Фәнни-тикшеренү эше: “М.Мәһдиев әсәрләрендә кулланылган фразеологик берәмлекләр (“Торналар төшкән җирдә” әсәре нигезендә)”
проект по теме

Фазлыева Альбина Радусовна

Тикшеренү объекты – Мөхәммәт Мәһдиевның  “Торналар төшкән җирдә” исемле повесте.

Фәнни-тикшеренү эшенең максаты – язучының әсәрләрен һәм аларның тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнү.

Күрсәтелгән максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

-     Әдипнең прозасына күзәтү ясау, анализлау;

-    Фразеологик берәмлекләрне аерып алу һәм төркемләү;

-     Тикшеренү эшенә нәтиҗәләр ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fnni_esh_m.mhdiev.doc72 КБ
Office presentation icon fnni-tiksherenu_eshe.ppt883.5 КБ

Предварительный просмотр:

Фәнни-тикшеренү эше:

“М.Мәһдиев әсәрләрендә  

кулланылган фразеологик берәмлекләр

(“Торналар төшкән җирдә” әсәре нигезендә)”

                                                              Эшнең авторы: Татар теле һәм

                                           әдәбияты укытучысы

                                                        Фазлыева Альбина Рәдүс кызы

Дүртөйле-2014

КЕРЕШ.

М. Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар.

Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы. Автор бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә, күперләр салып тормыйча җиңел күчеп йөри. Шуңа бәйле рәвештә аның язу стиленең характеры да үзгәрә: кырыс реализм, драматизм, юмор, лиризм, сатира үзара бер – берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, киная, жорлык, халыкчан тапкырлык язучы стиленә хас төп сыйфатлардан саналалар.

  М.Мәһдиевне башка язучыларыбыздан аерып тора торган төп сыйфатларның берсе шул: аның геройларының күңеле моң белән, җыр белән тулы. Автор һәр әсәрендә дә җырны заманның, сурәтләнә торган вакыйганың, персонажларның символикасы буларак куллана. Язучының үз күңеле моң белән, җыр белән тулы булмаса, әсәрләрендә бу хәтле көйләр яңгырамас иде.

   Мөхәммәт Мәһдиев җырның нечкә күңел белән генә тоеп була торган “эчке серләрен” яхшы белде һәм шул серләрдән үзенең роман, повестьларын, хәтта публицистик, я тәнкыйть мәкаләләрен язганда бик оста файдаланды. Аның әсәрләрендәге җылылык,һәм бераз моңсу лиризм – җырлардан килә. Повесть, хикәяләрендәге кайбер абзацлар, хәтта бүлекләр дә , киңәйтелгән җыр куплетларын хәтерләтә. Аларның хәтта үз көйләре дә бар кебек. Ишетә, тоя белергә генә кирәк. Язучының әсәрләрен укый башлау белән әллә кайдан, ерактан төрле көйләр ишетелә сыман, моңлы сагыш агыла.

Вакыйгаларны җанлы тасвирлауның,  образлылыкның уңай үрнәкләрен без Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында күпләп таба алабыз. Фәнни-тикшеренү эшебездә нәкъ менә шуларга: әдипнең әсәрләрендә тел-стилистик чараларының кулланылышына аерым тукталырга булдык. Аның һәр әсәре аерым-аерым игътибарга алынган. Ләкин әсәрләрендәге тел-стилистик чаралары аерым гына өйрәнелгән язмаларны таба алмадык. Бәлки шул сәбәпледер, аларны мөмкин кадәр бергә тупларга кирәк, дигән фикергә килдек.

Һәм югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, тикшеренү эшенең актуальлеге Мөхәммәт Мәһдиев прозасында сурәтләү чараларының хәзерге көндә дә тулысынча ачылып бетмәве белән билгеләнә. 

Тикшеренү объекты – Мөхәммәт Мәһдиевның  “Торналар төшкән җирдә” исемле повесте.

