Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә фразеологизмнар.
статья (8 класс)

Рамазанова Розалия Гарифулловна

М. Мәһдиев әсәрләрен укып чыккач, һәркем үзенең йөрәге, җаны белән ата-бабаларыбыз, әбиләребез рухына ялгануын, яшәү дигән могҗизаның кеше өчен нинди бәхет, куаныч икәнен тоя. Бу әсәрләрне уку телебезнең ни дәрәҗәдә бай да, аһәңле дә, шул ук вакытта гади дә булуын аңлау өчен  кирәк. Менә бу сайланган теманың актуальлеген ассызыклый. Бу әсәрләрнең яратып укылуы аның теленә, андагы гадилеккә, җылы юморга бәйле. Ә аларны шушылай уңышлы ясарга фразеологик берәмлекләр дә ярдәм итә.

     Язучының «Фронтовиклар» әсәрендә кулланылган фразеологик берәмлекләрне эзләп табып, анализлау – фәнни эшемнең максаты булып тора.

Бу максатка ирешү өчен, үз алдыма, түбәндәге бурычларны куйдым:

  • М. Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы чыганакларны өйрәнү;
  • татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлегенә күзәтү ясау;
  • теманың бүгенге көндә актуальлеген ачыклау.

     Фәнни эшемнең  әһәмияте: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендәге фразеологик берәмлекләрне тикшерү.

     Фәнни эш структур яктан кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгак өлештән гыйбарәт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mhdiev_srlrend_frazeologizmnar.docx38.47 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

МБГБУ «Коркачык урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема: Мөхәммәт  Мәһдиев әсәрләрендә фразеологизмнар.

 (Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында туган тел мәсьәләсе)

     Башкарды:  Гатауллина Айзилә Фәнил кызы,  

8 нче сыйныф укучысы.

                                                   Укытучы: Рамазанова Р. Г.,  югары                       категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты

 укытучысы

2021ел

Эчтәлек

Кереш...............................................................................................................3 - 4

Төп өлеш.

1. Телнең җәүһәрләре – фразеологизмнар турында  төшенчә.......................5 - 6

2. М. Мәһдиев әсәрләрендә фразеологизмнар.................................................7 - 9

Йомгаклау..........................................................................................................10

Әдәбият исемлеге...............................................................................................11

Кереш

      Исемнәре үлемсез шәхесләр була. Үзләре бу якты дөньядан китсәләр дә, әсәрләре моңлы бер җыр кебек, халык күңелендә яши. Шундыйларның берсе – Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, үткен каләмле тәнкыйтьче һәм күренекле әдәбият галиме Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев.

Мәһдиев талантының үзенчәлекле ягы шунда: аның әсәрләрендә якын итеп, яратып көлү үзәк өзгеч моң-сагыш белән үрелә, кырыс тормыш чынбарлыгы ачы сатира белән кушылып кабатланмас образлар тудыра, детальләр төгәллеге кешенең иң нечкә тойгыларына, эчке дөньясына үтеп керә алуы белән дә сокландыра, гаҗәпләндерә.

     М. Мәһдиевнең һәр әсәре – «Фронтовиклар», «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Ут чәчәге», «Исәнме, Кәшфи абый» яки аның соңгы «Бәхилләшү» һәм «Ачы тәҗрибә» әсәрләре булсын – алар һәммәсе дә татар укучысы тарафыннан көтеп алынды, татар әдәбияты тормышында мөһим бер вакыйга итеп бәяләнде.

     М. Мәһдиевнең укучылары – татар халкы. Ул үз укучысының эчке дөньясын нечкә тоя, аларның кайгы-хәсрәтләрен, шатлык-кайгыларын уртаклаша белә.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең кабатланмас үзенчәлеге –телендә. Аның образлы фикер йөртүе, сөйләм формасы, төрттереп, әмма укучыны яратып эндәшүе – болар барысы да халкыбыз тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән тыгыз бәйләнгән. Язучыны шул тормыштан аерып кара: әсәр шунда ук төссезләнә, тәмен югалта. Мөхәммәт Мәһдиев талантының тамырлары тирәндә – халкыбызның җанында.

     М. Мәһдиев әсәрләрен укып чыккач, һәркем үзенең йөрәге, җаны белән ата-бабаларыбыз, әбиләребез рухына ялгануын, яшәү дигән могҗизаның кеше өчен нинди бәхет, куаныч икәнен тоя. Бу әсәрләрне уку телебезнең ни дәрәҗәдә бай да, аһәңле дә, шул ук вакытта гади дә булуын аңлау өчен  кирәк. Менә бу сайланган теманың актуальлеген ассызыклый. Бу әсәрләрнең яратып укылуы аның теленә, андагы гадилеккә, җылы юморга бәйле. Ә аларны шушылай уңышлы ясарга фразеологик берәмлекләр дә ярдәм итә.

