Контроль- үлчәү берәмлекләре
методическая разработка (8 класс)

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Татар теленнән укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү өчен контроль-үлчәү берәмлекләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kimy_dlya_5_klassa.docx21.32 КБ
Файл 6_klass_kimy.docx22.66 КБ
Файл 7_klass_kimy.docx23.88 КБ
Файл kimy_dlya_8_klassa.docx26.64 КБ

Предварительный просмотр:

Кереш диктант

Безнең бакча.
Безнең авыл тау буенда утыра. Ерак түгел бер елга бар. Балык күп анда. Җылы көннәрдәбез шул елгада су керәбез.
Мәктәп янында бакчабыз бар. Анда алмагачлар, чияләр үсә. Аларны
утырткан кызлар һәм малайлар инде зур үскәннәр.
Әнә яшелчә-җимеш бакчасы. Аны без утырттык.Үзебез үстерәбез.
Быел кәбестә, кыяр, суган, помидор бик яхшы үсә. (53 сүз)

Фонетика бүлеге буенча диктант

Җәй көне авылда.

Безнең авыда басулар бик күп. Арыш, бодай, борчак басулары җәелеп ята. Игеннәр, кагыла-кагыла ,шаулыйлар. Бу вакытларда башак тавышларын ишетеп куанып бетә алмыйм мин.

Безнең сап-сары чәчәк аткан көнбагышларбыз, зәп-зәңгәр чәчәктә утырган җитен басуларыбыз да бар.

Ә карабодай басулары ак җәймә белән каплап куйган диярсең. Менә шулай бөтен басулар да чәчәк ата бездә (55 сүз

Тартык авазлар темасы буенча диктант

Җәйге лагерь

Паровоз соңгы тапкыр кычкыртты. Шат күңелле, көләч йөзле балалар вагонның ачык тәрәзәләре аша кул болгадылар. Алар озатырга килгән ата-аналары һәм туганнары белән шулай саубуллаштылар.

Поезд балаларны яшел урманга алып китте. Лагерь урманның иң матур җиренә урнашкан. Төз һәм биек нарат агачлары арасыннан сузылган киң юл белән алар шактый озак бардылар. Менә лагерьга килеп җиттеләр.(55 сүз)

Контроль диктант

Кар яуган.

Иртән уянып тәрәзәгә карадым. Урамда ябалак кар ява. Безгә ак сакаллы кыш бабай килгән. Бөтен җиргә карлар яудырган. Елгаларда калын боздан күперләр салган. Үзе ишек төбендә качып көтеп тора.

Мин урамга чыктым. Бер тузан юк, саф һава. Шул арада кыш бабай битне чеметеп алды. Ләкин мин аңа үпкәләмәдем, аның бөтен эше шул бит. (53 сүз.)

Диктант по теме «Графика и орфография»

Авыл кышы.

Бөтен җир ап-ак. Йомшак кар ява. Авыл кышы бигрәк күңелле икән.Таулардан, урманнардан кайтып кергән юк. Чаңгы белән әллә кайларга барабыз.Кайчакларда егылып көрткә чумабыз. Уйныйбыз, көләбез. Без Гәрәй белән гел бергә. Ул мине физкультурадан шефка алды. Сикертә, йөгертә, чаңгыда чаптыра.

Мин шәһәрдә кышның матурлыгын тоймый идем. Гәрәй мине табигатьнең матурлыгын күрергә, яратырга өйрәтте. Авыл кышын бик яраттым мин.

Контрольный диктант по теме «Лексика»

Яз

Май- язның соңгы ае.  Урман һәм яланнарда карлар инде күптән эреп бетте. Көннәр аяз, кояшлы. Җылы яңгырлар ява. Җир өстенә төрле матур чәчәкләр сибелә. Агачлар яшел  яфрак яралар. Шомырт һәм сиреньнәр ап-ак чәчәк ата башлый. Кешеләр җәйге җиңел киемнәр кияләр.

Бакчаларда, басуларда  язгы кыр эшләр башлана. Укучылар мәктәп бакчаларында яшелчәләр һәм җиләк-җимеш утыртырга әзерләнәләр.( 56  сүз)

Диктант по теме «Состав слова»

Балалар шагыйре.

Шәүкәт Галиев- балаларның яраткан шагыйре. Шигырьләренең нигезендә мәхәббәт ята. Ул- балаларны ярату, әдәбиятыбызны ярату, Туган илне, Туган җирне ярату. Ләкин Шәүкәт абый балаларны яратса да, гел әйбәт малайлар, кызлар турында гына язмый. Ялкауларга, тәртипсезләргә дә өлеш чыгара.

Шагыйрь шигырьләрен балаларның үз тормышларыннан алып яза.Ул малайларның, кызларның холкын яхшы белә. Аларның нәрсә уйлаганнарына кадәр сизеп тора.

Контрольный диктант по теме «Окончания»

Абдулла Алиш.

Кем соң ул Алиш?

Абдулла Алиш герой-шагыйрь. Ул Муса Җәлилнең якын дусты булган.Муса “ Дуска” дигән шигырен Алишка багышлап язган.

Абдулла Алиш- балалар язучысы. Ул балаларны бик яраткан. Алиш бик оста әкиятче дә булган.

