"Аулак өй" кичәсе
методическая разработка (6 класс)

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Аулак  өй кичәсе

 (Кичә үтәсе зал чиккән сөлгеләр,эскәтерләр,суккан паласлар белән бизәлгән).

Максатлар:Татар халыкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне

                      яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә 

                      тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт

                      хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү;

                      әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга,

                      олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oy_kichse.docx26.49 КБ

Предварительный просмотр:

Аулак  өй кичәсе

 (Кичә үтәсе зал чиккән сөлгеләр,эскәтерләр,суккан паласлар белән бизәлгән).

Максатлар:Татар халыкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне

                      яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә 

                      тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт

                      хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү;

                      әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга,

                      олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Әби: Улым , кызым, керегез әле!(Кыз малай белән йөгереп керәләр) Кызым, улым! Мин кунакка барам! Тату булыгыз! Тәртипле торыгыз! Үзебез генә калдык дип , яшь - җилкенчәк җыеп ятмагыз!

Гүзәл: Ярар , ярар әби.Сау булыгыз!(Әбине озаткач) Әйдә, Айгиз, син дус малайларыңны чакыр! Бергәләп күңел ачыйк, Аулак өй оештырыйк!

Гүзәл: Кызлар,керегез! (Музыка астында кызлар өйгә керәләр,ярымтүгәрәк ясап басалар)

Милана: Исәнмесез, дусларым!

Розалия: Хәерле көн булсын!

Аделина: Уен-көлке,җыр-моңнан

                Күңелләребез тулсын!

Мария: Бүген сездә аулак өй дип,

             Дусларымнан ишеттем,

             Йомгагымны чорнарга дип

             Мин сезгә килеп җиттем.

Җыр.    “Каз канаты” . Татар халык җыры.( кызлар җырлый)

      Аделина. Каз канатларын санадым,

       Төзелеп кагынганда.

       Тулган айларга карадым,

        Өзелеп сагынганда.  

Дарья.Каз канатын кагынганда,

Мамыкларын җил ала.

Яшь вакыттагы мәхәббәт

Мәңгелек булып кала.

Мария: Розалия, кемгә чигәсең бу кулъяулыкны?

Розалия: Үзем дә белмим,кемгәдер

Аделина:    Сөлге чигәм,сөлге чигә .  

                     Сөлге чигәм аклыкка.

                  Кызыл чуклы сөлгеләре.

            Насыйп булсын шатлыкка.

Гүзәл: Әй, кызлар, моңаеп утырмыйк әле.Әйдәгез әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм,ә сез җавабын әйтегез. ”Яраткан да ябышкан”,Нәрсә ул?

Кызлар: Кем ябышкан, кемгә ябышкан?

Гүзәл: Табышмак әйтәм бит, я табыгыз:  ”Яраткан да ябышкан”,Нәрсә ул?

Аделина: Айгиз ул. Яраткан да ябышкан.

Гүзәл:  Айгизгә га да ябышкан.

Мария: Анысы син үзең.

Гүзәл: Көлмәгез, көлмә.Миңа да ябышкан ул ,сиңа да...

Ангелина: Сезгә  генә ябышалар инде,менә миңа тыйнак булгач,берәү дә ябышмый.

Гүзәл: Сиңа да ябышкан ул, әнә Розалиягә дә ябышкан.

Ясминә: Алай булгач без белә торган нәрсә булмады инде. Бирелик.Кызлар,әйтсен үзе.

Кызлар: Биреләбез,биреләбез,әйтсен үзең!

Гөлназ: Нәрсә эшлисез, әйтәм!

Кызлар: Табышмак әйтәбез.

Гүзәл : Ю-у-у-у-к ,табышмак өчен генә әйтмим.

Кызлар: Биибез.

Гүзәл:  Әйдәгез алайса биеп күрсәтик.

Бию.“Шәл бәйләдем”  (бииләр).

Гөлназ: Ярар инде әйтәм, исем.

Алинә: Исем.Ниче-е-к? (Нык аптырау)

Гүзәл: Ничек булсын,исемсез әйбер юк ич.Исем бар нәрсәгә дә ябышкан.

Милана: Ә-й әйтим генә дигән идем исемә килмәде шул, каһәр.Менә мин  үзенә бер  башваткыч әйтим әле.

Мария: Әйдә әле.

