Әдәбият дәресенә ярдәмгә

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Предварительный просмотр:

Әдәбияттан технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Кеше кайчан бәхетле була?

Максат һәм бурычлар

Р. Вәлиеваның “Бәхет”, Ф. Яруллинның “Бөтенесе кирәк” шигырьләрен уку.

1. Шагыйрьләрнең бәхет төшенчәсен ничек сурәтләүләрен күзәтү.

2. Ике шигырьне чагыштырып уку.

3. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

4. Бәхетле булуның үзеңнән торуын төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш:Бәхетле булуның үзеңнән торуын аңлау.

М: мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыра белү; әсәрләрне чагыштырып, анализ ясый белү.

П: Р. Вәлиеваның “Бәхет”, Ф. Яруллинның “Бөтенесе кирәк” шигырьләрен өйрәнү.

Дәрес тибы

Рефлексия дәресе (кабатлау-йомгаклау)

Җиһазлау

Р. Вәлиева, Ф. Яруллин портретлары

Төп төшенчәләр

Бәхет төшенчәсе

Предмет ара бәйләнеш

Татар теле

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

        Мотивация        

Максат:

Укытучы өчен:

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар өчен: дәрескә игътибар булдыру.

Уңай эмоциональ халәт булдыру. Исәнләшү. “Кәефләр аланында” эшләү.

Укытучыны, иптәшләрне сәламләү.

Әдәп-әхлак нормаларын үзләштерү.

Актуализация

Укытучы өчен максат: тема буенча дөрес итеп юнәлеш биреп, сөйләшү оештыру.

Укучы өчен максат: үз хезмәтен бәяли белү.

Эчке һәм тышкы матурлык турында сөйләшү.

Айсылу портретларыннан күргәзмә, иң матур рәсемне билгеләү.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Шагыйрьләрнең бер үк төшенчәгә төрлечә карашын күзалламый.

Авырлыктан чыгу юллары.

Бәхетле булуның һәр кешенең үзеннән торуын аңлату.

Яңа материалны аңлату.

Укытучы өчен максат: әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен булдыру; ике шиг-ң дә темасын билгеләү.

Укучылар өчен максат: дәреснең проблемасын, максатларын формалаштыру.

Шигырьнеуку.

Р. Вәлиеваның “Бәхет” шигырен сәнгатьле уку;  Ф. Яруллинның “Бөтенесе кирәк” шигырен мөстәкыйль  уку. Ике шигырьнең дә темасын билгеләү, чагыштыру.

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру.

Материалны беренчел ныгыту.

Сораулар бирү.

Дәреслекнең 68 нче битендәге сорауларга җавап.

Укылган, тыңланган әсәрләр буенча сорауларга җавап бирү

Мөстәкыйль эш

Укытучы өчен максат: бәхет төшенчәсен төшендерү, анализ ясау алымнарын бирү .

Укучы өчен максат:

укытучы ярдәме белән ике шигырьне чагыштырып анализлау.

“Бәхет өчен нәрсәләр кирәк?” “Нәрсә ул бәхет?” сорауларына җавапны әсәрләрдән табу. Строфалардагы аралаш рифмаларны язып алу.

Әсәргә анализ ясау.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Укытучы өчен максат: тест ярдәмендә, темаларны ничек үзләштерүләрен ачыклау;

Укучы өчен максат:

мөстәкыйль фикер йөртүләрен камилләштерү.

Тест сораулары

Тема буенча тест эшләү.

Мөстәкыйль фикерйөртергә өйрәтү.

Рефлекция, өй эше.

Укытучы өчен максат: дәрестә үтелгәннәрне ныгыту, үзләштерү.

Укучы өчен максат:

дәрестә алган белемнәрен куллана алу.

Дәрескә йомгак.

Шигырьләрне сәнгатьле укырга.

“Туган ягым табигате” темасына презентация әзерләргә.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү.

Тест

1. Кайсы әсәр гаиләдәге катлаулы мөнәсәбәтләргә багышланган?

а) “Солдатлар”.

б) “Зәңгәр күлдә ай коена”

в) “Кар нинди җылы”.

2. Р. Әхмәтҗановның “Солдатлар” шигырендә күтәрелгән төп тема нинди?

а) Армиягә солдатлар озату.

б) Сугыштан кайтмый калганнарны сагыну.

в) Солдат формасына соклану.

3. Бәхетнең хезмәттә икәнлеген күрсәткән әсәр.

а) “Чыбыркы”

б) “Бәхет кайда була?”

в) “Бөтенесе кирәк”.

4. Ай кемгә ярдәм иткән?

а) Айсылуга

б) Айгөлгә

в) Айнурга

5. Сугыштан соңгы чор әдәбияты темасын үткәндә, кайсы әдипнең ике әсәрен өйрәндегез?

а) Нәби Дәүли.

б) Фәнис Яруллин

в) Резеда Вәлиева.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ф әнис Яруллин

Слайд 2

Татарстан Республикасаның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа.Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфны Баулыда тәмамлый.

Слайд 3

1954 елда “Татнефт ь ” бәрләшмәсен ең Баулы элемтә оешмасында монтёр булып эшли башлый.1957 елда гаскәри хезмәткә алына.Анда һава укчы-радистлар мәктәбендә укый , спорт белән мавыга .

Слайд 4

1963 елда экстерн тәртибендә урта белем ала, читтән торып укып , 1970 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факул ь тетын тәмамлый.Ул шигыр ь ләр, проза һәм драма әсәрләре иҗат итә.

Слайд 5

Бу әсәрдән соң иҗат ителгән “Кыйгак –кыйгак каз кычкыра” , “Чәчәкләр моңы”, “Кайту” , “Яралы язмышлар” повест ь лары , “Һәркемнең үз сукмагы”, “Туган көн бүләге”җыентыклары иң популяр була.

Слайд 6

1964- 2000 елларда әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигыр ь китаплары басыла . Шулардан “Аерылмас дустым”(1975) һәм “Сулыш” (1978) шиг ъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә , лирик шигырь ләре һәм поэмалары тупланган “Җан авазы” (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясенә лаек була.

Слайд 7

Әдипнең Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган дистәдән артык сәхнә зсәрләре дә бар.Татарстан әдәбиятын үстерүдәге зур уңышлары өчен Фәнис Яруллинга Татарстан Президенты М.Шәймиевның 2001 ел 13 феврал ь Указы белән “Татарстан Республикасаның халык шагыйре” дигән исем бирелдә. 1985 елдан ул “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә,Халыклар дуслыгы ордены кавалеры(1985).9 декабр ьда 2011 елда Казан шәһәрендә вафат була .

Слайд 8

«Мәхәббәт — артык мәшәкать...» Мәхәббәт - артык мәшәкать, Мин куркам мәшәкатьтән . Кем соң файда күргән әле Сөюдән , мәхәббәттән ?! Ләйлә - Мәҗнүн, Таһир - Зөһрә, Алар янган , ни калган? Берни дә калмаган икән, Димәк, барсы да ялган . Юк , юк , мәхәббәт турында Сүз кузгатмагыз бүтән. Әйтерләр: бу бичара да Безнең күк юләр икән . 2002.

Слайд 9

Ялкау ялы Әти әйтә: «Әй, улым , Бигрәк әллә нинди син . Эш турында әйтмим дә, Ял итә дә белмисең ». Ял итәргә аңарга Нинди белү кирәктер ?! Минем кебек ял иткән Болай да бик сирәктер . Көннәр буе өйдә мин, Ятамын гел диванда . Телевизор карыймын Мультфильмнар булганда . Йөгермимен, чапмыймын , Сазга батып кайтмыймын . Чапсын әйдә юләрләр, Мин аякны саклыймын . Киерелеп , сузылып Ял итәм дә ял итәм . Әнә шулай ял итеп , Кай көнне арып бетәм . Бәйләнәләр гел юкка, Кызык та бу өлкәннәр . Әйтерсең лә үзләре Миннән шәп ял иткәннәр .



Предварительный просмотр:

Әдәбияттан технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Шишкин наратлары.

Максат һәм бурычлар

“Туганил,туган як турында» темасынкабатлапйомгаклау.

1.Кадыйр Сибгатуллинның “ Шишкин наратлары” шигырен уку.

2.И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасы өстендә эшләү.

3.Тест эшләү.

4.Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.

5.Туган ил,туган як белән горурлану,аны ярату хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Туган якның матурлыгын тоя, аңлый белү; туган җиребезнең иң кадерле җир икәнен аңлау.

М: Үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк булган материалны билгели белү; диалогик һәм монологик сөйләм төзи белү; үзбәя

П: К.Сибгатуллинның “Шишкин наратлары” шигыре, И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасы белән танышу

Дәрес тибы

Рефлексия дәресе.(кабатлау,йомгаклау дәресе)

Җиһазлау

И.Шишкинның  “Нарат урманы картинасы”

Төп төшенчәләр

Туган як табигате

Предмет ара бәйләнеш

Татар теле, рәсем сәнгате

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары.

Укытучы эшчәнлеге.

Укучы эшчәнлеге.

Уку-укыту гамәлләре.

Мотивация.

Р.Вәлиеваның

“Туган тел” шигырен уку.

Шигырьне тыңлау.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә бирү.

Актуализация.

(5-6 мин)

Укучыларның укуларын бәяләү.

Шигырьләрне сәнгатьле уку.Тема буенча укылган шигырьләрдән: туган як матурлыгын чагылдырган, туган якның кадерен белергә чакырган, туган як кошлары турындагы әсәрләрне төркемләү.

Укуның төрле формаларыннан файдалану.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Укучыларның нинди  материалны

Үзләштермәүләрен ачыклаү.

Авырлыктан чыгу юллары.

Укучыларның белемнәрендәге җитешсезлекләрне

күрсәтү.

Яңа материалны аңлату.(9-10 мин)

Кадыйр Сибгатуллин турында мәгълүмат бирү.

“ Шишкин наратлары” шигырен уку. И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасын карау.

Әдәбияттагы рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Тест материаллары

Текст ахырындагы сорау ,биремнәрне үтәү.

Сорауларга җаваплар бирә белү.