Ул туган илен бик ярата, сугышта бик батыр солдат була. Алар Муса белән фашист лагеренда очрашалар. Анда да Ватаныбызга турылыклы булып калалар, батырларча һәлак булалар.(60 с)

Изложение текстлары

Изложение “Куркак юлдаш”. ( Татар халык әкияте)

Элекке заманда ике иптәш юлга чыкканнар. Боларга зур урман аша үтәргә  туры килгән. Боларның  каршысына кинәт кенә бер аю килеп чыккан. Юлчыларның  берсе куркуыннан агач башына менеп качкан. Икенчесе үлгән  кеше  кебек  булып җиргә сузылып яткан.

Аю юлда яткан кешене әйләнеп йөргән. Башларын, аякларын иснәгән. Аннан бер дә тимичә үз юлына китеп барган.

Аю киткәннән соң элеге кеше агач башыннан төшкән дә иптәшеннән сораган:

   -Аю синең  колагыңа шыпырт кына нәрсә әйтте? - дигән.

   Иптәше әйткән:

 -Куркыныч янаганда дустыңны ташлап китү бик начар, - дип әйтте дигән.

План.

1.        Ике иптәш юлга чыккан.

2.        Аларның  каршысына аю килеп чыккан.

3.        Юлчылар аерылышкан.

4.        Аю яхшы киңәш  биргән

Изложение “Ике ялкау”. ( Татар халык әкияте)

Әүвәлге заманда булган, ди, бик ялкау ике кеше. Болар бер тапкыр барганнар, ди, урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы бар, ди. Болар, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр. Алма агачын күргәч, олырагы әйткән, ди:

  -Әйдә, без бу алма агачын селкетеп, алмасын коеп ашыйк, - дигән, ди. Болар, шулай дип, алма агачының  күләгәсенә  кереп яттылар, ди. Байтак яткач, олысы, карыны  ачканга  чыдый алмагач, тагын әйтте, ди:

-Ай, авызыма бер генә алма төшсен  лә! - диде, ди. Кечесе әйтте, ди:

-Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам,  авызыма  төшсә дә  чәйнәмәс идем, - диде, ди. Шулай итеп, алар ач көе өйләренә  кайтып киттеләр, ди. (107 сүз)

Контроль изложение ”Сабан туенда” (Г. Ахуновтан, Мәгариф №4, 2011)

     Булат, кешеләрнең аяк асларыннан үтеп, мәйданның эченәрәк узды.

Башта чүлмәк ваттылар. Аннан колга башына менү башланды. Колгага гел малайлар гына менде. Кызыл майкалы бер малай җирдән чак кына күтәрелде. Икенчесе яртысына кадәр менеп житте.

Чират Булатка житте.

Колганың  яртысын ул маймыл кебек йөгереп кенә  менде. Аннан колачлабрак, зуррак алдырып үрмәләде. Яхшы. Колганың  өчтән икесе үтелде. Ул тагын 5 метр үрмәләде. Ләкин  сөлгегә  бер метр чамасы бар иде әле. Колга сыгыла, чайкала башлады. Чак кына хәл җыеп, Булат соңгы  метрны узды да сөлгене тешләре  белән чишеп алды.

Купты мәйдан! Дулады мәйдан! Булатны, кулын күтәреп, мәйдан буйлап йөртеп чыктылар.

План.

1.        Булат мәйданның эченәрәк узды.

2.        Колга башына менү башланды.

3.        Чират Булатка җитте.

4.        Булат колга башына юл алды.

5.        Булат – җиңүче.



Предварительный просмотр:

Кереш диктант

Башкортстан

Башкортстанның  табигате матур, бай, серле һәм төрле. Калын, зур урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнар – илебез байлыгы. Урманнарда төз наратлар, зифа каеннар, файдалы үләннәр үсә.

Республиканың  климаты уртача: кышлары артык салкын түгел, ә җәйләре түзә алмаслык эссе булмый. Шуңа күрә бай табигате, йомшак, саф һавасы иген үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы.

           Контрольный диктант по теме “Имена существительные”

Туган ягым - гөлләр иле

Безнең  туган  як  басуларында  күптөрле  иген  үсә. Ныклабрак  карасаң  һәр  үсемлекнең  үзтөсе бар икән. Әнә сап-сары чәчәк аткан  көнбагыш  басулары. Караңгы  төндәге  электр  утларын  хәтерләтә алар. Менә монда җитен кыры зәп-зәңгәр чәчәктә утыра. Ә  карабодай  басуына таба атласаң  иксез-чиксез  аклык  күзләрне иркәли. Менә шулай бөтен басу чәчәк ата бездә. Басулар гына түгел, бакчалар да шау чәчәктә утыра. (62 сүз)

Диктант по теме “Имя существительное”

Беренче кар.

    Җир өстенә мамыктай йомшак ,  ап-ак  кар яуган. Каен кызларына – чигелгән нәфис күлмәкләр, чыршы, нарат егетләренә  энҗе белән чигелгән матур түбәтәйләр бүләк иткән. Җирне ак йомшак  келәм белән түшәгән.

      Кар бөртекләре, вальс әйләнгән сыман, бии-бии төшә. Төшәләр дә тирә-якны  гүзәллеккә  күмәләр. Җиргә җемелдәвек йолдызлар сипкән кебек була.

