"Туган тел" кичәсе
план-конспект занятия (5, 6, 7, 8 класс)

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Максат: Укучыларда туган телне ярату, белү һәм туган телдә  

                сөйләшү теләге тәрбияләү. сәнгатьле сөйләм  телен

                үстерү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tel_byrme.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

                                   

               

                 

“ Туган  тел” бәйрәме

                                                               

                                        Февраль 2019 ел      

- 1 –

                               Туган  телемдә сөйләшәм.

 Максат: Укучыларда туган телне ярату, белү һәм туган телдә  

                сөйләшү теләге тәрбияләү. сәнгатьле сөйләм  телен

                үстерү.

 Ярдәмлек: Магнитофон язмасында   Рәсәй һәм Татарстан гимны,

                    Г. Тукайның “ Туган тел.” җыры, “ Мин яратам сине

                    Татарстан.” җыры.Тактада Татарстан картасы  һәм

                    Туган тел көненә багышланган газета,Казанның

                    тарихи урыннары рәсемнәре.Сыйныф төсле шарлар

                    белән бизәлгән.

   1 Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Туган тел!

Барыбыз өчен дә газиз,кадерле бу сүз.” И туган тел, и матур тел –

әткәм - әнкәмнең теле!” – дип әйткән безнең  бөек шагыйребез Тукай. Әйе, телебез ачылгач та: “Әти”, дибез, “әни”, дибез... Бу

урында, әйдәгез, милләтебезнең тагын бер бөек шагыйре Зөлфәтнең

бик тә тирән мәгънәле, бик тә хикмәтле шигырен искә төшереп үтик әле...

                       Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” дип,

                          Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң”Әти!” дип –

                      Күзләреңә яшьләр  тыгылмас,

                      Туган телең әле бу булмас.

2 алып баручы    Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” дип,

                      Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң”Әти!” дип –

                      Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

                      Туган телең әнә шул булыр!

                              

1. Алып баручы. Әйе  без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, татар халык уеннары уйнарбыз.

Туган оясыннан аерылган кош

    Канатына мәңге ял тапмый.

    Туган телен яратмаган кеше,

     Башкаларның телен яратмый.

2. Алып баручы 

2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.

Халкым теле миңа – хаклык теле.

    Аннан башка минем телем юк.

   Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

   Иле юкның гына теле юк.  

                             

1 алып баручы

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган тел.

2 алып баручы. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, иң авыр сынауларда да сынмаган – сыналмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүген без сиңа дан җырлыйбыз, сине олылыйбыз.

1 укучы.

 Анам теле, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә - үткен кылыч,

Балдан татлы – дуслар белән сайрашканда.

2 нче укучы.

 Күңелләрдән – күңелләргә юл саласың,

Сусаганда эссе чүлдә су табасың;

Алышларда арысланга тиңдәш итеп,

Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.

3укучы.

 Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларның да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә.

4. Сандугач язын сагынып

Кайтса да туган илен,

Үз илен онытса әгәр,

Аны назламас идем.

5.  Әткәң - әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да айга да.

6.Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенгем белән.

7.Әлифбамны дога итеп,

Укыймын күңелемнән

Игелекле булып үсим

Газиз Туган илемә.

1Алып баручы. Туган тел – иң матур, иң якын, иң  газиз тел ул.

Бу телдә безнең әти - әниләребез , әби – бабаларыбыз сөйләшә.

Әниләребез, әбиләребез безгә бишектә чакта  ук туган телдә

җырлар җырлаганнар,әкиятләр сөйләгәннәр.

   

Бөек татар шагыйре Г. Тукайның “Туган тел “ шигырен барыбыз да

бик яхшы беләбез.

    Балалар башкаруында Туган тел жыры

1нче укучы.

Татар теле – минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә,

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

2 укучы.

Дөньялар киң, анда илләр күп

Туган илем минем бер генә.

Туган илемдә дә телләр бик күп,

Туган телем минем бер генә.

3   укучы.  

 Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел” дип җан атып.

Яшик әле дөньясында

Туган телне яратып.

4.И минем җандай кадерле,

И җылы, тере телем.

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыклар теле бүген.

5. Тик синең ярдәмең белән,

Тик синең сүзләр белән.

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм .

6.Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

      7.Үз телеңне сөймәгәндә

           Ярты ул алган белем.

          Канатсыз коштай буласың,

         Белмәсәң ана телен.

    Алып баручы. 

Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә - кичә килгән ерактан.

Шушы телдә, бәхет теләп илгә

Җырларымны миргә яңгыратам.

  сыйныф кызлары җыр җырлыйлар.

1нче укучы. “ Туган тел.” Р.Миңнуллин.

                     «И туган тел» -

                     Иң әйбәт шигырь!

                     «Туган тел»-

                     Иң әйбәт җыр!