     Язучының «Фронтовиклар» әсәрендә кулланылган фразеологик берәмлекләрне эзләп табып, анализлау – фәнни эшемнең максаты булып тора.

Бу максатка ирешү өчен, үз алдыма, түбәндәге бурычларны куйдым:

  • М. Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы чыганакларны өйрәнү;
  • татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлегенә күзәтү ясау;
  • теманың бүгенге көндә актуальлеген ачыклау.

     Фәнни эшемнең  әһәмияте: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендәге фразеологик берәмлекләрне тикшерү.

     Фәнни эш структур яктан кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгак өлештән гыйбарәт.

   

Төп өлеш.

             Телнең җәүһәрләре – фразеологизмнар турында төшенчә

     Әдәби әсәрне кәгазьгә төшергәндә, язучы башта сүзләр сайлый. Әдәби әсәрдә аерым сүзләр туры, мәгънәдә кулланылса, икенчеләре күпмәгънәлелеккә ирешү чарасына әверелә. Сүзләрнең күчерелмә мәгънәләр белдерә алу сәләтенә, җөмләдә төрлечә урнаша алу мөмкинлегенә, авазлар яңгырашына карап, әсәр теленең сурәтлелеге хасил була. Шуңа күрә тел-сүрәтләү чаралары да язучы стилен билгеләүче доминантага әверелергә мөмкин.

     Лексик чаралар дип дөрес сайлау һәм урынлы куллану аркасында сурәт тудыручы сүзләр атала. Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирешмичә таркалмый торган сүзтезмәләр белән дә белдереләләр: авызы колагына җитү – шатлану, ипи шүрлегенә менеп төшү – сугу, авызына су кабу – дәшмәү, ачык авыз – аңгыра, авыз турсайту – үпкәләү, авыз ачмаслык итү – оялту, авыз сулары килү – кызыгу.

     Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар (грек. рhrasis – тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos – өйрәнү) дип атыйлар. Мондый сүзтезмәләрне өйрәнә торган тармакны фразеология диләр.

     Фразеологизмнарны ирекле сүзтезмәләр белән бутарга ярамый. Ирекле сүзтезмәләр телнең грамматик законнары нигезендә һәрвакыт ясалып торалар, алар составындагы сүзләрне алыштырырга мөмкин, аларның мәгънәсе аерым компонентларның мәгънәләре суммасына тигез була. Тотрыклы, фразеологик сүзтезмәләр, кимендә ике сүздән булып, телдә үзгәрешсез яшиләр, алар яңадан төзелмиләр, аларның составы даими була, ә сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр; аның составындагы сүзләр арасына башка сүзләрне кую мөмкин түгел.

     Фразеологизмны гади бер сүз белән алыштырып була: тамырына балта чабу – бетерү, теңкәгә тию – аптырату, түбәсе күккә тию – шатлану, кот очу – курку, куян йөрәк – куркак.

     Фразеологизмнарны телнең җәүһәрләре дип йөртәләр.Алар, кагыйдә буларак, телнең үз байлыгы нигезендә барлыкка киләләр. Ләкин халыклар, телләр арасында бәйләнеш, тәрҗемәләштерү процессында фразеологизмнар да бер телдән икенче телгә күчәргә, калькалаштырылырга мөмкин. Мәсәлән, татар теленә рус теленнән түбәндәгеләр кергән: делать из мухи слона – чебеннән фил ясау; в семье не без урода – семья имгәксез булмый.

     Шулай итеп, фразеологизмнарга түбәндәге билгеләмәне бирергә була: фразеологизмнар – бердәмлеге, таркалмавы, компонентлары арасында мәҗбүри бәйләнеш булуы, бөтенлеге, сөйләмгә әзер килеш килеп керүләре белән аерылып торган тотрыклы сүз тезмәләре.

М. Мәһдиев әсәрләрендә фразеологизмнар

      Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар», «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Ут чәчәге» әсәрләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителгәннәр һәм бүгенге көндә дә иң күп укылучы әсәрләрдән саналалар. Язучының әсәрләренең популярлыгы сурәтләнгән вакыйгаларда, геройларда гына түгел. Язучыны әсәрләрендәге юмор, күңел җылылыгы өчен яраталар. Геройларының үзенчә генә сөйләшә алуы өчен яраталар. Прозасының чын мәгънәсендә җырлап торуы өчен яраталар. Язучы җиңел яза, табигый яза. «Авыл прозасы» дип аталган прозаның самимилеге, халыкның җанлы сөйләм теленнән оста файдалану, юмор, персонаж сөйләмен индивидуальләштерү  Мөхәммәт Мәһдиев прозасының үзенчәлеген билгеләп торалар.

