"Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" сыйныфтан тыш чара
классный час (6 класс)

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтү, туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү;балаларда халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе – ерак гасырлардан килгән

гореф-гадәтләргәизге караш тәрбияләргә;укучыларның сөйләм телен, иҗади сәлатен үстерү; әти – әниләребезгә ихтирамтәрбияләргә; балаларны ял иттерү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Класс сәгате24.13 КБ

Предварительный просмотр:



5 сыйныф.

Тема“Уйныйбыз да, җырлыйбыз да!”

Максат: Ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтү, туган телне ихтирам итү хисе

тәрбияләү;

балаларда халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе – ерак гасырлардан килгән

гореф-гадәтләргәизге караш тәрбияләргә;

укучыларның сөйләм телен, иҗади сәлатен үстерү; әти – әниләребезгә ихтирам

тәрбияләргә; балаларны ял иттерү.

Җиһазлау: Курчаклар, мунча себерткесе, җыр, табышмак сандыгы, йомыркалар,бау ,

чәк-чәк.алма,,китап, яулык-күз бәйләргә,балалар өчен өс киемнәр:түбәтәйләр,күлмәкләр,

калфаклар,бизәкле сөлгеләр,мендәр тышлары,чәчәкләр



 Дәрес планы.

I.Уку мәсьәләсен кую.

Исәнмесез диеп башлыйк әле,

Күрешү бит шулай башлана.

Сезнең белән күрешкәнгә дуслар,

Күңелем минем шундый шатлана.

-Кадерле укучылар!

Класс сәгатендә нәрсә эшләрбез дип уйлыйсыз? Әйе,Без бүген класс сәгатендә татар халкы ,

аның милли гореф-гадәтләре,татар халык аваз иҗаты турында сөйләшербез.

Һәм дәреснең темасы “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” дип аталыр.

^ II.Уку мәсьәләсен чишү

1) -Тиздән, 21-февральдә Бөтендөнья халыкара Туган тел көне.Һәрбер милләтнең үз туган теле бар.

Без татарлар, туган телебез - татар теле. Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлар

тарихы булган .Каюм Насыйрилар,Габдулла Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән,

баш имәгән горур татар теле!

 (И туган тел – и матур тел. Җыр)


Туган телем- татар теле, Туган тел ул-ана теле,

Телләрнең иң гүзәле. Яшәеш башлангычы.

Туган телем- иркә гөлем, Аны саклау һәм яклау

Милләтнең син бизәге. Һәрбер кеше бурычы.

-Димәк безнең төп бурычыбыз нәрсә инде?

 (Татар телен,татарларның гореф- гадәтләрен саклап калу)


-Җырның соңгы юлларында . “Дөньяда күп нәрсә белдем ,син туган тел аркылы,-ди”

2) -Татар телен аңларга , сөйләшергә сезне кем өйрәтте? (әни,әти)

- Менә сез сөйләшә башлагач иң беренче әйткән сүзегез нинди булды икән?


3) -Сез тугач, әниегез сезгә бишек җырын җырлап , үз тавышы белән таныштырган.

Бишек җырларын җырлап иркәләгән, юаткан,назлаган.

Үзегезнең яраткан курчакларыгызны алыгыз,

Бездә аларга бишек җырлары җырлап аларны юатыйк.

-Нинди бишек җырлары беләсез?

^ Бишек җырлары.

Әлли – бәлли бәү итә,

Балам йокыга китә

Балам йокыга киткәч

Әнисе дә пәп итә.

(Бала йоклаталар. Хор белән курчакларына матур сүзләр әйтәләр: зирәк бул, гомерле бул.)

4)- Кечкенә чакларыгызда әти әниләрегез сезне тезләренә утыртып уйнатканнар, сөйләшергә өйрәткәннәр.


Мавыктыргычлар

Бу бармак - бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни

Бу бармак – нәни бәби

Аның исеме чәнти.


Баш бармак бау ишә.

Имән бармак имән кисә

Урта бармак утын яра

Атсыз бармак ат җигә

Чәнти бармак чәй эчә.

-Мунча чапканда...

^ 5)Уен “Очты-очты каргалар,

торналар,арбалар.кара каргалар,

чыпчыклар,кошчыклар.кыскычлар.карлыгачлар.

сандугачлар,алма-гачлар,песнәкләр,эскәкләр,сыерчык,сыер чыгып очты,

тараклар, чабаклар...”

-Менә бу татар уеннарын хәзер дә уйныйсыздыр!

6)Әкиятләр.

Иң элек бу тел белән,

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе,

Әбкәм хикәят сөйләгән.

-Ә инде төннәрен йоклар алдыннан сезгә бик кызыклы әкиятләр дә сөйлиләрдер.

Кем үзенең яраткан әкиятен сөйләргә тели?

(Борын-борын заманда,яшәгән ди бер бай.

Аның булган ди ике өе: берсе –агачтан,икенчесе –таштан,яңартып сөйлием ме баштан?)

Кем күбрәк әкият белә икән?


1)-Аның янына дуслар җыела.

-Кем кысты?-дип сорыйлар.

-Былтыр кысты.-ди.(Шүрәле)

2)Борын-борын заманда,әби белән бабай камырдан курчак ясаганнар,ди.

