анализ ясауның гомуми тәртибе.

1. Дәреснең темасы. Программада бу дәреснең нинди урын тотуы (үтәлә торган тема ничәнче дәрес булуы һ.б.)

2. Дәреснең тибы:

 - яңа материал өйрәнү дәресе;

- материалны ныгыту(ягъни белем һәм кунекмәләрне камилләштерү дәресе);

-кабатлау- йомгаклау (белемнәрне гомумиләштерү һәм  системалаштыру);

-катнаш дәрес;

-белем һәм кунекмәләрне тикшерү-контроль дәрес (контроль эшләр, зачет, үзара контроль, тест эшләүләр һ.б.).

3. Дәреснең максатлары:

-өйрәтү, белем-күнекмәләр формалаштыру;

-белем һәм күнекмәләрне үстерү;

-тәрбияви максат.

4. Дәреснең методик яктан оештырылуы:

- фәннилек,аңлаешлылык,укытучының материалны белүе;

-укытучының нинди метод һәм алымнар кулланып эшләве;

-укытучының сөйләме, укучылар белән мөгамәләсе;

-проблемалы сораулар куеламы, алар актуальме,укучыларның үзенчәлекләре һәм индивидуаль мөмкинлекләре исәпкә алынамы,алар акыл сәләтен,танып белү активлыгын үстерүгә юнәлдерелгәнме;

-укучы эшчәнлеге ничек оештырылган (активлыгы, интенсивлыгы).

-дәрес этапларының чиратлашуы (бер-берсенә керешеп китүе яки күчеш моментларының кискенлеге,эзлеклелек)

-ял моментлары,психологик киеренкелекне бетерү чаралары (дөрес утыру, матур язу, дөрес басып торуга игътибар итү,күзләргә гимнастика,физкулҗтминут һ.б.);

-дәрес этапларының укытучы куйган максатлары тормышка ашыруда ни дәрәҗәдә хезмәт итүе;

-укыту чараларыннан файдалануы (техник чаралар һәм күрсәтмәлек, аларның сыйфаты, дәрес максатларына яраклы булуы,укытучының тактага язуы һ.б.)

-компьютер чаралары,электрон укыту ярдәмлекләре;

-белем сыйфатын тикшерү чараларыннан файдалану( тестлар, индивидуаль-дифференциаль биремнәр һ.б.)

5. Дәреснең нәтиҗәлелеге:

-дәрестә программада каралган кадәр белем һәм күнекмәләре бирелдеме?

Укытучы дәрес материалы белән кызыксындыра алдымы һәм тормыш белән бәйләү ни дәрәҗәдә?

-сөйләм телен үстерүгә ,терминнарны урынлы куллануга игътибар ителдеме?

-мөстәкыйль эзләнергә,укырга күнектерү бурычы үтәлдеме,дәрес укучыларның иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгәнме?

6. Дәреснең иң отышлы яклары.

7. Дәреснең уңышсыз өлешләре.Тәкъдимнәр.

Дәрескә анализ ясау төрләре.

Горизонталь анализ

Дәрес этапларына анализ:

а)оештыру өлеше ничек үтте? Ә) Өй эшен тикшергәндә игътибар итәсе нәрсәләр: алар объектив булдымы, анализландымы, нинди алымнар белән тикшерелде? Б) укытучы укучыларны яңа материал өйрәнергә әзерләдеме? Проблемалы ситуация тудырдымы? В) метод-алымнар яңа теманы аңлатканда уңышлы сайланганмы? Г) яңа материал аңлату

дәреснең үзәгеме? Д) Яңа материал ничегрәк ныгытылды, нинди методлар кулланылды? Е) дәрестә кулланылган барлык эш төрләренә, оештыру якларына ничек игътибар бирүе анализлана;  ж) өйгә эш,аның эчтәлеге, укытучының ни дәрҗәдә аңлатуына игътибар ителә; җ) йомгаклау этабы ничек, нинди формада оештырылды?

Вертикаль анализ

  1. Дәреснең фәннилеге һәм аңлату дәрәҗәсе;
  2. Системалылык;
  3. Теория белән практика бәйләнеше;
  4. Тәрбияви мәсьәләләр, алар белән белемнең бәйләнеше;
  5. Күргәзмәлелек, техник чаралар;
  6. Абстракт фикер йөртү һәм конкретлык;
  7. Кулланылган методларның рациональлеге ( урынлымы-урынсызмы);
  8. Сыйныфның оешканлыгы, тәртибе, укучыларның дәрестәге хезмәте, хезмәтнең оештырылышы, эш төрләрен чиратлаштыру;
  9. Укытучының сыйныф белән контакты;
  10.  Педагогик такт;
  11. Укытучының сөйләме,дикциясе,йөз хәрәкәте(мимикасы), тышкы кыяфәте, үзен тотышы;
  12. Укучыларга индивидуаль якын килү;
  13.  Дәреснең темпы;
  14. Белемнәрнең ничек үзләштерелүе;
  15. Бәя куюның дөреслеге;
  16. Язу күнекмәләре.

