ФДБСС шартларында дәрестә рефлексия үткәрү алымнары
учебно-методический материал

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

ФДББС шартларында рефлексия - заманча дәрес өчен кирәкле шарт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kak_provesti_refleksiyu.docx22.08 КБ

Предварительный просмотр:

ФДББС шартларында рефлексия - заманча дәрес өчен кирәкле шарт.


Мәгариф  системасына , мәктәп тормышына яңа гына адымнарын ясаган укытучы, еш кына  дәрестә рефлексия этабының мөһимлегенә бик игътибар биреп бетерми. Әлбәттә рефлексиянең үзбәя, теманы аңлау-аңламауларын күзәтү икәнлеге  билгеле. Ә инде практикада дәреснең бу өлеше гадәти “смайлик”лардан, төрле төстәге битләрдән, тактада ябыштырылган төрле рәсемнәрдән торуын күзаллыйбыз. Ә кайвакыт укытучы “Сезгә дәрес ошадымы?” дигән гадәти сорауны бирү белән тукталып кала. Ә укучылар үз чиратларында “Әйе, ошады!” дип җавап биреп, дәрестән чыгып китәләр. Бер карасаң, монда бәйләнерлек берни дә юк. Рефлексия булдымы? Булды! Дәрескә билге куелдымы? Куелды. Укытучының дәрес планында “рефлексия” сүзе бармы? Бар! Һәм бернинди дә сорау тумаска тиеш!

Ә инде тәҗрибә туплаган саен, укытучы рефлексиянең ни дәрәҗәдә кирәк икәнлегенә, ничек мөһим икәнлегенә төшенә бара. Рефлексиянең укытучыга сыйныф белән идарә итүдә зур ярдәмче икәнлеге ачыла. Укытучы укучыларның нәрсә аңлаганлыкларын, ә инде нидер аңлап җиткерә алмауларын күрә. Ә инде үз чиратында, рефлексия,  укучыга үтелгән юлны, теманы аңлау өчен генә түгел, ә логик фикерләү чылбырын төзүгә, алынган тәҗрибәне системага салуга, үз уңышларын башка укучыларның уңышлары белән чагыштыруга этәрә.

ФДББС нигезләнеп төзелгән дәрестә рефлексия этабы иң кирәкле этап булып тора.

Нәрсә соң ул рефлексия?

Сүзлекләргә мөрәҗәгать итсәк, рефлексия – ул үзанализ, үзбәя, “үзеңне эчке яктан карау” дип аңлатыла. Ә инде дәрестә куллану ягыннан карасак, рефлексия ул –  укучы һәм укытучының уку процессын камилләштерергә мөмкинлек бирүче уртак эшчәнлеге. Ул, укучыларның үз торышларын бәяләү, үзләренең хисләренә анализ ясау, эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү булып тора.

Рефлексия ни өчен кирәк?

Әгәр бала:

- бу теманы ни өчен өйрәнүен, киләчәктә аңа ни өчен кирәк булуын аңласа;

- бу дәрестә нииди максатларга ирешелүен аңласа;

-  бу эшкә ул үзеннән нинди өлеш кертүен аңласа;

-  үзенең һәм сыйныфташларының эшләрен адекват рәвештә бәяли белсә,

... уку – укыту процессы кызыклыга әйләнә, белем алу һәм бирү бала өчен дә, укытучы өчен дә җиңеләя.

Рефлексия өлешен кайчан үткәрергә дигән сорау туа. Әлбәттә инде, без рефлексияне дәреснең төрле этабында үткәрә алабыз.

Дәрес этабы кебек үк функциясе ягыннан рефлексия берничә төргә бүленә. Бу төрләрне белү, укытучыга дәрес планын төзегән вакытта алымнарны берләштерергә мөмкинлек бирә.

Түбәндәгеләрне карап китик:

1.                 Эчтәлек буенча: символик, телдән һәм язмача рефлексия.

Символик рефлексия  төрендә  укучы символлар ярдәмендә билге куя. Бу карточкалар, жетоннар һ.б.) булырга мөмкин.

Телдән – укучы үзенең уй-тойгыларын , үзенең хисләрен телдән әйтеп бирә алуы.

Язмача – бу төр иң авыр төр һәм ул күп вакытны таләп итә. Әлбәттә, бу төрне дәрес материалын йомгаклаганда куллану отышлы.

2.                 Эшчәнлек формасы буенча: коллектив, төркемнәрдә, фронталь һәм индивидуаль.

Рефлексиянең бу төрен кулланганда укучыларны өйрәтү җиңелрәк булачак. Башта – сыйныф белән эш, аннары – төркемнәрдә, аннары – берничә укучыдан сорау. Бу инде, әлбәттә, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтәчәк.

3.     Үткәрү формасы буенча : анкета, сорау-җавап, рәсем һ.б.

4.     Функциясе буенча:

физик – өлгерде – өлгермәде, авыр – җиңел һ.б.

сенсор – кызык-кызык түгел, уңыйлы-уңайсыз

интеллектуаль – аңлады-аңламады ,авырлыклар очрады һ.б.