     Кар һаман ява. Яусын иде, яусын! Күмсен иде бар дөньяны. Җиргә аклык, пакьлек өстәсен иде. (62 сүз)

Контрольный диктант по теме   “Имя прилагательное»”

Туган җиребез

          Безнең туган җиребез бик зур. Шулай ук байлыгы да җитәрлек. Нефть байлыгын гына алыйк . Ул бөтен дөньяга билгеле. Әлмәт, Азнакай, Лениногорск якларындагы  нефть  хәзинәләрен кемнәр генә белми! Татарстанда авыллар бик күп, һәм  унсигез  шәһәр  бар. Аның табигате дә бик матур. Бездә куе урманнар, елгалар да аз түгел. Татарстан аша Идел, Кама кебек зур елгалар ага. Илебезнең иксез-чиксез кырларына, болынлыкларына  һәркем сокланып карый. (62 сүз)

 Диктант по теме “Имена прилагательные

Нарат.

Урманда мин таныш тиенне очраттым. Мин аның  өлгерлеген күреп таң   калдым. Чөнки зур чуар тукран бер нарат күркәсе белән биш-алты минут маташты, ә тиен бер минут эчендә эшен бетерде. Ул кабырчыкны шундый оста кимерә. Ник берсен җиргә төшерсен! Җиргә буш кабыгы гына коелды. Шундый пөхтә булыр икән!

  Әйе,нарат аларның икесенә дә азык бирә. Ул аларны июльдән алып апрельгә кадәр тукландыра. (62 сүз)

 

Диктант по теме “Имена числительные”

Керпе һәм аның балалары

Быел керпе дөньяга биш бала китерде. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә ачылмаган иде. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.

Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре кучкыл һәм нык чәнечкеләр белән алышынды. Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.

Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. (65 сүз)

Диктант по теме  “Имена числительные”

Кояш чыкты

Кояш чыкты, җир йөзен җылытты. Урманнарда, яшел аланнарда чәчәкләр, ал, кызыл, сары, зәңгәр керфекләрен ачып, кояшка елмайдылар. Әнә эшчән бал корты да, чәчәктән чәчәккә кунып, без-з-з, без-з-з итеп татлы ширбәт җыя. Чуар бизәкле күбәләкләр иртәнге саф һавада очып-мәтәлеп уйныйлар. Җитез тиен ботактан ботакка сикерә, чикләвекләр эзли. Куак артында, куян сагалап, хәйләкәр төлке посып утыра. Куе булып кура җиләге үскән чытырманлыкта кәкре тәпиле йөнтәс аю җиләк ашап йөри. (67 сүз)(Җәвад Тәрҗеманов.)

Бирем. Беренче өч җөмләдән сыйфатларны табарга, эшчән сүзенә морфологик анализ ясарга.

Контрольный диктант по теме”Местоимение

Песнәк.

Бу кошны авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Кыш көне ул тәрәзә янына очып килә һәм ашарга сорый. Җәй көне песнәкләр күренмиләр. Ак яңаклы бу кечкенә кошчык җәйге озын көн буена эштә була. Ул  җәенә  ике тапкыр бала чыгара. Менә шуңа күрә дә песнәк бертуктаусыз очып йөри. Аңа балаларын туйдырырга кирәк бит.

Кыш көне песнәкләрне ашатырга, аларга оялар элеп куярга кирәк.

Урманда песнәкләр агач куышында яшиләр, зарарлы кортларны чүплиләр.(69 сүз)

Изложение текстлары

Әбүгалисина

Борын заманда Бохара. янындагы авылда бер ир белән бер хатын яшиләр. Алар бик тату торалар.

Көннәрдән беркөнне боларның игезәк балалары туды. Ата белән ана бик шатландылар. Алар балаларның берсенә Әбүгалисина, икенчесенә Әбелхарис дип исем бирделәр.

Көннәр, атналар үтте. Айлар, еллар да үтеп китте. Балалар

дүрт яшькә җитте, Әти-әнисе аларны мәктәпкә укырга бирде.

Әбүгалисина үзенең үткенлеге, зирәклеге белән асрылып тора иде. Әбелхарис, Әбүгалисина белән игезәк булса да, туганы кебек үк түгел иде.

Әбүгалисина бик яхшы укый. Vл укытучы әйткәнне бик тиз төшенеп ала. Шуңа үзе дә китаплар укый башлый, бик күп нәрсәләр белә. Аның зирәклеге, сизгерлеге бөтен: кешене таң калдыра.

         

             Унике яшенә  җиткәндә, Әбугалисина  бик  күпне  белә, белем иясе булып  җитешә. "Ул үзе дә төрле фәннәр укыта башлый.  Үзеннән  зуррак  балалар  да  аннан дәрес алалар. (К. Насыйридан)

Канатлы дусларыбызны онытмыйк
Менә ак тунлы кыш килеп җитте. Бер-ике көн эчендә әллә никадәр кар яварга өлгерде. Бөтен тирә-як ап-ак.Укытучыбыз Сания апа кошларга җимлекләр ясап куярга һәм анда нинди кошлар туенуын күзәтергә кушты. 
Без моңа бик шатланып риза булдык. Мәктәптән кайткач, һәрберебез җимлек ясарга керештек. 
Мин дә тактадан бер кечкенә өстәл һәм җимлек ясадым. Җимлек әйбәт булып чыкты. Ул тәрәзәдән үк күренеп тора. 

Якшәмбе көн иде. Җимлегемә ипи валчыклары, ярма, кипкән миләшләр салдым. Бер читтән күзәтә башладым. Менә ике песнәк килеп кунды. Ярма белән икмәк валчыкларын туйганчы чүпләделәр дә агач ботагына кундылар. Шул арада кызылтүшләр очып килеп җитте. Алар миләш яраталар икән. Рәхәтлнеп миләш ашадылар. Кинәт җимлек өстендәге ботакка тиен сикереп менде. Ул да ачыккан булса кирәк. (115 сүз)


Табигать һәм кеше

Борын-борын заманда яшәгән ике дус–Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.
Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. 
   Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать артка чигенгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.(130 сүз)



Предварительный просмотр:

Входной диктант

Туган  ягым.