Мөстәкыйль эш.

Тест эшләү.

Үз эшен контрольдә тоту.

Кабатлау hәм ныгыту күнегүләре(6-8 мин)

Тикшерү,үзбәя.

Үз эшеңә бәя бирү.

Рефлексия,өй эше.

Дәрескә йомгак.

Интернеттан И.Шишкин турындагы материалны укырга. Картинагакарап,шиг.файдаланып,

сочинение язарга.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен,иптәшләренең җавапларын бәяләү.Үз хезмәтен бәяли белү.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.

Сәг.саны

Методик кулланма бите.

Дәреслек бите.

Дәреслекнең кайсы кисәге?

47

Бүлек саны.

Эчтәлек

Бүлектәге сәг.саны

Чирек

Үткәрү вакыты.

9

Дәрес темасы.

Максат, бурычлар.

Дәрес тибы.

Җиhазлау.

Дәрес этаплары.

Мотивация.

Актуализация.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Авырлыктан чыгу юллары.

Яңа материалны аңлату.

Материалны ныгыту.

(6-7 мин)

Мөстәкыйль эш.

Кабатлау,ныгыту.

Рефлексия.



Предварительный просмотр:

Максатлар:

1. Г.Тукайның тормыш юлы  һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнү;

2.  Укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

3.  Г.Тукай шәхесе белән кызыксыну уяту, миллилек хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

-Г.Тукайның тормышын һәм  иҗатын өйрәнү, халык тормышыннан аерылгысыз булуына төшенү;

- төрле  мәгълүмат чараларыннан файдаланып өлешчә эзләнү эше башкару;

- Г.Тукай шәхесе белән кызыксыну уяту, миллилек хисләре тәрбияләү.

Планлаштырыла торган  нәтиҗә:

предмет нәтиҗәләре: язучы биографиясен сөйли белү; шагыйрь тормышы һәм  иҗатының халык тормышыннан аерылгысыз булуына төшенү;

- шәхесне үстерә торган нәтиҗәләр: Г.Тукай шәхесе белән кызыксыну уяту,миллилек хисләре тәрбияләү;

метапредмет нәтиҗәләре: төрле  мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.

Универсаль уку гамәлләре:

танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешү;

- регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;  

- коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.

Дәреснең тибы: Рефлексия (катнаш) дәресе.

Предметара бәйләнеш: тарих,сәнгать.

Методлар: өлешчә эзләнү.

Алымнар: мәгълүмат бирү,  эзләнү, иҗади эш, монолог.

Эш формалары: фронталь,төркемнәрдә,индивидуаль.

 Материал:

1.Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (2 кисәктә) ( татар балалары өчен )   Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина. Казан “Мәгариф-Вакыт нәшрияты, 2014.

Җиһазлау:  язучы портреты, китаплар күргәзмәсе, ак битләр, презентация.

Техник чаралар:  проектор, ноутбук, интерактив такта.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.Укучыларның сәламләве.

Исәнләшү, уңай эмоциональ халәт булдыру.  

   Хәерле көн балалар! Утырышыгыз. Ягез әле, берберебезгә елмаеп, бер-беребезгә уңышлар телик. Шундый матур көндә сезне күрүемә чиксез шатмын. Әнә шундый изге теләк-омтылышлар белән әдәбият дәресебезне башлап җибәрик  әле.  

II. Уку мәсьәләсен кую.(Бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле белем, күнекмәләрне конкертлаштыру ситуациясе тудыру).

Укучылар, үзегез дәресне башлап җибәргән нинди  шигырь ул? Аның авторы кем? Бу шагыйрь сезгә танышмы? Сез аның кайсы әсәрләрен беләсез? (Экран да әсәрләренең исемнәре) Кайсы әсәре аеруча ошый?Кайсы таныш түгел? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

  1. Уку мәсьәләсен  кую

Укытучы. Димәк,без бүгенге дәрестә кайсы шагыйрьнең иҗаты белән танышырбыз икән? Нинди әсәрен өйрәнербез?

Көтелгән җавап: Без бу дәрестә Г.Тукайның  тормыш һәм иҗат юлы белән  танышырбыз. “ Милли моңнар”  шигыре.

Укытучы.Әйе,укучылар, дөрес! Без бу дәрестә Г.Тукайның  тормыш һәм иҗат юлы белән тирәнрәк  танышырбыз. “ Милли моңнар” шигырен укырбыз. Дәфтәрләрне ачтык числоны , теманы язабыз.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Укытучы.Г.Тукай исеме барыбызга да таныш. Бу дөньяда бары 27 ел гына яшәсә дә бик зур әдәби мирас калдырган бөек шагыйрь ул.Аның тормышын һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнү өчен без бүген   сәяхәт ясарбыз.        

Укучылар, сез өйгә эзләнү эше алган идегез.Эзләнү эше өч тема астында бирелде.Без бүгенге дәрестә 3төркемгә бүленеп эшләрбез һәм һәр тукталыш өчен өчен бер төркем җавап бирер. Без бүген үзебезне экскурсоводлар итеп күз алдына китерик!Беренче төркем “Балачак“,икенче  төркем “Җаек чоры”, өченче төркем “Казан чор”ын һәм сәяхәтләрен  өйрәнде. Һәр төркемнән бер экскурсовод чыгыш ясар. Калган укучылар, чыгышларны игътибар белән тыңлагыз, чөнки һәр төркемнең чыгышыннан соң сораулар биреләчәк.Беренче төркем безне шагыйрьнең балачагы белән таныштырыр.Сүз беренче экскурсоводка бирелә.

 1 нче укучы . Габдулла Тукай 1886 нчы  елның 26 нчы апрелендә Татарстан Республикасы  Арча районы Кушлавыч авылында  мулла гаиләсендә туган. Әтисе Мөхәммәтгариф, әнисе Мәмдүдә исемле була.Нәни Апуш ятимлектә үсә. Аңа 5 ай булганда, әтисе үлеп китә. Әнисе, Габдулланы авылларындагы Шәрифә карчыкка вакытлыча асрамага калдырып, Сасна авылы мулласына кияүгә чыга.”Исемдә калганнар” әсәрендә Тукай бу чор турында болай яза: ”Мин, кыш көне өйгә кермәкче булып, ишекне ача алмыйча, аякларым бозга ябышып катканчы басып торам икән”. Бераздан  малайны әнисе үз янына алдыра. Әмма бу бәхет озак дәвам итми. Тиздән  Габдулланың әнисе дә үлә.Шул көннән ул тагын кулдан-кулга йөртелә башлый. Башта Өчиле авылына, бабасының ишле гаиләсенә барып эләгә. Артык тамак булып килеп кергән малайны монда да куанып каршы алмыйлар. Көннәрдән бер көнне Габдулланы, ямщикка утыртып, Казанга озаталар.Аны Яңа татар бистәсендә яшәүче Мөхәммәтвәли абый белән Газизә апа гаиләсе уллыкка ала.Яңа татар бистәсендә ике ел яшәгәннән соң үги әнисе белән үги әтисе бик каты авырып китә һәм алар кечкенә Габдулланы яңадан Өчилегә кайтаралар. Аны Кырлай авылында яшәүче Сәгъди абый гаиләсе уллыкка ала. Кырлайда яшәгән вакытын шагыйрь гомеренең иң бәхетле, иң күңелле чагы дип атый. Малай Кырлайның табигатенә, серле урманнарына, саф сулы инешләренә гашыйк була. Кырлайда малай беренче тапкыр  хәреф танырга, укырга-язарга өйрәнә. Тик монда да малайга озак яшәргә насыйп булмый

Укытучы.Матур чыгышың өчен бик зур рәхмәт. Беренче төркем, әзерләнгән сорауларны икенче һәм өченче төркемнәргә таратыгыз. Һәр төркемгә 2 шәр сорау сайлап ала һәм шул сорауларга җавап бирә.Әзерләнер өчен 1 мин вакыт бирелә.

Кәгазьдагы сораулар:Г.Тукай кайда һәм кайчан туган? Г.Тукайның әти-әнисенең  исеме ничек? Кечкенә Апуш балачагында кайларда яши? Г.Тукай тормышында Кырлай нинди урынны алып тора?

Нәтиҗә: Шулай итеп,без Г.Тукайның бала чактагы тормышына күзәтү ясадык.Ул иртә ятим калган, авыр яшәгән.

2 нче тукталыш  Җаек(Уральск).Икенче төркем шагыйрь тормышының Уральск чорын өйрәнде.Сүз икенче экскурсоводка  бирелә.

2 нче укучы. Бу юлы аны Җаек (Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары Газизә апасы һәм Галиәсгар җизнәсе үзләренә соратып ала.Монда Габдулла “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә һәм аның каршындагы рус классында укый.Татар халык авыз иҗатын һәм язма әдәбиятны өйрәнә.Гарәп, фарсы, рус һәм Көнбатыш әдәбияты белән таныша. Г.Тукайның беренче иҗади талпынулары мәдрәсәдә башлана.Аның беренче остазы Мотыйгулла хәзрәт.1902 елда ул И.Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итә.1904 елда “Әлгасрелҗәдит” журналына сатирик шигырьләр яза.Җаекта Тукай  “Фикер” газетасын,  “Яңа гасыр” һәм “Уклар” журналын чыгаруда катнаша.Аның шигырләре бу журналларда көн саен диярлек басыла.Бу чорда иҗат ителгән  “Китмибез”,”Шүрәле”,”Туган җиремә”,”Пар ат” шигырләре халык иҗатынына, тел байлыкларына нигезләнеп язылган, туган ил һәм халыкка мәхәббәт хисләре белән сугарылган.Бу чор иҗатында халыкка ирек даулаучы һәм бу юлда бернинди авырлыклар алдында да тукталып калырга теләмәүче горур шагыйрь образы барлыкка килә. 

Укытучы. Бик матур чыгыш. Рәхмәт.Сорауларга җавап биреп китик!Икенче төркем, сорауларны таратып чыгар.Ә беренче һәм икенче төркем җавап бирер.Әзерләнү өчен 1 мин.вакыт бирелә.

