"Сөмбелә бездә кунакта" . Класстан тыш чара эшкәртмәсе
методическая разработка (6 класс)

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы матур бәйрәм- Сөмбелә бәйрәмен үткәрә торган булган. Гимназиябездә ел саен шушы матур бәйрәм үткәрелә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                        Сөмбелә    бездә     кунакта. 

  Зал бәйрәмчә алтын көзне хәтерләтеп бизәлә. Өстәлләргә көзге уңыш: җиләк- җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Яңа җыйган уңыштан пешерелгән бәлешләр, тортлар куела. Балалар кулында яфраклар. Салмак музыка астында балалар залга керәләр.

        

Алып баручы: Исәнмесез!-диеп башлыйк әле

            Танышу бит шулай башлана.

            Сезнең белән очрашканга, дуслар,

            Күңелебез шундый шатлана.

           Бәйрәмсез бик күңелсез бит

           Күңелсездер сезгә дә,

           Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

           Кирәк һәммәбезгә дә.

 Хәерле көн,балалар, хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Исәнмесез, кадерле дуслар.

Туган ягыбызда көз хөкем сөрә. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы матур бәйрәм- Сөмбелә бәйрәмен үткәрә торган булган. Авыл халкы, бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп, аны уртага алып, мәйданда уен-тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Сөмбелә - ул "башак" дигән сүз.

Музыка яңгырый. Көз турында жыр

1бала:

           Уңыш җыелды.

          Аккошлар китте.

          Матур-көз ае-

          Октябрь җитте.

2бала:

Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән

Безнең урам тулган.

Кояшта елмаймый,

Белмим нәрсә булган?

  3бала:      Бик күңелле бит урамда

                 Алтын яфрак бар дөнья,

                 Җил яфраклар биетә,

                  Көз шатлана ,туй итә.

4 бала:

  Колач җәеп каршы алыйк,

  Сөмбелә килә!

  Көзге байлык-уңыш кызы

  Елмая,көлә.

  Сөмбелә керә:

Исәнмесез, дуслар!

Мин- Сөмбелә, киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим,

Кем очраса юлымда.

Амбар тулы арыш , бодайларым,

Тау-тау булып өелгән.

Миләшле авыр ботаклар

Җиргә чаклы иелгән.

Милли киемнәр киенгән кыз һәм малай Сөмбеләне ипи-тоз белән каршы алалар.

Кыз:

Яшәү чыганагы-кояш нурын

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

Икмәк игенченең җан җылысы

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Малай:

Өстәлдә икмәк , ашъяулык япкан,

Тәмле хуш исен өйгә тараткан.

Икмәк кадерен мин яхшы беләм,

Үскәч үзем дә ,игенче булам.      (Сөмбеләгә ипи- тозны тапшыралар)

Сөмбелә:

Рәхмәт сезгә, балалар!

Дуслар бәйрәмгә килгәнсез

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегезче безгә!

Балалар яшелчәләр турында сөйлиләр:

Алма:

Безнең өй түрендә үсте

Зифа алмагач.

Җыеп алдык алмаларын,

Аллангач. баллангач.

Миләш:

Көз җиткәнен миләш уйламый да,

Ул кызарып тулган ,күр әле.

Юк, саргаеп түгел, уттай янып,

Каршылый ул көзге көннәрне.

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә шушы  кабакка.

Турап куйсагыз аны сыймыйм.

Хәтта тугыз табакка.

Кәбестә:

Безнең мәктәп балалары

Яшелчә дә үстерә.

Мәктәп глобусыннан зур

Мәсәлән безнең -кәбестә.

Кишер:

Быел безнең бакчасында

Кишер дә бик күп булды.

Хәтта ишелеп уңды,

Әниләр бик куанды.

Бәрәңге:

Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле.

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

Сөмбелә: Бүгенге бәйрәмгә балалар бик күп яшелчәләр алып килгәннәр. Балалар, җиләк-җимеш, яшелчәләр гөрләп үссен өчен нишләргә кирәк?  (Балалар жавап бирә)

Сөмбелә Әйе, су сибәргә, чүп утарга , тырышып эшләргә кирәк.шулай тырышсаң, мул уңыш жыярга була.  

Хәзер  Бәрәңге турында жыр –күчтәнәч тыңлап китик. Башкара 8 класс укучылары.