Туган ягым, туган җирем! Синдә туганмын, үскәнмен. Тәмле, шифалы суларыңны эчеп, рәхәтнең  нәрсә икәнен татыганмын. Кайчак дымлы, кайчак артык коры туфрагың изгене яманнан аерырга өйрәткән. Кыю, батыр йөрәкле ир-егетләрең хезмәтне сөяргә, туган илне күз карасы кебек сакларга чакыра. Назлы кызларның, сабыр аналарның армас-талмас йөгерек куллары, җитез һәм омтылышлы адымнары тормышны сөяргә, киң күңелле булырга өндәп тора.
Туган ягым, туган җирем! Синдә бар нәрсә дә якын, кадерле, газиз миңа. (70сүз)

Диктант по теме”Части речи”

Җәй.

Җәй! Исеменнән үк ниндидер бер рәхәтлек, яктылык, җылылык бөркелә аның. Җәй диюгә үк, хәтердә салават күперле җылы яңгырлар, чәчәкле болыннар, кайнар комлы елгалар яңара. Колакларга кошлар сайравы ишетелгәндәй була. Телләрдә җиләк, бал тәмнәре сизелә. Җәй иң күңелле, иң рәхәт фасыл дисәк, каршы килүче табылмас, шәт.

Җәй озын-озак яллар, каникуллар да әле ул. Хыялларның да канат җәйгән, илһамның да күңел кылларын чирткән вакыты. Шуңадыр инде, җәйне һәркем ел буе сагынып көтә. (71 сүз.)

Контрольный  диктант по теме  “Части речи”

Саумы, кояшлы иртә!

Менә кояш чыга. Урман уяна башлый. Яфракларга, аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Борынга чәчәкләрнең хуш исе килеп бәрелә. Аларның ниндиләре генә юк биредә: аллары, сары, кызыл, зәңгәрләре. Шуларга гына карап торасы килә. Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек наратлар – барысы да, салмак искән җил белән тирбәлеп, иртәнге кояшны сәламлиләр.

Бөтен җан ияләре уяна башлый. Кайдадыр сандугач сайрый, еракта кәккүк кычкыра. Берсен-берсе уздырырга теләгәндәй күңелле безелдәшеп, эшчән бал кортлары оча. (75сүз) (В. Нуриевтан)

                           

Диктант по теме “Глагол”

Кичке азан

Ике яктан да  таулар белән ышыкланган авыл кичке талгынлыкка чума. Талчыккан кояш тау артына төшеп чумуга, адашып калган кызгылт нурлары мәчет манарасы буйлап өскә таба шуыша башлый. Шул мәлдә авыл өстендә кичке азан башлана. Сихерле тавыш әсирлегендә авыл бер ноктага төбәлә.

Манара башыннан яңгыраган моңлы тавыш һаман якыная, көчәя бара. Манара күзгә күренеп биегәя-биегәя, ә өйләр исә тагын да тәбәнәкләнә бара. Малай тыкрык буенда туктап кала. Күктән иңгән хикмәтле аваз аның бөтен барлыгын били, акылын ала. Бу аваз үзеңне оныттырып каядыр чакыра.(75сүз) (М. Галиевтән)

Контрольный  диктант по теме “ Спрягаемые и неспрягаемые глаголы”

 Туган як

Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә, сагыныр өчен, картайса, балалыгына кайтыр өчен, дошман керсә, яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә кеше читтәге матурлыкны үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган ягы аңа гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә. Әлфия менә шушы гүзәллек үрнәген Дамирлар авылында тапты. Кошларның сайравына, урманның серле шаулавына беренче тапкыр шушында сокланды. Кешеләргә сөйләмәгән уй-хыялларын җырчы усакларга, иркә юкәләргә сөйләде.

Аның монда дуслары бар! Дуслар рәтенә ул шушы төбәкнең җирен, күген, күктә йөзгән яшенле болытларын кертә иде. (78сүз) (Ф. Яруллиннан)

Диктант по теме ”Причастие”

 Бакчада

Менә  ашкынып яз килеп җитте. Кар суларында чыркылдаша-чыркылдаша чыпчыклар коенды. Нәҗипләрнең тәрәзә каршысындагы каенга пар сыерчык кунып сайрап китте.

Әз генә машина юлы төшүгә, алар бакчага киттеләр. Бакчага әле җәйге ямь кермәгән иде. Көзен казып ташланган түтәлләр кара. Бары тик күл буендагы карлыганнар гына, яшел күзләрен ача төшеп, кояшка карап утыралар. Аларга әз генә кагылдыңмы, ниндидер әчкелтем ис тарала. Суларга җиңел, рәхәт. Юктан да көлеп җибәрәсе килә. Шундый күп кошлар сайрый. Нәҗип чыпчык, песнәк, чәүкә кебек кошлардан башканы белми иде(80 сүз)

Контрольный  диктант по теме “Имя действия”

 Урман тургае

Безнең якларда санап бетергесез канатлы җырчылар яши. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми.

Урман тургае бик иртә кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай чишмәдәй челтери. Аңа кушылып урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә.

Җәйге көндә урман тургаен агач башында күреп булмый. Ул ак болытлар янында, зәңгәр күктә табигатькә мактау җырлый. Ул шушы җырын суза да суза. Якты йолдызлар гүя аның җырыннан кабына. Бу яктан ул мәшһүр сандугачка тартым.