Кәгазьдагы сораулар:Габдулла Тукай ничек Җаекка килеп эләгә? Ул кайда белем ала? Ул беренче тәрҗемә әсәрен кайчан яза? Бу чорда язылган әсәрләрен атагыз? Икенче төркем,сез җаваплардан канәгатьме?

Нәтиҗә: Шулай итеп, бу чорда Г.Тукай белем ала, беренче әсәрләрен яза башлый. 3 нче тукталышка  күчәбез. Казан чоры. Сүзне өченче төркемгә бирәбез.

3 нче укучы.1907 елның көзендә Г.Тукай  Казанга кайта.Казанга килү белән, Хөсәен Ямашев, Гафур Колахмәтов, Галиәскәр Камал, Фатих Әмирхан кебек алдынгы фикерле кешеләр,язучылар белән якыннан  аралаша. Казанда шагыйрь “Әлислах” газетасын, “Яшен”, “Ялт-йолт” җурналларын чыгаруга зур өлеш кертә. Г.Тукай күп сәяхәт итә.Гомеренең соңгы көннәренә кадәр рухланып иҗат итә.Аны халык, милләт  язмышы борчый.”Исемдә калганнар” автобиографик повесте, халык җырлары җыентыгы, балалар өчен язылган әсәрләре һәм бик күп шигырьләре дөнья күрә. Хәтта Казанның Клячкин больницасында үлем түшәгендә ятканда да шигырьләр яза.Ул үзенең иҗаты юлы турында уйлый, ялгышлары өчен үкенә, бигрәк тә аны халыкның аянычлы язмышы борчый. Г.Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була.Тукайны озату өчен меңәрләгән кешеләр урамнарга чыга, аның хөрмәтенә бәетләр, җырлар чыгарыла,шигырләр языла. Ул Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә.

Укытучы. Яхшы чыгышың өчен зур рәхмәт. Өстәмә әз генә 1912 ел – шагыйрь, авыруының көчәюенә карамастан, Казан арты авылларына чыгып китә. Әстерхан, Уфа, Петербург шәһәрләренә барып кайта. Өченче төркем, сорауларыгызны таратып чыгыгыз,әле!

Кәгазьдагы сораулар:Г.Тукай Казанга кайчан килә? Г.Тукай Казанда  кемнәр белән аралаша? Г.Тукай кайчан вафат була? Г.Тукай үлемен халык ничек кабул итә?

Нәтиҗә: Казан чорында ул бик күп әсәрләр яза, бөек шагыйрь булып таныла.

Укытучы: Күрәм, укучылар, аргансыз, хәзер бераз ял итеп алыйк. Барыбыз да бастык һәм минем арттан кабатлагыз.

Утырып арыдык,

 Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк.

Күзләр белән өскә,

Аска карыйк

Куллар янда, өстә, аста.

Урыннарга утырыйк.

Укытучы. Укучылар  безнең тагын бер тукталышыбыз бар. Ул тукталышта Тукайның тагын бер шигыре белән танышырбыз. Башта тыңлап китик.  Шигырь ошадымы? (Компьютердан тыңлау)

Г.Тукайның   “Милли моңнар” шигыренең  язу тарихын дәреслектән уку 41 бит.

Сүзлек өстендә эш. (Экранда күрсәтү)  

Тәкъдир – язмыш.

Михнәт чигү – газап күрү, авыр вакыйгалар аша үтү.

Кардәш – туган кеше, бик якын дус.

Милли моңнар” шигырен тыңлау. Укучылар чиратлап укып чыга.

Укытучы. Укучылар иптәшегезне игътибар белән тыңлагыз. Анализ. Әңгәмә.

  • Лирик герой кем? (Автор).
  • Беренче строфадан нәрсә белдек? (Ул көйне ишетеп, гаҗәпләнүен белдерә).
  • Икенче строфадан нәрсә белдек? (Лирик геройның күңелендә моңлы, сагышлы уйлар туа).
  • Лирик герой нинди хисләр кичерә? (Сагыш хисе).
  • Сагышның сәбәбе нидә? (Сәбәбе – хәтер яңару. Лирик геройның хәтере яңара: татар халкы өч йөз ел изелгән, күп михнәтләр күргән. (Татар халкының мескен булып торуының сәбәбе – 1552 елда Явыз Иван тарафыннан җиңелеп, үз бәйсезлеген югалту вакыйгасына барып тоташа). Ата-бабаларының изелеп яшәве лирик геройда сагыш хисләре уята).
  •  Әсәрдә нинди алымнар кулланыла? (Туры сөйләм кулланыла: бу нинди көй икән? Җавабы – “Әллүки”).
  • Лирик геройга нинди бәя биреп була? Туган халкы, милләте өчен кем шулай хәсрәтләнә ала соң? (Аны яратучы, аның өчен кайгыртучы кеше генә).
  •  Ул җырлаучыга карата нинди сүзләр куллана? (“Милләттәшем”, “кардәш”. - Ә кардәш кем була ул?  - Туган кеше).      
  • Җырлаучыны сез ничек күз алдына китерәсез? (Ул гади бер кеше, халык арасыннан чыккан).
  • Җыр нәрсә турында? (Милләт белән горурлану турында).
  • Нинди була ул «милли»? Моңнар — нәрсә?
    (Милли — халыкныкы, нәкъ менә татар халкыныкы, дигәнне аңлата  Моңнар күплек санда килгән һәм халык моң-сагышларының иксез-чиксез, бетмәс-төкәнмәс булуын күрсәтә.)

Укытучы.Гади халыкка, нинди генә милләттән булмасын, гомер итүе элек-электән җиңел булмаган, ул авыр хәлдә һәм һәрвакыт моң-сагыш эчендә яшәгән.

Тарихы данлы, бай булган дәүләтнең киләчәге дә өметле, моңлы җырлары булган халык үзенең бу хәзинәсе белән горурлана ала. Татар халкының күңелләргә үтеп керерлек җырлары бар икән. Мондый халык бетмәячәк.

Укытучы. 4 нче тукталышка нәтиҗәне ясаганда  синквейн ысулы кулланабыз. Бүгенге дәрестә без өйрәнгән әсәренең жанры? (шигырь)

Ул нинди? (милли, моңлы)

Бу әсәре безне нишләтә?(дулкынландыра, моңландыра, уйландыра)

Аны кем язган ?(Габдулла Тукай)

Ул? (“Милли моңнар”)

Шигырь

Милли, моңлы

Дулкынландыра, моңландыра, уйландыра

Габдулла Тукай

“Милли моңнар”

  1. Рефлексия.

Укытучы. Укучылар 4  тукталышта  алган белемнәрне тикшерү өчен тест эшләп алырбыз. Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест

1. Габдулла Тукайның туган авылы:

а) Кушлавыч            ә) Кырлай           б) Сасна                   в) Өчиле

2. Габдулла Тукайның әнисенең исеме:

а) Саҗидә               ә) Газизә                    б) Мәмдүдә        в) Зөһрә

3. Габдулла Тукайның әнисе кайсы авылда вафат була?

а) Кушлавыч            ә) Сасна                   б) Кырлай           в) Өчиле

4. Кырлай авылында ул кем гаиләсендә яши?

а) Мөхәммәтгалим      ә) Сәгъди  б) Мөхәммәтвәли        

в) Фәтхерахман

5. Җаек шәһәрендә өч мәдрәсә була. Кайсында Тукай белем ала?: а)«Рәкыйбия»    б)«Гайния»     ә)«Мотыйгия».

6. Кайсы төбәктәге тормыш Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача?

а) Казан              б) Сасна

ә) Кырлай           в) Җаек

 7. Габдулла Тукай Казанга яңадан ничәнче елда әйләнеп кайта?

а) 1908          б) 1907

ә) 1886          в) 1913

8. Габдулла Тукайның кайсы шигырен татар халкы үзенең гимны дип саный?

а) Кичке азан          б) Туган тел

ә) Эшкә өндәү        в) Китмибез

9. “ Милли моңнар” шигырен   язылу тарихы кем белән бәйле?

 а) Сәгыйть Рәмиев б)  Фатих Әмирхан, в)Галиәскәр  Камал,  

 (Экранда тест күрсәтелә.Укучылар тестны эшлиләр)

Укытучы.Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Шагыйрьнең төп иҗат эшчәнлеге сигез ел гына дәвам итә. Ул 27 яшендә вафат була. Үзеннән соң 10000нән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра.

Әйе, Тукай һәм халык, халык һәм Тукай аерылгысыз.Сөекле шагыйребезнең якты иҗаты, аның күңелгә керерлек шигырьләре күпме еллар үтсә дә югалмый. Тукай әсәрләре 26 телгә тәрҗемә ителгән.Аның әсәрләрен төрле милләт халыклары  яратып укыйлар, өйрәнәләр.  Тукай күп милләтләрне берләштереп торучы якты маяк.  Аның шигырьләрен  өлкәннәр дә, балалар да бик яратып укыйлар.  

Йомгаклау .Үзбәя

Укытучы.Укучылар, безнең  бүгенге сәяхәтебез ахырына якынлашты. Без бүгенге сәяхәтебездә нәрсәләр белдек?

Көтелгән җавап:Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән тирәнрәк таныштык

Укытучы.Без бу дәрестә куелган максатыбызга ирешә алдыкмы?

- Сәяхәт сезгә ошадымы?

-Cез үзегезне нәрсә өчен мактый аласыз?(Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Сезнең алдыгызда үзбәя кәгазьләре ята. Сез бүгенге дәрестә үзегезне ничек бәялисез? Тиешле урынга тамгаларыгызны куеп миңа тапшырыгыз.

Өй эше 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә: (сайлап алу мөмкинлеге бирелә)

1.конструктив эшчәнлеккә:шигырьне ятлау

2. репродуктив  эшчәнлеккә:шигырьнең эчтәлеген кыскача сөйләп бирергә;        

3. иҗади эшчәнлеккә:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина сораулары төзеп килергә.

Бүгенге дәресебезне бөек шагыйребезгә багышланган шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

Юк, үлмәдең, Тукай син мәңге яшь,

Син мәңгегә безнең арада.

Мәңге көләч шигырьләреңнән

Туган халкым кодрәт, көч ала.

