Татар теле дәресләрендә уеннар
план-конспект занятия (5 класс)

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

 

         Уку процессында телгә өйрәтүнең иң уңышлы алымнары арасында уеннар төп урынны алып тора.

   Уен – ул тормыш күренешләренең символы. Уен – ул телне өйрәтүнең төп коралы, уку процессында балаларны куңелле һәм эшлекле рәвештә телне өйрәнүгә зур этәргеч, эмоциональ стимул бирүче чара. Ул шулай ук телне өйрәтүдә эстетик, коммуникатив, белем алу мотивацияләрен берләштерүче төп көч булып каладыр, дип уйлыйм мин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uennar.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укыту рус телендә алып барылган мәктәпләрдә татар телен өйрәнгәндә уен алымнары.

         Уку процессында телгә өйрәтүнең иң уңышлы алымнары арасында уеннар төп урынны алып тора.

   Уен – ул тормыш күренешләренең символы. Уен – ул телне өйрәтүнең төп коралы, уку процессында балаларны куңелле һәм эшлекле рәвештә телне өйрәнүгә зур этәргеч, эмоциональ стимул бирүче чара. Ул шулай ук телне өйрәтүдә эстетик, коммуникатив, белем алу мотивацияләрен берләштерүче төп көч булып каладыр, дип уйлыйм мин. Чөнки уен алымнарына таянган дәрес ул ялкыткыч, эчпошыргыч мәҗбүри процесстан, мәҗбүри укудан, дәрестән ләззәт, ямь табып укуга әйләнә.

        Телне өйрәнгәндә аралашу мохите иң әһәмиятле, иң төп моментларның берсе булып тора. Дәрес барышында, уенда укытучының да катнашуы бигрәк тә әһәмиятле. Тик ул уеннарны методик яктан дөрес итеп төзергә кирәк. Моның өчен төп шартлар:

     1. Бер үк уенны яңа сүзләр, лексик берәмлекләр кую юлы белән берничә тапкыр кабатларга кирәк.

         2. Яңа уенны укытучы башларга  тиеш, ә соңыннан әзерлекле бер укучы алып баручы була ала.

         3. Башлагыч этапта һәр бала үз уенын, хәрәкәтен аңлатып бирә белергә тиеш.

         4. Уенга ярыш характерын биреп, дәртләндереп җибәрергә кирәк.

        5. Уенга игътибарны ныграк җәлеп итү өчен матур аксессуарлар, предмет-кулланмалар булу зарур.

        6. Уенны  татар телендә алып бару өчен шушы сүзләрне, лексик берәмлекләрне хәтердә калдыру яхшы: игра – уен, звук – аваз, буква – хәреф, слово – сүз, ведущий – алып баручы, игрок – уйнаучы, каждый – һәр, участник – катнашучы, выигравший – җиңүче, проигравший – җиңелүче, играющие сидят – уйнаучылар утыралар, стоят – басып торалар, выстраиваются в одну линию – бер сызыкка басалар, стоят друг за другом – бер-бер артлы басалар, друг против друга – капма-каршы, количество играющих – уйнаучылар саны, начало игры – уенның башы, цель игры – уенның максаты.

Уеннарның төрләре

          Татар теле дәресләрендә уеннар үткәрү, укучыларда тел белән кызыксыну, аны өйрәнүгә теләк уята.

          Уеннарның төрләре:

1. Лексик уеннар;

2. Сүзтезмәләр белән уеннар;

3. Грамматик уеннар;

4. Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү уеннары;

5. Тыңлау сәләтен үстерүгә корылган уеннар;

6. Ишеткәнне әйтә белүгә корылган уеннар;

7. Катнаш уеннар;

8. Коммуникатив уеннар;

9. Фонетик уеннар.

         Фонетик уеннар:

Фонетик уеннарны аерым укучылар белән яки төркемнәргә бүленеп уйнарга мөмкин.

Авазларны дөрес әйтергә өйрәткән чорда, шундый уен – табышмак файдалы:

1. “Мин нинди авазны сер итеп тотам?”

а) бөре, Нөгеш, төлке, көчек, көрәк, Рөстәм; / ө /

ә) дәрес, Вәли, җиләк, икмәк, Зәки; / ә /

б) чүмеч, чәйнүк, кәстрүл, бүрек, түбәтәй; / ү /

в) ук, кыш, каш, кыр, карга,  шалкан; / къ /

г) агач, яңгыр, чаган, алмагач, гасыр; / гъ /

д) һава, һәм, һәммә, һаман, баһадир; / һ /

е) Миңлебай, таң, киң, миң, безнең, эңгер; /ң /

2. “Кайсы сүз артык?”

а) өч, өстәл, Сөмбел, өлеш, Гөлсем, бүген;

ә) аң, туң, кыңгырау, тун, моң;

б) җыр, миләш, җиләк,  җир.

3. “Өлгер телефон” уены

Зур телефон макеты алына. Дискта саннар урынында хәрефләр. Уенда катнашучыларның максаты – шул хәрефләрдән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр ясап, дөрес итеп, укып ишеттерү.

          Мәсәлән:

1 дискта: а, ш, к, р, о, б, с, т, н, а, т;

2 дискта: р, а, у, г, ы, ң, ы, к.

4.” Нинди сүз?” уены

Алып баручы уйнаучыларга чират белән туп ыргыта, ыргыткан чакта бер аваз әйтелә. Шул аваздан башланган сүзне әйтеп, дәвам итергә куша.

Мәсәлән: «а» - о арба, «ө» - өй, «ү» - үрдәк, «җ» - җәй,

«һ» - һава.

5. “Яңа сүзләр ясау” уены

Яңа сүзләр ясау өчен бер хәрефне икенчесе белән алмаштыру.

 Мәсәлән: таш – ..аш

                 кил – ...ил

                 бай – ...ай

                 бака – ба...а

                 көтә – кө...ә

                 боз – ...оз  

                 ай – ...й

                 таш – ...аш

Уен – укучыларның активлыгын арттыруда иң әһәмиятле чараларның берсе булып тора, дип уйлыйм мин. Уен алымнарын уңышлы кулланып, татар теле дәресләрен күңелле  һәм эшлекле итеп үткәрергә мөмкин. Урынлы кулланылган уен алымнары дәресне җанландырып җибәрә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР...

«Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар»

laquo;Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар»...