     Язучы һәр сүзне сурәт итәргә омтыла. Аның һәр сүзенең мәгънәсе бар. Авыл малае, авыл тормышы турында яза икән, андагы һәр вакыйга зарури, берсе дә артык түгел. Татар прозасында М. Мәһдиев юморы шактый үзенчәлекле. Юмор ситуациядән дә, вакыйгаларга бәйле дә туа. М. Мәһдиевкә тел чаралары, сөйләм үзенчәлекләре ярдәмендә ясала торган юмор хас.

Педсоветта директор хатынының ачык дәресеннән соң ике-өч кешенең былбыллар булып сайравын искә төшерик.

Авыл советы бүлмәсендә тәмәке төтене балта эләрлек (күп) иде.

Бибисара бу эштә инде шомарып беткән (остарган) һәм ничек йомгакларга икәнен дә белә иде.

Кечкенә, җитез малайга зур кешеләр белән әүмәкләнеп кереп китү (ияреп керү), чыннан да, авыр булмады.

«Без – кырык беренче ел балалары» ндагы, һәрвакыт борыны тыгылган булганга «борын авазларын әйтеп мәшәкатьләнмәгән Әлтафи», һәр җөмләдә «пнимаешь» сүзен калдырмыйча сөйли торган завхоз – зоология укытучысы Исмәгыйль агай; китапчарак тел белән һәм мишәрчәрәк сөйләшүче немец теле укытучысы, «хуч ичле тәмәке», «чин нәрчә» дип сөйләүче география укытучысы; балаларны яратып «ребятки» дип эндәшүче рус теле укытучысы...

Һәр персонаж сөйләме белән истә кала. Борчылган вакытта сүзләрне, җөмләләрне кабатлап, ике сүзнең берендә и һәм дә димичә калмаган Сабир Ишмуратович; төртмә телле, тәмсез сүзле, лексикасында «яхшы» сүзе бөтенләй булмаган, «яхшы булды» дип әйтәсе урында «начар булмады» дип сөйли торган роно мөдире Шәмсетдинов; җөмләсенең башы һәм ахыры арасында әллә ни хәтле вакыт сүзсез тора алган Галиәхмәт карт – болар «Фронтовиклар» повесте геройлары.

     Сөйләмгә гаять сак Мәһдиев. Аның колагы хәтта басымнарны кая куелуына хәтле тотып ала, шуны да ул сурәт иттереп файдалана. Менә вагонда колхоз хәлләрен сөйләшеп баручы җитәкчеләрдән берсенең сөйләмен генә тыңлыйк. «...МТС ка чабарга туры килде. Механикның аягына егылдым... Шулай, шулай, дидем, мине харап итмә. Шуннан бер ярты алып (хәл фигыльләрнең беренче иҗекләренә басым ясап сөйли башлады), аның белән бергә салып, трактористны көйләп, чак чыгып киттек».

Мөхәммәт Мәһдиевнең геройлары үзләренең сөйләм галәмәтләре белән дә күңелгә кереп калалар. Теге яки бу персонажны башкача сөйләтеп тә булмас иде кебек. Алар һәрберсе тормышчан, хәтердә сөйләмнәре белән яшиләр. Җирле сөйләм сүзләре автор сөйләмендә чама белән генә кулланылып, хикәяләүгә табигый рәвештә килеп керәләр. Башкача әйтеп булмый кебек тоела башлый.

«Мич астында мунча сыерчыгы сайрый иде»,

«Тупырсак тәпиле, баш тиресе касмакланган, йомшак авызлы бер малай имезә ул төшендә»,

«Әле көзгә борылганын беркем белми, тик бакчадагы шомырт агачы бүген инде тиктәскә генә бер-ике яфрагын саргайтып куйды, хәсрәтле сыгылып гомер кыскалыгыннан зарланды»,

«Мы пахаем, вы пахаете, они пахают дип сөйләп йөрәгемне боза»,

«Башка төнне ыңгырашып җәфа чиктерә иде».

     Укучы, әсәрдә китерелгән сүзләрнең мәгънәләрен аңлый, чөнки язучы контекстны оста бирә. Нәрсә икән бу дип уйлап утырмыйсың. М. Мәһдиевне укыганда, һәр фразаның интонацион рәсеме ап-ачык, фраза яңгырый, күңелдә генә түгел, бөтен тавыш күчешләре белән ишетелә кебек. Ул хикәя җөмлә белән генә язмый. Фразалар хикәяләү интонациясенең сорау, аннан тойгылы, аннан яңадан хикәяләү интонациясенә күчеп кенә торалар.