Яшәсен халык әдибе!

Яшәсен Туган тел! 

Дәресебез  тәмам. Дәрестә актив катнашуыгыз, яхшы чыгышларыгыз, матур фикерләрегез өчен барыгызга да зур рәхмәт! Саубулыгыз, укучылар!



Предварительный просмотр:

Хәсән Туфан лирикасы

Дәреснең темасы: Хәсән Туфан иҗатын өйрәнүне йомгаклау.

Дәрес тибы: пресс-конференция

Максатлар:

1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлы турындагы белемнәрне кабатлау, системага салу.

2. Укучыларның танып белү сәләтен үстерү, аларны эзләнү эшенә тарту.

3. Лирик шагыйрь буларак Х.Туфанның шигырьләрен анализлау; укыган буенча фикер алышу күнекмәләре булдыру.

4. Шигъри сүзгә, татар шигыренә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Газета-журнал материаллары, презентация, шигырь җыентыклары, “Сөембикә”, “Казан утлары” журналлары, Х.Туфан шигырьләренә язылган җырлар.

Дәрес барышы

Актуальләштерү

  • Укучылар! Без сезнең белән татар халкының классик шагыйре Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. Аны 3 дәрес дәвамында өйрәндек. Бүген без аның иҗаты буенча йомгаклау дәресе үткәрербез. Без аны сезнең белән пресс-конференция итеп уздырырга килешкән идек. Безнең “Матбугат үзәге”ндә утыручы укучыларыбыз тагын да теманы өйрәнеп, мин биргән сорауларга җаваплар язып алып килделәр. Алсу - лирик шигырьләре турында, Айгөл – тормыш юлын, Айназ шагыйрьнең Тукай турындагы шигырьләре турында сөйләрләр. Ә инде калганнар “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре ролен үтәрләр. Алар, сезнең җавапларны тыңлап, сезнең чыгышлардан файдаланып, журналга мәкалә язып бастырулары, аны ничек урнаштырулары турында сөйләрләр.
  • Башта без үзебез укыган шигырьләрне искә төшереп китик. Мин укыйм, ә сез шигырьнең исемен әйтегез:
  1. “Илдә ниләр бар икән?”
  2. “Кайсыгызның кулы җылы?”
  3. “Аралагыз мине”
  4. “Чәчәкләр китерегез Тукайга”
  • Хәзер журнал хезмәткәрләренә әзерләгән сорауларны таратам, һәм сорауларга җавап бирү эшен башларбыз.

Төп өлеш

Бер укучы Х.Туфанның тормыш юлы турында сораулар бирә.

2нче укучы сөйли. Өстәмә “Сөембикә” журналыннан Х.Туфанга туган авылындагы ачылган музейны күрсәтә (Презентация)

3нче укучы: Шагыйрьнең нинди лирик шигырьләре бар?

1нче укучы: Х.Туфан – лирик шагыйрь. Ул лирик шигырьләр яза, ягъни аның лирик герое күңелендәге кичерешләрне, төрле хисләрне шигырь юлларында бирә. Без аның “Каеннар сары иде”, “Илдә ниләр бар икән?” кебек лирик шигырьләрен өйрәндек.

“Каеннар сары иде” шигырендә лирик герой сабый бала белән сөйләшә. Аның әтисен исән-сау диләр, сугышта йөри диләр, тик нигәдер аннан хат-хәбәр юк. Зурлар аннан нидер яшерәләр. Бу шигырьне Туфан Себер далаларында, тоткынлыкта булганда яза. Аның йөрәге яралы: ул Ватанын саклап, сугышта да катнаша алмый. Бердәнбер сабые ни хәлдә икән? Ул аны да белми, шуның турында сагыш белән күңеленнән сөйләшә.

“Гөлләр инде яфрак яралар” шигырендә язлар җитәсен, язлар җиткәч, сугыш бетәсе турында уйланып языла.

“Аралагыз мине” шигырендә лирик герой үзенең туган ягын, шунда үскән каеннарны, гөлләрне сагынуын яза.

Укытучы: Бу шигырь аның үзенең тормышы белән аваздашмы?

2нче укучы: Бу шигырь дә аның биографиясенә охшаш. Себердә йөргәндә, нахаксызга төрмәләрдә утырганда кичергән хисләр монда.

Дөньяның мин күрдем суын, күлен,

Урманнарын, тавын, күлләрен...

Тик күрмәдем, Идел, - синең кебек

Сагындырган ягын күрмәдем, – диелә.

“Кайсыгызның кулы җылы” шигыре дә тирән әрнү – сагыш белән язылган.

“Дөнья мине үзгәртте:

Еламаска өйрәтте.

Күлмәк җиңен ертасымы?

Бәйлисе бар йөрәкне” – дип яза шагыйрь.

3нче укучы: Тормыш иптәшенә багышлап язылган нинди шигырьләре бар?

4нче укучы: Хатыны Луиза Сәлиәсгаровага багышлап язылган мондый шигырьләре бар: “Илдә ниләр бар икән?”. Монда ул аның ялгызлыгын уйлап, “Сау микән? Эче тулы зар микән?” – дип яза. Аны сагына, ләкин аның турында бернәрсә дә белми, билгесезлек аның күңелен борчый. Тагын аның “Әйткән идең”, “Тамчылар ни диләр” шигырьләре бар.

Укытучы: 60нчы еллардагы язылган шигырьләре. (Газетадан өзек уку)

5нче укучы: Туфанның Тукай турында нинди шигырьләре бар?

6нчы укучы җавабы тыңлана.

5нче укучы: Ә без дәрестә укыган “Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигыре турында нәрсә әйтеп була?

6нчы укучы: Бу шигырьдә Туфанның Тукайны тирән яратуы, халкыбызның бөек шагыйре Тукай белән горурланып язуы күренә. Шигырь “Чәчәкләр китерегез Тукайга” дип атала. Шагыйрь кыек мәгънәдә кулланылган “Әйләнәңдә-гөлләр”, “Илең килә туган көнеңдә” сүзләре аша Тукай һәйкәленә аның туган көнендә ил халкы чәчәк китерүен яза. Килә, килә сүзләре шигырьдә еш кына кабатлана. “Туган көнең белән!-дигән сыман, елмаялар кебек бу гөлләр” кебек чагыштырулар да бар. Ләкин шагыйрь Тукайга чәчәк китерүне гадәткә әйләнсен иде, ди. Елга бер генә тапкыр аның һәйкәленә чәчәк салынуы өчен ул кайгыра.

Ник кырларда чәчкә өзгән чакта

“Тукай өчен бусы” димәскә?

Ник кырлардан кайтып килгән чакта

Синең янга кереп китмәскә? – дигән сорау куя. “Әгәр шулай булса, туган көнендә генә түгел, ел буена аның янында чәчәкләр балкыр иде” – ди.

Укытучы: Димәк, бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?

Укучы: Х.Туфанның бу шигыре аша без Тукайны чын күңелдән яратырга, аның олы иҗатын өйрәнергә, аның һәйкәленә чәчәкләр китерергә онытмаска өйрәнәбез.

Укытучы: “Казан утлары” журналыннан Х.Туфанның С.Кудашка язган хатларын укый.

7нче укучы: Шигырьләре ничә строфадан тора?

8нче укучы: Шигырь өлешләргә - строфаларга бүленә. Ул дүртьюллык дип тә атала, чөнки 4 юлдан тора. Ә строфалар саны һәр шигырьдә төрлечә булырга мөмкин. Х.Туфанның “Каеннар сары иде” шигыре 7 строфадан тора, ә “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре 5 строфадан тора.

Укытучы: Ә бу шигырьнең строфаларында нинди үзенчәлек бар?

Укучы: Һәр строфада 5 юл, аннан бу строфаның 1нче һәм соңгы юллары бертөрле,  бер үк сүзләр кабатлана.

Укытучы: Ни өчен шагыйрь шулай 5 нче юлда 1нче юлны кабатлап яза?

Укучы: Аның күңелендәге әйтәсе килгән сүзләрен әйтеп бетерә алмавы күренә, шуңа күрә кабат-кабат әйтә.

7нче укучы: Шагыйрь шигърияткә нинди яңалык алып килде?

8нче укучы: Х.Туфан, строфага бишенче юл өстәп, аны көчәйтеп, матурлап куя. Бу аның шигърияткә алып килгән яңалыгы.

Укытучы: Хәзер “Матбугат үзәге” ял итә, газета, журнал, җыентыклардагы шигырьләрне укый тора. Ә журнал хезмәткәрләре, үзегез сорауларыгызга алган җавапларыгызны языгыз. Сөйләнергә әзерләнегез. (Музыка куела)

Укытучы: Башта фикер алышып, киңәшеп алыгыз. Менә шул язганнарыгызны сезгә үзегезнең “Казан утлары” журналына бастырыгыз, дисәләр, ничек урнаштырыр идегез. Башта нәрсә турында язарсыз, аннан соң? Шул тәртип буенча сөйләрсез.

Укучылар сөйли, язганнарын укый.

Йомгаклау

- Укучылар, ә Х.Туфан шигырьләренә язылган нинди җырлар бар? (“Ромашкалар”, “Ак каен”, “Юксындырсаң, нишләрмен”, “Синең нурың”, “Киек казлар”)

- Хәзер мин җыр куям, ә сез аның нинди шигыренә язылганлыгын әйтерсез. Шул музыкаль нотада дәресебезне тәмамларбыз. (“Ромашкалар” җырын тыңлау).

Өй эше бирү. (Язмаларны альбом битенә күчереп алып килегез).



Предварительный просмотр:

Тема

Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясе

Максат һәм бурычлар

Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясенукып анализлау.

1. Ф.Садриевның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

2. Тургай турында яңа белемнәр белән баету;

3Туган якларына кайту өчен, кошларның авыр юл үтүләрен әдәби әсәр аша күзалларга ярдәм итү;.

3. Күчмә кошларны саклау, аларның кешеләр тормышындагы ролен күрсәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Күчмәкошларнысакларгакирәклеген,аларныңкеше

тормышындагы ролен аңлау;

М:Бәхәсләшә, әдәбиятны экология предметы белән бәйләп, табигать турында күзаллау формалаштыра белү; укылган әсәр буенча сораулар бирә белү;

П:.Ф.Садриевның “Тургай ни дип җырлый?” әсәрен укып анализлау.