А.В.Текучев системасы буенча анализ

1. Дәреснең максаты,ул дөрес куелганмы?

2. Дәреснең темасы дөрес аңлатылганмы?

3. Өйрәнелә торган бүлек эчендә бу дәреснең тоткан урыны нинди?

4. Дәреснең тибы, төзелеше нинди? Алар уңышлы сайланганмы?

5. Дәрес үткәндә планнан читкә китү булганмы? Булса, ни өчен? Методик яктан бу дөресме?

6. Дәреснең фәннилеге ни дәрәҗәдә? Дөрес булмаган билгеләмә,нәтиңә бирелмәдеме, терминнар әйткәндә хаталар китмәдеме? Тема белән максат туры киләме?

7. Дәрес теоретик материал белән артык катлауландырылганмы, күнегүләр артык түгелме? Дәрес материалы ашыгып, өстән-өстән аңлатылмаганмы, яңа материалны ныгытыр өчен вакыт җитәрлек булганмы? Планда язылган барлык биремнәр дә үтәлгәнме, дәреснең темпы ничек?

8. Укучыларның уйлау сәләтләре һәм бәйләнешле сөйләмнәре ничек,нинди формада үстерелде?

9. Дәрестә кулланылган текстларның эчтәлеге нинди? Алар бүгенге тормыш белән бәйләнгәнме, анлашыламы, кирәкле грамматик, орфографик күренешләр текстта тиешле дәрәҗәдәме?

10. Күнегүләрнең дәрестә кулланылышы,аларның төрләре һәм формалары нинди?

11. Дәрестә күргәзмәлеккә игътибар булдымы?

12. Дәреслек ничек, дәреснең кайсы этапларында, нинди формаларда файдаланылды?

13. Яңа материалны аңлатканда һәм уткәннәрне кабатлаганда нинди методлар кулланылынды?

14. Дәрес үткен дәрес белән бәйләндеме, бәйләнсә, ничек?

15. Белемнәрне тикшерүдә нинди чаралар һәм формалар кулланылды?

16. Өй эшенең күләме; дәрес белән бәйләнеше; аны аңлату ни дәрәҗәдә куелган?

17. Укучыланың дәрестә активлыгы, аларның мөстәкыйль эшләре, дәрес белән кызыксынуы, тәртипләре ничек?

18. Укытучының тәртибе: сыйныфта узен тотышы, сыйныфны җәлеп итә белүе, артка калучыларга игътибары, сөйләме канәгатьләнерлекме?

19. Дәрескә йомгак: укучыларның белем һәм күнекмәләрнең ныклыгы һәм материалны өйрәнү дәрәҗәсе; дәрес максатына укытучы ничек иреште?

Дәрескә үзанализ схемасы

1. Сыйныфка кыскача характеристика.

2.  Дәреснең темасы.

3. Тематик бүленештә бу дәреснең урыны.

4.  Дәреснең максаты: а) белем бирү, ә) фикерләүне, кунекмәләрне үстерү, б) тәрбия бирү.

5.  Дәреснең төре: а) яңа материалны аңлату, ә) ныгыту; б) гомумиләштерү-йомгаклау; в) белемнәрне тикшеру-контроль; г) катнаш дәрес.

6.  Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше.

7.  Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле.

8.  Дәрестә кулланылган методлар, алымнар.

9.  Дәрестә күргәзмәлелек.

10.  Балалар белән индивидуаль эш формалары.

11.  Укучыларның белемнәрен бәяләү.

12.  Дәрескә йомгак (уңышлы, уңышсыз яклар). 

Үзанализ тәртибе

1.Укытучының Ф.И.О. белеме, эш стажы, категориясе. Нинди методик проблема өстендә эшләве. Ни өчен әлеге проблеманы сайлавы. Эксперименталь эше, нәтиҗәләре.

2. Дәреснең темасы, класс, программада бу дәреснең нинди урын тотуы.

3. Дәрес тибы.

4. Дәреснең максатлары. Өйрәтү, күнекмәләр үстерү һәм тәрбияви максатларга ирешә алу-алмавы.

5. Дәрес үткән классның узенчәлекләре (узләштерү дәрәҗәсе, башка дәресләрдә һәм хәзерге дәрестә активлыклары, мөмкинлекләре, укытучының бу класс укучылары белән эшләвендә нинди индивидуаль алымнар куллануы, ни өчен нәкъ шушы класста ачык дәрес күрсәтүнең сәбәпләре).



Предварительный просмотр:

Дәрес-белем һәм тәрбия бирү, күнекмәләре

формалаштыруның төп формасы

Дәрес типлары:

  1. Яңа теманы өйрәнү дәресе (яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру дәресе);
  2. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү дәресе;
  3. Кабатлау – йомгаклау дәресе;
  4. Катнаш дәрес (барлык тип дәресләрнең функциясен үтәүче “синтетик” дәрес);
  5. Контроль дәрес.