Фәнни-тикшеренү эшенең максаты – язучының әсәрләрен һәм аларның тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнү.

Күрсәтелгән максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

  •    Әдипнең прозасына күзәтү ясау, анализлау;
  •   Фразеологик берәмлекләрне аерып алу һәм төркемләү;
  •    Тикшеренү эшенә нәтиҗәләр ясау.

Тикшеренү  методлары.  Әсәрне анализлау методы, материалны өйрәнү, гомумиләштерү, чагыштыру, интерпретацияләү, классификацияләү ысулларын алды.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    

Тикшеренү эшенең фәнни-практик әһәмияте хәзерге татар әдәбияты өчен мөһим булган тикшеренү нәтиҗәләрендә. Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын анализлау татар милләтенең язмышын, телен тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Фәнни-тикшеренү эшенең структурасы кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.


М.Мәһдиев әсәрләрендә  кулланылган фразеологик берәмлекләр

(“Торналар төшкән җирдә” әсәре нигезендә)

Язучы – художник әдәби әсәр иҗат иткәндә телнең барлык чараларыннан мөмкин кадәр тулырак файдаланырга тырыша. Чөнки, билгеле булуынча, фикерләр һәм идеяләр сүзләрдә һәм әйтелмәләрдә, грамматик формаларда гына үзенең реаль чагылышын таба. Фразеология – әдәби әсәрдә төп тел сурәтләү чараларының берсе. Аны оста файдалану – язучының отышлы ягы.

  Тел – кешелек җәмгыятендәге гаҗәеп  үзенчәлекле , катлаулы һәм гаять әһәмиятле күренеш. Аның  кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, анда кызыклы, мөһим фактларга тап буласың,  әллә никадәр яңалыклар ачасың. Дөньяны танып-белү кебек үк,телне өйрәтүнең дә ахыры-чиге юк,  күрәсең.                                                                                      

Фразеологизмнарның мәгънәләре  дә, формалары да  күп төрле.Иң башта алар билгеле бер төшенчә белдерә торган тотрыклы сүзтезмәләр (ачык йөзле, баш бәясе, ис китү, җилкәдән төшмәү һ.б.) һәм дидактик мәгънә белдерә торган, хөкем йөртүгә, фикерләүгә корылган тотрыклы җөмләләр(эшләмәгән ашамый, без капчыкта ятмый, тырышкан табар, ташка кадак кагар һ. б.ш)  дигән төрләргә бүленәләр.[3, б.52] Аларның беренчеләрен фразеологик берәмлекләр дип, икенчеләрен киң пландагы фразеологик әйтелмәләргә керә торган мәкальләр дип атарга мөмкин. Монда шуны  да әйтик, мәкальләрне фразелогизмнар исәбенә кертү- кертмәү мәсьәләсендә тел галимнәре арасында бердәм фикер юк: берәүләр-кертү ягында, икенчеләре-каршы. Мондый фикер башкалыгына китерә торган  сәбәпләр дә бар. Шуның берсе-иң мөһим дип түбәндәге фактны күрсәтергә кирәк. Тотрыклы сүзтезмәләр сөйләмгә, сүзләр кебек үк, бербөтен һәм әзер тел материалы буларак керәләр.Аларның кайберләрендәге  күчерелмә мәгънә аерым сүз белән белдерә ала аның күңеле-эчкерсез саф; баш ию-буйсыну; күз яну-кызыгу һ.б.).Шуңа күрә дә  фразеологик тезмәләрне сүзләр рәтендә һәм  лексиканың бер тармагы итеп карыйлар. Мәкальләрне исә  мәгънә ягыннан да, формасы белән дә сүзләргә тиңләп һәм лексик берәмлек итеп карап булмый.[4, б.161]

Фразеологик сүзтезмәләр, тотрыклы берәмлек буларак, сөйләмгә әзер,  бөтен килеш керәләр дидек. Әмма аларны сүзләр белән  бер ясаллыкта карарга ярамый, чөнки алар лексик-грамматик мәгънә һәм структура ягыннан сүзләрдән, шул исәптән  тезмә сүзләрдән дә аерылалар.