Дәрес тибы

Яңа белемнәр ачу дәресе

Җиһазлау

Ф.Садриев портреты, тургай рәсеме, тургай турында җыр, видеоязма “Кошларның җылы яктан кайтулары”.

Төп төшенчәләр

Туган җирнең кадеретөшенчәсе

Предметара бәйләнеш

Музыка, сынлы сәнгать, география

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

        Мотивация        

Максат:

Укытучы өчен:

Укучыларны дәрескә әзерләү, уңай эмоцио-

наль халәт тудыру.

Укучылар өчен: игъти-

бар белән карый белү

“Кошларның җылы яктан кайтулары”.

-Без моңа дәрес ахырында әйләнеп кайтырбыз

Видеоматериал белән танышу

ТБ:матурлыкны танырга өйрәтү;

К: игътибар белән карый белү;

Актуализация

Укытучы өчен максат: тема буенча дөрес итеп юнәлеш биреп, сөйләшү оештыру.

Укучы өчен максат: үз эшләрен яклый белү.

Өй эшен тикшерү.

Бер төркем Ф.Садриевның биографиясен өйрәнергә тиеш иде.

Ф.Садриевның биографиясенә презентация

Төркемнәрдә эш. Ф.Садриевның бүләкләрен

модельдә күрсәтергә.

Р: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: әдәби әсәр авторы турында төрле чыганактан мәгълүмат туплау;

К: иптәшләрен тыңлый, бәяли белү.

Уку мәсьәләсен кую

Тургай тавышын тыңлау

Тургайлар турында өстәмә мәгълүмат белән

 танышу

-Сез нинди тавыш ишеттегез?

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Сез тургайлар турында беләсезме? Алар нинди кошлар?

-Кошлар турында

- Бу тургай тавышы

-Күчмә кошлар

Р: мөстәкыйль дәреснең проблемасын формалаштыру;

ТБ: игътибар белән тыңлау, җавабыңны дәлилләү;

К: иптәшләренә ярдәм итү.

Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы өчен максат: әсәрне аңлап уку, анализ ясый белү  күнекмәләрен үстерү.

Укучылар өчен максат: анализ тәртибен искә төшерү

  • Димәк без бүген нәрсәләр турында сөйләшербез?

-Сез өйдә әсәрне укып килдегез.

-бу нинди жанрдагы әсәр?

Ни өчен хикәя?

-Хикәягә анализ ясау алымнарын искә төшерик.

Төркемнәрдән төрле җаваплар алына

Хикәя- аз гына кеше катнашып, бер яки ике генә вакыйгасы булган әсәр.

-Вакыйгаларны искә төшерү.

-әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен табу.

Р: максатка ирешү юлларын билгеләү;

ТБ:бәхәсләшү, үз фикереңне дәлилләү;

К: төрле фикерләне исәпкә алып эш итү.

Яңа материалны аңлату.

-Хикәянең сюжетын сөйләргә теләүче бармы?

-Кыска итеп сөйләсәк, ничек була?

-Әсәрне ике өлешкә бүлик.

- Икесе арасында бәйләнешне табыгыз.

1 бүлек. Нәсимә белән кош сөйләшәләр.

2 бүлек. Авторның укучыга мөрәҗәгате.

-Икесе дә туган илен сагына. Туган җирдә генә бәхетле булып була.

Р:план нигезендә эшне оештыру;

ТБ:әсәрнең эчтәлеген кыскача сайлап сөйли белү;

К: иптәшеңне тыңлый белү.

Физминут

Кошлар булып очабыз

Хәрәкәтләр ясау

Материалны беренчел ныгыту.

Әсәргә  анализ

- Автор нинди проблеманы күтәргән?

-Автор үзенең әсәрендә

 нәрсә турында сөйли?

  • Әсәрнең идеясе?

-Туган илен ташлап киткән кошлар һәм кешеләр. Аларның сагышлары.

Нәтиҗә.

-Туган ил бик кадерле, газиз  ул.

Р:проблеманы аңлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;

ТБ: анализ ясау,йомгаклау;

К:бердәм карар кабул итә белү.

Мөстәкыйль эш

Укытучы өчен максат: мөстәкыйль

эшләүләрен булдыру.

Укучы өчен максат:

Төрле  эш формаларын куллана белүләрен камилләштерү.

-Әсәрдән тел-сурәтләү чараларын табыгыз.

-Чагыштырулыр:...

-Сынландырулар:...

-Эпитетлар:...

Төркемнәрдә эш.  

1 төркем. 110 бит.

3 нче кызыл юл

2 төркем.111бит. 2нче кызыл юл.

3 төркем. 11 бит. 3нче кызыл юл.

Р: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: төрле эш формаларын куллану;

К: текст белән эшли белү

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Укытучы өчен максат: әдәбият һәм сәнгатьтә туган як табигатенең чагылышын күзәтү.

Укучы өчен максат:

үз позицияңне билгеләү.

Дәреслектә бирелгән (106 бит) картиналарның кайсысы әсәр  эчтәлеге белән туры килүен ачык

лау.(Фикерләр төрле булырга мөмкин)

-Ни өчен?

-Урманнарда яшиләрме?- Кайсы кошларның җылы яклардан кайчан кайтуын белеп буламы?

-И.Левитан. “Июньнең бер көне”

-Чөнки тургайлар басуларда, кырларда яши.

-Урманнарда да яшиләр

-Юк, чөнки алар төрлечә кайта.

Р: эшне оештыра белү;

ТБ: әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәтү;

К: төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне билгеләү.

Рефлекция, өй эше.

Укытучы өчен максат: дәрестә үтелгәннәрне ныгыту, үзләштерү.

Укучы өчен максат:

дәрестә алган белемнәрен куллана алу.

Дәрескә йомгак.

-Дәрестә сүз нәрсә турында барды?

-Дәрес башында күрсәтелгән видеога әйләнеп кайтыйк.  Ни өчен без аны карап киттек?

-Безнең кече туган илебез кайда?

-Ни өчен Бәләбәйдә яшәп без үзебезне бәхетле дип әйтә алабыз?

Өй эше.

Нәтиҗә ясау.

Исбатлау.

Бәләбәйдә

-Чөнки ул безнең туган җир.

1.Тема буенча презентация ясарга;

2. Бер күчмә кош турында интернеттан материал табып,  сөйләргә өйрәнергә;

3. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә.

Р: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: анализ ясау, йомгаклау;

К: күмәк эш вакытында, бер фикергә килә белү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Харисов Ренат Магсумович – Народный поэт Татарстана

Слайд 2

РЕНАТ ХАРИС (Харисов Ренат Магсумович ) – Народный поэт Татарстана, автор более сорока книг на татарском, русском, английском, башкирском, чувашском языках, в том числе - избранных произведений в 7 томах. Родился в 1941 году в семье сельских учителей. Окончил Казанский государственный педагогический университет. Работал учителем, журналистом, ответсекретарём Союза писателей Татарстана, заместителем министра культуры, главным редактором газеты «Татарстан хэбэрлэре », литературного журнала «Казан утлары », заместителем Председателя Госсовета (парламента) Татарстана, народным депутатом парламента республики трёх созывов.

Слайд 3

Им написано более четырех десятков поэм, некоторые из которых стали операми, балетами, ораториями, кантатами, теле- и радиоспектаклями . На стихи поэта композиторами Казани, Москвы, Уфы, Саратова и т.д. создано более ста пятидесяти произведений вокального жанра. За создание либретто балета “Сказание о Йусуфе ”, а именно за развитие традиций национального эпоса в современных условиях диалога культур, ему присуждена Государственная премия Российской Федерации за 2005 год.* Он является лауреатом Государственной премии Республики Татарстан имени Г.Тукая, Республиканской премии молодежи Татарстана имени М. Джалиля , заслуженным деятелем искусств Татарстана, заслуженным работником культуры Чувашии и Каракалпакии (Узбекистан).

Слайд 4

Является секретарём Союза писателей России, членом Геральдического совета при Президенте Татарстана, членом редколлегий журналов “Наш Современник”, «Татарстан», «Исторической Газеты» (Москва), членом Главной редколлегии Татарской Энциклопедии. * В России из писателей этой премии на сегодняшний день удостоены всего три человека: Белла Ахмадуллина (за 2004 год), Ренат Харис ( за 2005 год), Александр Солженицын (за 2006 год).

Слайд 5

Государственная премия Российской Федерации присуждается с 1992 года Президентом Российской Федерации за вклад в развитие науки и техники, литературы и искусства, за выдающиеся производственные результаты.

Слайд 9

"Алтын көзне Канадада күрдем ..." Алтын көзне Канадада күрдем ... Россиядә кара көз иде — шартлаулардан , сары яфрак кебек , күпме-күпме гомер өзелде !.. Йа чуарлык ! Җирнең җитмеш төсе! Күз күрмәгән җете купшылык ! Әллә ничек җаным-тәнем белән купшылыкка киттем кушылып . Тыйнаклыкта бәхет диләр иде ! Бер дә алай түгел икән ич ! Күпме гомер ак та кара булды . Күзләремне кыра үкенеч. Чум икән ул төсләр байлыгына , тирбәл икән көйләр эчендә . Җан ул шундый — төссезлектән башлый , хиссезлеккә таба күченә... 1999

Слайд 10

"Көннәрнең бер көнендә..." Көннәрнең бер көнендә син мине бер үптең дә әйләндердең егеткә , сөеклем ! Төннәрнең бер төнендә әйләндердең ир-атка ... юк , сөйләшмик бу хакта , сөеклем! Таңнарның бер таңында — нинди рәхәт әйтергә — әйләндердең әтигә, сөеклем! Гомер чапты дулкындай ... килеп җитте көткән җай — син — әби, ә мин — бабай , сөеклем !