5.                 Максат буенча рефлексия 3 төркемгә  бүленә: эмоциональ хәл һәм кәеф рефлексиясе, эшчәнлек рефлексиясе һәм материал эчтәлеге буенча рефлексия.

 

 

I.                  Кәеф рефлексиясе.

Эмоциональ – ул укучының кәефен , уку материалын үзләштерү хисен күрсәтә. Бу гадәттә безнең еш кулланыла торган төр. Ошады/ошамады, кызыклы / кызыксыз,  күңелле /моңсу.

Бу төр укытучыга сыйныфның гомуми кәефен күрсәтә. Теманы укучы аңлаган, аңламаганмы икәнлеген ачып сала.

Бу төр рефлексияне  1 нче сыйныф укучылары белән дә үткәрү җайлы. Безнең кул астыбызда күп кенә таратма материаллар смайликлар бар. Аларны куллану бик отышлы. Бармакларны аска, өскә күтәреп күрсәтү дә бала өчен иң җайлы ысул.  Теманы аңлаткач, ныгыту күнегүләре эшләгәч үткәрү уңайлы. Дәрес башында хис рефлексиясен сыйныфның кәефен белү өчен , сыйныф белән контакт оештыру өчен үткәрәбез. Темага туры килгән көй кую, хисле шигырь уку, цитаталар китерү. Моннан соң укучыдан “Син нәрсә тойдың?”, “Кәефең ничек синең хәзер?” дип сорау отышлы булачак. Шулай итеп, беренчедән, укучылар үзләренең торышыларын билгели алачаклар, икенчедән, үз күзлекләреннән чыгып эш итәчәкләр һәм бу теманы кабул итүгә зур этәргеч бирәчәк.

Шулай ук “Импульс” , “Кар бабай” кебек төрләр дә укучының хис – тойгысын, кәефен аңлау өчен бик отышлы кулланылачак.

“Импульс” -  укучылар түгәрәккә басалар һәм бер-берсенең кулларын тоталар һәм кулны әкрен генә кысу исәбеннән бер-берсенә импульс җибәрәләр. Импульс укытучыга әйләнеп кайттканнан соң укытучы “Мин яхшылык импульсы җибәрәм”, “Мин яхшы кәеф импульсы таратам” диеп укучыларны дәрескә әзерли.

“Кар бабай” – дәреснең төрле вакытында эшләтеп алып була. Укучылар кар  бабайга төрле төстәге жетоннарны беркетәләр: кызыл – яхшы кәеф, яшел – тынычлык, зәңгәр – күңелсез, моңсу.

Пейзаж.  Укучыларга ике картина бирелә. Бер картина салкын төсләр белән ясалган, моңсу. Ә икенче картина – җылы төсләрдән тора, матур, күңелле. Укучылар кайсы ошый шуны сайлап алачаклар.

 

 

II.               Эшчәнлек рефлексиясе.

Бу төр рефлексия укучыларга уку материаллары белән эшләү алымнарын аңларга һәм  иң уңай юлларын  эзләү мөмкинлеге бирә. Өй  эшләрен тикшерү вакытында, дәрес материалын ныгытканда, проектларны яклаганда  кулланырга кирәк. Ул укучыларга эш төрен аңларга ярдәм итә, үзенең эшчәнлек активлыгын анализларга этәрә, укуда булган пробелларны ачыклый.

Ничек үткәрергә:

Уңыш баскычы – һәр баскыч – бер эш төре. Эш күп эшләнелгән саен баскычтагы кеше дә өскә күтәрелә.

Уңыш агачы . һәр яфракның үз төсе була: яшел – барсы да дөрес эшләнгән, сары – авырлыклар очраган, кызыл – хаталары күп. Һәр укучы агачны үз яфрагы белән бизи.

Вагоннар. Һәр вагон аерым күнегү, эш өчен бирелә.  Мәсәлән, дәресне ныгыту этабында 3 күнегү эшлисез икән, 3 вагон булачак. Укучыларга кайсы вагонның күнегүе авыррак бирелгәнне билгеләү өчен, шул номерлы вагонга кеше,хайван яисә жетон куярга кирәк булчак. Яисә киресе- җиңел эшләнелгән номерлы вагонга...

Шулай ук, укучыларга үз эшчәнлегенең активлыгын күзәтеп бару өчен мондый эш тә тәкъдим итәргә була:

“Тамгалар”
«V» - укытучы соравы буенча җавап бирдем, ләкин җавап дөрес түгел. 
«W» - укытучы соравы буенча җавап бирдем, җавап дөрес .
«|»  - үзем җавап бирергә теләдем, әмма җавап дөрес түгел.
«+» - үзем җавап бирергә теләдем, җавап дөрес .
«0» - җавап бирмәдем.

Шушы нәтиҗәләр буенча укучылар үзләренең белемнәрен анализлый алалар.