Урман тургае көзге салкында да туктамый. Сабан тургайлары киткәч тә ул безнең як урманнарын ташламый.  (86 сүз) (Г. Хәсәновтан)

Диктант по теме “Звукоподражания”

Ләйсән яңгыр

Ә тирә-якта яз шаулый. Җылы җилләр исә. Күгелҗем урман өстендә беренче күкрәү яңгырый. Сугышчылар елмаялар, аларның күзләрендә яңа очкыннар, яңа өметләр кабына. Бу күкрәү аларны киң кырларга, тыныч хезмәткә чакыра, туган җирләрен сагындыра.

Әкрен генә шыбырдашып, кояшлы яңгыр ява. Беренче изге яңгыр- ләйсән яңгыры! Диңгездән диңгезгә сузылган барлык олы, кече фронт юллары буйлап атлаган безнең солдатлар гүя шушы кояшлы яңгырны да, яңгыр артыннан гаҗәеп бер тантана белән балкып килгән көчле яктылыкны да, тынычлык байрагын күтәреп илткән кебек, үзләре белән алга, соры салкын томан эчендә яткан көнбатышка алып баралар. (88 сүз) (Г.Әпсәләмовтан)

Текст түбәндәге чыгынактан алынды: Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гоуми белем бирү мәктәбе.5-11 нче с-флар өчен:Укытучылар өчен кулланма/ Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина.-Казан: Мәгариф, 2005.-159б.

Бирем.

1 вариант

1.Күгелҗем, гаҗәеп сүзләрен транскрипциядә язарга

2.Сагындыра, баралар сүзләренә морфологик анализ ясарга.

2 вариант

1. Шыбырдашып ,көнбатышка сүзләрен транскрипциядә язарга.

2. Шаулый, елмаялар сүзләренә морфологик анализ ясарга.

Тексты изложений

Изложение №1

 Керпе

Бу хәл күп еллер элек булды. Без ул вакытта авылда тора идек. Җәйге эссе көн.Күктә бер болыт әсәре дә юк. Кыздырыпмы- кыздыра. Авылның олысы-кечесе болында печән чаба. Минем абый да шунда китте. Өч-дүрт сәгатьтән төшке ашка кайтты. Карыйм,күлмәгенә нидер төргән. Күлмәккә барып тотынуым булды , кулымны чәнчеп керпе килеп төште.

Шул көннән башлап керпе бездә тора башлады.Баштарак читен булды,ахрысы,үзенә, әле карават астына,әле өстәл астына кереп кача иде. Соңга таба ияләште, ашаганда яныбызга чыга,ашарга өмет итә. Без аңа иртән һәм кичен сөт эчертәбез, ә көндезге ашка ит бирәбез. Кич җиткәч, барыбыз да йокларга ятабыз. Тик керпе генә йокларга ашыкмый, тычкан ауларга йөри.

Салкын карлы бураннары белән кыш килеп җитте.Аның артыннан матур яз килде. Керпе бездә яши бирде.Җәйге көннәрнең берсендә без аны өй алдына чыгардык. Әмма шул чыгуданкерпебезне кабат күрмәдек. Мөгаен, болынга киткәндер.

Изложение №2 Конфет кайда үсә?

Ул әкиятне мин әле дә хәтерлим, конфет агачы турындагы әкиятне. Киң ябалдашлы, куе ботаклы агач үсеп утыра, имеш. Әйе, ботаклары шундый куе, ботак саен йөзләгән, юк, меңләгән конфет эленгән, ди. Кәгазьләре шундый матур, ә үзләре, конфетлар, шундый тәмле, имеш...

Я биш, я алты яшь булгандыр инде миңа ул чакта. Әкиятне әнием сөйләгән иде. Ә минем нигәдер әкияткә ышанасым килмәде. Әнигә: “Ялганлама, конфет агачта үсми ул. Конфетны фабрикада ясыйлар!” – дидем.

Менә хәзер, үсеп җиткәч, борынгы әкияттә хаклык булуын аңладым. Конфет чынлап та агачта “үсә” ала икән!

Конфетны нәрсәдән ясыйлар? Сөт, сироп, акмай, какаодан... Әһә, сөт, май! Аларны кем бирә? Сыер үлән чемсенмәсә, башак, печән ашамаса, сөт-май буламы? Юк. Димәк, конфет басуда, болында, аланда “үсә” башлый. Агачка ничек “менә”ме? Ә сироп, какао? Сиропны бит җиләк-җимешләрдән – грушадан, алмадан алалар. Бу җимешләрне безгә агач үстереп бирә. Какао да агачта үсә.

Шулай булгач, конфет агачта үсә дими ни дисең? (145 сүз)“Салават күпере

Изложение №3

 Җиңү бәйрәме

Яңа ел киче якынлашты. Мөнирә бик-бик көтте ул кичне.Әнисе аңа үзе зурлыгы гына чыршы алып кайтты.

Чыршы –җылы бүлмәдә. Аның көмеш шарлары нур сибеп тора. Шунда-ап-ак мамыкка төренгән кар кызы.Хәзер инде алар,өчәүләшеп, Яңа елны көтәләр. Яңа ел белән бергә,бәлки, әтисе дә кайтыр.

Аннары тагын бер күңелле көн килде. Мөнирә ул көнне бервакытта да, беркайчан да ныта алмас. Бу-Тугызынчы май көне иде.