Слайд 11

Байкалда Байкалның иң төньягында, терәк итеп Саян ташын , Казанга этеп җибәрдем дымы кипмәгән кояшны . Тәгәрәде сибә-сибә Байкал-күлгә алтын чыгын ... Таулар янгынга әйләнде, дулкыннардан ялкын чыгып . Курка калдым : кояш шулай барып җитсә Казаныма , китерер ул көтелмәгән хәсрәт , бәла-каза гына ... Туган җирне ихлас сөю тынгы бирми йөрәгемә. Һәрвакытта ул — горурлык , һәм борчылу — кирәгендә.

Слайд 12

Хәл-әхвәл Хәл-әхвәлләр сорашудан башлана һәр күрешү... Канга сеңгән гадәтләрнең бу — иң матур өлеше! Әйбәт дибез , яхшы дибез ... Бик сирәк зарланабыз җелекне киптерә диеп , Хәл-әхвәл дигән явыз . Җанга рәхәт булып китә хәл-әхвәл сорашудан — барыбыз да тумыштан ук күнегеп беткән шуңа . Сер бирмәскә тырышабыз — Аллага шөкер ! — дибез : тән — җан белән, җан — аң белән, аң — заман белән игез ...


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган көнең белән, Кәрим Тинчурин !

Слайд 3

Кәрим Тинчурин күпкырлы талант иясе булуы белән замандашларыннан аерылып тора. Ул – актер, ре ж иссер, драмматург буларак татар театрын ныгыткан сәнгат ь кәр, әмма шулар өстенә Кәрим Тинчурин проза остасы да, ул “Мәрҗәннәр” романы белән әдәбиятыбызның олы класигы булып тарихта калган зат. Минтимер Шәймиев.

Слайд 4

ПРОИЗВЕДЕНИЯ: Пьеса «Ил» («Рой») — 1927 г. Пьеса «Хәләл кәсеп» («Честный труд») — 1910 г. Пьеса «Кандыр буе» («На Кандре») — 1930 г. Пьеса «Сүнгән йолдызлар» («Потухшие звёзды») — 1922 г. Пьеса «Беренче чәчәкләр» («Первые цветы») — 1913 г. Пьеса «Ач гашыйк» (« Голодный влюблённый») — 1915 г. Пьеса «Җилкуарлар» («Ветрогоны») — 1916 г. Пьеса «Шомлы адым» («Роковой шаг») — 1912 г. Пьеса «Соңгы сәлам» («Последний привет») — 1916 г. Пьеса «Назлы кияү» («Привередливый жених») — 1915 г. Пьеса «Алар өчәү иде» («Их было трое») — 1935 г. Пьеса «Зәңгәр шәл» («Голубая шаль») — 1926 г. Пьеса « Казан сөлгесе» (« Казан ское полотенце») — 1923 г. Пьеса «Моназара» («Диспут») — 1906 г.

Слайд 5

Иң кадерле кешеләре.

Слайд 6

Кәрим Тинчурин исемендәге татар театры.

Слайд 7

“ Зәңгәр шәл”

Слайд 9

...Исемеңне сәхнә пәрдәсенә Чигеп куям ,Кәрим Тинчурин!- Хәтерләтеп торсын Театрның Шомлы чынбарлыкка тиң чорын... Лена Шагыйр ь җан.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ШӘРИФ КАМАЛ

Слайд 2

Шәриф Камал (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев ) 1884 елның 27 февралендә элекке Пенза губернасы Инсар өязе (Мордва АССРның Рузаевка районы) Пешлә (Татар Пешләсе ) авылында мулла гаиләсендә туа .

Слайд 3

Башлангыч белемне үз авылларында алгач , 1896—1900 елларда күрше Ләбеҗә авылындагы кадим мәдрәсәдә укый . Кырыс холыклы , иске карашлы атасына материаль яктан бәйле булудан котылу өчен , Шәриф Камал шәкерт чагыннан ук үз көнен үзе күрә башлый : җәйләрен Мәскәү —Казан тимер юлында төрле эшләрдә йөри , 1901 елда исә , бер сәүдәгәргә ялланып , Рига шәһәренә китә . Анда берникадәр вакыт торгач , төплерәк белем алу нияте белән, башта Төркиягә, аннары Мисырга барып чыга . Ләкин материаль як кысынкы булу сәбәпле , ике елдан кире Россиягә әйләнеп кайта 1903—1904 елларда , Украинадагы күмер шахталарында , Каспий диңгезен д ә ге балык промыселларында эшли .

Слайд 4

1905 елгы революцияне Ш. Камал Петербургта татар мәдрәсәсендә мөгаллим булып каршылый . Шул ук вакытта ул « Нур » исемле беренче татар газетасы редакциясенә корректорлык хезмәтенә урнаша һәм шушы газета битләрендә үзенең тәүге әдәби тәҗрибәләрен — мәгърифәтчелек рухында язылган шигырьләрен һәм публицистик мәкаләләрен бастыра . 1906 елда яшь авторның «Сада» (« Аваз ») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә .

Слайд 5

Революция җиңелеп , илдә реакция чоры башлангач , Ш. Камал , туган авылы Пешләгә кайта һәм 1910 елга кадәр шундагы мәдрәсәдә балалар укыта . Үзенең белемен күтәрү өстендә дә даими эшли , рус әдәбиятын , аерым алганда , М. Горький, А. Чехов иҗатларын тырышып өйрәнә . Шушы чорда (1909) ул проза жанрындагы беренче әсәрен — « Уяну » исемле хикәясен яза һәм аны Оренбургта чыга торган «Шура» журналына җибәрә . Озакламый хикәя басылып та чыга .

Слайд 6

1910 елда Ш. Камал , гаиләсен ияртеп , Оренбургка күчеп килә һәм шул елдан алып Бөек Октябрь революциясенә чаклы «Шура» журналы һәм « Вакыт » газетасы нәшриятында хисапчы , ә соңга таба редакция хезмәткәре булып эшли .

Слайд 7

Ш. Камалның Оренбург чоры зур иҗади активлык белән характерлы . Алты-җиде ел эчендә ул утыздан артык хикәя , дистәләрчә фельетон һәм мәкалә , атаклы « Акчарлаклар » (1914) повестен һәм « Хаҗи әфәнде өйләнә » (1915) исемле сатирик комедиясен иҗат итә . Шул чор татар җәмгыятенең төрле якларын , бигрәк тә хезмәт кешеләренең ( сезонлы эшчеләр , балыкчылар , шахтерлар ), интеллигенция вәкилләре тормышын реалистик картиналарда һәм үзенчәлекле образларда тасвирлаган « Акчарлаклар » повесте һәм хикәяләре белән Ш. Камал революциягә кадәрге татар әдәбиятының тематик колачын һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарын сизелерлек киңәйтеп җибәрә . Аның татар әдәбиятында кыска хикәя жанрын үстерүгә керткән өлеше аеруча зур . Кеше образларын психологик планда гәүдәләндерү , эмоциональ-лирик моң , аз сүз белән бирелгән тирән мәгънә , композицион җыйнаклык һәм тыгызлык — әдипнең хикәяләренә әнә шул сыйфатлар хас

Слайд 8

Бөек Октябрь революциясен Шәриф Камал Оренбургта каршылый һәм революциянең беренче көннәреннән үк үзенең язучылык каләмен Октябрь казанышларын саклау эшенә багышлый . 1918—1919 елларда ул Оренбургта чыккан « Эшчеләр дөньясы » исемле большевистик газетада , аннары Төркстан фронтының Беренче армиясе политбүлеге органы «Кызыл йолдыз » газетасында эшли һәм языша . 1919 елның көзендә аны Коммунистлар партиясенә член итеп алалар .

Слайд 9

1920—1921 елларда Ш. Камал Оренбургтан ерак булмаган Чебенле авылында коммуна оештыруга катнаша . Соңрак Оренбургка яңадан кайтып , балалар йорты мөдире, укытучылар профсоюзының губерна бүлеге идарәсендә кассир һәм тәэминат бүлеге мөдире була , укытучылар хәзерли торган курсларда дәресләр алып бара, 1924—1925 елларда исә «Юл» ( соңрак — «Сабан») исемле газетада башта редколлегия члены, аннары җаваплы редактор хезмәтләрен үти . 1925 елның көзендә Ш. Камал ВКЩб)ның Татарстан өлкә комитеты карамагына җибәрелә һәм «Кызыл Татарстан» ( хәзерге « Социалистик Татарстан») газетасы редакциясенең партия бүлеге мөдире итеп билгеләнә , Соңыннан ул Татар мәдәнияте йортында гыйльми секретарь (1928), Главлит хезмәткәре (1929—1932), Татар дәүләт академия театрының әдәбият бүлеге мөдире (1933—1935) вазифаларын башкара . Гомеренең соңгы елларын ул профессиональ язучы булып яши . Совет чорында Шәриф Камал зур күләмле проза әсәрләре һәм драмалары белән танылды . 1927 елда әдипнең « Таң атканда » исемле романы басылып чыга . « Акчарлаклар » повестеның дәвамы рәвешендә язылган бу әсәрендә автор элек бәхет эзләп йөргән геройларының социалистик революция шартларында зур көрәшләр аша чын дөреслекне һәм бәхетне табу юлына аяк басуларын сурәтли .

Слайд 10

1928—1934 еллар арасында Шәриф Камал драматургия жанрына игътибарын юнәлтә . Бу чорда аның бер-бер артлы « Ут » (1928), « Козгыннар оясында » (1929), « Таулар » (1931), « Томан арты » (« Габбас Галин», 1934) исемле әсәрләре языла һәм Татар дәүләт академия театрында уңыш белән бара. Бу әсәрләр татар сәхнәсенә эшче образларын , хезмәт ияләренең үз арасыннан үсеп чыккан яңа совет интеллигенциясе вәкилләрен алып менүе һәм шул чор тормышын кискен конфликтларда , сәнгатьчә тирән һәм дөрес итеп чагылдыруы белән әһәмиятле .