        

III.           Материал эчтәлеге буенча рефлексия.

Рефлексиянең бу төрен дәрес ахырында, яки дәрес этапларын йомгаклаганда кулланырга була. Ул укучыларга тема эчтәлеген аңларга ярдәм итә, үз эшчәнлегенең эффективлыгын бәяләргә этәргеч бирә.

Ничек үткәрергә:

Укучыларга сүзтезмәләр  “болыты” ягъни клешелар бирелә һәм алар шул сүзтезмәләрне дәвам итәргә тиеш. Мәсәлән, интерактив тактада төрле вариантлар язылган слайд чыга:

- мин бүген белдем...

- авыр булды...

- мин аңладым, ...

- мин өйрәндем ...

- мине таң калдырды... һ.б.

Һәр укучы 1-2 сүзтезмәне ала һәм дәвам итә. Бу рефлексияне телдән дә, язмача да эшләргә була.

График : тактада таблица бирелә

Дәреснең максаты

+

(бар да аңлашылды)

-

( берни дә аңламадым)

?

( кызыклы, тагын да күбрәк белергә телим)

 

 

 

 

 

Таблицада дәрес максатын башлангыч сыйныфлар өчен үзе язсаң өлкән сыйныфлар белән үзләре үк максат куярга мөмкин. Дәрес ахырында укучылар шул максатларга ирешелгәнме, юкмы икәнлекләрен калган графаларда күрсәтәләр.

 Анкета.

 

Дәрестә мин эшләдем

Мин дәрестә үз эшем белән

Дәрес минем өчен ...

Дәрестә мин..

Минем кәефем ...

Дәрес материалы миңа...

 

 

Өй эше миңа

Актив/пассив

Кәнәгать/ Кәнәгать түгел

Кыска/озын тоелды

Ардым/армадым

Күтәрелде/төште

Аңлашылды/аңлашылмады

Файдалы булды/ зынлы булды

Кызыклы/ кызыксыз иде

Җиңел/авыр

Кызык/кызыксыз

Фразеологизм яисә мәкаль.

Укучы үзенә килешле фразеологизмны яисә мәкальне сайлап ала.

 

         суга җибәргән балык кебек

           баш тубал булды

           агым уңаена йөздем

 

“Плюс-минус-кызык”

“П” – ошаган тэш төре языла, мәгълүмат тупланыла.

“ М” – ошамаган эш төре, аңлашылмаган һәм кирәк булмаган мәгълүмат тупланыла.

“К” – укучылар дәрестә очраган барлык кызыклы фактларны язалар, укытучыга булган сорауларын урнаштыралар.

Бу төр бигрәк тә укытучы өчен бик кызык рефлексия төре. Чөнки ул укытучыга дәресне укучылар күзлегеннән карарага ярдәм итә һәм җитешсезлекләрне ачып сала.

Материал эчтәлеге буенча рефлексия төрләре күп һәм аларны монда санап бетерү мөмкин түгел. Кайберләре: “Синквейн”, “Кластер”, “Инсерт”,”Пәрәвез” һ.б.

 

             Йомгаклап шуны әйтәсем килә, үз  дәресен укучы өчен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә теләгән укытучы заманча дәрестә рефлексия этабының әһәмиятен аңлап эшләргә тиеш. Рефлексия без гадәтләнгәнчә, дәреснең йомгаклау этабында гына үткәрелергә тиеш түгел, ә аның төрле этабында чагылыш табарга тиеш. Ул  үткән теманы,юлны  аңлауга, һәркемнең уйланган, аңлашылган әйберләрен уртак копилкага җыюга юнәлдерелгән. Аның максаты-дәрестән төгәл нәтиҗә белән китү генә түгел, ә мәгънәле чылбыр төзү, үз алымнарыңны  башкаларның алымнары белән чагыштыру да.Ул укучының дәрестә алган белемен генә, кагыйдәләрне генә истә калдыруы түгел, ә дәрестәге үз эшчәнлеген бәяләве, аны киләчәктә куллана алуы. Шул чакта бездән замана таләп иткән мөстәкыйль фикер йөртүче, конкурентлыкка сәләтле укучы үстерәчәкбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....

Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары

Бүгенге мәктәп шартларында милли үзаңны формалаштыру алымнары...

Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгыш

Сез дә ФДББС сыйныфларында эшлисезме? Проектлар эшләү сезнең өчен дә әһәмиятлеме? Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгышымны тәкъдим итәм....

Әдәбият дәресендә рефлексия алымнары

Заманча дәрес этапларында рефлексия актуаль эш алымы....

ФДБС шартларында рефлексия заманча дәрес өчен кирәкле шарт

Дәрестә рефлексия осталыгы тәкъдим ителгән мастер - класс...

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте”

Үзем укыта торган сыйныфлар арасында рус төркемнәрендәге рус телле укучылар да бар. Татар балалары белән беррәттән, нәкъ менә шул балаларга да дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару —төп белем ...

Асыҡ дәрестәр, оҫталыҡ дәрестәре исемлеге

Минең тарафтан 2014 уҡыу йылынан башлап үткәрелгән асыҡ дәрестәр, оҫталыҡ дәрестәренең исемлеге...