Әминә өстенә аксыл-зәңгәр күлмәгенкиде, аннары Мөнирәне киендерде. Ана белән кыз шулай Җиңү бәйрәме тант анасына кушылдылар. Ул көнне кайда гына булмадылар алар, кемнәрне генә күрмәделәр.Вокзалга таба агылучылар ташкынында җиңүчеләр кайтканын каршыларга бардылар.

Бу көнне алар өйләренә караңгы төшкәч кенә кайтып керделәр. Мөнирә бик алҗыган иде. Шулай да ул: “Әнием,солдатлар кайтты бит.Безнең әти ник кайтмады?”-дип сорамыйча түзмәде. “И кызым, кайтасы солдатлар әле бик күп бит анда”,- дип,Әминә кызын юатты. (149 сүз) Г.Минскийдан



Предварительный просмотр:

Входной диктант.

Җылы яңгыр.

Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәй исен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрд яңгыр болыты бик тиз килә бит. Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар.

Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты.

Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде (91 сүз)

Диктант по теме  “ Связь слов в предложении”

Сак булыгыз!

Кайчак малайлар урманда кош оясы табалар да анда йомырка күреп сөенәләр, аларны карарга тотыналар. Ә кайберләре хәтта тотып ук карый, кузгата.

Ул вакытта бу ояның кошлары якын-тирәдә генә очып йөри торган була. Алар борчулы тавыш белән кычкыралар. Әмма малайлар моңа игътибар бирми. Алар инде үзләренең берничә кош баласын һәлак иткәнлекләрен башларына да китермиләр.

Ә кошлар бүтән бу ояга килмәячәк. Чөнки алар ояга кагылучының үзен күрмәсәләр дә, үләндәге эзен, сынган куак ботакларын күрәләр. Барыбер беләчәкләр, бу ояны ташлаячаклар. Бу җәһәттән ясмык чыпчыгы белән кызылтүш бигрәк сак.

Менә шуның өчен урманда сак булыгыз, балалар! Кош ояларына якын бара күрмәгез.(97 сүз)

Контрольный диктант по теме “Члены предложения”

Серле табигать

Ап-ак җәймәле юлым мине һаман алга дәшә. Минем үземә дә урман буйлап сәяхәт итүе җанга рәхәтлек бирә. Әнә янәшәдә генә яшьусак ботаклары белән сыйланган пошилар. Мин аларны тын гына күзәтәм, курыкмасыннар. Чөнки үзем дә алардан бераз шүрлим бугай ла!

Кышның да гомере кыска ич. Әнә көн үзәгендә кояш, елмаеп, якты нурларын уйнатып ала. Димәк, тиздән Җир-анабыз ерганаклар буйлап кар суларын агызыр. Ә без кар суында көймәләр агызып уйнарбыз. Язгы күкрәүне бар тереклек түземсезлек белән көтә ич! Кошкайларым да, һавада очынып, язгы туйларын башлар. Җәнлекләр дә, йокыларыннан уянып, алны-ялны белмичә, үзенә пар эзләр. И табигать, нинди серле, сихерле син! Рәхмәт сиңа!..

(101 сүз) (Д.Гайнетдиновадан)

Бирем: 1.Яшь, гомере, кояш, ерганаклар, җангасүзләрендәге аваз һәм хәрефләрне күрсәтергә.

2.Икенче абзацтагы җөмләләрдә ия белән хәбәр астына сызарга.

Контрольный диктант по теме   “Второстепенные члены предложения”

Урман чишмәсе

Урман тын. Җәй уртасы булганга, кошлар да җан-фәрманга сайрамыйлар. Агач башларындагы яфракларны шыбырдаткан кисәк җил генә бу тынлыкны бозып куя. Ә зирек агачы төбеннән бәреп торган чишмә тавышына урман күнеккәндер инде. Туктаусыз челтери бит ул, гүя җыр суза. Бу җырын кемгә багышлаганын белсәм икән. Кош-кортларын, җәнлекләрен җыр белән әллә үзенә чакыра микән урман кизләве? Чишмәнең салкын суы белән тамакны чылаттык та сукмакка каршы ярдагы куаклар арасына яттык. Чишмәнең йөгерек суында, мамык-каурыйларын кабартып, песнәк коенды. Узышлый гына булса да, кызыл кәләпүшле тукран кызган томшыгын чишмә суында суытып китте. Чишмә ерганагында, көмеш суга канатларын бәргәләп, кызылтүш рәхәтләнде. Урман кошлары һәм җәнлекләре бик рәхмәтледер бу чишмәгә.

(103 сүз) (М.Рафиков)

Бирем: Яфрак, йөгерек сүзләренә фонетик анализ ясарга.

Искәрмә: Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләрен искәртергә.

Диктантлар җыентыгы. Хәбибуллина З.Н.

 

Диктант по теме

“ Второстепенные члены предложения”

Татарстан

Әгәр дә Татарстан буйлап сәяхәткә чыгарга уйласагыз, вакытыгыз бик күңелле үтәчәк.

Татарстанның теләсә кайсы ягында карасаң күреп туймастай, йөрсәң йөреп аерылмастай урыннар әз түгел.

Аның табигате бик төрле. Бездә калын урманнар да, тигез далалар да бар. Урманнарында учар мөгезле пошилар, бурсыклар, кырларында төлкеләр, бүреләр дә очрата аласың.

Безнең республиканы зур елгалар да, кечкенә инешләр дә бик ямьләндерә. Тау асларындагы өянкеләр күләгәсеннән челтерәп аккан чишмәләр дә бик матур.