Слайд 11

Утызынчы елларның ахырында , драма әсәрләре язу белән бергә , әдип үзе-нен совет чоры иҗатындагы иң күренекле әсәрләреннән берсе булган « Матур туганда » исемле романы өстендә бирелеп эшли . Берничә томнан торачак зур элопеянең беренче китабы итеп уйланылган бу роман 1937 елда аерым китап булып басылып чыга һәм шундук татар совет прозасының зур казанышы итеп бәяләнә . Әсәрдә Октябрь революциясе нәтиҗәсендә яңа тормыш туу процессы белән бәйле киеренке вакыйгалар турында сөйләнә һәм шул дәвернең реаль картиналары фонында дистәләрчә тормышчан типлар , харак-терлар бирелә . Соңыннан (1940 елда ) автор романның сәхнәләштерелгән в а риантын да эшли .

Слайд 12

1939 — 1940 елларда «Совет әдәбияты » журналында әдипнең « Ныклы адымнар » исемле яңа романы (« Матур туганда» ның дәвамы ) басыла башлый . Ләкин әсәр тәмамланмый кала. Моңа сугыш комачаулый . Бөек Ватан сугышы башлану белән Ш. Камал үз каләмен фашист илбасарларына каршы юнәлтә : матбугат битләрендә публицистик мәкаләләр белән чыгышлар ясый , «Март» исемле хикәясен бастыра һәм « Сафура » исемле пьеса яза башлый . Ләкин 1942 елның 22 декабрендә әдип кинәт вафат була .

Слайд 13

Шәриф Камал үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән совет халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучы . Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1940 елда Ленин ордены белән бүләкләнә , аңа шулай ук Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә , 1939 елда Казан хезмәт ияләре аны шәһәр Советына депутат итеп сайлыйлар . Ш. Камал 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде .


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Һади Такташ (1901-1931)

Слайд 2

Такташ – татар шигъриятенең алтын баганаларының берсе. Узып баручы егерменче гасырның давыллы вакыйгалары казанында кайнаган бу олы шагыйребез халык күңелендә мәңгегә урын алды. Җанында Такташ яшәмәгән, кабатланмас бу шәхеснең көчле рухы һәм моңнары белән сихерләнмәгән милләттәшләребез сирәктер дип беләм. Яңа меңьеллыкка без Такташлы булып керә алуыбыз белән бәхетле. Аның күкләргә ут белән язылган шигъри авазы вакытлар узган саен тагын да көчлерәк яңгыраячак әле... Минтимер Шәймиев

Слайд 3

Сыркыды авылы

Слайд 4

Һади Такташ туган һәм үскән йорт

Слайд 5

Әнисе Шәмсениса Әтисе Хәйрулла

Слайд 6

1901 ел, 1 гыйнвар. ХХ гасырның беренче көнендә туган малайга Мөхәммәтҗан дип исем кушалар. Әмма тора торгач бу исемне ошатып бетермичә, мулла чакыртып, аны Мөхәммәтһадига алыштыралар. Хәйрулла абый белән Шәмсениса апаның өченче баласы була ул. Авыл кешеләре исемен кыскартып, малайны “Һади” дип кенә йөртә башлыйлар.

Слайд 7

Һ.Такташ туган өй урыны

Слайд 8

“ Һади тугыз айда тәпи йөрде, ике-ике яшь ярымнарда чиста итеп сөйли белә башлады. Басынкы, еламый, кайда ятса – шунда йоклый... Бала вакытында яраткан эшләреннән берсе – каз бәбкәләре карау иде.” Һади Такташның әнисе Шәмсениса апа сөйләгәннәрдән .

Слайд 9

Һадиларның өйләре янында бер күл бар. Аны Сәпүш күле дип атаганнар. Такташның бабасы Сәйфетдин исеменнән шундый атама ясаганнар. Һади шул күлдән чуртан тотарга ярата.

Слайд 10

Һади Парча инешендә су коена, Лангыш урманында җиләк-җимешләр җыя. Һәр авыл малае кебек үк, ул да ат ярата. Кара байталларның сыртына баса да бар көченә юырттыра. Дусларының истәлегенә караганда, әкият сөйләргә, җырга, барысыннан да оста була.

Слайд 11

Һади беренче мәртәбә үз өендә әнкәсеннән һәм әткәсеннән укый башлый. Беренче укытучысы Сыркыдыда урта хәлле крестьян баласы була. Берникадәр әлеге шәкерттә укыганнан соң, Һадины Пешлә авылына озаталар. Пешлә мәдрәсәсендә ул 1911 – 1913 елларда өч кыш белем ала. Мәдрәсәдә аз-маз хисап, җәгърәфия, тарих укытыла. Һади тырышып укый, газета-журналлар белән таныша.

Слайд 12

Тормышлары авыраеп китү сәбәпле, Һади Бохарага барып эшкә урнаша, үзенең белемен күтәрергә омтыла, җәмәгать эшләрендә кайный, спектакльләрдә катнаша. 1916 елда язылган “Газраилләр”, «Т өркестан сахраларында” һәм “Караңгы төннәрдә” кебек әсәрләре - Такташ иҗатының шул чордагы беренче иҗат җимешләре.

Слайд 13

Һ.Такташ Бохарада “Яшь үзбәкләр” әгъзалары арасында. 1917 ел. (Һ.Такташ икенче рәттә - уңнан икенче)

Слайд 14

Һ.Такташ авылдашлары арасында. 1917 ел. Бохара.

Слайд 15

Һ.Такташның “Авыл яшьләре” журналында эшләгән вакыты. 1920 ел.

Слайд 16

1918 елның җәендә ул, туган якларына кайтып, педагогика курсларында укый, тәмамлагач Сыркыдыда укытучы булып эшли. Бераз вакыттан соң Һ.Такташ Оренбург шәһәренә китеп, анда нәшер ителә торган “Юксыллар сүзе” газетасында җаваплы сәркатиб вазыйфаларын башкара. 1921 елгы ачлык вакытында Һади Ташкентка китә. Анда әдәбият укыта, “Белем йорты” журналында җаваплы сәркати п булып эшли, Төркстан эшче коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта, шул ук вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Ташкент чорында (1921 – 1922) «Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы» шигырьләре, «Җир уллары трагедиясе» иҗат ителә.

Слайд 17

1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң, Һ.Такташ Казанга килеп урнаша һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. Татар театрында, “Чаян” (1923 – 1924, 1929 – соңгы көннәренә кадәр), «Октябрь яшьләре» (1925), “Авыл яшьләре” (1926), “Азат хатын” (1926 -1929), “Яңалиф” журналларында эшли. Һ.Такташның Казанга килгәч төшкән рәсеме

Слайд 18

Һ.Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина, уллары Рафаил Әни бик чибәр иде яшь чагында. Бераз гына озынча йөз, киң маңгай, дегет кебек куе чәчләр, очкыннар чәчеп торган яшькелт күзләр... Рафаил Такташ истәлекләреннән

Слайд 20

Һ.Такташның икенче хатыны Гөлчирә Такташева-Мансурова Һ.Такташның улы Аван

Слайд 21

Һ.Такташның икенче хатыны Г.Такташева-Мансурова кызы Эльвира (Кудрецкая) белән. 1951. Аван.

Слайд 22

Г.Кутуй, Һ.Такташ, Г.Минский , Г.Кутуй һәм Һ.Такташ

Слайд 23

Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын укуга багышланган кичәнең афишасы. 1926 Гади генә киемнән, чалбарының бер балагы икенчесенә караганда чак кына кыскарак та кебек, шуның өстеннән билсез киң толстовка кигән. Ашыкмый гына атлап чыгар, сәхнәнең алдына ук килеп туктар, зур зәңгәр күзләре белән томырылып залга бер карап алыр ... Һәм менә ул башлый, әкрен генә шигырь сөйли башлый ... Кабаланмыйча гына ..., аннары ... тавышы үсә бара, үзе дә дәртләнә, безне дә кабыза бара... Ф.Хөсни истәлекләреннән

Слайд 24

Мин ара-тирә тормышта алдалашсам да, җырларымда бер генә булса да – ялганламадым. Шул ялганламау өчен миңа күп эләкте ... Мин үземне шагыйрь итеп кулыма каләм алган чакта гына таныйм. Һ.Такташ 1930 елда Казанга килгән шахтёрлар арасында.

Слайд 25

Мин үземне язган вакытта гына иң бәхетле, иң бай кеше итеп хис итәм, чөнки мин атналар буенча укучыларымның йөзләреннән, күзләреннән, йөрәкләреннән урлап җыеп йөргән байлыкны үзләренә кайтарып бирәм. Һ.Такташ Һ.Такташ каләмдәшләре арасында

Слайд 26

Һ.Такташ каләмдәшләренә яңа әсәрен укый

Слайд 27

Һ.Такташ һәм Ф.Кәрим. 1929. М.Гафури, Һ.Такташ, Г.Камал .

Слайд 28

1930 елда Такташ “Киләчәккә хатлар” поэмасын Татар академия театры сәхнәсеннән укый. Берзаман театрда ут сүнә. Такташ та, тамашачылар да дөм караңгылык эчендә кала. Такташ укудан туктый. Шулчак караңгы залдан: - Һади, дәвам ит! – дип кычкыралар. Һәм Такташ моңлы-лирик тавышы белән караңгыда шигырь сөйли башлый. Бераздан ут кабына. Такташ һаман сөйли. Зал гөрләтеп кул чаба. Ут кабынганга сөенүдән битәр, Такташның каушап калмавына һәм аның яңа гына сөйләгән матур шигырьләре өчен була ул алкышлар. Хәким Сәлимҗанов истәлекләреннән. 1981.

Слайд 29

Һ.Такташның соңгы сурәте. 1931 ел. Язучылар, шагыйрьләр арасында шундый гыйбарә яши: - Җир шары өч филдә басып торса, татарның яңа чор шигърияте өч “Т”да басып тора: Тукай, Такташ, Туфан! И.Юзеев авызыннан. 1971.

Слайд 30

Беренче кар, белмим, кайчан явар, Ләкин үләрмен мин ул көнне, Бүген әле: - Тиздән кыш килә, - дип Ямап куйдым ертык бүркемне! Ертык бүрек кыштан саклый алмый, Түзмәм, ахры, бу ел кыш килгәч, Дөнья матур, Ләкин... Сезнең өчен Бик күңелсез калыр мин үлгәч!.. Һ.Такташ. 1930.