Дәрес төрләре:

  1. Семинар дәресләр (“Мәгариф” 1991 №2, 1992 №8)
  2. Зачет, имтихан дәресләр (“Мәгариф” 1991 №2, 1994 №5)
  3. Лекция дәресләре (“Мәгариф” 1992 №8)
  4. Интеграль  дәрсләр (“Мәгариф” 1991 №6)  
  5. Уен дәресләр (“Мәгариф” 1991 №6, №9, №10, 1992 №4, 1996 №4, №1, 1997 №8).
  6. Конференция дәресләр (“Совет мәктәбе” 1988 №7, “Мәгариф” 1992 №8).
  7. Консультация дәресләре (“Соввет мәктәбе” 1988 №1).
  8. Дискуссия, диспут дәресләр (“Мәгариф” 1990 №10).
  9. Экскурсия, сәяхать дәресләр (“Совет мәктәбе” 1989 №2).
  10. Класстан тыш уку дәресләре (“Совет мәктәбе” 1982 №2).
  11. КВН дәресләр (“Мәгариф”  1991 №6).
  12. Дәрес-практикум (“Мәгариф” 1992 №8).
  13. Дәрес-презентация (“Мәгариф” 1996 №3).
  14. Кино – дәрес.
  15. Дәрес-тикшерену.
  16. Дәрес-әңгәмә.

Укыту процессын планлаштыру.

Укыту өчен төп документация:

  • Программалар
  • Каленьдарь – тематик планнар
  • Дәрес планнары

Укыту процессыноештыру формалары:

  • Индивидуаль
  • Коллектив (фронталь)
  • Парларда эшләү
  • Төркемдә эшләү.

Татар теленнән календарь-тематик план үрнәге.

Дәреснең

тәртибе

Тема

Җиһазлау

Метод һәм алымнар

Информацион яки проблемалы сораулар

Сөйләм үстерү күнегүлләре

Өйгә эш

Дәресне уздыру вакыты

Календарь срок

Үтәлеш

Хәзерге заман дәресенә таләпләр.

I.        Укытучының дәрестә оештыру эшчәнлеге һәм аның шәхси сыйфатлары.

1. Эш планын төзү һәм аның үтәлешен оештыру.

      2. Психологик һәм генетик тәләпләрне үтәлеше.

      3. Дәрестә укучылар эшчәнлеген тикшерү.

      4. Дәрестә дәфтәрләрнең, класс ңурналының, көндәлекләрнең тутырылышы.

      5. Укытучының үзе укыта торган фәнне белүе һәм аның педагогик осталыгы.

      6. Укытучы сөйләме (сөйләм темпы, дикциясе, сөйләм ритмы, культурасы, образлылыгы, хиссилеге).

      7. Мөгаллимнең педагогик культурасы, такты, тышкы кыяфәте.

      8. Өйрәнелгән материал күләме белән өйгә бирелгән эшнең чагыштырмасы.

      9. Дәрес...минут соңга калып башланды.

     10. Дәрестә...минут вакыт бушка сарыф ителде.

II. Мөгаллимнең укыту бурычларын үтәве.

  1. Дәрестә дидактик принциплар ничек үтәлде.
  • курсәтмәлелек;
  • белемне аңлы һәм актив үзләштерү;
  • дәрес материалының аңлаешлы, системалы һәм эзлекле булуы;
  • белемне ныклы үзләштерү;
  • белемнең тормыш белән бәйләнеше;
  • фәннилеге.
  1. Дәрес мантыйгын һәм укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, укытучының укыту методларын сайлау оптимальлегенә бәя бирү;
  2. Мөгаллимнең дәрестә укытуның техник чараларын, шулай ук мәгьлүмәт технологияләрне куллану күнекмәләренә ия булуы;
  3. Дәрестә...укучы сорауларга җавап бирде.
  4. Өйгә эшне аны сыйфатлы итеп башкару өчен күпме вакыт кирәклеген искә алып бирү.
  5. Гамәли эшләрне башкарганда укытучының тиешле күнекмәләргә ия булуы һәм эшчәнлеге нәтиҗәләре.
  6. Укыту процессында укучыларга дифференцацияле якын килү.

III. Укытучының тәрбия бурычларын үтәве.

  1. Әхлакый тәрбия бурычларының үтәлеше.
  2. Хезмәт тәрбиясе һәм һөнәр юнәлеше бирү бурычларының үтәлеше.
  3. Белем алуга ихтыяҗ булырга тиешлеген төшендерү һәм акыл хезмәте күнекмәләре булдыру.
  4. Дәрестә эстетик тәрбия биру.
  5. Физик тәрбия һәм гигиена тәрбиясе бирү.
  6. Укыту материалының тәрбияви мөмкинлекләреннән файдалану.