Милана: Сыерның ятканда иң беренче кай җире җиргә тия?

(Кызлар төрле җаваплар әйтеп карыйлар,җаваплар туры килми).

Милана: Белмәдегез, җәзагызга әзерләнегез.Йоны җиргә тия.Кызлар,Гүзәлгә нинди җәза бирәбез? Белмәде бит.

Кызлар: Җырласын,ул матур җырлый.            (Гүзәл  җырлый)

Аделина: Шул башваткычларыгыз белән башны катырмагыз әле.Аларны йокларга яткач кына әйтешәләр,әллә рәтлерәк уен беткәнме?

Даша: Алайса “Йөзек салыш” уйнап алыйк микән,кызлар?

Ясминә:Юк,юк,әйдәгез,”Без – без идек”не уйныйбыз.

(Уен башлана)

Күмәкләп:Без,без,без идек, без унике кыз идек.Бер тактага төзелдек.Базга төштек май ашадык,келәткә кердек бал ашадык.Таң атканчы юк булдык.Кап та коп,авызыңны ач та йом.(Алинә көлдеререп йөри , Эвелина көлеп җибәрә.)

Аделина: Авызын ачкан өчен Эвелинага инди җәза бирик?

Гүзәл: Биесен.

Мария: Үзенә кемне яр итүен сөйләсен!

Ангелина: Туктагыз әле,аның яңа өйрәнгән матур җыры бар, шуны җырласын.

Эвелина( җырлый һәм егетләр килгәнен күрә.)

: Егетләр килә. Эх сез, матур кызлар жыры жырлана

Әмир: Менә дуслар серле өй

                Бүген монда  аулак өй,

                Ишекне ачтырыр өчен

Кирәк аңа матур көй.

Егетләр җырлыйлар. 3 куплет Эх, сез матур кызлар

Аделина:   Егет сиңа ни кирәк?

Данил:   Кара кашлы кыз кирәк!

Ангелина:   Ни эшкә соң ул кирәк!

Рөстәм:   Әнигә килен кирәк!

Даша:   Егет сиңа ни кирәк?

Мурад:  Миңа нечкә бил кирәк!

Розалия:   Ни эшкә соң ул кирәк?

Артур:   Ансыз яна яшь йөрәк!

Мария:  Егет сиңа ни кирәк?

Артем:  Ак каз канаты кирәк!

Гүзәл: Ни эшкә соң ул кирәк?

Вильдан: Очарга!

Ясминә: Нишләргә?

Айгиз:  Матур кызлар кочарга

      : Ягез инде кызлар,ишекне ачыгыз!

Аделина:  Ач булсаң  туеп тор,бер кочак акча алып кил!

Айгиз: Бездә акча бер букча.

Гүзәл:  Ишек бавы бер алтын

                 Безнең кызлар мең алтын.

Рөстәм: Ачыгыз  инде ,кызлар.

Гүзәл : Кызлар,кертәбезме егетләрне?

Юк, юк кетмибез.

Күрше авыл кызлары булып егетләр керәләр.

Кызлар: Кертик соң, әзрәк утырырлар да китәрләр.(Егетләр керә.)

Такмаклар жырлау

Без андый малай түгел, 
Без мондый малай түгел. 
Кая барсак та батарбыз. 
Күгәргән калай түгел.

Кызлар җырлый:

Ишек алды ак балчык, 
Ак балчыктан атлап чык. 
Сез дә әллә кемнәр түгел, 
Бераз гына мактанчык. 

Егетләр җырлый:

Биек тауның башларында, 
Йөри болан баласы. 
Чәчен тарап үрә белми, 
Шуны мактый апасы. 

Кызлар җырлый:

Аклы күлмәк әрәм була 
Кия белмәгәннәргә. 
Бик исебез китми әле 
Сөя белмәгәннәргә. 

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк шушы көйләргә;

Җырласак шушы көйләргә,

Калыр сагынып сөйләргә.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җыр күңелне ача ул;

Җырлау күңелне ача ул,

Кайгыларны баса ул.

Җырлыйк: әле, җырлыйк әле,

Берне түгел, икене;

Җырламас идек икене,

Сез дусларым сөйкемле.

 

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле

Уйнаган гармуннарга;

Ал чәчәк күк яшик әле,

Бирешмик кайгыларга.

 

Ал да булыр чагыбыз,

Гөл дә булыр чагыбыз;

Без җырламый кем җырласын,

Безнең шундый чагыбыз.