(Камыр батыр)


3)-Мики-ки-ки,мики-ки ки,кәҗә башы унике

.(Кәҗә белән сарык)

-Телләрегез тизрәк сөйләшсен дип сезгә төрле әйтенүләр өйрәткәннәрдер.

7)Әйтенүләр.

1)Тук, тук, тукыран,

Тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.


2) Карга әйтә, кар – кар,

Нәни чеби бар – бар.

Алып китер идем ,

Караучысы бар – бар.


3) Кояш, чык – чык,

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда

Тәти кашык базарда

Кирәкми безгә салкын

Кирәк безгә саф алтын.

8)Табышмаклар.

_Менә минем кулымда “Тапкырлар сандыгы “ ,аны ачып карасак,аның эчендә нәрсә икән?

Дию пәрие юк микән?Аның эче тулы зирәк табышмаклар һәм матур әйберләр.

Утыра агач башында кыз,солтан кебек,

Түгәрәк шалкан кебек.

Кызыл кан кебек.

Татлы бал кебек.


Үзе укый белмәсә дә,

Гомер буе язына.


Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән.

-Әйдәгез, инде табышмаклар үзегез уйлап карагыз! Минем укучыларым,үзләре уйлаган табышмакларын,истәлек өчен шушы альбомга язып баралар.


9)Мәкальләр.

-Безнең халык “Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы” – дигән. Болар татар халык
 мәкальләре турында әйтелгән.(уен)Мәкальнең яртысы минем телемдә,икенче яртысын сез әйтегез.

Теле барның – юлы бар

Җиде кат үлчә-

Тырышкан табар-

Калган эшкә-

Әйткән сүз-аткан ук.

Кем эшләми –

Телнең сөяге-юк.

Китап-белем чишмәсе.

10) Татар теле ул моңлы тел.Татар телендә бик матур 
мөнәҗәтләр бар. Ә нәрсә ул мөнәҗәт беләсезме? Мөнәҗәт ул-халыкның эчке кичерешләре,ходайдан рәхим-шәфкәть сорап иҗат ителә.


11)-Татар халкына кагылышлы нинди бәйрәмнәр беләсез?

(Нәүрүз бәйрәме - 21 март Яңа ел көне, сабантуй, ураза тоту ае- Рамазан)

^ Нәүрүз бәйрәменнән бер уен.Балалар һәр йортка кереп йомырка сораганнар.

Өйдәме түтәй?

Бирче безгә бер күкәй.

Бирсәң безгә бер күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Хуҗа йомыркалар өләшә.

Ә балалар йомырка алып басуга киткәннәр. Җир өстенә төзеп куеп чүпрәк белән туп ыргытканнар. Туп кайсы йомыркага тисә, ул синеке. Һәм аннан йомыркаларны ашаганнар.

^ 12)Туган көннәр!

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач.

Менә шулай ул биек

Менә шулай тәбәнәк;

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы;

Ак калач,ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!(Нәргизәнең рәсемнәрен бүләк итү)

13)Биюләр. Әпипә биюе .Сөлге белән бию.Урындыклар белән бию.

Матур биедегез, татар элементларын башкардыгыз.


14)Карга килә ,су сала.

Торна килә,ит сала.

Песнәк килә,пешерә.

Чыпчык килә,тикшерә.

Әдип ашап бетерә.

Кап та коп!

15)Такмаклар.

Әтәч менгән читәнгә

Киккирикүк итәргә.

Әтәчкә дә хәбәр килгән

Армияга китәргә.


16)Җырлы - биюле уеннар. “Утыр, Мәликә”.

Санамышлар. Кем Мәликә була?

Әби икмәк пешергән

Бабай төртеп төшергән

Ак чук карачук

Монда торма бар чык.


Утыр –утыр Мәликә,алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа әйтеп бирче тиз генә.

.

17)Менә бүген сез татар киемнәрен кидегез. Татар күлмәге, түбәтәйләр.

Тагын нинди татар киемнәре беләсез? (Камзуллар, читекләр, бизәнү әйберләре, муенсалар, беләзекләр)

-Татар халкы кунакчыл халык, аның иң зур күчтәнәче нәрсә? (Чәк-чәк).

Минем сезгә күчтәнәчем чәк-чәк.

^ III.Рефлексив бәяләү этабы..

-Бүген нәрсәләр турында сөйләштек? (Тактага язулар элү)

Менә тактада эш планы килеп чыкты. Әйдәгез укып чыгыйк әле.

Бер сүз белән аны ничек әйтергә була? (Балалар фольклоры)

Хәзер сез шушы пландагы ошаган вакытларга чәчәкләр беркетегез.

Барыда охшаса барысына да куегыз.

IV.Өй эше бирү. Сез өйрәнгән халык аваз иҗатын кайда кулланырга була?

Һәм шушы планны класс почмагына элеп куегыз һәм аны тулыландырыгыз.

Дәрес ошаса бик нык итеп кул чабыгыз!


Татар телен саклап калу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

(Китаплар ,газета-журналлар укырга,татар телевидениясен карарга)



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"

Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм....

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"

Әлеге кичә  эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...