Тезмә сүзләр, нигездә, исемнәргә һәм  фикерләргә карый һәм  күбесенчә ике сүздән тора (җир җиләге, мәче борчагы, уйлап табу) өчәр һәм аннан да күбрәк сүздән торганнары сирәк очрый.  Фразеологик тезмәләрнең мәкаль әйтемнәр, канатлы сүзләр, афоризмнар белән дә уртак сыйфатлары бар. Мәсәлән, аларның барысына да тотрыклы, береккән булу, күчерелмә мәгънәдә кулланылу, образлылык-сурәтлелек хас.

Фразеологизмнарның бизәк сыйфатларын аерым мисалларда карап китик. Берне биш итү (арттырып, күпертеп сөйләү) дигән фразеологизмда биш сүзе шулай ук аллитерация төзү, бер төрле авазларга башланган сүзләр булсын өчен кулланылган.

Халкыбыз тарафыннан күп йөз еллар буенча иҗат ителеп килгән тел җәүһәрләре булган фразеологик әйтелмәләрдә тирән мәгънә, фикер, коллектив акыл  һәм тәҗрибә сәнгатьле һәм сурәтле итеп матур бизәкләр ярдәмендә белдерелгән.

Фразеологизмнар барлык  телләрдә дә бар. Ике яки берничә  телдәге әнә шундый тотрыклы сүз тезмәләрен  чагыштырып  өйрәнү аларның табигатен тагын да тулырак ачарга, төрле телләрдәге фразеологизмнарның  үзара нисбәтен, гомуми һәм үзенчәлекле якларын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Әйтергә кирәк, байтак телләр өчен уртак булган бер үк мәгънәдәге фразеологик әйтелмәләр дә очрый. Аларның күбесе кешеләрнең дуслыкка турылыклы булу, тату яшәү, гаделлек, тырышлык, кыюлык  һәм б.ш. кебек сыйфатларын белдерәләр.

Тагын шунысы да кызык: төрле телләрдә гомуми күчерелмә мәгънәләре генә түгел, аерым сүзләрнең туры мәгънәләре, афоризмлылыгы, образлылыны һәм эмоциональ –экспрессивлылыгы да туры килә торган фразеологик әйтелмәләр дә шактый күп. Мәсәлән, татар һәм рус телләрендәге баш вату - ломать голову, күзгә күз - с глазу на глаз, кебек әйтемнәр дә әнә шундыйлар.

Әйтемнәргә йомшак ясап, шуны өстәргә кирәк, сөйләмне эмоциональ,тәэсирле , бизәкле итә торган фразеологик сүзтезмәләрне, аерым сүзләргә тиңләп,лексиканың бер өлеше дип карау чынбарлыкка туры килеп бетми. Алар, гомуми күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмәләрбуларак, мәкаль-әйтемнәр, канатлы әйтелмәләр, афоризмнар белән бергә телнең үзенәбертөрле катламын тәшкил итәләр. Шуңа күрә аларның барысын бергә фразелогизмнар яки фразеологик әйтелмәләр дигән гомуми исем белән атау максатка ярашлы булыр иде.                                                            

Татар язучылары телебезнең фразеологик фондыннан бик уңышлы файдаланалар һәм үлмәс образлар, картиналар тудыруда алар белән сәнгатьчә эш итәләр. Әгәр М.Мәһдиев әсәрләренә игътибар итсәк, аның иҗатында фразеологик материалның күп булуын күрербез. Ул үз иҗатында татар теленең бөтен матурлыгыннан файдаланган, фразеологик берәмлекләрнең иң яхшы үрнәкләрен бирә алган.