       Гүзәл : Барчагыз яраткан аулак өйгә. Чакырабыз хәзер сезне дә.

(Егетләр кызларны , баш иеп,биергә чакыралар .  Бииләр.   Биеп бетергәндә егетләр кызлар  белән парлашып калалар.)

Аделина :  Таныштык та, дуслаштык та. Урыннарга утырыйк

             “Йөзек салыш” уенын. Бегәләп уйнап алыйк!

“Йөзек салыш” уены уйнала.

1 нче отылган  Ангелина шигырь сөйли.

Әбием аулак өйләрдә

Халык җыры җырлаган

Халык җыры – бай мирас, дип

Бу көнгәчә  саклаган!

2 нче отылган.Айгиз. Җырлый. Гармунчы дус, сыздыр “Күбәләкне”. Әйдәгез , дуслар, бергәләшеп жырлыйк әле.

Күбәләк гөлләргә кунса

Гөлләр тибрәнә микән?

Ул да мине сагынганда,

Күбәләгем, түгәрәгем,

Асыл кошым , сандугачым,

Җырлап җибәрә микән?

 

Күбәәккәй гөлгә кунган,

Гөлдә булгач оясы,

Минем күңлем сиңа тарта,

Күбәләгем, түгәрәгем,

    Асыл кошым, сандугачым,

    Син бит күңелем кояшы.

 

    Тау астында, тал астында

    Салкын чишмә түгәрәк,

    Очып барып кайтыр идем,

    Күбәләгем, тәгәрәгем,

    Асыл кошым, сандугачым,

3нче отылган кызлар  бии. (Дарья һәм Арина)

Мария .Ә хәзер әйдәгез су агыш уенын уйнап алабыз.

Бергә:  Әйдәгез уйныйбыз.

Әби: И-и-и-и-и мин киткәнне генә көттегез мәллә?Берсеннән - берсе матур кызлар,егетләр җыелган.

Гүзәл: Ай, бетте баш! И-и-и-и әби кайттыңмы?Әйдә әби, безнең белән яшьлегеңне искә төшереп ал әле.

Әби: Юк,юк кызым.Мин инде карт.Үзегез генә уйнагыз.

Гүзәл:Юк инде,әби .Әйдә уйныйк.

Әби: Әйдәгез инде алайса уйныйк.

(Уйныйлар.)

Гүзәл:Уйнадык та,җырладык та,

               Бүген бездә аулак өй,

               Аулак өйдә булмаганннар

               Безнең күңелне аңламый.

Аделина: Татар халык иҗатын.   Милли гореф – гадәтен

            Тугры халык антларга.  Сүз бирәбез сакларга!

Җыр.  Аулак өй.

Илназ:  Әтәчләр кычкырды ишеттегезме?Өйләргә таралышырга вакыт.

(егетләр кызлар янына киләләр,сөйләшәләр)

Айгиз:  Дуслык җебе өзелмәс ул

                  Халык моңы бар җирдә

                  Безнең мондый очрашулар

                   Истә калсын гомергә.

Егетләр:  Аулак өйгә керткән өчен рәхмәт,кызлар,хушыгыз.(Кызлар егетләргә кул болгап калалар).Егетләр “Челтәр элдем читәнгә” җырын җырлап кайтып китәләр.

Жыр Каз канаты

Гүзәл Балжимеш

Айгиз Күбәләк

Эх сез матур кызлар

Такмаклар

Челтәр элдем читәнгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Аулак өй

Максатлар: Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне                       яң...

Сценарий фольклорного вечера "Аулак өй".

Сценарий специально написан для проведения вечеров с русскоязычными учениками....

Аулак өй

«Аулак өй» издревле известен, как веселые посиделки. В старину, когда взрослые уезжали навестить родных или просто по делам, девушки, оставшиеся дома, приглашали в гости подруг, а затем к ним присоеди...

Аулак өй

Татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп балаларда эстетик зәвык тәрбияләү....

Аулак өй

Укучыларга халык авыз иҗатын өйрәнү өчен дәрестән тыш чара....

Аулак өй күренеше

Аулак өй күренеше         Сәхнә авыл өенчә бизәлгән. Кызлар төрле кул эшләре эшләп утыралар, ике (яисә бер) бала курчак уйнап утыра. Түр башында әбиләре җеп эрл...