     Авторның лирик герое – табигать баласы. Ул урмандагы агачларны күңеле белән, йөрәге белән аңлый, казларның кемнедер чакырып, кемнәрнеңдер күңелләрен җилкетеп очып үтүләрен, торналар уяткан балачак хәтирәләрен моңсу-сагышлы итеп әйтеп бирә ала. Урмандагы агачлар тавышын, наратлар шаулавын, язгы ташуны, табигатьнең яз көне уянуын, кар сулары, гөрләвекләр шаулавын, язның беренче көнен, язгы авылның һәр сулышын М. Мәһдиев шундый итеп сурәтли, укучы үзен шул урында, шул вакытта дип хис итә.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә без халыкның рухи байлыгын, барлык җәүһәрләрдән дә кадерле туган тел байлыгын күрәбез.

Йомгаклау

     Тел – аралашу, фикер алышу, белем һәм тәрбия бирү чарасы. Ул туктаусыз үсә, байый, шомара бара. Бу – кешенең үз фикерләреннән, хис-тойгыларыннан үтемлерәк, тәэсирлерәк, җанлырак бирергә теләвеннән барлыкка килә. Ул теләк җәмгыятьтә беркайчан да сүрелми. Синең ни әйтүеңнән бигрәк, ничек әйтүең мөһимрәк, диләр.

     Сөйләмне шундый максатка ярашлы итүдә фразеологизмнарның әһәмияте зур. Максатыбыз Мөхәммәт Мәһдиев әсәрендәге фразеологизмнарны күрсәтү булганлыктан, әсәрне бик җентекләп, һәр сүзенә игътибар итеп укып чыгарга кирәк булды. Шул максаттан чыгып укылмаган булсалар, ул фразеологик әйтелмәләр күренмәгән дә булырлар иде, чөнки без инде ул сүзләргә ияләнгәнбез, күнеккәнбез. Ә инде укый башлагач шаккатасың – менә кайда икән бит ул фразеологик әйтелмәләр оясы.

     Фразеологик әйтем бер генә җөмләгә беркетелгән берәмлек түгел, ул җөмләдән җөмләгә күчеп, аларның мәгънәләрен ачу, үткенәйтү, җанландыруга ярдәм итә. Мөхәммәт Мәһдиев күпкырлы оста, тирән фәлсәфи фикер йөртә торган, бик үзенчәлекле, башка берәүне дә кабатламас әдип.

Аның әсәрләрен укыганда гүя без туып-үскән авылыбызга кайтабыз, туган йортыбызның ишек алды чирәменә аяк басабыз.

     Шунысы характерлы, фразеологик әйтелмәләр Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында башка тел чаралары белән эчке яктан үрелеп бара. Әдип аларны бер урында вакыйга-күренешләрне тасвирлау, икенче урында герой-персонажның рухи дөньясын ачыклау өчен бик урынлы куллана.

     Мөхәммәт Мәһдиев татар теленең хәзинәсеннән тулысынча файдаланган. Моңа дәлил булып авторның әсәрләрендәге фразеологизмнар, мәкаль-әйтемнәрнең күп булуы тора. Фразеологизмнар сөйләмне җанлы, образлы, тәэсирле итәләр.

Әдәбият исемлеге

  1. Гыйззәтуллин Н.М. Мәһдиевның «Фронтовиклар» романының идея-художество үзенчәлекләре . – Казан : Мәгариф, 1976. – 104 б.
  2. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге : ике томда. I том . – Казан : Тат. кит. нәшр., 1984. – 495 б.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге : ике томда. II том . – Казан : Тат. кит. нәшр., 1990. – 365 б.
  4. Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр : 3 томда. III том : повестьлар, роман . – Казан : Тат. кит. нәшр., 1996. – 576 б.
  5. Мәһдиев М. Фронтовиклар : роман. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1988. – 340 б.
  6. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология . – Казан : Хәтер, 1999. – 95-99 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологизмнар

Фразеологизмнар темасы буенча презентация...

5сыйныфта "фразеологизмнар" темасына дәрес эшкәртмәсе

5 сыйныф татар төркемнәрендә эшләү өчен дәрес эшкәртмәсе...

Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романында фразеологизмнар.

Г. Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы аеруча игътибарга лаек. Бу әсәр тел күрке булган мәкаль - әйтемнәргә, фразеологик берәмлекләргә бик бай һәм аның һәр бите диярлек әсәргә милли төс, милли үзенчә...

Фразеологизмнар

"Фразеологизмнар" темасы буенча дәрескә презентация...

Фәнни-тикшеренү эше: “М.Мәһдиев әсәрләрендә кулланылган фразеологик берәмлекләр (“Торналар төшкән җирдә” әсәре нигезендә)”

Тикшеренү объекты – Мөхәммәт Мәһдиевның  “Торналар төшкән җирдә” исемле повесте.Фәнни-тикшеренү эшенең максаты – язучының әсәрләрен һәм аларның тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнү.Күрсәтелгән максатт...