Тикшерү өчен без М.Мәһдиевның “Торналар төшкән җирдә” исемле лирик повестен алдык, фразеологик берәмлекләрне стилистик-экспрессив характерлары буенча тикшердек. Шушы нигездә фразеологик берәмлекләрне дүрткә бүлеп карадык:

  1. Синонимнар
  2. Омонимнар
  3. Антонимнар
  4. Гиперболалар

Аеруча безне синонимнар кызыксындырды һәм  үз эшебездә М.Мәһдиевның әсәрендә аларны җентекләп карарга булдык.

Фразеология составы эчендә лексик-грамматик төзелеше төрлечә булып,

төрле лексик берәмлекләр белән белдерелеп тә, мәгънә үзенчәлекләре белән бер-берсенә бик якын торган, предмет-күренешләрне танып-белүдә, стилистик кулланылышында ниндидер характерлы билгеләр белән генә бер-берсеннән теге яки бу төсмерләре ягыннан гына аерылган конструкцияләр бар. Боларны фразеологик синонимнар дип атарга мөмкин. Алар төрле формадагы лексик берәмлекләр белән тәгъбир ителсәләр дә, мәгънәләре, эчтәлекләре ягыннан бер-берсенә бик якын торалар.

  1. Геройларның эчке кичерешләрен, тирән психологик моментларын тасвирлау.
  1. Бәхет өстенә кара болыт килү

Кара кайгыга бату

Кара хәсрәттә калу

Кара кайгы йоту

Кара көю

                   б. Йөрәктән кан таму

                       йөрәк телгәләнү  

                       йөрәк җәрәхәтләнү

                       йөрәк яну

                  в. Бәхетле исерү

                      бәхеттән исерү

                      кисәк кенә бәргән шатлык

                      бәхет ташып торган чак

                      бәхет чәчеп утыру

Болар барысы да затның торышын, гадиләштереп әйтсәк, авыр минутларын, кайгыруларын, борчылуларын, бәхетлелекләрен күрсәтә.

  1. Геройларның яшәү һәм үлем тәшенчәсен белдерә торган фразеологик синонимнар:

а. Үлемне белдерү:

җан өзелү

аяк сузу

дөньядан китү

дөнья кую

б. Яшәү төшенчәләре:

авыз ачып калу

авыр сулау

ачу кабару

башка сыйдыра алмау

йөрәк урыныннан кубып алу.

Халык телендә нинди фразеологик синонимнар булса, язучы шуларның барысын да кулланырга тырыша. Шулар белән беррәттән халыкныкын үзгәртеп үзенең иҗат итү процессында туган фразеологик берәмлекләрне  дә бирергә тырыша.

Мәсәлән кара кайгы йоту нык хәсрәтләнү, борчылу мәгънәсе эченә салынган. Бу халыкның үзенеке. М.Мәһдиев шул ук фразеологик әйтелмәне үзенең әсәрендә үзгәртеп бирә.Ул аны кара кайгыга бату ди. Бу да геройның хәсрәтләнүен, борчылуын, кайгыруын күрсәтә. Тагы шундый мисаллар (синонимнар):

  1. Кара хәсрәттә булу-халыкныкын үзгәрткән.

Кара дошман булу-үзенең иҗат процессында туган.

Кара көю-халыкныкы.

Кара дошман булу-үзенеке.

  1. Бәхеттән исерү-уңышларга шатлану, дәртләнү.

Бәхет чәчеп утыру-халыкныкын үзгәрткән.

Бәхет ташып торган чак-үзенеке.

Бәхетле исерү-үзенке.

Гомумән, фразеологизмнарны “телнең җәүһәрләре” дип йөртәләр. М. Мәһдиев әсәрләрендә алар, сурәтләү чарасы буларак, һәр вакыйганы, образларның характерларын тагын да ачыграк итеп күрсәтергә ярдәм итәләр.

Шулай итеп, язучы халык фразеологик берәмлекләре белән генә чикләнми, төрле ысуллардан да файдалана.