 ( себеркегә атланып  , җырлый-җырлый убырлы карчык керә)

Убырлы:

Кара урман уртасында,

Үз өемдә яшим мин.

Себеркемдә очып йөрим,

Үзем яшь һәм матур мин.

-Исәнмесез , балалар

Кызлар һәм малайлар!

Мин- чибәрне оныткансыз,

Бәйрәмгә чакырмагансыз!

Мин сезне гафу итәм,

Үч алырга яратам.

Хәзер себеркем белән

Сезне куып таратам!

(себеркесе белән селкетеп балаларга якынлаша)

1 бала:

Тукта әле , әй. Убырлы

Әрәм итмә көчеңне.

Без синнән курыкмыйбыз

Бары гаҗәпләнәбез.

Убырлы:

Һе, гаҗәпләнәсез! Ә мин сезнең курыкмавыгызга гаҗәпләнәм. Я, ярый, курыкмасагыз, курыкмассыз. Шулай да юри генә булса да куркып күрсәтегез инде!

( балалар курыккан булалар)

Убырлы:

Һе, болары кемнәр соң моның, бәйрәмгә әллә кемнәрне чакырганнар?

2 бала:

Болар безнең кунаклар. Алар  бүген безнең иң кадерле кунакларыбыз.

Убырлы:

Ә ни өчен мине кунакка чакырмадыгыз?

1бала:

Син бит явыз. Усал, начар, синнән куркалар.

Убырлы:

(күңелсезләнеп) Ай, мин шундыймыни?

2 бала:

Дуслар, ул миңа бераз кызганыч та булып тоелды. Әллә соң аны үзебез белән монда бәйрәм итәргә калдырыйкмы?Безнең белән уйнасын, күңел ачсын, бәлки ул мәрхәмәтлегә әйләнер?!

Балалар:

Калдырыйк . калсын.

Убырлы карчык:

Рәхмәт инде , сезгә, балалар,  бик зур рәхмәт.

1 бала:

Ярый убырлы , әйдә,  син бүген бездә кунакта бул.Төрле бәйгеләрдә  көч сынашырсың, уйнарсың!

Убырлы :

Бәйгеләр дисез , мин дә сезне сынап карыйм әле.Сез мин әйткәнне үти алырсыз микән?

Мин себерке таягым белән ничек шакылдатсам, сез шулай кул чабыгыз!

(балалар ул кушканча эшли)

2 бала:

Ә хәзер инде без сине  сынап карыйк.Без кул чабабыз, ә син себерке таягың белән шакылда, нәкъ безнеңчә итеп.

( убырлы ялгышып бетә)

Убырлы:

-Әй, сез балалаар , бик күп беләсез икән, сезне сынасаң да барыбер җиңелмисез икән.Ярый сездә бик күңелле, мине куып җибәрмәдегез, рәхмәт инде.

Минем дә сезгә бүләгем бар.Рәхим итеп кабул итегез

Табышмаклар әйтү.

Убырлы карчык.

-Балалар мин үзем дә буш килмәдем, табышмаклар алып килдем.Әйдәгез, табышмак уены уйнап алабыз.Кем табышмакка дөрес җавап бирә, шуларга минем кәрзинемдә бүләкләрем бар.

1.Ура-суга , җилгәрә,

Үзе төяп җибәрә.

Бик күп эшләп игенне

Баета ул илемне.(комбайн)

2.Ат түгел, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр,

Я, бу нәрсә, кем әйтер? (трактор)

3.Кырлар  буш кала , яңгырлар ява,

Җирләр дымлана, бу кайчак була?(көз)

4.Җир астында җирән ат,

Аның тиресе җиде кат.

Суярсың да. тунарсың,

Тунаганда еларсың . (суган)

5.Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

Эче тулы халык.(кыяр)

6.”Алма” дисәң дә алалар

Нәрсә соң ул балалар?(алма)

7.Йодрык- йодрык  булып төшә.

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, аны кем әйтер? (помидор)

Сөмбелә:

Табышмаклар күп беләсез,

Зирәк икән  үзегез.

Бәхетле һәм матур булсын

Сезнең һәрбер көнегез.

  Сөмбелә:

               Җыелдык бүген бергә.

                Күңел ачып бәйрәмдә

               Уйнап – җырлап биергә.

               Әйдә, дуслар, җырлыйк, биик

       Безнең күңел киң бит ул.