Слайд 31

Такташ белән бәхилләшергә кеше бик күп килгән иде. Озата баручыларның бер башы ТЮЗ янында, икенче башы Ирек мәйданында иде. Буран иде ул көнне, олы демонстрация шикелле иде урамда халык. Ул вакытта язганнар иде, имеш, Такташны озата баручылар биш меңнән артык булган, дип. Вәли Хаҗиев истәлекләреннән. Соңгы юлга озатканда.

Слайд 32

Арча кыры... Такташ шунда, дил ә р. Ышанмагыз, мин д ә ялгыштым, Салкын, ө нсез кабер ташы бел ә н Уртагы юк бер д ә Такташны ң . Мин ә зл ә дем - таптым, ташта т ү гел, Кешел ә рд ә таптым шагыйрьне, Терел ә р арасында тере булып Яши гражданины бу җ ирне ң . X. Гыйл әҗ ев.

Слайд 33

1925 – 1931 елларда Һ.Такташ яшәгән йорт


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Каюм Насыйри һәм татар фоль клорис-тикасы

Слайд 2

Детские годы Каюма Насыри прошли в деревне Верхние Ширданы

Слайд 3

В 1841 годы Каюма Насыри привезли в Казань и отдали в медресе

Слайд 4

Санап кына бетерерлек түгел Каюм бабабызның хезмәтен. Без белгәне – диңгездән бер тамчы, Бер тамчының меңдер хезмәте. Э. Шәрифуллина

Слайд 5

“ К . Насыйриның фольклор өлкәсен-дәге эшчәнлеге төп өч юнәлештә барган: у л, татар фол ь клорын турыдан-туры халыкның үз авызыннан язып алып, тупланган материалларның иң яхшы үрнәкләрен бастырып чыгаруга зур игътибар биргән, х алыкларны бер-берсе белән таныштыру максатында халык иҗаты әсәрләренең иң характерлы үрнәкләрен рус телендэ бастырып чыгаруга бик күп көч куйган, Көнчыгыш фол ьклорын җентекләп өйрәнгән һәм аның күп кенә үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итеп бастырган

Слайд 6

Максат: Татар халкының тәрбиясен, педагогикасын һәрь яклап тирәнтен өйрәнгән һәм туплаган, татар халык иҗаты әсәрләрен җыю һәм бастыру юлында гаят ь зур эш башкарган, фол ь клорга зур мәхәббәт һәм аның әһәмиятен тирәнтен аңлаган, аның тарафыннан мөстәкыйл ь идея-эстетик кыйммәтлеген билгеләгән һәм зур тәрбияви роле булуына иг ъ тибар биргән галим-мәг ъ рифәтче , педагог һәм язучы Каюм Насыйриның татар фол ь клористикасы тарихында калдырган хезмәтләре белән якыннан танышып, аларны анализлап, бүгенге көндә педагогика өлкәсендә актуал ь булуын раслау.

Слайд 7

Ашаган, эчкән, йоклаган кеше түгел, ә әдәпле итеп сөйләшә, уйлый, эш итә белгән кеше генә чын кеше була ала. “Этика турында кыскартылма китап”

Слайд 8

“И газиз бала!.. Адәмгә бигрәк кирәк вә бигрәк лязем нәрсә – гыйлемдер. Наданлык дигәнемез белмәклеге лязем булган нәрсәне белмәссезлектер. Бу наданлык кешене иг ътибардан чыгара вә хайван дәрәҗәсенә кертә торган сыйфаттыр . Кайда барса да, надан кешенең кадере юктыр … Гыйлем үгрәнмәгә , укымага , язмага вә һөнәр вә мәг ъ рифәт хасил итмәгә иҗтиһад кыл, чөнки гыйлем вә мәгърифәт иясе һәр йирдә хөрмәтле булып, халык арасында кадере зур булыр.” (Әхлак рисаләсе)

Слайд 9

“Кырык бакча” җыентыгында афоризмнар , хикмәтле сүзләр байтак: Кеше үзен үзе таныса, камил акыллы икәне шуннан беленер Әгәр берәүгә гыйлем үгрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңнекен үзең үзгәрт Әй, балам, яш ь легемне эзлим, җуйган идем, тапмый барам. ( “Яш ь легемне эзлим”)

Слайд 10

Үзе чыгарган календарьларда, сүзлекләрдә һәм җыентыкларда халык тәҗрибәләре, сынамышлар урнаштыруга урын бирә: “6 сында көн җылы – кырда икмәк бик куе”, “Март берендә аяз – аяз булыр бөтен яз” һ.б. Бәетләр,риваятьләр: “Казан бәете”, “Шаһгали бәете” “Казан шәһәренең салынуы”, “Кабан күле турында” риваят ьләре һ.б .

Слайд 11

« Әбүгалисина кыйссасы »

Слайд 12

Халык әкиятләре стилендә язылган әсәрләр: “Эт һәм сөяк” “Ана һәм бала” “Челән һәм чыпчык” “Патша белән карт”

Слайд 13

“Казан татарларының халык әдәбияты үрнәкләре” 28 табышмак 243 мәкал ь 145 җыр

Слайд 14

“Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре” хезмәте Халыкның иң борынгы ышанулары Мифлары Мифик образлары

Слайд 15

Юаткычлар “үчтеки” итү, баланың күкрәгеннән аяклары-на кадәр сыпырып “үс-үс” иттерү

Слайд 16

Гореф -гад әт, йола-кануннарның Туган төбәктәге төрләрен Теркәп куйган, туар яш ь буыннар, Төшенерлек итеп серләрен. Э. Шәрифуллина

Слайд 17

Йомгаклау Фол ь клор татар әдәби теле үсешенә нык тәэсир итә. Халыкның зирәклеген күрсәтеп тора торган мөһим чара. Әкиятләре, җырлары, әйтемнәре, мәкальләре, табышмаклары киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек зур рухи чишмә, чыганак булып тора, уйлау сәләтен үстереп, тапкырлыкка, җитезлеккә өйрәтә. Халык аваз иҗаты әсәрләре, яшь буынга тәрбия бирү чарасы гына түгел, әйләнә-тирәне танып-белү ысулы буларак та хезмәт итә. Фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булышлык итә ала.

Слайд 18

Кулланылган әдәбият: К. Насыйри. Сайланма әсәрләр. “Таткнигоиздат” матур әдәбият редак ц иясе, 1956. Татар халык иҗаты. Балалар фол ь клоры. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”, 1993 К. Насыйри. Сайланма әсәрләр. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”, 1975. К. Н. Насыйри. Сайланма әсәрләр. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”, 2004 Р. Ягъфәров. “Уен – күңелле бәйрәм”. “Мәгариф” нәшрияты, 2009.



Предварительный просмотр:

Ризаиддин Фәхретдин нәсыйхәтләре

https://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/06/1706_10.jpg

* Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда әче яхшы.

* Дөньяда иң авыр нәрсә — ризык аз вә гакыл күп булып, икесе бергә җыелудыр.

* Җиңел саналган эшләрнең ахырлары күп вакытта — авыр вә авыр күрелгән әшләрнең соңлары күп вакытта җиңел буладыр.

* Хаҗәт вакытында дәваны истигмаль итү шифа бирә, хаҗәт булмаганда истигмаль итү авыру тудыра.

* Якын карендәшләреңне бозык кешеләрдән саклавың кебек, китапларыңны да тиешле булмаган кешеләрдән сакла.

* Ачу килү изгелекләрне оныттыра.

* Тиешле булмаган кешене мактау вә яманлау — сазлыкка өй салу мисалында.

* Күп фикерлә, аз сөйлә.

* Күңелне үзенә тартучы нәрсә — кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер.

* Сүзләрнең кыйммәтлесе — заман үтү белән онытылмый торганы.

* Никадәр авыр булса да, адәм баласының дөньяда торасы килә.

* Дөнья бер театр булып, адәм балалары — шунда уйнаучылар.

* Һәр кичәнең — көне, һәр кайгының шатлыгы була.

* Кеше үзенең хатасын заманага йөкләтә.

* Ялган дус чын дошманнан зарарлырак.

* Күп наданга иярүгә караганда аз галимгә иярү яхшырак.

* Дуслык дәвам иткән вакытында ныгый бара.

* Дуслык — кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр.

* Хәзерлекләре булган кешеләр куркынычлы эшләргә дә каршы торалар.

* Төшүе авыр булырлык югары урынга менәргә кызыкма.

* Дошман белән чуалу вә булышу — аны кыздырудыр.

* Өмет бетү куркакны да батырландыра.

* Дошманны җиңү өчен иң көчле корал — аңа изгелек итү.

* Син үз вазифаңны үтә дә аннан аргысын тикшермә.

* Исерү — үз ихтыярың белән дивана булудыр.

* Һәр ике кеше дә ирле-хатынлы булмый.

* Надан бай — галимнәр мәҗлесендә телсездер.

* Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе — дин өйрәтеп калдыру.

* Исерү — адәмлектән чыгып, хайванлыкка керүдер.

* Кешеләрне шатландыруың — үзеңне шатландыруыңдыр.

* Гакыллы дус — арыган вакытта утырып бара торган арба.

* Гакыллы кешенең йөге — башында, ахмак кешенең йөге — аркасында.

* Эшләп аруга караганда тик торып ару авыр.

* Әйткән сүз, үткән гомер — агып киткән су мисалында.

* Тугрылык — максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы.

* Бәгъзе бер кешеләр тешләре белән чәйниләр, бәгъзе берәүләр телләре белән чәйниләр.

* Бу дөньядагы кайгылар, авырлыклар — адәм балаларының имтихан бирүе.

* Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул.

* Өмете беткән кешенең өмете — үлем генә.

* Атаң-анаңны кабергә салган дөньядан ни мәрхәмәт өмет итмәк кирәк!

* Дөньядагы яшәгән вакытларында адәм балаларының ике төрле максатлары бар: берсе — байлык, икенчесе дә — байлык.

* Күрү өчен йөрүче хатыннарга караганда, күрелү өчен йөрүче хатыннар күбрәк була.

* Гакыллы кеше ялгызы гына калудан курыкмас.