Безнең якларның климаты да бик ягымлы һәм уртача гына. Кышлары чамасыз салкын түгел, җәйләрен хәтта челлә вакытында да түзмәслек эссе булмый.

Һәр шәһәрнең, хәтта һәр авылның үз күрке, үз яме бар. Һәр як үзенчә матур, үзенчә күркәм.

(104 сүз) (Г.Бәширов)

Контрольный диктант по теме  “Уточнение”

Көзге урман

Көзге урман сукмагына сары яфраклардан алтынсу җәймә түшәлгән. Ә ап-ак каен кызлары иңнәренә сап-сары ефәк шәлләрен ябынган.

Ниндидер горурлык та, назлылык та, моңсулык та бар каеннарда. Бераз гына җил исеп куйдымы, бу гүзәлләр тагын җанлана. Яфракларының шыбырдашуында ниндидер таныш моң ишетәсең.

Яфракларын җилгә бирмәс өчен, әнә ничек тартыша ул ак каен. Ә сары яфраклар еракка очарга әзерләнгән кошлар артыннан калмаска тырыша, салмак кына бөтерелеп төшәләр. Мәңгегә кузгалмаска яталар.

Ә яз җиткәч, ботакта тагын нәни бөреләр күренер, яңа яфраклар дөнья күрер. Табигать шулай инде, мәңге үзгәреш, мәңге яңарыш кичерә ул.

Алтын яфраклар һаман коела да коела. Җиргә сап-сары кар явамыни. Елның бу вакыты әнә шулай табигатьнең татлы йокыга әзерләнгән чагын хәтерләтә.

(110 сүз) (Х.Фәйзиевтан) 

Диктант по теме ”Предложения”

Көртлек

Җәй көне эре кызыл җир җиләкләре җыеп йөргән бер аланыбыз бар. Без аны кышын да онытмыйбыз, чөнки ул безне һәрвакыт үзенә чакырып тора.

Беркөнне шул аланга киттем. Алан кырыена җитәрәк туктап калдым. Игътибарымны корыган имән очында утырган көртлек җәлеп иткән иде. Кай урында күрер идең бу сизгер кошны. Монда ул уч төбендәге кебек. Рәхәтләнеп карыйм үзен. Койрыгын, якорь ыргаклары кебек, як-якка тырпайткан. Әйтерсең лә ботакка эленеп тору өчен юри шулай иткән. Күмердәй кара көртлеккә ябыштырылган кызыл постау кисәгедәй кашлары да килешеп, ямь биреп тора.

Көртлек тә мине җентекләп күзәтә икән. Менә ул ул йөнтәс һәм кыска тәпиләренә үк басты. Башын боргаларга тотынды. Шул тирәдә җим эзләүче гаиләсенә кургаш явудан шикләнә ул.

Мин кошларның тынычлыгын бозмадым, кайтырга чыктым.

(118 сүз) (Журналист язмалары)

Искәрмә: Якорь, постау сүзләрен тактага язарга.

Бирем: Көртлек сүзенә лексик анализ ясарга.

        Диктантлар җыентыгы. Хәбибуллина З.Н.

Контролъный  диктант по теме “Синтаксис”

Керпе һәм аның балалары.

    Быел керпе дөньяга биш бала китерде. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә ачылмаган иде. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.

  Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре  кучкыл һәм нык чәнечкеләр белән алышынды. Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.

  Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә. Тычкан сукмагын да карыйлар. Гөмбәләр белән танышалар. Керпе кайчагында бака я елан белән очраша,аларны ботарлый. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.

  Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты. Ана керпегә бик кыен булды. Чөнки аларның аерылышулары мәңгегә иде.

(115 сүз) (М.Рәфиков)

Бирем: Беренче җөмләдә ия белән хәбәргә сызарга, сүз төркемнәрен билгеләргә.

З.Н.Хәбибуллина.5-11нчесыйныфлар. Диктантлар җыентыгы.

Тексты изложений

Изложение №1

Кошлар рәхмәте

Кыр үрдәге камышлыкка оя ясаган. Ояга йомыркалар салган да бәбкә чыгарырга утырган. Шулвакыт каяндыр явыз төлке килеп чыккан. Ул кыр үрдәген йомыркалары өстеннән эләктереп алган да торып чапкан. Моны күрше абый күреп торган. Барып караса – ояда ун йомырка.

Күрше абый йомыркаларны алып кайта да тавык астына сала. Берничә көннән ун үрдәк борын төртеп чыга.

Бәбкәләрне тавык җәй буе ияртеп йөри. Аларны дөнья белән таныштыра. Куркыныч булса, кыраклый. Яңгыр яуса, көн суытса, аларны канаты астына җыя.

Үрдәк бәбкәләре шулай үсә, җәй үтә. Көз җиткәч, гаҗәп хәл була. Кара тавыкның бәбкәләре, җирне ташлап, һавага күтәреләләр. Канатлары белән җилпенепме-җилпенәләр. Тавык мескен кычкыра, кыраклый, әмма файда юк. Аның: “Карагыз, ярдәм итегез, харап була чебиләрем!” – дип әйтергә теләве инде.

Ә күрше абыйның бу хәлгә бер дә исе китми. Ул бит чебиләрнең үрдәк булып үскәннәрен белә.

Үрдәкләр йорт өстеннән берничә тапкыр әйләнеп очалар, нидер кычкыргалап куялар. Бу аларның, әлбәттә, күрше абыйга да, аларны үстергән кара тавыкка да шулай рәхмәт белдерүләре инде. Ә аннары алар бик еракка очып китәләр.