  Бию. (        ?                                  )

1 бала:            Дуслар бәйрәмгә килгәннәр,

                         Гөлдәй матур киенгәннәр.

                         Ниләр китердегез Көзгә?

                         Сөйләп бирегезче безгә!

Балалар: 

1.Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.    

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка, көньякка.

2.  Көзге җил усал,

Салкын булса да,

Колак-борыннар

Бераз туңса да,

Куркытмый безне

Һичбер суык җил.

3. Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы ялангач.

Сары яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

4.Октябрьдә, октябрьдә

Яңгырлар бик еш ява.

Бар үләннәр саргая,

Чикерткә тынып кала.

5. Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән.

6.Көзге табын – бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

7.  Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта.

Озак тормас, килер ак кыш та.

Китә башлады инде бездән кошлар.,

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

8.Урман-кырларга килде матур көз,

Җәй үтте, диеп, үкенмибез без.

Бакчада хуш ис,  бакчада ямьле,

Берсеннән-берсе алмалар тәмле

9. Кай ара җылы җил

Көньякка йөгерде.

Алмалар өлгерде,

Бакчага көз керде.

Алмалар тәмлеләр,

Тышы ал, эче бал.

Ниндиен телисең,

Шундыен сайлап ал.

10.  Ә җимеше, җимеше,

Ачысы бар, төчесе.

Яңа пешкән күмәчләр

Кайнар кояш төследер.

11. Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр

Яфракларга шулай эндәшә.

Хушыгыз, хуш, язга чаклы, диеп,

Алар белән уйнап сөйләшә.

Сөмбелә: Рәхмәт сезгә, дуслар!  

   Балалар, мин сезгә кызыклы уеннар да алып килдем бит әле.

1.        “Яфраклар” уены.( Балаларга яфраклар өләшенә. Яфракны таныйсы , нинди файдасы барлыгын әйтәсе)

2.        “Сюрприз” уены.(Кат-кат төргәк эчендә сюрприз яшерелгән була. 4 укучы чакырыла.Һәркайсына төргәк бирелә).Сигнал булуга бер кул белән генә төргәкләрне чишә башлыйсы. Кем алданрак  чишеп бетерә?

3. “ Кем күбрәк белә” уены.( Күзе бәйләнгән килеш кәрзиннән яшелчәләр ала һәм нинди яшелчә икәнен әйтә.)

4.”Кем күбрәк җыя, кем тизрәк җыя.” уены.(Күзне бәйләгән килеш кәрҗингә яшелчәләр җыярга.)Сөмбелә уеннарда җиңүче балаларны бүләкләп бара.

Сөмбелә: Ә хәзер балалар жыр .

 (Туган як, көз)

Рәхмәт сезгә, дуслар!Сез бик зирәк, тапкыр, уңган  , җитез балалар икәнсез.Сезгә карап күңел сөенә. Сезнең уңышларыгызны ишетеп бик шатландым.Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын. Ә сез тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз!Киләсе елга да уңышларыгызга сөенерлек булсын.

                Көзем бик моңсу булса да

                 Сезнең белән күңелле

                 Башка балалар да көтә

                 Китми булмый билгеле.

                 

Алып баручы: Менә бәйрәмебез дә тәмамланды.

                          Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,

                          Килмәсеннәр сагыш- борчулар.

                          Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

                          Аннан кадерлерәк нәрсәбар?!

 Еллар имин, илнең күге аяз булсын.

Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,

Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын.

Хәерле еллар, хәерле юллар.

Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Катнашуыгыз һәм карап торуыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Класстан тыш чара

Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның  125 еллык юбилеена багышланган   әдәби  викторина) ...

Тема: “К” һәм къ авазы бездә кунакта".

Максат: (къ),(к)  авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә  һәм укырга өйрәнү, өйрәнгән материалны кулланану, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү....

Әкият геройлары бездә кунакта (башлангыч сыйныфлар өчен дәрес проекты)

Өйрәнелгән бүлек буенча йомгаклау дәресе үткәрү өчен  эшкәртмә. Башлангыч сыйныфлар өчен....

"Тулпар" бездә кунакта

quot;Тулпар" бездә кунакта...

Тулпар бездә кунакта (кушымта)

quot;Тулпар бездә кунакта" дәресендә кулланыр өчен таратма материал (эш дәфтәре)....