ЙОМГАК

Фразеологизмнарны эзләү, аларның мәгънәләрен ачыклау –кызыксындырырлык хезмәт булды. Без үткәргән тикшеренүләрдән чыгып, мондый нәтиҗәләр ясарга мөмкин:

  1. Татар теленең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Ул сөйләмне баетуда, аны үтемлерәк, көчлерәк һәм үткенрәк итүдә, әдәби әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуда зур роль уйный.
  2. Фразеологик  әйтелмәләр язучы телендә алтын фонд булып санала.Фразеологик әйтелмәләр язучыга геройның портретын тасвирлау, эчке  дөньясын ачу, вакыйга – күренешләрне чагылдыруга ярдәм итә, әсәр теленең халыкчанлыгын, гадилеген, аһәңле яңгырашын тәэмин итә.
  3. Телнең фразеологик байлыгын, аның төзелешен, мәгънәсен яхшы белү тәрҗемә эшендә дә бик кирәк. Мөхәммәт ага Мәһдиевнең повестенда фразеологизмнар кертүе – аның образларын ачарга, аларның характерларын күрергә ярдәм итә. Әсәрнең теленең гадилеге, халыкчанлыгы, кызыклы булуы һәрбер укучыга мәгълүмдер.

Язучы гап-гади әйберләрне дә күңелгә урнашырлык итеп образлы әйтә белгән. Күргәнебезчә, образлы, предметлы сурәтләү чараларының әдәбиятта роле бик зур. Алар әдәби тел культурасын, сурәтле сөйләмне югарылыкка күтәрәләр.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

  1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан:

Мәгариф, 2007. – 231 б.

  1. Мөхәммәт Мәһдиев . Сайланма әсәрләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2009. – 480 б.
  2. Хатипов Ф.М. Әдәбият  теориясе. – Казан:  “Раннур”  нәшр.,  2002.

– 252 б.

  1. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. – Казан: “ТаРИХ”нәшр., 2001-383б.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ф әнни-тикшеренү эше: М.Мәһдиев әсәрләрендә фразеологик берәмлекләр (“Торналар төшкән җирдә” повесте мисалында)

Слайд 2

М. МӘҺДИЕВ ТЕЛЕ -МИЛЛИ БАЙЛЫГЫБЫЗ. АНЫҢ СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫНЫҢ ПАЛИТРАСЫ, ТЕЛ БИЗӘКЛӘРЕ БЕЛӘН КАБАТЛАНМАС ВӘ ТУТЫКМАС КӨЗГЕБЕЗ ТҮГЕЛМЕ? АНЫҢ ТЕЛЕ - ИЛҺАМ ШАКИРОВНЫҢ МӘШ Ъ ГУР ТАВЫШЫ, РӨСТӘМ ЯХИННЫҢ МУЗЫКАЛЬ ФАНТАЗИЯСЕ КЕБЕК СИРӘК ОЧРЫЙ ТОРГАН МИЛЛИ БАЙЛЫГЫБЫЗ.

Слайд 3

“ ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ ” - ТАТАР АВЫЛЫНА ГИМН УЛ. АНДА МИЛЛӘТЕБЕЗНЕҢ ҮСЕШ ДӘРӘҖӘСЕ НЫК ЯКТЫРТЫЛГАН. БУ ӘСӘР ГАҖӘП ТЕРЕ ҖАНЛЫ ЧЫН КЕШЕЛӘРЕ БЕЛӘН БЕЗНЕҢ КӨННӘРГӘ КИЛЕП КЕРДЕ.

Слайд 4

Тикшеренү эшенең актуальлеге Мөхәммәт Мәһдиев прозасында сурәтләү чараларының хәзерге көндә дә тулысынча ачылып бетмәве белән билгеләнә. Тикшеренү объекты – Мөхәммәт Мәһдиевның “Торналар төшкән җирдә” исемле повесте. Фәнни-тикшеренү эшенең максаты – язучының әсәрләрен һәм аларның тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнү.