(163 сүз) (Ә.Баяновта

Контроль изложение.

 «Аппакай»

Бакчага яшел чыршыкуйдылар, тиздән кыш бабай киләчәк диделәр. Әллә шуңа инде көнне бик нык суытты. Бакчадан кайтканда, суык Булатның борын очларын чеметтереп алды, кулы да туңды. Капкадан керүгә, туктап калды. Аппакай кар өстендә бер аягын күтәреп тора иде. Ах, мескен! Көне буе карда торып, тәпиләре кып-кызыл булып каткан. Аның бит Булатныкы төсле кара киез итеге юк. Ул тиз генә итекләрен салды да башта берсен, аннары икенчесен казга кидерде. Аппакай карышты, канатларын җилпеде, тик Булат барыбер үз дигәнен итте. Йон оек белән генә салкын булса да, өйгә кергәнче түзде. Ләкин Аппакай бер аягын селтәде дә итекне салып калдырды. Аксак аягын итектән чыгара алмады. Булат казны тагын эләктерде дә итекне барыбер кидерде. Кинәт Булат кул-аяк бармакларының энә белән чәнечкәндәй авыртуын тойды. Кулларын өреп җылытмакчы булды, ләкин “өф-өф” дигән саен, бармаклары ныграк чәнчеште, һәм ул елап җибәрде. Өйдән әбисе белән әнисе йөгереп чыкты. Әбисе карда аунап яткан бүрек һәм бияләйләрне җыя калды, әнисе Булатны өйгә күтәреп алып керде. Кайнар пәрәмәч белән чәй эчкәч, аның кул-аяклары ут булып җылындылар...

(170 сүз) (Фоат Садриевтан)

Изложение.

Кошлар белән яз килә

Сыерчыкларның канатлары да нәфис, сайраулары да гүзәл. Ләкин сыерчыклар сайрый торган апрель көннәренең түбәләрдән яуган тамчы яңгырлары да, урам буйлап бөтенесе бер якка чапкан көмеш гөрләвекләре дә бар.

 Ә менә февральнең салкын бер иртәсендә тәрәзә рамыгызга килеп кунган песнәкнең нечкә аваз белән чыелдап куюын ишеткәч, сезнең күңелегездә быелгы беренче яз дәрте кузгалып китә. Әле бит сез бүген генә, тәрәзәдәге боз абагалары аша, айлар буе һаман бертөрле булулары белән күзләрегезне арытып бетергән кар көртләрен күзәтә идегез. Язга кадәр әле салкыннар да, бураннар да булачак. Ләкин шул тәрәзә рамыгыздагы песнәк тавышын ишеткән көннән соң инде сездә быелгы яз дәрте сүнмәячәк.

Миңа калса, салкын февральдәге песнәк чыелдавы җылы апрельдәге сыерчык сайравыннан ягымлырак. Чөнки песнәк яз дәртен бураннар арасыннан эзләп ала.

Сандугач – табигатьнең сайрар патшасы. Ләкин салкын яңгырлар көн буе ялангач ботакларны тараган, кайчандыр эре чәчәкләрен күтәреп торган гөл сабаклары соргылт кура гына булып калган көзге көннәрдә инде сандугачлар да тыналар.

Ә песнәк үз бәясен ничек кадерләп саклый белә! Ул бөтен кошлар безнең якларга кайткан яз һәм җәй көннәрендә кеше күзеннән аулак чытырманнар арасына кереп яшеренә. Әйдә, көз авылга кайтыр әле. Матурлар арасында ямьсез булып яшәгәнче, ямьсезләр арасында матур булып яшәвең мең артык!

(Г.Рәхимнән) (189сүз)

Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. Н.В.Максимов. 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Басым. Басым берәмлекләре. Басымны арттыру һәм киметү ысуллары.

Тема: Басым. Басым берәмлекләре. Басымны киметү һәм арттыру ысуллары.Максат: Басым төшенчәсен һәм аның үлчәү берәмлекләрен аңлату; басымны киметү һәм арттыру ысулларын, аның  тормышта кирәк...

7 нче сыйныф "Көч берәмлекләре"

7 нче сыйныф "Көч берәмлекләре"...

Презентация "Мәйданнарны үлчәү берәмлекләре" , 5 класс

Презентация "Мәйданнарны үлчәү берәмлекләре" , 5 класс...

5 класста математика дәресе "Кубның күләме. Борыңгы күләм үлчәү берәмлекләре".

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытуда ярдәмлекләр(дәрес эшкәртмәләре)

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы, укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.Татар теле танып б...

Фәнни-тикшеренү эше: “М.Мәһдиев әсәрләрендә кулланылган фразеологик берәмлекләр (“Торналар төшкән җирдә” әсәре нигезендә)”

Тикшеренү объекты – Мөхәммәт Мәһдиевның  “Торналар төшкән җирдә” исемле повесте.Фәнни-тикшеренү эшенең максаты – язучының әсәрләрен һәм аларның тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнү.Күрсәтелгән максатт...

СӨЙЛӘМДӘ ФРАЗЕОЛОГИК БЕРӘМЛЕКЛӘРНЕ КУЛЛАНУ

Бу методик дәрес эшкәртмәсе 1 курс студентлары татар төркеме өчен татар теленнән  “Сөйләмдә фразеологик берәмлекләрне куллану” темасы буенча төзелде. Дәреснең максаты - текста фразеол...