                     «Туган тел» -

                     Иң әйбәт китап!

                     «Туган тел» -

                     Иң әйбәт тел!

                     Туган тел әйбәт булганга,

                     Шигыре дә,

                     Китабы да,

                     Җыры да –

                     Иң әйбәттер.

   Татар  халык биюе     сыйныф укучылары.

    Алып баручы.  Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын,     матурлыгын күрәбез,туган телебезне яратабыз, зурлыйбыз, аңа сокланып карыйбыз.

нчы укучы. 

                  Әни кебек газиз күреп,

                 “Туган тел” дип җан атып.

                   Яшик әле дөньясында

                   Туган телне яратып.

                 

                И минем җандай кадерле,

                   И җылы, тере телем.

                   Кайгылар теле түгел син,

                   Шатлыклар теле бүген.

                 

                    Тик синең ярдәмең белән,

                   Тик синең сүзләр белән.

                   Уйларын йөрәккәемнең

                   Дөньяга әйтә беләм .

 14 нче укучы 

Алып баручы.   Телләр белү милләт- ара  дуслык урнаштыруга да зур йогынты ясый. Шуңа күрә балаларга дустыңның телен дә,аларның мәдәниятен дә үз туган телеңне, мәдәниятеңне  яраткан кебек якын итәргә,хөрмәтли белергә кирәк.

Алып баручы.     Хәзерге заманда халыкларга  үзара аралашып хас.Шуңа күрә икетеллелек, күптеллелек тә  үсте,алга китте.Хәзерге көндә безнең тормышта  татар- рус икетеллелеге киң таралды.                              

                           

 1 нчы укучы.     Туган телем күп еллардан бирле

                              Чәчәк ата йөрәк  түрендә.

                              “Әнкәй” дигән иң беренче сүзне

                               Мин әйткәнмен татар телендә.

   

  2 нче укучы.      Заман миңа “ югарыга мен” дип,

                         Ике канат биреп үстерде.

                         Канатымның берсе – татар теле,

                         Икенчесе – бөек рус теле...”

3 нче  укучы.   Татарча да яхшы бел,

                       Урысча да яхшы бел.

                       Икесе дә безнең өчен

                       Иң кирәкле, затлы тел.

4 нчы укучы   Татарчасы – туган тел,

                        Безгә газиз булган тел.

                        Атаң – анаң, әби – бабаң

                        Сине сөя торган тел.

5 нче укучы     Бу телдә рух байлыгың

                        Һәм йөрәк кайнарлыгың,

                        Җырлаган бу телдә безгә

                        Сөекле Тукай моңын.”

6 нче укучы.       Тел кешене дус итә,

                         Бер – беренә беркетә.

                         Бел, балам, син рус телен

                         Һәм онытма үз телең!

.

  7 нче укучы.     Туган оясыннан аерылган кош

                               Канатына мәңге ял тапмый.

                               Туган телен яратмаган кеше

                               Башкаларның телен яратмый.                          

 

 

Алып баручы.Балалар, һәрбер кеше үзенең туган ягын, туган җирен,туган өен ярата. Ә хәзер республикабызда туып, яшәп килгән шагыйрьләребезнең туган ягы турында язылган шигырьләрен укып китик.

 1. Кояш, кояш, син биектә

Бар дөньяны күрәсең.

Әйтче,кояш, иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең.

  • Әйе,- ди кояш, беләм,
  • Мин әйтәм, тыңлап кара,

Иң матур җир, туган җир ул,

Онытма моны,бала.

                   

3.Туган ягым минем – үз өем,

Үз өемдә минем үз көем.

Үз дигәнче бизим өемне,

Үз телемдә сөйлим сүземне.

4.Башкортостан – үз өебез,

Безнең якты илебез.

Яныгыз да көегез дә,

Илебезне сөегез.

                   

5.Көмеш суларың, зәңгәр урманың,

Якын күңелгә, Башкортстаным.

Син – туган ягым,

Син – минем таңым, Башкортстаным.

   1 алып баручы          

                          Алтын җыйма, йортлар куйма,

                         Мираска дип балаңа.

                          Иң кадерле мирас итеп,

                          Туган телең бир аңа.

         2 нче алып баручы

                           Онытмагыз, бу дөньяда

                         Иң зур бүләк бер генә -

                          Көмеш чыңлы, талгын моңлы

                          Газиз туган тел генә.

Җыр Авыл кичләре

Алып баручы. 

Кадерле балалар! Шуның белән кичәбез  тәмам.

Сезнең һәммәгезгә дә   актив катнашканыгыз өчен

рәхмәт.Исән булыгыз, туган телегезне, туган җирегезне хөрмәт итегез, онытмагыз,  гуган илебезнең лаеклы уллары һәм кызлары

булып үсегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...