Слайд 5

Күрсәтелгән максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды: Әдипнең прозасына күзәтү ясау, анализлау; Фразеологик берәмлекләрне аерып алу һәм төркемләү; Тикшеренү эшенә нәтиҗәләр ясау. Тикшеренү методлары. Әсәрне анализлау методы, материалны өйрәнү, гомумиләштерү, чагыштыру, интерпретацияләү, классификацияләү ысулларын алды . Тикшеренү эшенең фәнни-практик әһәмияте хәзерге татар әдәбияты өчен мөһим булган тикшеренү нәтиҗәләрендә. Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын анализлау татар милләтенең язмышын, телен тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә. Фәнни-тикшеренү эшенең структурасы кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Слайд 6

Шушы нигездә фразеологик берәмлекләрне дүрткә бүлеп карадык: Синонимнар Омонимнар Антонимнар Гиперболалар

Слайд 7

Фразеология составы эчендә лексик-грамматик төзелеше төрлечә булып,төрле лексик берәмлекләр белән белдерелеп тә, мәгънә үзенчәлекләре белән бер-берсенә бик якын торган, предмет-күренешләрне танып-белүдә, стилистик кулланылышында ниндидер характерлы билгеләр белән генә бер-берсеннән теге яки бу төсмерләре ягыннан гына аерылган конструкцияләр бар. Боларны фразеологик синоним нар дип атарга мөмкин.

Слайд 8

1. Геройларның эчке кичерешләрен, тирән психологик моментларын тасвирлау. Бәхет өстенә кара болыт килү Кара кайгыга бату Кара хәсрәттә калу Кара кайгы йоту Кара көю б. Йөрәктән кан таму йөрәк телгәләнү йөрәк җәрәхәтлән йөрәк яну в. Бәхетле исерү бәхеттән исерү кисәк кенә бәргән шатлык бәхет ташып торган чак бәхет чәчеп утыру

Слайд 9

2. Геройларның яшәү һәм үлем төшенчәсен белдерә торган фразеологик синонимнар: а. Үлемне белдерү: җан өзелү аяк сузу дөньядан китү дөнья кую б. Яшәү төшенчәләре: авыз ачып калу авыр сулау ачу кабару башка сыйдыра алмау йөрәк урыныннан кубып алу.

Слайд 10

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең повестенда фразеологизмнар кертүе – аның образларын ачарга, аларның характерларын күрергә ярдәм итә. Әсәрнең теленең гадилеге, халыкчанлыгы, кызыклы булуы һәрбер укучыга мәгълүмдер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү

   Тема:Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.                Теманың...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру күнекмәләре күрсәтелгән. Тема, максат, төп бурычлар һәм җиңел ысуллар ......

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру. 23.01.2015.161мәктәп.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру ....

Фәнни-тикшеренү эше өчен презентация "Мәдинә Маликованың "Чәчкә балы" әсәрендә яшәү мәгънәсе"

Фәнни-тикшеренү эше өчен презентация "Мәдинә Маликованың "Чәчкә балы" әсәрендә яшәү мәгънәсе"...

СӨЙЛӘМДӘ ФРАЗЕОЛОГИК БЕРӘМЛЕКЛӘРНЕ КУЛЛАНУ

Бу методик дәрес эшкәртмәсе 1 курс студентлары татар төркеме өчен татар теленнән  “Сөйләмдә фразеологик берәмлекләрне куллану” темасы буенча төзелде. Дәреснең максаты - текста фразеол...

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә фразеологизмнар.

М. Мәһдиев әсәрләрен укып чыккач, һәркем үзенең йөрәге, җаны белән ата-бабаларыбыз, әбиләребез рухына ялгануын, яшәү дигән могҗизаның кеше өчен нинди бәхет, куаныч икәнен тоя. Бу әсәрләрне у...